Дүртенче кисәк
Аллаһы безгә үз ниятләрен ача
1, 2. Аллаһының эчкерсез сораулар бирүче кешеләргә җавап биргәнен без кайдан беләбез?
ЯРАТУЧАН Аллаһы аны эзләүче эчкерсез кешеләргә үз ниятләрен ача. Ул кызыксынучы кешеләрнең сорауларына, мәсәлән: «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?» — дигән сорауга җавап бирә.
2 Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Әгәр аны [Аллаһыны] эзләсәң, аны табарсың». «Күкләрдә серләрне ачучы Аллаһы бар». «Ходай Аллаһы үзенең серен үз колларына, пәйгамбәрләренә ачмыйча, һичнәрсә эшләми» (1 Паралипоменон 28:9; Данил 2:28; Амос 3:7).
Җавапларны кайдан табарга?
3. «Ни өчен Аллаһы газаплары рөхсәт итә?» — дигән сорауга җавапны кайдан табып була?
3 «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә? Ул аларны юк итәчәкме?» Бу сорауларга җавапны без Аллаһының Сүзендә, аның рухы җитәкчелегендә безнең өчен язылган Изге Язмаларда табабыз. «Аллаһы кешесе сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер булсын өчен, бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, шелтәләү, төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү өчен файдалы» (2 Тимутегә 3:16, 17).
4, 5. Ни өчен Изге Язмалар башка китаплардан аерылып тора?
4 Изге Язмалар бар булган китаплардан аерылып тора. Анда кешелек тарихы турында иң дөрес хәбәр язылган. Анда хәтта әле кеше барлыкка китерелгәнче булган вакыйгалар турында әйтелә. Бу китаптагы пәйгамбәрлекләр безнең көннәрдәге һәм якын киләчәктәге вакыйгалар белән бәйле. Шуңа күрә бу китап безнең көннәрдә дә файдалы.
5 Бу китапта тарих төгәл бирелә. Шуңа күрә андагы хәбәрләр ышанычка лаек. Мәсәлән, борынгы классикларның берничә кулъязмасы гына бар. Әмма бүген тулы Изге Язмаларның һәм аның кисәкләренең кулъязмалары саклана. Тәүрат, Зәбур һәм пәйгабәрләр китабының (39 китаптан торган «Еврей Язмаларының») 6 000 кулъязмасы бар. Инҗилнең (27 китаптан торган «Грек Язмаларының») 13 000 кулъязмасы бар.
6. Ни өчен без бүгенге Изге Язмалар борынгы кулъязмаларның төгәл копиясе булуына шикләнмибез?
6 Изге Язмаларны язарга рухландырган Чиксез кодрәтле Аллаһы бу кулъязмаларның тексты төгәл күчерелсен өчен күзәтеп торган. Шуңа күрә бүгенге Изге Язмалар нәкъ борынгы Изге Язмалар кебек. Мәсәлән, Инҗил кулъязмаларының копияләре оригинал язылган гасырда ук ясалган. Ә кайбер борынгы дөньяви язучылар язган кулъязмаларның копияләрен берничә гасырдан соң гына ясаганнар.
Аллаһы бүләге
7. Изге Язмалар турында нәрсә әйтә аласыз?
7 Изге Язмалар иң киң таралган китап. Аны инде 4 миллиардтан артык бастырып чыгарганнар. Башка андый китап юк. Ул яки аның өлешләре 2 250 дән артык телгә тәрҗемә ителгән. Димәк, җирдә яшәүче кешеләрнең 90 проценты аны үз телендә укый ала.
8—10. Ни өчен безгә Изге Язмаларны тикшереп чыгарга кирәк?
8 Шулай итеп шуны күрәбез: бу китап Аллаһы тарафыннан бирелгән, аның үзеннән һәм башка чыганаклардан бу китапның безнең көннәргә хәтле үзгәртелмәгәне күренәa. Һичшиксез, бу китапны тикшереп чыгарга кирәк. «Ни өчен без яшибез? Дөньядагы вакыйгалар нәрсә күрсәтә? Киләчәктә нәрсә булачак?». Бу сорауларга җавап Изге Язмаларда гына бар.
9 Әйе, Изге Язмалар — бу Аллаһының кешеләргә язган хаты. Аллаһының рухы, яки эш итә торган көче, ярдәмендә бу хатларны 40 ка якын кеше язган. Шулай итеп Аллаһы безнең белән үзенең Сүзе, Изге Язмалар аша сөйләшә. Рәсүл Паул болай дип язган: «Без җиткергән Аллаһы сүзен сез кешедән булган хәбәр итеп түгел, ә чынында ничек булса, шулай итеп, Аллаһы сүзе итеп кабул иттегез» (1 Тессалуникәлеләргә 2:13).
10 АКШ ның 16 нчы президенты Авраам Линкольн Изге Язмаларны «Аллаһының кешеләргә биргән иң яхшы бүләге» дип атаган. «Бу китап булмаса, без нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен белмәс идек»,— дигән ул. Шулай итеп, әйдәгез Изге Язмалардан мондый сорауларга җавап алыйк: «Газаплар ничек башланган? Ни өчен Аллаһы аларга юл куя? Ул аларны юк итәрме?»
[Искәрмәләр]
a Моның турында өстәмә дәлилләрне «Барлык кешеләр өчен китап» дигән брошюрадан карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.
[10 биттәге иллюстрация]
Аллаһы тарафыннан рухландырылган Изге Язмалар — бу аның кешеләргә биргән хаты