Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Патшалар 22
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Патшалар эчтәлек

      • Йәһшәфәт белән Ахаб арасындагы союз (1—12)

      • Микай җиңелү турында пәйгамбәрлек итә (13—28)

        • Бер фәрештә Ахабны ялгыштырырга була (21, 22)

      • Ахаб Рамут-гиладта вафат була (29—40)

      • Йәһшәфәтнең Яһүд белән идарә итүе (41—50)

      • Әһәзия — Исраил патшасы (51—53)

1 Патшалар 22:2

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 15:24
  • +2Ел 18:2, 3

1 Патшалар 22:3

Кисешкән урыннар

  • +Йш 20:8, 9; 1Пат 4:7, 13

1 Патшалар 22:4

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 3:7; 2Ел 19:2

1 Патшалар 22:5

Кисешкән урыннар

  • +Сн 27:21
  • +2Ел 18:4, 5

1 Патшалар 22:7

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 3:11; 2Ел 18:6, 7

1 Патшалар 22:8

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 18:4
  • +1Пат 21:20; 2Ел 36:16
  • +Иш 30:9, 10; Ир 38:4

1 Патшалар 22:9

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 18:8–11

1 Патшалар 22:10

Кисешкән урыннар

  • +Йз 13:2, 3

1 Патшалар 22:13

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 18:12–16

1 Патшалар 22:17

Кисешкән урыннар

  • +Кн 28:15, 25

1 Патшалар 22:18

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 18:17

1 Патшалар 22:19

Кисешкән урыннар

  • +Иш 6:1; Йз 1:26
  • +2Ел 18:18–22; Әп 1:6; Дн 7:9, 10; Мт 18:10; Ач 5:11

1 Патшалар 22:21

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «рух».

Кисешкән урыннар

  • +Зб 104:4; Ев 1:7, 14

1 Патшалар 22:22

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 22:6

1 Патшалар 22:23

Кисешкән урыннар

  • +Йз 14:9
  • +1Пат 20:42

1 Патшалар 22:24

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 18:23–27

1 Патшалар 22:27

Кисешкән урыннар

  • +Ев 11:32, 36

1 Патшалар 22:28

Кисешкән урыннар

  • +Сн 16:28, 29

1 Патшалар 22:29

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 18:28–32

1 Патшалар 22:30

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 35:22

1 Патшалар 22:31

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 20:1

1 Патшалар 22:34

Искәрмәләр

  • *

    Яки «кемне үтерәсен белмәстән».

  • *

    Сүзгә-сүз «лагерьдан».

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 18:33, 34

1 Патшалар 22:35

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 20:42

1 Патшалар 22:36

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 22:17

1 Патшалар 22:37

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз», 1 мәкалә

1 Патшалар 22:38

Искәрмәләр

  • *

    Я, бәлки, «Гадәттә, фахишәләр шунда су коена иде».

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 21:18, 19

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз», 1 мәкалә

    «Күзәтү манарасы»,

    1.2.2014, 15 б.

1 Патшалар 22:39

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 10:22; Йз 27:15

1 Патшалар 22:40

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 16:28
  • +2Пат 1:2; 2Ел 20:35

1 Патшалар 22:41

Кисешкән урыннар

  • +1Ел 3:10; 2Ел 17:1; 20:31; Мт 1:8

1 Патшалар 22:43

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 15:11; 2Ел 14:11; 15:8
  • +2Ел 17:3
  • +Кн 12:14; 1Пат 14:23; 15:14

1 Патшалар 22:44

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 18:1; 19:2

1 Патшалар 22:46

Кисешкән урыннар

  • +Кн 23:17, 18; 1Пат 14:24
  • +1Пат 15:11, 12

1 Патшалар 22:47

Кисешкән урыннар

  • +Яр 36:1, 9
  • +2Иш 8:14; 2Пат 8:20–22; Зб 108:9

1 Патшалар 22:48

Искәрмәләр

  • *

    Сүзлекне к.

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 10:22
  • +1Пат 9:26; 2Ел 20:35–37

1 Патшалар 22:50

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 2:10
  • +2Пат 8:16; 2Ел 21:1, 5

1 Патшалар 22:51

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 1:2

1 Патшалар 22:52

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 16:30; 21:25
  • +1Пат 12:28–30; 13:33

1 Патшалар 22:53

Искәрмәләр

  • *

    Яки «күңелен рәнҗетеп».

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 16:31, 32; 2Пат 1:2
  • +Чг 20:3; 34:14

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

1 Пат. 22:21Пат 15:24
1 Пат. 22:22Ел 18:2, 3
1 Пат. 22:3Йш 20:8, 9; 1Пат 4:7, 13
1 Пат. 22:42Пат 3:7; 2Ел 19:2
1 Пат. 22:5Сн 27:21
1 Пат. 22:52Ел 18:4, 5
1 Пат. 22:72Пат 3:11; 2Ел 18:6, 7
1 Пат. 22:81Пат 18:4
1 Пат. 22:81Пат 21:20; 2Ел 36:16
1 Пат. 22:8Иш 30:9, 10; Ир 38:4
1 Пат. 22:92Ел 18:8–11
1 Пат. 22:10Йз 13:2, 3
1 Пат. 22:132Ел 18:12–16
1 Пат. 22:17Кн 28:15, 25
1 Пат. 22:182Ел 18:17
1 Пат. 22:19Иш 6:1; Йз 1:26
1 Пат. 22:192Ел 18:18–22; Әп 1:6; Дн 7:9, 10; Мт 18:10; Ач 5:11
1 Пат. 22:21Зб 104:4; Ев 1:7, 14
1 Пат. 22:221Пат 22:6
1 Пат. 22:23Йз 14:9
1 Пат. 22:231Пат 20:42
1 Пат. 22:242Ел 18:23–27
1 Пат. 22:27Ев 11:32, 36
1 Пат. 22:28Сн 16:28, 29
1 Пат. 22:292Ел 18:28–32
1 Пат. 22:302Ел 35:22
1 Пат. 22:311Пат 20:1
1 Пат. 22:342Ел 18:33, 34
1 Пат. 22:351Пат 20:42
1 Пат. 22:361Пат 22:17
1 Пат. 22:381Пат 21:18, 19
1 Пат. 22:391Пат 10:22; Йз 27:15
1 Пат. 22:401Пат 16:28
1 Пат. 22:402Пат 1:2; 2Ел 20:35
1 Пат. 22:411Ел 3:10; 2Ел 17:1; 20:31; Мт 1:8
1 Пат. 22:431Пат 15:11; 2Ел 14:11; 15:8
1 Пат. 22:432Ел 17:3
1 Пат. 22:43Кн 12:14; 1Пат 14:23; 15:14
1 Пат. 22:442Ел 18:1; 19:2
1 Пат. 22:46Кн 23:17, 18; 1Пат 14:24
1 Пат. 22:461Пат 15:11, 12
1 Пат. 22:47Яр 36:1, 9
1 Пат. 22:472Иш 8:14; 2Пат 8:20–22; Зб 108:9
1 Пат. 22:481Пат 10:22
1 Пат. 22:481Пат 9:26; 2Ел 20:35–37
1 Пат. 22:501Пат 2:10
1 Пат. 22:502Пат 8:16; 2Ел 21:1, 5
1 Пат. 22:512Пат 1:2
1 Пат. 22:521Пат 16:30; 21:25
1 Пат. 22:521Пат 12:28–30; 13:33
1 Пат. 22:531Пат 16:31, 32; 2Пат 1:2
1 Пат. 22:53Чг 20:3; 34:14
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
  • 30
  • 31
  • 32
  • 33
  • 34
  • 35
  • 36
  • 37
  • 38
  • 39
  • 40
  • 41
  • 42
  • 43
  • 44
  • 45
  • 46
  • 47
  • 48
  • 49
  • 50
  • 51
  • 52
  • 53
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
1 Патшалар 22:1–53

