Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w08 1.1. 25 б.
  • Иң яхшы Ата

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Иң яхшы Ата
  • Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Атабыз Йәһвә безгә назлы яратуын белдерә
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Яхшы әти булыр өчен киңәшләр
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Син Йәһвәне Әтиең итеп саныйсыңмы?
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Атасының кем икәнен улының «белдерәсе килгән»
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2008 ел
w08 1.1. 25 б.

Аллаһыны яхшырак белегез

Иң яхшы Ата

Маттай 3:16, 17

«ӘТИ». Бу сүз кешедә тирән хисләр уята. Үз балаларын чыннан да яраткан әти кеше алар бәхетле булсын өчен барысын эшли. Инҗилдә Йәһвә Аллаһы юкка гына «Ата»a дип аталмый (Маттай 6:9). Ул нинди Ата? Бу сорауга җавап алыр өчен, Йәһвәнең Гайсә пәйгамбәр суга чумдырылу үткәч әйткән сүзләренә игътибар итик. Чөнки әти кеше үз баласы белән сөйләшкәндә, үз сүзләре белән нинди әти булганын күрсәтә.

Б. э. 29 елында, октябрь айларында Гайсә суга чумдырылу үтәр өчен, Үрдүн елгасы янына килә. Инҗилдә болай дип әйтелә: «Чумдырылу белән үк Гайсә судан чыкты. Шул вакытта ук күкләр ачылды, һәм Ул Үзенә Аллаһы Рухының күгәрчен рәвешендә иңүен күрде. Күктән: „Бу Минем сөекле Улым, Ул Минем куанычым“,— дигән тавыш килде»b (Маттай 3:16, 17). Йәһвәнең бу назлы сүзләреннән без аның нинди Ата булганын күрәбез. Бу сүзләрнең өч ягына игътибар итик.

Беренчедән, Йәһвә «Бу Минем... Улым» диеп, асылда, болай дигән дип әйтеп була: «Мин синең Атаң булуым белән горурланам». Акыллы әти үз балаларының игътибарга һәм хөрмәткә ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырыша. Балалар шуны күрергә тиеш: әти-әнисе өчен аларның һәрберсе кадерле. Гайсә инде олы булса да, үз Атасыннан андый сүзләр ишеткән. Алар аның өчен бик кадерле булгандыр!

Икенчедән, Йәһвә үз Улын «сөекле» дип атап, аны яратканын күрсәткән. Бу сүзләр: «Мин сине яратам»,— дигән сүзләр булып яңгырый. Яхшы әти үз балаларына үзенең эчкерсез яратуы турында әйтә. Андый сүзләр һәм әтисенең назы балаларга бәхетле булырга булыша. Атасының яратуы турында ишеткәч, Гайсәнең йөрәге шатлангандыр!

Өченчедән, Йәһвә «ул минем куанычым» диеп, Гайсәне хуплаганын күрсәткән. Бу сүзләрне болайрак әйтеп була: «Улым, мин синең белән канәгать». Яратучан әти балаларын, аларның яхшы сүзләре һәм эшләре өчен, мактарга мөмкинлек эзли. Әти-әнинең хуплавы балаларга көч һәм кыюлык бирә. Һичшиксез, Атасының хуплаучы сүзләрен ишетү Гайсәне ныгыткан!

Әйе, Йәһвә — иң яхшы Ата. Сезнең дә андый әтиегез булуын телисезме? Андый теләгегез булса, шуны белегез: сез Йәһвә белән дус була аласыз. Әгәр без, иман күрсәтеп, аның турында белем алсак һәм чын күңелдән аның ихтыярын үтәргә тырышсак, ул безнең дустыбыз булачак. Инҗилдә: «Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер»,—диелгән (Ягъкуб 4:8). Без Йәһвә Аллаһы белән — иң яхшы Ата белән якын дус була алабыз! Үзеңне тыныч-имин хис итәр өчен тагын нәрсә кирәк?

[Искәрмәләр]

a Йәһвә Барлыкка Китерүче булганга Ата дип атала. Гайсәне Аллаһы барлыкка китергән, шуңа күрә ул Аллаһы Улы дип атала.

b Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр буенча, Йәһвә үз Улына «син» дип мөрәҗәгать иткән: «Син — Минем сөекле Улым. Син Минем куанычым!» (Лүк 3:22).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу