Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Йәзәкил 21
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

Йәзәкил эчтәлек

      • Аллаһы кылычны кыныннан чыгарды (1—17)

      • Бабыл патшасы Иерусалимга һөҗүм итәр (18—24)

      • Исраилнең явыз башлыгы юк ителер (25—27)

        • «Таҗны салып куй» (26)

        • «Законлы хокукы булган зат килгәнче» (27)

      • Кылыч амунлыларга каршы (28—32)

Йәзәкил 21:2

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Саф гыйбадәт», 53 б.

Йәзәкил 21:3

Кисешкән урыннар

  • +Лв 26:33

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Саф гыйбадәт», 53 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.7.2007, 20 б.

Йәзәкил 21:5

Кисешкән урыннар

  • +Ир 23:20

Йәзәкил 21:6

Кисешкән урыннар

  • +Иш 22:4; Ир 4:19; Йз 9:8

Йәзәкил 21:7

Искәрмәләр

  • *

    Ягъни куркудан астына сиярләр.

Кисешкән урыннар

  • +Йз 7:15–17

Йәзәкил 21:9

Кисешкән урыннар

  • +Иш 66:16; Ир 12:12; Ам 9:4

Йәзәкил 21:10

Искәрмәләр

  • *

    Ягъни Йәһвәнең кылычы.

Кисешкән урыннар

  • +Яр 49:10; 2Иш 7:12, 14

Йәзәкил 21:11

Кисешкән урыннар

  • +Ир 25:9; 51:20

Йәзәкил 21:12

Кисешкән урыннар

  • +Йз 9:8; Мик 1:8
  • +Йз 19:1

Йәзәкил 21:13

Искәрмәләр

  • *

    Яки «скипетр».

Кисешкән урыннар

  • +Ир 6:27
  • +2Пат 25:7; Йз 19:14; 21:26

Йәзәкил 21:14

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 25:1, 2

Йәзәкил 21:15

Кисешкән урыннар

  • +Йз 21:7

Йәзәкил 21:17

Кисешкән урыннар

  • +Иш 1:24; Йз 5:13; 16:42

Йәзәкил 21:20

Кисешкән урыннар

  • +Ир 49:2; Йз 25:5; Ам 1:14
  • +2Иш 5:9; 2Ел 26:9; 32:2, 5; 33:1, 14

Йәзәкил 21:22

Кисешкән урыннар

  • +Ир 32:24; 52:4

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.7.2007, 20 б.

Йәзәкил 21:23

Искәрмәләр

  • *

    Күрәсең, бабыллылар.

  • *

    Ягъни Иерусалимда яшәүче кешеләр.

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 36:11, 13; Йз 17:13
  • +2Пат 25:6, 7

Йәзәкил 21:25

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 36:11, 13; Ир 24:8; 52:1, 2; Йз 17:19

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Саф гыйбадәт», 80 б.

Йәзәкил 21:26

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 25:5–7; Ир 52:8, 11; Йз 12:12, 13
  • +Йз 21:13
  • +Зб 75:7; Дн 4:17
  • +Дн 4:37; Лк 21:24

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Саф гыйбадәт», 89 б.

Йәзәкил 21:27

Кисешкән урыннар

  • +Яр 49:10; Зб 89:3, 4; 110:1; Иш 9:6; 11:10; Лк 1:32, 33; Ач 5:5
  • +Зб 2:6, 8; Дн 7:13, 14; Лк 22:29

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Саф гыйбадәт», 88, 89, 90 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.8.2007, 27 б.