1 Патшалар

22 Су́рия белән Исраи́л арасында өч ел сугыш булмады. 2 Өченче елны Яһүд патшасы Йәһшәфә́т+ Исраил патшасы янына китте.+ 3 Исраил патшасы үз хезмәтчеләренә: «Сез Раму́т-гила́д+ безнеке икәнен беләсезме? Әмма без аны Су́рия патшасыннан кире кайтарыргамы, юкмы дип икеләнеп торабыз»,— диде. 4 Аннары ул Йәһшәфәттән: «Минем белән Рамут-гиладка сугышырга барасыңмы?» — дип сорады. Йәһшәфәт Исраил патшасына: «Син ничек булсаң, мин дә шулай. Минем халкым — синең халкың, минем атларым — синең атларың»+,— диде.

5 Әмма Йәһшәфәт Исраил патшасына: «Бәлки, башта Йәһвәдән сорарсың?»+ — дип әйтте.+ 6 Шунда Исраил патшасы якынча 400 пәйгамбәрне бергә җыеп, алардан: «Миңа Рамут-гиладка сугышырга барыргамы, юкмы?» — дип сорады. Тегеләре: «Бар, Йәһвә аны патша кулына тапшырачак»,— дип җаваплады.

7 Аннары Йәһшәфәт: «Бу җирдә Йәһвәнең бүтән пәйгамбәре бармы? Аның аша да сорар идек»,— диде.+ 8 Шулчак Исраил патшасы Аха́б Йәһшәфәткә: «Әйе, бар тагын бер пәйгамбәр. Йәһвәдән аның аша сорап була.+ Әмма җаным сөйми аны.+ Минем турында пәйгамбәрлек иткәндә, ул беркайчан да яхшыны сөйләми, начарны гына сөйли.+ Аның исеме Мика́й, Имла́й улы»,— дип җавап кайтарды. Әмма Йәһшәфәт: «Патшадан андый сүзләр чыгарга тиеш түгел»,— диде.

9 Шунда Исраил патшасы бер сарай түрәсен чакырып, аңа: «Тиз генә Имлай улы Микайны алып кил»,— диде.+ 10 Исраил патшасы да, Яһүд патшасы Йәһшәфәт тә — һәрберсе патша киеме киеп, Сама́рия капкалары янындагы ындыр янәшәсендә үз тәхетендә утыра иде, ә бөтен пәйгамбәрләр аларның алдында пәйгамбәрлек итә иде.+ 11 Кәна́н улы Сидкыя́ үзенә тимер мөгезләр ясап, болай диде: «Йәһвә менә нәрсә ди: „Шушы мөгезләр белән сез су́риялеләрне сөзеп ташлап, аларны кырып бетерерсез“». 12 Башка пәйгамбәрләр дә шуны ук әйтте: «Рамут-гиладка бар, син уңышлы булырсың. Йәһвә аны патша кулына тапшырачак».

13 Микайны чакырырга дип килгән хәбәрче аңа: «Пәйгамбәрләр бертавыштан патшага җиңү пәйгамбәрлек итә. Синең сүзең дә аларныкы кебек булсын иде, син дә яхшыны сөйлә»,— диде.+ 14 Әмма Микай: «Йәһвә белән ант итәм: Йәһвә миңа нәрсә әйтсә, шуны сөйләрмен»,— дип җавап кайтарды. 15 Аннары ул патша янына килде. Патша аңардан: «Микай, безгә Рамут-гиладка сугышырга барыргамы, юкмы?» — дип сорагач, тегесе шунда ук: «Бар, син уңышка ирешерсең. Йәһвә аны патша кулына тапшырачак»,— дип җавап бирде. 16 Моңа патша: «Йәһвә исеменнән тик дөресен генә сөйлә дип, күпме ант иттерергә була инде сине?» — диде. 17 Шунда тегесе: «Мин бөтен исраиллеләрнең, көтүчесез сарыклар сыман, таулар буйлап таралганын күрәм.+ Йәһвә әйтә: „Юк аларның хуҗалары. Һәрберсе исән-имин генә үз йортына кайтсын“»,— дип җавап кайтарды.

