Искәрмә
a Камилсезлек аркасында, без кайвакыт, башкаларны рәнҗетеп, нәрсәдер әйтеп куябыз я эшләп ташлыйбыз. Андый очракта без ничек эш итәбез? Без кардәшебез белән мөнәсәбәтләрне кайтарырга тырышабызмы? Без беренче булып гафу үтенәбезме? Яисә без, кеше үпкәләсә, бу аның проблемасы дип уйлыйбызмы? Ә бәлки, киресенчә, без үзебез еш үпкәлибездер? Алай булса, без, үзебезне аклап: «Нәрсә эшлисең инде? Мин шундый кеше»,— дип әйтәбезме? Яисә без үпкәләүчәнлек — ул кимчелек һәм аның белән көрәшергә кирәк дип саныйбызмы?