Йәзәкил 21:31

Кисешкән урыннар

  • +Йз 25:5

Йәзәкил 21:32

Кисешкән урыннар

  • +Ир 49:2, 3

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

Йәз. 21:3Лв 26:33
Йәз. 21:5Ир 23:20
Йәз. 21:6Иш 22:4; Ир 4:19; Йз 9:8
Йәз. 21:7Йз 7:15–17
Йәз. 21:9Иш 66:16; Ир 12:12; Ам 9:4
Йәз. 21:10Яр 49:10; 2Иш 7:12, 14
Йәз. 21:11Ир 25:9; 51:20
Йәз. 21:12Йз 9:8; Мик 1:8
Йәз. 21:12Йз 19:1
Йәз. 21:13Ир 6:27
Йәз. 21:132Пат 25:7; Йз 19:14; 21:26
Йәз. 21:142Пат 25:1, 2
Йәз. 21:15Йз 21:7
Йәз. 21:17Иш 1:24; Йз 5:13; 16:42
Йәз. 21:20Ир 49:2; Йз 25:5; Ам 1:14
Йәз. 21:202Иш 5:9; 2Ел 26:9; 32:2, 5; 33:1, 14
Йәз. 21:22Ир 32:24; 52:4
Йәз. 21:232Ел 36:11, 13; Йз 17:13
Йәз. 21:232Пат 25:6, 7
Йәз. 21:252Ел 36:11, 13; Ир 24:8; 52:1, 2; Йз 17:19
Йәз. 21:262Пат 25:5–7; Ир 52:8, 11; Йз 12:12, 13
Йәз. 21:26Йз 21:13
Йәз. 21:26Зб 75:7; Дн 4:17
Йәз. 21:26Дн 4:37; Лк 21:24
Йәз. 21:27Яр 49:10; Зб 89:3, 4; 110:1; Иш 9:6; 11:10; Лк 1:32, 33; Ач 5:5
Йәз. 21:27Зб 2:6, 8; Дн 7:13, 14; Лк 22:29
Йәз. 21:31Йз 25:5
Йәз. 21:32Ир 49:2, 3
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
  • 30
  • 31
  • 32
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Йәзәкил 21:1–32

Йәзәкил

21 Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Адәм улы, йөзеңне Иерусалимга таба бор, изге урыннарга каршы хәбәр игълан ит һәм Исраи́л җире турында пәйгамбәрлек ит. 3 Исраил җиренә әйт: „Йәһвә болай ди: „Мин сиңа каршы чыгам. Кылычны кыныннан чыгарырмын+ да тәкъва һәм явыз кешеләреңне юк итәрмен. 4 Мин тәкъва һәм явыз кешеләреңне һәлак иткәнгә, кылычымны кыныннан көньяктан алып төньякка хәтле бар кешеләргә каршы чыгарырмын. 5 Бар кешеләр шуны белер: „Мин, Йәһвә, кылычымны кыныннан чыгардым. Ул анда кире кайтмас“.+

6 Син, адәм улы, калтырый-калтырый көрсенеп тор, әйе, алар алдында кайгырып көрсенеп тор.+ 7 Алар синнән: „Ни өчен син көрсенәсең?“ — дип сораса, болай дип әйт: „Хәбәр аркасында“. Чөнки ул, һичшиксез, киләчәк. Һәр кешенең йөрәге алыныр, кулы салынып төшәр, рухы сынар, һәм һәр тез буйлап су агар.*+ „Менә! Ул, һичшиксез, киләчәк, бу булачак“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».

8 Йәһвә миңа тагын болай диде: 9 «Адәм улы, пәйгамбәрлек ит: „Йәһвә болай ди: „Әйт: „Кылыч!+ Кылыч үткенләнгән һәм ялтыратылган. 10 Бихисап күп кешене кырып ташлар өчен үткенләнгән. Ул яшендәй ялт-йолт итәр өчен ялтыратылган“».

«Без куанырга тиеш түгелме?»

«„Ул* бар агачларны кире каккан кебек, улымның скипетрын да кире кагармы?+

11 Кылычны ялтыратып, кулга тапшырыр өчен бирделәр. Аны хөкемнәрне үтәүче кулына бирер өчен үткенләделәр һәм ялтыраттылар.+

12 Кычкыр һәм үкереп ела,+ адәм улы, чөнки ул халкыма каршы, Исраилнең бар башлыкларына каршы күтәрелде.+ Башлыклар халкым белән бергә кылычтан һәлак булыр. Шуңа күрә кайгырып һәм көрсенеп тор. 13 Чөнки тикшерү үткәрелде.+ Кылыч скипетрны кире какса, нәрсә булыр? Ул* бүтән булмас“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.

14 Син, адәм улы, пәйгамбәрлек ит, кул чап һәм: „Кылыч!“ — дип өч тапкыр кабатла. Бу — кешеләрне үтерүче кылыч. Ул бөек кешене үтерә. Ул аларны уратып ала.+ 15 Аларның йөрәкләре алыныр,+ һәм күпләр шәһәрләренең капкалары янында һәлак булыр. Мин кылыч белән үтерермен. Әйе, ул яшендәй ялт-йолт итә һәм үтерер өчен ялтыратылган! 16 Кылыч, үткен йөзең уңга да, сулга да үтеп керсен! Йөзең кая караса, шунда бар! 17 Мин дә кул чабармын һәм ачуымны канәгатьләндерермен.+ Мин, Йәһвә, моны әйттем».

18 Йәһвә миңа тагын болай диде: 19 «Син исә, адәм улы, ике юл билгелә. Шул юллардан Бабы́л патшасының кылычы килер. Бу юлларның икесе дә бер илдән башлангыч алыр. Юл икегә, ике шәһәргә таба аерылган урында юл билгесе куелсын. 20 Беренче юлны кылыч амунлылар шәһәре Рабаһка+ каршы килсен өчен билгелә. Икенче юлны кылыч Яһүдтәге шәһәргә — ныгытылган Иерусалимга+ каршы килсен өчен билгелә. 21 Бабыл патшасы күрәзәлек итәр өчен юл чатында, ике юл аерыла торган урында туктала. Ул уклар селки, үз потлары белән киңәшләшә, бавыр тикшерә. 22 Күрәзәлек итеп җавап ала. Җавабы уң кулында, Иерусалимга таба күрсәтә, тараннар урнаштырырга, үтерергә боерык бирергә, сугыш тавышлары чыгарырга, капкаларга каршы тараннар урнаштырырга, камау валын өяргә, камау стенасын төзергә куша.+ 23 Ләкин аларга* ант биргән+ кешеләр* өчен бу күрәзәлек ялган булып күренер. Әмма ул аларның гаебен хәтерли һәм аларны әсирлеккә алыр.+

24 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Сез җинаятьләрегезне һәм бар эшләрегез аша гөнаһларыгызны ачык күрсәтеп үз гаебегезне искә төшерергә мәҗбүр иттегез. Хәзер сезне искә төшерделәр һәм көч кулланып сезне яулап алырлар“.

25 И Исраилнең төзәлмәслек итеп яраланган явыз башлыгы,+ синең көнең, соңгы җәза алу вакытың килде. 26 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Чалма белән таҗны салып куй.+ Үзгәрешләр булыр.+ Дәрәҗәсезне югары күтәр,+ ә дәрәҗәлене түбән ит.+ 27 Хакимлекне юк итәрмен, юк итәрмен, юк итәрмен! Таҗга законлы хокукы булган зат килгәнче,+ таҗ беркемнеке дә булмас, һәм мин аны шул затка бирермен“.+

28 Син, адәм улы, пәйгамбәрлек ит: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә амунлылар һәм аларның хурлау сүзләре турында болай ди“. Әйт: „Кылыч! Үтерер өчен кылыч чыгарылган, ул һәлак итәр өчен һәм яшендәй ялт-йолт итәр өчен ялтыратылган. 29 Үзең турындагы ялган күренешләргә һәм ялган күрәзәлеккә карамастан, син үлгәннәр өстенә — көннәре килгән, соңгы җәза алу вакытлары килгән явыз кешеләр өстенә куелырсың. 30 Кылычны кынына кайтар. Мин сине барлыкка килгән урыныңда, үзең башлангыч алган урыныңда хөкем итәрмен. 31 Синең өстеңә ачуымны яудырырмын. Сиңа ярсуым ялкыны белән өрермен һәм сине аяусыз кешеләргә, һәлак итү осталарына тапшырырмын.+ 32 Син ут өчен ягулык булырсың.+ Каның бу җирдә түгелер һәм сине бүтән искә төшермәсләр, чөнки моны мин, Йәһвә, әйттем“».

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу