-
Үлгән якыннарыбыз өчен чын өметИзге Язмаларның хак тәгълиматлары
-
-
ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Үлгән якыннарыбыз өчен чын өмет
Үлгәннәрнең терелтеләчәген без кайдан беләбез?
Терелтүгә Йәһвәнең карашы нинди?
Кем терелтелгән булачак?
1—3. Безнең арттан нинди дошман куып бара, һәм Изге Язмаларда нинди юаныч бирелә?
КҮЗ алдыңа китер: синең артыңнан куркыныч дошман куып бара. Ул синнән көчлерәк һәм сиңа караганда тизрәк чаба. Ул синең күз алдыңда кайбер дусларыңны үтергән, шуңа күрә син беләсең: бу дошман беркемне дә жәлләми. Син бик тырышып чапсаң да, ул артыңнан калмый һәм әкрен генә сиңа якынлаша бара. Хәл инде өметсез кебек күренгәндә, сиңа коткаручы килә. Ул дошманыңа караганда күпкә көчлерәк һәм ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Син иркенләп сулап куясың!
2 Синең арттан чыннан да андый дошман куып бара дип әйтеп була. Ул һәр кеше артыннан куып бара. Изге Язмаларда үлем дошман дип атала. Без моны алтынчы бүлектән белдек. Беркем дә бу дошманнан кача алмый, һәм беркем дә аны җиңә алмый. Бу дошман якын кешеләребезнең тормышларын алып китә. Ләкин Йәһвә үлемнән күпкә көчлерәк. Ул — яратучы Коткаручы, һәм ул бу дошманны җиңә алганын инде күрсәткән. Ул үлемне мәңгегә юк итәргә вәгъдә итә. Изге Язмаларда: «Соңгы дошман — үлем юкка чыгарылачак»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 15:26). Бу хәбәр чыннан да юаныч!
3 Якын кешебез үлгәндә, без нәрсә хис итәбез? Кичергән хисләребез турында уйлану искиткеч өмет никадәр кадерле икәнен аңларга булышачак. Бу өмет юата, чөнки Йәһвә үлгәннәрне терелтергә вәгъдә бирә (Ишагыйя 26:19). Алар кабат яшәячәк.
ЯКЫН КЕШЕНЕҢ ҮЛЕМЕ КИТЕРГӘН КАЙГЫ
4. а) Ни өчен Гайсәнең, дусты үлгәч, кичергән хисләре безгә Йәһвә хисләрен аңларга булышачак? б) Гайсәнең якын дусларын әйтеп бир.
4 Син дә үлем аркасында берәр якын кешеңне югалткансыңдыр. Ул вакытта безне кайгы-хәсрәт, өметсезлек чолгап ала. Андый чакларда юанычны Аллаһы Сүзеннән эзләргә кирәк (2 Көринтлеләргә 1:3, 4). Изге Язмаларда Йәһвәнең һәм Гайсәнең үлемгә карашы аңлатыла. Әтисенең төгәл чагылышы буларак, Гайсә якын кешенең үлеме нинди кайгы китәргәнен белгән (Яхъя 14:9). Иерусалимга килгәндә Гайсә якындагы Битания авылында, Лазар һәм аның сеңелләре Мәрьям белән Марта йортында туктаган булган. Алар Гайсә белән якын дуслар булып киткән. «Гайсә Мартаны, Мәрьямне һәм Лазарны ярата иде»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Яхъя 11:5). Әмма, бу китапның алтынчы бүлегендә әйтелгәнчә, бер көн Лазар вафат булган.
5, 6. а) Гайсә, Лазарның туганнары һәм дуслары нинди кайгы кичерә икәнен күргәч, үзе нинди хисләр кичергән? б) Ни өчен Гайсәнең кайгы кичерүе безне юата?
5 Якын дусты үлгәч, Гайсә нәрсә хис иткән? Изге Язмаларда ул Лазарның кайгырган туганнарын һәм дусларын юатырга килгән дип әйтелә. Аларның кайгыларын күргәч, Гайсә бик нык дулкынланган, «авыр итеп ыңгырашып куйган һәм көенгән», хәтта елаган да (Яхъя 11:33, 35). Ләкин моның барысы Гайсәнең өмете булмаган дигәнне аңлатамы? Һич тә юк. Чөнки ул тиздән могҗиза кылачагын белгән (Яхъя 11:3, 4). Шулай да, якын кешесенең үлеме аңа авырту һәм кайгы китергән.
6 Гайсәнең кичергән хисләре безне юата. Бу Гайсә һәм Әтисе үлемне нәфрәт итә икәнен күрсәтә. Әмма Аллаһы бу аяусыз дошманны җиңәргә сәләтле! Әйдә, Йәһвәнең Гайсәгә нинди көч биргәнен карап чыгыйк.
«ЛАЗАР ЧЫК!»
7, 8. Ни өчен кешеләр Лазарга берничек тә булышып булмый дип уйлаган, әмма Гайсә нәрсә эшләгән?
7 Лазарны тау куышлыгына салганнар, шуңа күрә Гайсә кешеләргә куышлыкны каплый торган ташны читкә алып куярга куша. Лазарның тәне анда инде дүрт көн ята һәм, бәлки, чери башлагандыр. Шуңа күрә Марта Гайсәнең сүзләренә каршы чыга (Яхъя 11:39). Чыннан да, кеше карашыннан Лазарга инде берничек тә булышып булмый.
Лазарның терелүе зур шатлык китергән (Яхъя 11:38—44)
8 Ташны читкә алып куялар, һәм Гайсә көчле тавыш белән: «Лазар, чык!» — дип әйтә. Һәм «шунда үлгән кеше чыга» (Яхъя 11:43, 44). Җыелган халыкның шатлыгын күз алдыңа китереп кенә кара! Сеңелләре, туганнары, күршеләре һәм дуслары аны башка күрмәячәк дип уйлаган. Ләкин аларның яраткан кешеләре чыга, һәм ул сау-сәламәт. Моңа хәтта ышану да авыр. Кешеләр шат һәм, әлбәттә, Лазарны кочакларга ашыгалар. Үлем җиңелгән!
Ильяс тол хатынның улын терелткән (3 Патшалык 17:17—24)
9, 10. а) Лазарны терелтер өчен көчне Гайсәгә кем биргән, һәм без моны кайдан беләбез? б) Изге Язмалардагы терелтү турындагы хәбәрләр нинди юаныч бирә, һәм алар нәрсәнең дөреслеген күрсәтә?
9 Гайсә бу могҗизаны үз көче белән эшләгән димәгән. Лазарны кабердән чакырыр алдыннан, Гайсә догада мөрәҗәгать иткән һәм моның белән терелтү өчен көчне Йәһвә бирә икәнен күрсәткән (Яхъя 11:41, 42). Йәһвә үз кодрәтен башка кешеләрне терелтер өчен дә кулланган. Аллаһы Сүзендә моның турында тугыз хәбәр искә алынаa. Аларны уку һәм өйрәнү безгә шундый зур юаныч бирә! Алардан Аллаһының бар кешеләргә бертигез караганын күрәбез: ул яшьләрне һәм картларны, ир-атларны һәм хатын-кызларны, яһүдләрне һәм башка халык кешеләрен терелткән. Ул өзекләрдә кешеләр кичергән зур шатлык турында әйтелә. Мәсәлән, бер тапкыр Гайсә яшь кыз баланы үлемнән терелткәч, аның әти-әнисе «куанып шатланды» дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Марк 5:42). Бу әти-әни Йәһвәнең алар өчен нәрсә эшләгәнен беркайчан да онытмас.
Рәсүл Петер мәсихче хатын-кыз Тәбифәне терелткән (Рәсүлләр 9:36—42)
10 Вакыт узу белән, Гайсә терелткән кешеләр үлгән. Әмма бу аларның терелтелүе мәгънәсез булган дигәнне аңлатамы? Һич тә юк. Изге Язмаларда язылган бу хәбәрләр мөһим хакыйкатьләрнең дөреслеген күрсәтә һәм безгә өмет бирә.
ТЕРЕЛТҮ ТУРЫНДАГЫ ХӘБӘРЛӘР
11. Лазар турындагы хәбәр Вәгазьче 9:5 тә язылган сүзләрнең дөреслеген ничек исбатлый?
11 Изге Язмаларда «үлеләр бернәрсә дә белмиләр» дип әйтелә. Алар бернәрсә дә сизми һәм уйламый. Үлеләр башка берәр дөньяга да күчми. Лазар турындагы өзек бу сүзләрнең дөреслеген күрсәтә. Терелтелгәч, Лазар кешеләргә күкләрдәге ләззәтле тормыш турында сөйләгәнме? Яки аларны утлы тәмуг турында сөйләп куркытканмы? Юк. Инҗилдә андый сүзләр язылмаган. Дүрт көн Лазар үле булган, ул бернәрсә сизмәгән дә, уйламаган да, ул «бернәрсә дә белмәгән» (Вәгазьче 9:5). Лазар үлем йокысы белән йоклаган (Яхъя 11:11).
12. Ни өчен Лазарның терелтелүе — чын хәбәр дип әйтеп була?
12 Лазар турындагы хәбәр шуны да күрсәтә: кешеләрнең терелүе — уйдырма түгел. Лазарның терелүен берничә дистә кеше күргән. Бу могҗизаны хәтта Гайсәне нәфрәт иткән дини җитәкчеләр дә таныган. Алар: «Нәрсә эшләргә инде? Бу кеше [Гайсә] күп могҗизалар кыла бит»,— дигәннәр (Яхъя 11:47). Терелтелгән Лазарны күрер өчен күп кеше килгән. Нәтиҗәдә аларның күбесе Гайсәгә иман итә башлаган. Тере Лазарны күреп, алар Гайсәнең чыннан да Аллаһы тарафыннан җибәрелгәненә ышанганнар. Бу дәлил шулхәтле көчле булган ки, хәтта дин җитәкчеләренең кайберләре Гайсәне һәм Лазарны үтерергә сүз куешкан (Яхъя 11:53; 12:9—11).
13. Йәһвәнең үлгәннәрне терелтә алганын без кайдан беләбез?
13 Ләкин кешеләрнең тереләчәгенә ышану акыллымы? Әйе, чөнки Гайсә бер вакыт «кабердәгеләрнең һәммәсе» терелтелгән булачак дигән (Яхъя 5:28). Йәһвә — барлык тереклекнең Барлыкка Китерүчесе. Әллә аңа үзе барлыкка китергәнне кире яшәүгә кайтару авырмы? Әлбәттә, Йәһвә ул кешеләрне үз хәтерендә сакласа, ул аларны терелтә ала. Ә безнең үлгән якыннарыбызны ул хәтерендә саклый аламы? Галәмдә йолдызларның саны бихисап, әмма ул аларның һәрберсен исеме белән атый! (Ишагыйя 40:26). Шуңа күрә Аллаһыга үлгән якыннарыбызны нинди булганнар, нәкъ шундый итеп хәтерендә саклау авыр түгел, һәм ул аларны терелтә ала.
14, 15. Әюбнең сүзләре буенча, Йәһвәнең терелтүгә карашы нинди?
14 Ләкин Йәһвә үлгәннәрне терелтергә теләрме? Изге Язмаларда ул моны бик нык тели дип әйтелә. Аллаһыга тугры булып яшәгән Әюб: «Үлгәч, кеше яңадан яшәячәкме?» — дип сораган. Әюб үлсәм, кабердә Аллаһының мине искә төшерүен көтеп ятачакмын дип әйткән. «Син чакырырсың һәм мин сиңа җавап бирермен. Син үз кулың белән булдырганны сагынырсың»,— дип әйткән Әюб Йәһвәгә (Әюб 14:13—15).
15 Уйлап кына кара! Йәһвә үлеләрне «сагына» һәм аларны терелтергә тели. Бу чыннан да юата! Әмма кем терелтелгән булачак, һәм алар кайда яшәячәк?
«КАБЕРДӘГЕЛӘРНЕҢ ҺӘММӘСЕ»
16. Терелтелгән кешеләрне нинди киләчәк көтә?
16 Изге Язмалардагы терелтү турындагы хәбәрләр терелтүнең киләчәктә ничек булачагын аңларга ярдәм итә. Изге Язмаларда үлгән кешеләр җирдә яшәр өчен терелтелеп, якыннары белән очрашкан дип әйтелә. Киләчәктәге терелтү дә моңа охшаш, әмма күпкә зуррак булачак. Өченче бүлектән белгәнебезчә, Аллаһының теләге — бөтен җирне оҗмах итү. Шуңа күрә терелтелгән кешеләр сугыш, җинаять һәм авыру булмаган дөньяда яшәячәк. Алар тыныч һәм бәхетле гомер итәчәк һәм җирдә мәңге яшәячәк.
17. Кем терелтелгән булачак?
17 Кем терелтелгән булачак? Гайсәнең «тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» диелә Инҗилдә (Яхъя 5:28, 29). Ә Инҗилнең соңгы китабында: «Диңгез үзендә булган үлгәннәрне бирде, үлем дә, Кабер дә үзендә булган үлгәннәрне бирде»,— дип әйтелә (Ачылыш 20:13). Кабер, ягъни гадес — бар үлгән кешеләрнең гомуми кабере. («Шеол һәм гадес. Нәрсә ул?» дигән кушымтаны кара.) Бу кабер буш ителәчәк, һәм андагы миллиардлаган кеше яшәүгә кайтарылачак. «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк»,— дип әйткән Паул (Рәсүлләр 24:15). Бу сүзләр нәрсә аңлата?
Үлгәннәр Оҗмахта терелтеләчәк һәм якыннары белән очрашачак
18. Терелтеләчәк «тәкъва кешеләр» арасында кем булачак, һәм ничек терелтүгә өмет синең үзеңә кагыла?
18 «Тәкъва кешеләр» ул — Изге Язмаларда искә алынган күп кенә кеше. Алар әле Гайсә җиргә килгәнче яшәгән. Мәсәлән, Нух, Ибраһим, Сара, Муса, Рут, Эстер һәм Аллаһыга тугры булган башка күп кешеләр. Аларның кайберләре Инҗилдәге Еврейләргә язылган хатның 11 нче бүлегендә искә алына. «Тәкъва кешеләр» — шулай ук безнең көннәрдә үлгән Йәһвәнең хезмәтчеләре дә. Әйе, терелүгә өмет булганга, без үлемнән курыкмыйча яши алабыз (Еврейләргә 2:15).
19. Кем ул «тәкъва булмаганнар», һәм Йәһвә аларга нинди мөмкинлек бирәчәк?
19 Ә Йәһвәне белмәгән һәм аңа хезмәт итмәгән кешеләр белән нәрсә булачак? Бу миллиардлаган «тәкъва булмаганнар» да терелтеләчәк һәм аларга Аллаһы турында белем алып, аның дуслары булыр өчен вакыт биреләчәк. Үлгән кешеләр, җирдә яшәр өчен, бер мең ел дәвамында терелтеләчәк һәм Йәһвәгә тугры хезмәт иткән кешеләргә кушыла алачак. Нинди гаҗәеп булачак бу вакыт! Изге Язмаларда бу вакыт Кыямәт көне дип аталаb.
20. Нәрсә ул гәһәннә, һәм кем анда эләгә?
20 Һәр үлгән кеше терелтелгән булачакмы? Юк. Изге Язмаларда кайбер кешеләр «гәһәннәдә» дип әйтелә (Лүк 12:5). «Гәһәннә» дип грек телендәге «геенна» сүзе тәрҗемә ителгән. Геенна дип борынгы Иерусалим стеналары артында урнашкан чүп-чар базы аталган. Бу урында үләксәләрне һәм чүп-чарны яндырганнар. Анда яһүдләр җирләүгә һәм терелтүгә лаек түгел дип саналган мәетләрне ташлаганнар. Шуңа күрә «гәһәннә» мәңгегә юк ителүне аңлата. Тереләрне һәм үлгәннәрне Гайсә хөкем итсә дә, Баш Хаким булып Йәһвә кала (Рәсүлләр 10:42). Аллаһы карашыннан явыз һәм тыңламаучан дип саналган кешеләр беркайчан да терелтмәячәк.
КҮКТӘ ЯШӘР ӨЧЕН ТЕРЕЛТЕЛҮ
21, 22. а) Тагын нинди терелтелү бар? б) Рухи шәхес итеп кем беренче булып терелтелгән булган?
21 Изге Язмаларда шулай ук башка төрле терелтелү турында да әйтелә. Бу — күктә яшәр өчен терелтелү. Изге Язмаларда мондый терелтелүнең бер мисалы гына бар, ул — Гайсә Мәсих.
22 Гайсә үлгәч, Йәһвә үзенең тугры Улын кабердә калдырмаган (Мәдхия 15:10; Рәсүлләр 13:34, 35). Аллаһы Гайсәне терелткән, әмма кеше итеп түгел. Рәсүл Петер Мәсих «кеше буларак үтерелде, ә рух буларак терелтелде», дип әйткән (1 Петер 3:18). Бу гаҗәеп могҗиза булган! Гайсә куәтле рухи шәхес итеп терелтелгән (1 Көринтлеләргә 15:3—6). Ул беренче булып андый хөрмәткә лаек булган (Яхъя 3:13). Аңардан соң башка кешеләр дә моңа лаек дип табылган.
23, 24. Гайсәнең «кечкенә көтүенә» кем керә, һәм аларның саны күпме?
23 Гайсә тиздән күккә кайтачагын белеп, үзенең тугры шәкертләренә «урын әзерләргә» барам дигән (Яхъя 14:2). Күккә барачак шәкертләрен Гайсә «кечкенә көтү» дип атаган (Лүк 12:32). Тугры мәсихчеләрнең бу чагыштырмача кечкенә төркеменә күпме кеше керә? Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Шунда мин Сион тавында басып торучы Бәрәнне [Гайсә Мәсих] һәм аның белән бергә 144 000 затны күрдем. Аларның маңгайларына Бәрәннең исеме һәм аның Атасының исеме язылган иде» (Ачылыш 14:1).
24 Бу 144 000 мәсихче, шул исәптән Гайсәнең тугры рәсүлләре дә, күктә яшәр өчен терелтелгән булачак. Бу терелтү кайчан башлана? Гайсә Мәсихнең күктә патша булып идарә итүе вакытында дип язган рәсүл Паул (1 Көринтлеләргә 15:23). Тугызынчы бүлектән без шул вакытта яшәгәнебезне күрербез. Шуңа күрә безнең көннәрдә 144 000 кеше санына кергән мәсихче, үлү белән, күктә яшәр өчен терелтелә (1 Көринтлеләргә 15:51—55). Ләкин кешеләрнең күбесе җир йөзендә, киләчәктәге Оҗмахта яшәр өчен, терелтелгән булачак.
25. Киләсе бүлектә нәрсә каралачак?
25 Йәһвә безнең дошманыбызны — үлемне мәңгегә юк итәчәк. Бу — чыннан да шатлыклы хәбәр! (Ишагыйя 25:8). Ләкин син: «Күктә яшәр өчен терелтелгәннәр анда нәрсә эшләячәк?» — дип сорарсың. Алардан күктәге гадел хөкүмәт төзелгән булачак. Бу киләсе бүлектә каралачак.
a Терелтү турында башка хәбәрләр: 3 Патшалык 17:17—24; 4 Патшалык 4:32—37; 13:20, 21; Маттай 28:5—7; Лүк 7:11—17; 8:40—56; Рәсүлләр 9:36—42 һәм 20:7—12.
b Кыямәт көне турында һәм кешеләрнең нәрсә нигезендә хөкем ителәчәген белер өчен, «Кыямәт көне. Нәрсә ул?» дигән кушымтаны кара.
-
-
Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
-
-
СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК
Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?
Изге Язмаларда Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә әйтелә?
Аллаһы Патшалыгы нәрсә башкарачак?
Кайчан Патшалык Аллаһы ихтыярын җирдә үтәячәк?
1. Без нинди бер билгеле доганы карап чыгарбыз?
ҖИР шарында яшәүче миллионлаган кеше Гайсә Мәсих биргән бер дога белән таныш. Аның сүзләрен ул үрнәк итеп биргән. Бу доганы Хуҗа догасы дип атыйлар. Бу дога тирән мәгънәле, һәм андагы беренче өч үтенеч Изге Язмаларның хак тәгълиматлары турында күбрәк белергә булыша.
2. Гайсә үрнәк догасына нинди өч үтенеч керткән?
2 Бу доганың башында Гайсә мондый сүзләр әйткән: «Шуңа күрә болай дога кылыгыз: „Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен. Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Маттай 6:9—13). Бу өч үтенеч нәрсә аңлата?
3. Безгә Аллаһы Патшалыгы турында нәрсәне белергә кирәк?
3 Аллаһының исеме — Йәһвә турында без инде күпне белдек. Аллаһы ихтыяры турында да күп фикер алыштык, аның башкарган эшләрен һәм киләчәктә кешеләр өчен нәрсә ниятләгәнен дә карап чыктык. «Синең Патшалыгың килсен»,— дип дога кылырга өйрәткәндә, Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы? Ул Аллаһы исемен ничек изге итәчәк? Һәм Патшалыкның килүе Аллаһы ихтыярын үтәү белән ничек бәйле?
НӘРСӘ УЛ АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ?
4. Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы, һәм аның Патшасы кем?
4 Аллаһы Патшалыгы — ул хөкүмәт. Аны Йәһвә Аллаһы үзе урнаштырган. Кемне Аллаһы бу Патшалыкта Патша итеп билгеләгән? Гайсә Мәсихне. Гайсә барлык кеше «патшаларыннан» бөегрәк. Ул «патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хуҗасы» дип атала (1 Тимутигә 6:15). Гайсәнең һәркайсы, хәтта иң яхшы җитәкчегә караганда шактый күбрәк яхшы эшләр башкарырга көче җитә.
5. Аллаһы Патшалыгы кайда һәм нәрсә өстеннән идарә итә?
5 Аллаһы Патшалыгы кайдан идарә итәчәк? Ә кайда Гайсә хәзер? Син хәтерлисеңдер: ул, җәфалану баганасында үтерелеп терелтелгәннән соң, күккә күтәрелгән (Рәсүлләр 2:33). Димәк, Аллаһы Патшалыгы күктә. Шуңа күрә ул Изге Язмаларда «Күктәге Патшалык» дип атала (2 Тимутигә 4:18). Аллаһы Патшалыгы күктә булса да, ул җир өстеннән идарә итәчәк (Ачылыш 11:15).
6, 7. Ни өчен Гайсә — иң яхшы Патша?
6 Ни өчен Гайсә — иң яхшы Патша? Чөнки ул беркайчан да үлмәячәк. Кеше хакимнәре белән чагыштырганда, Гайсә генә «үлемсез, якынлашмаслык яктылыкта яшәүче» дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Тимутигә 6:16). Шуңа күрә аның бар игелекле эшләре мәңгегә калачак. Ә киләчәктә ул тагы да күбрәк бөек эшләр башкарачак.
7 Гайсә турындагы бер пәйгамбәрлекне карап чыгыйк: «Аңарда Йәһвә рухы, акыллылык һәм аңлау рухы, киңәш һәм куәт рухы, белем һәм Йәһвә алдында курку рухы булачак, һәм ул Йәһвәдән куркып, шатлык табачак. Ул үз күзләре күргәннәре буенча гына хөкем итмәячәк һәм үз колаклары ишеткәне буенча гына төзәтмәячәк. Ул ярлыларны гаделлек белән хөкем итәчәк һәм җирдәге юашларга файда булсын өчен, гаделлек белән фаш итәчәк» (Ишагыйя 11:2—4). Бу сүзләрдән Гайсә тәкъва һәм кызганучан Патша булачак икәне күренә. Аның җитәкчелеге астында яшәргә теләр идеңме?
8. Гайсә белән бергә кем идарә итәчәк?
8 Ләкин Гайсә белән бергә башкалар да идарә итәчәк. Мәсәлән, рәсүл Паул Тимутигә: «Нык калып яшибез икән, бергә патшалык та итәрбез»,— дип язган (2 Тимутигә 2:12). Әйе, Паул, Тимути һәм Аллаһы сайлаган башка тугры кешеләр Гайсә белән бергә күктәге Патшалыкта идарә итәчәкләр. Күпме кеше мондый хөрмәткә лаек булачак?
9. Гайсә белән бергә күпме кеше идарә итәчәк, һәм кайчаннан бирле Аллаһы аларны сайлый башлаган?
9 Җиденче бүлектә рәсүл Яхъя мондый күренеш күргән дип әйтелгән иде: «Сион тавында басып торучы Бәрәнне [күктәге патша дәрәҗәсендәге Гайсә Мәсих] һәм аның белән бергә 144 000 затны күрдем. Аларның маңгайларына Бәрәннең исеме һәм аның Атасының исеме язылган иде». Кем бу 144 000 кеше? Яхъя үзе моңа җавап бирә: «Алар... Бәрән кая гына барса да, аңа ияреп баралар. Алар Аллаһыга һәм Бәрәнгә багышланган беренче җимешләр итеп кешеләрдән сатып алынган» (Ачылыш 14:1, 4). Әйе, Гайсә Мәсихнең бу тугры шәкертләре күктә идарә итәр өчен сайлап алынган. Күктә яшәр өчен терелтелгәннән соң, алар Гайсә белән бергә «җир өстеннән патшалык итәчәкләр» (Ачылыш 5:10). Гайсәнең рәсүлләре яшәгән көннәрдән башлап Аллаһы, 144 000 кеше җыелсын өчен, тугры мәсихчеләрне сайлый.
10. Ни өчен Аллаһы, кешеләр өстеннән идарә итәр өчен Гайсәне һәм 144 000 не сайлап, үз яратуын күрсәткән дип әйтә алабыз?
10 Аллаһы, кешеләр өстеннән идарә итәр өчен Гайсәне һәм 144 000 кешене сайлап, үз яратуын күрсәткән. Гайсә үзе кеше булган һәм газап чигү нәрсә икәнен бик яхшы белә. Гайсә «йомшак якларыбызны аңлап безнең хәлгә керә ала, чөнки ул без сыналгандай сыналды, әмма гөнаһ кылмады» дип әйткән Паул (Еврейләргә 4:15; 5:8). Аның белән бергә идарә итүчеләр дә, кеше булып яшәгәндә, газап чигеп, төрле авырлыклар кичергәннәр. Аларга шулай ук камилсезлекләре белән көрәшергә һәм төрле авырулардан интегергә туры килгән. Әлбәттә, алар кеше хәленә керә белә!
АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ НӘРСӘ БАШКАРАЧАК
11. Ни өчен Гайсә үз шәкертләрен Аллаһы ихтыяры күктә дә булсын дип дога кылырга чакырган?
