Искәрмә
a Йәһвә — иң якын дустыбыз. Без бу дуслыкны бик кадерлибез һәм Дустыбыз Йәһвәне тагы да яхшырак белергә тырышабыз. Берәр кеше белән якынрак танышыр өчен, вакыт кирәк, шуны ук Аллаһы белән дуслыгыбыз турында да әйтеп була. Тормышыбыз мәшәкатьләр белән тулы булганга, күктәге Атабыз белән мөнәсәбәтләребезне ныгытыр өчен, вакытны кайдан табарга соң һәм бу безгә нинди файда китерер?