18 Исраил патшасы Ахаб Йәһшәфәткә: «Әйттем ич, ул минем хакта яхшыны түгел, ә яманны гына пәйгамбәрлек итәчәк дип!» — диде.+

19 Аннары Микай болай диде: «Хәзер менә Йәһвәнең хәбәрен тыңла. Мин үз тәхетендә утырган Йәһвәне күрдем.+ Аның уң ягында һәм сул ягында бөтен күк гаскәре басып тора.+ 20 Шунда Йәһвә: „Ахаб Рамут-гиладка барып һәлак булсын өчен, аны кем ялгыштырыр?“ — дип сорады. Һәм берсе бер нәрсә, икенчесе бүтән нәрсә әйтте. 21 Шулчак бер фәрештә*+ Йәһвә алдына чыгып басты да: „Мин аны ялгыштырырмын“,— диде. Йәһвә аңардан: „Ничек итеп?“ — дип сорагач, 22 тегесе: „Мин чыгам да аның бөтен пәйгамбәрләренең теленә ялган сүзләр салам“+,— дип җавап бирде. Аллаһы аңа: „Син аны ялгыштыра алырсың һәм уңышлы булырсың. Бар, шулай эшлә“,— диде. 23 Шуңа күрә Йәһвә бер фәрештәгә синең бөтен шушы пәйгамбәрләреңнең теленә ялган сүзләр салырга рөхсәт итте,+ чынында исә Йәһвә сиңа һәлакәт китерәчәге турында игълан итә».+

24 Кәнан улы Сидкыя Микай янына килде дә, аның яңагына сугып, болай диде: «Ничек инде Йәһвә рухы мине калдырып, синең белән сөйләшсен ди?»+ 25 Микай аңа: «Ничек дисеңме? Син моны түр бүлмәгә кереп качкан көнне белерсең»,— дип җавап кайтарды. 26 Шунда Исраил патшасы болай диде: «Микайны алып китегез һәм шәһәр башлыгы Амо́н белән патша улы Йоа́ш янына илтегез. 27 Аларга әйтегез: „Патша болай ди: „Бу кешене зинданга утыртыгыз+ һәм, мин исән-имин кайтканчыга кадәр, аңа икмәк белән суны гадәттәгедән азрак бирегез“». 28 Микай аңа: «Әгәр син исән-имин әйләнеп кайтсаң, димәк, җиткергән сүзләрем Йәһвәдән түгел»+,— дип җаваплады. Ә аннары: «Барча халыклар, белегез шуны!» — дип өстәде.

29 Шулай итеп, Исраил патшасы һәм Яһүд патшасы Йәһшәфәт Рамут-гиладка киттеләр.+ 30 Исраил патшасы Ахаб Йәһшәфәткә: «Мин сугыш кырына килеш-килбәтемне үзгәртеп чыгам, ә син үзеңнең патша киемеңне киеп чык»,— диде. Һәм Исраил патшасы килеш-килбәтен үзгәртеп,+ сугыш кырына аяк басты. 31 Су́рия патшасы исә үзенең 32 арбалы гаскәр башлыгына:+ «Исраил патшасыннан башка берсе белән дә — бөеге белән дә, кечесе белән дә сугышмагыз»,— дип боерган иде. 32 Йәһшәфәтне күрү белән арбалы гаскәр башлыклары: «Монысы, һичшиксез, Исраил патшасыдыр»,— дип уйлап куйдылар. Алар, борылып, аңа каршы сугышырга киттеләр, һәм Йәһшәфәт ярдәм сорап кычкыра башлады. 33 Аның Исраил патшасы булмаганын аңлагач, арбалы гаскәр башлыклары шунда ук аны эзәрлекләүдән туктады.

34 Әмма бер кеше болай гына* җәясеннән атты, һәм ук, Исраил патшасына тиеп, көбәсенең кабырчыклары арасыннан үтте дә аны яралады. Шунда патша үзенең арбачысына: «Кире борыл, мине сугыш кырыннан* алып чык, мин бик каты яраландым»,— диде.+ 35 Ул көнне сугыш көчәя төште, һәм патшаны, йөзе белән су́риялеләргә таба карап басып тора алсын өчен, арбада тотып торырга туры килде. Кан аның ярасыннан сугыш арбасы эченә агып торды, ә кич белән ул үлде.+ 36 Кояш баю вакыты җитәрәк бөтен лагерь буйлап: «Һәркем үз шәһәренә, һәркем үз җиренә кайтсын!»+ — дип сөрән салдылар. 37 Шулай итеп, патша вафат булды. Аны Сама́риягә алып кайтып, шунда җирләделәр. 38 Кешеләр Ахабның сугыш арбасын Сама́рия сулыгы буенда юган чакта, этләр аның канын ялап торды. Фахишәләр исә шунда су коенды.* Шулай итеп Йәһвәнең сүзе чынга ашты.+

39 Ахаб белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре, шулай ук фил сөягеннән+ төзегән сарае һәм корган бөтен шәһәрләре турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 40 Ахыр чиктә Ахаб, үлеп, ата-бабаларына кушылды,+ һәм аның урынына улы Әһәзия́+ патшалык итә башлады.

41 А́саның улы Йәһшәфәт+ Исраил патшасы Ахабның идарә итүенең 4 нче елында Яһүд белән идарә итә башлаган иде. 42 Йәһшәфәт 35 яшендә патша булып китте һәм Иерусалимда 25 ел хакимлек итте. Аның әнисе Шилхи́ кызы Әзүбә́ иде. 43 Ул атасы А́са+ юлларыннан йөрде, алардан бер дә тайпылмады һәм Йәһвә күзендә дөрес булганны кылды.+ Әмма биеклекләр юк ителмәде. Халык һаман да шул биеклекләрдә корбаннар китерә һәм корбаннар төтәтә иде.+ 44 Йәһшәфәт белән Исраил патшасы тыныч-тату мөнәсәбәттә иде.+ 45 Йәһшәфәт белән булган бүтән хәлләр, аның хәрби җиңүләре, ничек итеп сугыш алып барганы турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 46 Ул шулай ук илне атасы А́са көннәреннән калган гыйбадәтханә фахишләреннән+ чистартты.+

47 Ул вакытта Эдомда+ патша юк иде, патша урынына җитәкче генә иде.+

48 Йәһшәфәт патша шулай ук, Офирга барып алтын алып кайтыр өчен, Тарши́ш кораблары* төзеде,+ ләкин Исиу́н-гәби́р+ янында һәлакәткә очраганга, алар анда бара алмады. 49 Нәкъ шул вакытта Ахаб улы Әһәзия Йәһшәфәткә: «Минем хезмәтчеләрем синең хезмәтчеләрең белән корабларда барсыннар әле»,— диде, әмма Йәһшәфәт ризалашмады.

50 Аннары Йәһшәфәт ата-бабаларына кушылды,+ һәм аны бабасы Давыт Шәһәрендә ата-бабалары янына җирләделәр. Аның урынына улы Яһура́м+ патшалык итә башлады.

51 Ахаб улы Әһәзия+ Яһүд патшасы Йәһшәфәтнең идарә итүенең 17 нче елында Сама́риядә Исраил өстеннән патша булып китте, һәм ул Исраилдә 2 ел хакимлек итте. 52 Ул Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде һәм ата-анасының,+ шулай ук Исраилне гөнаһка батырган Нәба́т улы Йәрәбәмнең юлларыннан йөрде.+ 53 Ул, үзенең әтисе кебек, Багалга сәҗдә кылып,+ аңа хезмәт итте һәм һәрвакыт Исраил Аллаһысы Йәһвәнең ачуын чыгарып* торды.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу