Ишагыя
27 Ул көнне Йәһвә үзенең үткен, зур һәм нык кылычы белән+
Левиафанга* — салмак кына шуышып йөргән еланга,
Левиафанга — боргаланып шуышкан еланга җәза бирер,
Диңгездәге аждаһаны үтерер.
2 Ул көнне аңа* болай дип җырлагыз:
«Күбекләнгән шәраб биргән йөзем бакчасы!+
Һәр мизгел аны сугарам.+
Аңа беркем зыян китермәсен өчен,
Аны көне-төне саклыйм.+
4 Минем аңа инде ачуым килми.+
Берәрсе сугышта алдыма чәнечкеле куаклар һәм чүп үләннәре куйса,
Мин аларны таптап барысын яндырырмын.
5 Алай эшләгәнче, ул минем ныгытмама тотынып торсын.
Минем белән тынычлык булдырсын,
Булдырсын минем белән тынычлык».
6 Киләчәк көннәрдә Ягъкуб тамырланыр,
Исраи́л чәчәк атып үсеп китәр,+
Һәм алар җирне җимешләр белән тутырыр.+
7 Аңа шулкадәр рәхимсез сугарга кирәкме?
Ни өчен ул андый үлем белән үләргә тиеш?
8 Ул каты тавыш белән кычкырып аның белән көрәшер һәм аны куып чыгарыр.
Көнчыгыш җиле искән көнне ул аны бик көчле сулышы белән очырып җибәрер.+
9 Шулай итеп Ягъкубның гөнаһы йолып алыныр,+
Һәм аның гөнаһы бетерелгәндә, моның тулы җимеше мондый булыр:
Ул мәзбәхнең бөтен ташларын
Уып вакланган акбур кебек итәр,
Бернинди изге агач баганалар* һәм фимиам мәзбәхләре калмас.+
10 Ныгытылган шәһәр буш калыр.
Көтүлекләр чүл кебек калдырылыр һәм ташланыр.+
Анда бозау утлап йөрер һәм ятып торыр,
Аның ботакларын ашап бетерер.+
Бу халык төшенүчән түгел.+
Шуңа күрә аларга үзләрен Яратучы шәфкать күрсәтмәс
Һәм үзләрен булдырган Аллаһы илтифат итмәс.+
12 Агачның җимешен какканнан соң, аларны җыеп алалар, нәкъ шулай ук шул көнне Йәһвә сезне, Исраил халкы, бөек елга* ташкыныннан алып Мисыр елгасы үзәненә*+ кадәр таралганнарны, бер-бер артлы җыяр.+ 13 Ул көнне зур мөгез быргы кычкыртылыр,+ һәм Ассирия+ җирендә үлем хәлендәгеләр һәм Мисыр+ җирендә таралганнар, килеп, Иерусалимдагы изге тауда Йәһвәгә сәҗдә кылыр.+