Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Йәзәкил 41
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

Йәзәкил эчтәлек

      • Гыйбадәтханәнең изге урыны (1—4)

      • Стена һәм кырый бүлмәләр (5—11)

      • Көнбатыштагы бина (12)

      • Биналарны үлчәү (13—15а)

      • Эчке изге урын (15ә—26)

Йәзәкил 41:1

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «гыйбадәтханәгә». 41, 42 нче бүлекләрдә тышкы изге урын (Изге урын) яки бөтен изге урын (Изге урынны да, Иң изге урынны да үз эченә ала торган гыйбадәтханә) турында сүз барганда «гыйбадәтханә» дигән сүз кулланыла.

  • *

    Монда озын терсәк турында сүз бара. Ә14 кушымт. к.

Йәзәкил 41:3

Искәрмәләр

  • *

    Ягъни эчке изге урынга, яки Иң изге урынга.

Йәзәкил 41:4

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 6:20; 2Ел 3:8
  • +Чг 26:33

Йәзәкил 41:5

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 6:5

Йәзәкил 41:6

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 6:6, 10

Йәзәкил 41:7

Искәрмәләр

  • *

    Күрәсең, борылмалы баскыч.

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 6:8

Йәзәкил 41:9

Искәрмәләр

  • *

    Күрәсең, гыйбадәтханә тирәли тар юл.

Йәзәкил 41:10

Кисешкән урыннар

  • +1Ел 28:12

Йәзәкил 41:13

Искәрмәләр

  • *

    Ягъни изге урыннан көнбатышта торган бина.

Йәзәкил 41:15

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 3:8; Йз 41:4

Йәзәкил 41:16

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 6:4
  • +1Пат 6:15; 2Ел 3:5

Йәзәкил 41:18

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 6:29; 7:36; 2Ел 3:7
  • +Йз 40:16

Йәзәкил 41:19

Кисешкән урыннар

  • +Йз 1:5, 10; Ач 4:7

Йәзәкил 41:21

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «яңагы». Күрәсең, Изге урынга керү урыны турында сүз бара.

  • *

    Күрәсең, Иң изге урын турында сүз бара.

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 6:33

Йәзәкил 41:22

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «озынлыгы».

Кисешкән урыннар

  • +Чг 30:1; 1Пат 7:48; Ач 8:3
  • +Йз 44:16; Мл 1:7

Йәзәкил 41:23

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 6:31–35

Йәзәкил 41:25

Искәрмәләр

  • *

    Яки «агачтан ясалган алга чыгып тора торган өлеш».

Кисешкән урыннар

  • +Йз 41:17, 18

Йәзәкил 41:26

Кисешкән урыннар

  • +Йз 40:16

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

Йәз. 41:41Пат 6:20; 2Ел 3:8
Йәз. 41:4Чг 26:33
Йәз. 41:51Пат 6:5
Йәз. 41:61Пат 6:6, 10
Йәз. 41:71Пат 6:8
Йәз. 41:101Ел 28:12
Йәз. 41:152Ел 3:8; Йз 41:4
Йәз. 41:161Пат 6:4
Йәз. 41:161Пат 6:15; 2Ел 3:5
Йәз. 41:181Пат 6:29; 7:36; 2Ел 3:7
Йәз. 41:18Йз 40:16
Йәз. 41:19Йз 1:5, 10; Ач 4:7
Йәз. 41:211Пат 6:33
Йәз. 41:22Чг 30:1; 1Пат 7:48; Ач 8:3
Йәз. 41:22Йз 44:16; Мл 1:7
Йәз. 41:231Пат 6:31–35
Йәз. 41:25Йз 41:17, 18
Йәз. 41:26Йз 40:16
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Йәзәкил 41:1–26

Йәзәкил

41 Аннары ул мине тышкы изге урынга* китерде һәм стенаның өлеше булып торган баганаларны үлчәде. Бер яктагы багананың киңлеге алты терсәк* иде, икенче яктагы багананың да киңлеге алты терсәк иде. 2 Керү урынының киңлеге ун терсәк, стенаның өлеше булып торган һәр багананың икенче ягының киңлеге биш терсәк иде. Ул тышкы изге урынны үлчәде: озынлыгы 40 терсәк, киңлеге 20 терсәк иде.

3 Аннары ул эчкә* керде һәм керү урыны стенасының өлеше булып торган баганаларны үлчәде. Аларның калынлыгы ике терсәк иде. Керү урынының киңлеге алты терсәк иде. Стенаның өлеше булып торган һәр багананың икенче ягының киңлеге җиде терсәк иде. 4 Аннары ул тышкы изге урын янындагы эчке бүлмәне үлчәде. Аның озынлыгы 20 терсәк һәм киңлеге 20 терсәк иде.+ Ул миңа: «Бу — Иң изге урын»+,— диде.

5 Аннары ул гыйбадәтханәнең стенасын үлчәде. Калынлыгы алты терсәк иде. Гыйбадәтханә тирәли урнашкан кырый бүлмәләрнең киңлеге дүрт терсәк иде.+ 6 Кырый бүлмәләр өч кат итеп салынган иде. Бер кат өстеннән икенчесе иде. Һәр катта 30 кырый бүлмә иде. Бүлмәләр өрлекләр ярдәмендә тора иде. Өрлекләр үзләре гыйбадәтханә стенасы тирәли чыгып торган урыннарга куелган иде, әмма гыйбадәтханәнең стенасына кертелмәгән иде.+ 7 Гыйбадәтханәнең ике ягыннан бормалы корылма* бар иде. Ул өске бүлмәләргә алып бара иде.+ Күтәрелгән саен ул киңәя бара иде. Кат саен — астагы каттан уртадагы кат аша иң югары катка кадәр — бүлмәләр дә киңәя бара иде.

8 Шуннан соң мин шуны күрдем: гыйбадәтханә күтәренке бер мәйданчыкта тора иде, һәм мәйданчык гыйбадәтханәдән киңрәк булганга, чыгып тора иде. Кырый бүлмәләр нигезенең биеклеге алты терсәк иде, ягъни бер үлчәү таягына тиң иде. Ул аскы почмактан өске почмагына кадәр үлчәнде. 9 Кырый бүлмәләрнең тышкы стенасының калынлыгы биш терсәк иде. Кырый бүлмәләрнең тышкы стенасы белән мәйданчыкның кырыена кадәр буш урын* калдырылган иде.

10 Гыйбадәтханә белән ашханә бүлмәләре+ арасы һәр яктан 20 терсәк иде. 11 Кырый бүлмәләргә буш урын аша керә иделәр. Ике керү урыны бар иде: берсе төньякта, икенчесе көньякта. Буш урынның киңлеге һәр яктан да биш терсәк иде.

12 Көнбатышта зур бер бина тора иде. Ул бина белән гыйбадәтханә арасында буш ара бар иде. Шул бинаның киңлеге 70 терсәк, озынлыгы 90 терсәк, ә стенасының калынлыгы һәр яктан да биш терсәк иде. Шул бинаның керү урыны буш арага чыга иде.

13 Ул гыйбадәтханәне үлчәде. Аның озынлыгы 100 терсәк иде. Буш ара, бина* стенасының калынлыгы һәм бина үзе — барлыгы шулай ук 100 терсәк булды. 14 Көнчыгышка караган гыйбадәтханә алдының киңлеге белән буш ара киңлеге — барлыгы 100 терсәк иде.

15 Теге бинаның ике ягында галереялар бар иде. Ул бер галереядан алып икенчесенә кадәр үлчәде. 100 терсәк булды. Бу бинаның керү урыны буш араның арткы ягына чыга иде.

Ул шулай ук тышкы изге урынны, эчке изге урынны+ һәм ишегалдының өйалларын үлчәде. 16 Ул бу өч урындагы бусагаларны да, бер якка тарая барган тәрәзәләр белән рамнарын да,+ галереяларны да үлчәде. Бусага янында идән белән тәрәзәләр арасы һәм тәрәзә уемнары такталар+ белән түшәлгән иде. 17 Керү урынының өстендәге өлеше, гыйбадәтханәнең эчке һәм тышкы өлеше, шулай ук гыйбадәтханә тирәли бөтен стеналар да үлчәнде. 18 Анда уеп ясалган керубимнәр+ һәм финик пальмасы сурәтләре бар иде.+ Ике керубим сурәтеннән соң финик пальмасы сурәте бара иде. Һәр керубимнең ике йөзе бар иде. 19 Бер йөз — кеше йөзе иде. Ул бер якта торучы финик пальмасы сурәтенә таба борылган иде. Арыслан йөзе икенче якта торучы финик пальмасы сурәтенә таба борылган иде.+ Андый сурәтләр бөтен гыйбадәтханә буйлап уеп ясалган иде. 20 Изге урынның стеналарында идәннән алып керү урынының өске өлешенә кадәр керубимнәр белән финик пальмасы сурәтләре уеп ясалган иде.

21 Изге урынның ишек яңаклары* дүрт почмаклы иде.+ Изге урын* алдында мондыйрак нәрсә бар иде: 22 биеклеге өч терсәк һәм озынлыгы ике терсәк агач мәзбәх.+ Аның почмак терәвечләре бар иде. Аның нигезе* һәм бар яклары агачтан ясалган иде. Аннары ул миңа: «Бу — Йәһвә алдындагы өстәл»+,— диде.

23 Тышкы изге урынның һәм изге урынның ике ишеге бар иде.+ 24 Һәр ишек ике ишекчәдән тора иде. Ишекчәләрнең һәрберсе ике өлештән тора иде һәм бер-берсенә ачыла-ябыла алырлык итеп беркетелгән иде. 25 Изге урынның ишекчәләренә керубимнәр һәм финик пальмасы сурәтләре уеп ясалган иде. Алар стеналардагы сурәтләр кебек иде.+ Өйалдының алдында, тышкы яктан агач кәрниз* бар иде. 26 Өйалдының ике ягында, шулай ук гыйбадәтханәнең кырый бүлмәләрендә һәм кәрнизләрдә бер якка тарая барган тәрәзәләр белән рамнары+ һәм финик пальмасы сурәтләре бар иде.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу