Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • dg 2 кисәк 3-4 б.
  • Газаплардан азат ителгән җир

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Газаплардан азат ителгән җир
  • Аллаһы безне яратамы?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһы безне яратамы?
    Аллаһы безне яратамы?
  • Тиздән бар газаплар юк булачак!
    Тиздән бар газаплар юк булачак
  • Газаплар безгә файда китерергә мөмкин
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
Күбрәк карарга
Аллаһы безне яратамы?
dg 2 кисәк 3-4 б.

Икенче кисәк

Газаплардан азат ителгән җир

1, 2. Күп кешеләр нинди караш белән яши?

ӘММА җирдә яшәүче миллионлаган кеше башка карашта тора: алар кешелекнең искиткеч киләчәгенә өметләнеп яшиләр. Алар тиздән монда, җирдә, явызлыктан һәм газаплардан азат ителгән дөнья булачак диләр. Тиздән бар начарлыкның юк ителәчәгенә һәм яңа дөньяның урнаштырылачагына ышана бу кешеләр. Алар хәтта бу яңа дөньяның нигезе хәзер салына ди.

2 Алар бу яңа дөньяда сугышлар, рәхимсезлек, җинаять, гаделсезлек һәм фәкыйрьлекнең булмаячагына ышана. Яңа дөньяда авырулар, кайгы, күз яше һәм хәтта үлем дә булмаячак. Кешеләр камил булачак һәм җирдәге оҗмахта мәңге бәхетле яшәячәкләр. Хәтта үлгәннәр дә терелтелеп мәңге яши алачак!

3, 4. Ни өчен кайбер кешеләр үз карашларында нык тора?

3 Бәлки, бу берәрсе уйлап чыгарган хыял гынадыр? Һич тә юк. Бу караш Оҗмахның булачагына нык иман итүгә нигезләнгән (Еврейләргә 11:1). Ни өчен күп кешеләр моңа ышана? Чөнки бу Оҗмахны Галәмнең чиксез кодрәтле Барлыкка Китерүчесе вәгъдә иткән.

4 Изге Язмаларда Аллаһы биргән вәгъдәләр турында болай дип әйтелә: «Ходай, Аллаһыгыз сезнең турыда әйткән барлык яхшы сүзләрнең бер генә сүзе дә үтәлмичә калмады... сезнең өчен барысы да үтәлде». «Аллаһы кеше түгел, ул алдамый... Ул әйтеп, эшләмәсме? Әйтер һәм үтәмәсме?» «Гаскәрләр иясе Ходай ант итеп әйтә: мин уйлаганча булачак; мин билгеләгәнчә үтәләчәк» (Ешуа 23:14; Саннар 23:19; Ишагыйя 14:24).

5. Нинди сорауларга җавап алырга кирәк?

5 Әмма Аллаһы җирдә газаплардан азат булган оҗмахны ниятләгән икән, ни өчен ул начарлыкка юл куйган? Ни өчен ул барлык начарлыкны юкка чыгарыр өчен алты мең ел көткән? Озакка сузылган бар бу газаплар Аллаһы безне яратмый яки хәтта ул юк дигәнне аңлатамы?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу