Искәрмә
a Сез күп еллар хакыйкатьтә булган кардәшләрдән «бу дөньяның ахыры килгәнче картаермын дип уйламаган идем» дигән сүзләрне ишеткәнегез булгандыр. Билгеле, бу соңгы көннәрдә яшәп, без барыбыз да ардык һәм Йәһвәнең бу дөньяны юк итәчәген зарыгып көтәбез. Шулай да безгә сабырлык күрсәтергә кирәк. Бу мәкаләдә без сабырлык күрсәтергә булыша алган принципларны карап китәрбез. Без шулай ук нинди ике өлкәдә сабырлык күрсәтеп булганын белербез. Ахырда без сабырлык күрсәткән кешеләрне нинди фатихалар көткәненә игътибар итәрбез.