Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w20 июль 31 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сез «руханилар патшалыгы» булырсыз
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Йәһвә яңа килешү турында алдан әйткән булган
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
  • Йәһвәнең рухи гыйбадәтханәсендә табыну мөмкинлеген кадерләгез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
w20 июль 31 б.

Укучыларның сораулары

Гайсә кайчан баш рухани булып киткән? Яңа килешү кайчан гамәлгә кертелгән булган?

Б. э. 29 елында суга чумдырылганнан соң, Гайсә Баш рухани булып киткән. Ни өчен алай дип әйтеп була? Гыйбадәтханәдәге мәзбәх Аллаһының «ихтыярын» символлаштыра; суга чумдырылуы белән Гайсә символик мәзбәхтә үз тормышын корбан итеп китерергә әзер булуын күрсәткән (Гәл. 1:4; Евр. 10:5—10). Бу мәзбәх Гайсә суга чумдырылганда барлыкка килгән. Димәк, шул ук вакытта бөек рухи гыйбадәтханә дә барлыкка килгән, чөнки мәзбәх гыйбадәтханәнең өзлексез өлеше булган. Бу рухи гыйбадәтханә ярдәмендә кешеләр Гайсәнең корбаны нигезендә Йәһвәгә гыйбадәт кыла ала (Мат. 3:16, 17; Евр. 5:4—6).

Бөек рухи гыйбадәтханә бар икән — Баш рухани да булырга тиеш. Йәһвә Гайсәне «изге рух белән майлап» һәм «аңа кодрәт биреп» бу мөһим эшкә билгеләгән (Рәс. 10:37, 38; Марк 1:9—11). Ә бәлки, Гайсә үлгәч һәм терелтелгәч кенә Баш рухани булып киткәндер? Юк. Моны аңлар өчен, әйдәгез, баш рухани Һарун һәм аңа алмашка килгән кешеләрнең мисалларын карап чыгыйк.

Канун буенча изге чатырның, ә соңрак гыйбадәтханәнең Иң изге бүлмәсенә баш рухани гына керә алган. Иң изге урынны Изге урыннан чаршау аерып торган. Баш рухани чаршау артына Гөнаһ йолу көнендә генә кергән (Евр. 9:1—3, 6, 7). Һарун һәм аның токымнары Иң изге урынга керер алдыннан баш рухани булып киткән кебек, Гайсә Мәсих тә башта бөек рухи гыйбадәтханәнең Баш рухание итеп билгеләнгән, ә аннан соң гына, «чаршау аша, ягъни үз тәне аша» үтеп, күккә кире кайткан (Евр. 10:20). Паулның да сүзләреннән күренгәнчә, Гайсә, инде Баш рухани буларак, «камилрәк чатыр аркылы үтеп», «күкнең үзенә кергән» (Евр. 9:11, 24).

Гайсә күккә күтәрелгәч һәм Аллаһыга камил тормыш бәясен түләгәч, яңа килешүне гамәлгә кертү өчен нигез салынган булган. Гайсә нинди адымнар ясаган?

Беренчедән, Гайсә Йәһвә алдына килеп баскан. Икенчедән, ул Йәһвәгә корбан итеп китергән тормыш бәясен тапшырган. Өченчедән, Йәһвә бу корбанны кабул иткән. Бу адымнарга кадәр яңа килешү әле гамәлгә кертелмәгән булган.

Изге Язмаларда Йәһвәнең төгәл нинди мизгелдә Гайсәнең тормыш бәясен кабул иткәне әйтелми. Шуңа күрә яңа килешүнең нинди мизгелдә гамәлгә кертелгәнен дә төгәл әйтеп булмый. Һәрхәлдә безгә шул билгеле: Гайсә күккә күтәрелгән вакыттан Илленче көн бәйрәменә кадәр нибары ун көн үткән (Рәс. 1:3). Бу кыска вакытның ниндидер моментында ул Йәһвәгә үз тормыш бәясен тапшырган, һәм Йәһвә аны кабул иткән (Евр. 9:12). Шул вакыттан алып яңа килешү гамәлгә кертелгән булган, ә инде Илленче көн бәйрәмендә бар кеше моны ап-ачык күргән (Рәс. 2:1—4, 32, 33).

Шулай итеп, Йәһвә Гайсә канының бәясен кабул иткәч һәм майланганнарны бу килешүнең өлеше иткәч кенә, яңа килешү гамәлгә кергән. Бу килешүдә Баш рухани, Гайсә, Арадашчы булган (Евр. 7:25; 8:1—3, 6; 9:13—15).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу