Искәрмә
a 2023 ел өчен иманны ныгытучы шигырь сайланды: «Сүзеңнең төп нигезе — хакыйкать» (Зәб. 119:160). Сез бу сүзләр белән, һичшиксез, ризадыр. Әмма күп кешеләр Изге Язмаларда хакыйкатьнең язылганына һәм анда ышанычлы киңәшләрнең барлыгына ышанмый. Бу мәкаләдә без Аллаһы Сүзендә хакыйкать язылганына һәм аның киңәшләренә ышанып булганына өч дәлил карап чыгарбыз. Аларны без эчкерсез кешеләр белән сөйләшкәндә куллана алырбыз.