11 Үрнәк итеп биргән догасында Аллаһы Патшалыгының килүе турында әйткәннән соң, Гайсә үз шәкертләрен Аллаһы ихтыяры «күктәге кебек, җирдә дә» булсын дип дога кылырга чакырган. Аллаһы ул күктә, һәм анда тугры фәрештәләр һәрвакыт аның ихтыярын үтәгәннәр. Әмма без өченче бүлектән шуны белдек: бер явыз фәрештә Аллаһы ихтыярын үтәми башлаган һәм Адәм белән Хауваны гөнаһка тарткан. Унынчы бүлектән бу явыз фәрештә — Иблис Шайтан турында тагын да күбрәк белербез. Йәһвә Аллаһы Шайтанга һәм аңа ияргән башка фәрештәләргә, ягъни җеннәргә, күктә калырга рөхсәт иткән. Шулай итеп, берникадәр вакыт дәвамында күктә Аллаһы ихтыярын үтәмәгән фәрештәләр дә булган. Ләкин Аллаһы Патшалыгы идарә итә башлау белән, бу хәл үзгәрергә тиеш булган. Булачак Патша, Гайсә Мәсих, Шайтан белән сугышырга тиеш булган (Ачылыш 12:7—9).
12. Ачылыш 12:10 да нинди ике мөһим вакыйга турында әйтелә?
12 Моның турында Инҗилдәге бер пәйгамбәрлектә болай дип әйтелә: «Мин күктән көчле тавыш ишеттем: „Менә Аллаһыбыз коткару китерде, аның кодрәте, патшалыгы урнашты, һәм аның Мәсихе үз хакимлеген куллана башлады, чөнки кардәшләребезне Аллаһыбыз каршында көне-төне яманлаган гаепләүче [Шайтан] бәреп төшерелде!“» (Ачылыш 12:10). Изге Язмаларның бу өзегендә нинди ике мөһим вакыйга турында әйтелгән? Беренче вакыйга: Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге Аллаһы Патшалыгы идарә итә башлаган. Икенчесе: Шайтан күктән җиргә бәреп төшерелгән.
13. Шайтанның күктән бәреп төшерелүе нәрсәгә китергән?
13 Бу вакыйгалар нәрсәгә китергән? Инҗилдә: «Шуңа күрә, күкләр һәм анда яшәүчеләр, куаныгыз!» — дип әйтелә (Ачылыш 12:12). Әйе, күктәге тугры фәрештәләр шатлана, чөнки Шайтан белән аның җеннәре бәреп төшерелгәч, күктә Йәһвә Аллаһының тугры хезмәтчеләре генә калган. Хәзер күктә тынычлык, анда барысы бердәмлектә яши, һәм анда Аллаһы ихтыяры үтәлә.
Шайтанның һәм аның җеннәренең күктән бәреп төшерелүе җиргә кайгы китерде. Ләкин тиздән бу газаплар бетәчәк
14. Шайтан җиргә бәреп төшерелгәч, нәрсә булган?
14 Ә җиргә бу нәрсә китергән? Изге Язмаларда: «Җиргә һәм диңгезгә кайгы, чөнки Иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште!» — дип әйтелә (Ачылыш 12:12). Шайтан көчле ярсу белән төшкән, чөнки ул күктән бәреп төшерелгән һәм аңа аз вакыт калганын белә. Ачуы чыкканга, ул җиргә «кайгы», ягъни бәлаләр, китерә. Моның турында чираттагы бүлектән күбрәк белербез. Ләкин: «Патшалык Аллаһы ихтыярын җирдә ничек үтәячәк?» — дигән сорау туа.
15. Аллаһының җиргә карата ихтыяры нинди?
15 Аллаһының җиргә карата ниятен искә төшерик. Моның турында 3 нче бүлектә әйтелгән иде. Аллаһы әле Гадән бакчасында җирне оҗмах итәргә һәм анда тәкъва кешеләрнең мәңге яшәүләрен теләгәнен күрсәткән. Шайтан Адәм белән Хауваны гөнаһка тарткан, һәм бу Аллаһының җиргә карата ихтыярының үтәлешенә тәэсир иткән. Әмма Аллаһы нияте үзгәрмәгән. Аның: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр»,— дигән вәгъдәсе көчендә кала (Мәдхия 36:29). Бу сүзләр Аллаһы Патшалыгы ярдәмендә үтәләчәк. Ничек итеп?
16, 17. Данил 2:44 тә Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә әйтелә?
16 Бер пәйгамбәрлектә болай диелгән: «Ул патшалар көннәрендә күктәге Аллаһы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык башка халыкка бирелмәячәк. Ул барлык бу патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак» (Данил 2:44). Бу өзектә Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә әйтелгән?
17 Беренчедән, Аллаһы Патшалыгы «ул патшалар көннәрендә», ягъни башка патшалыклар идарә иткән вакытта урнаштырылган булачак. Икенчедән, ул «мәңге торачак». Аны бернинди дә патшалык җиңеп, алмаштырмаячак. Өченчедән, Аллаһы Патшалыгы белән бу дөнья патшалыклары арасында сугыш булачак, һәм Аллаһы Патшалыгы җиңәчәк. Шул чакта кешелек өстеннән иң яхшы һәм иң гадел бер генә хөкүмәт урнашачак.
18. Бу дөнья хөкүмәтләре белән Аллаһы Патшалыгы арасындагы соңгы сугыш ничек атала?
18 Аллаһы Патшалыгы белән бу дөнья хөкүмәтләре арасындагы соңгы сугыш Изге Язмаларда җентекләп сурәтләнә. Мәсәлән, ахыр якынлашу белән, явыз рухлар, «бөтен җир патшаларын» алдатыр өчен, ялган тарата башлаячак дип әйтелә Аллаһы Сүзендә. Явыз рухларның максаты нинди? «Бөтен җир патшаларын Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугышка җыю». Җир патшалары «яһүд телендә „Һар-Магедон“ дип аталган урынга җыелган» булачак (Ачылыш 16:14, 16). Бу ике өзектән шуны күрәбез: кеше хөкүмәтләре белән Аллаһы Патшалыгы арасындагы соңгы сугыш Армагеддон дип атала.
19, 20. Ни өчен безнең көннәрдә Аллаһы ихтыяры җирдә үтәлми?
19 Аллаһы Патшалыгы Армагеддон сугышында җиңгәч, нәрсә булачак? Аллаһының Җир өчен нәрсә ниятләгәнен искә төшерик. Йәһвә Аллаһының теләге — Оҗмах җирен аңа хезмәт иткән тәкъва, камил кешеләр белән тутыру. Ни өчен бу ният әлегә үтәлмәгән? Беренче сәбәп: бар кешеләр гөнаһлы һәм, нәтиҗәдә, авырыйлар һәм үләләр. Ләкин, бишенче бүлектә әйтелгәнчә, безнең хакка Гайсә үз гомерен биргән, шуңа күрә без мәңге яши алачакбыз. Рәсүл Яхъяның сүзләре исеңдәдер: «Аллаһы дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16).
20 Икенче сәбәп: күп кешеләр явызлык кылып яши. Алар ялган сөйли, алдый, үзләрен әхлаксыз тота. Алар Аллаһы ихтыярын үтәргә теләми. Явыз кешеләр Аллаһының Армагеддон сугышында юк ителгән булачак (Мәдхия 36:10). Өченче сәбәп: бу дөнья хөкүмәтләре кешеләрне Аллаһы ихтыярын үтәргә өйрәтми. Күп хөкүмәтләр көчсез, мәрхәмәтсез яки шул хөкүмәттә сатлык кешеләр эшли. Изге Язмаларда дөрес әйтелгән: «Бер кешенең башка кеше өстеннән хакимлеге аның үзенә генә зарар китерә» (Вәгазьче 8:9).
21. Патшалык Аллаһы ихтыярын җирдә ничек үтәячәк?
21 Армагеддоннан соң кешелек өстеннән бер генә хөкүмәт — Аллаһы Патшалыгы гына булачак. Бу Патшалык, Аллаһы ихтыярын үтәп, кешеләргә мул фатихалар китерәчәк. Шайтан һәм аның җеннәре юк ителәчәк (Ачылыш 20:1—3). Гайсәнең йолым корбанының куәте ярдәмендә кешеләр башка авырмаячак һәм үлмәячәкләр. Алар Патшалык идарәсендә мәңге яши алачаклар (Ачылыш 22:1—3). Җир оҗмах булачак. Шулай итеп Патшалык, Аллаһы ихтыярын җирдә үтәп, аның исемен изге итәчәк. Изге итәчәк дигән сүз һәрбер кеше Йәһвә исемен данлаячак дигәнне аңлата.
КАЙЧАН ПАТШАЛЫК АЛЛАҺЫ ИХТЫЯРЫН ҖИРДӘ ҮТӘЯЧӘК?
22. Гайсә җирдә яшәгәндә һәм соңыннан күккә күтәрелгәч, Аллаһы Патшалыгы әле идарә итә башламаган икәнен кайдан беләбез?
22 Гайсә җирдә яшәгәндә үз шәкертләрен: «Синең Патшалыгың килсен»,— дип дога кылырга өйрәткән. Ул вакытта Патшалык әле идарә итмәгән. Ә Гайсә күккә күтәрелгәч, идарә итә башлаганмы? Юк. Чөнки Петер дә, Паул да, терелгән Гайсәдә Зәбур китабындагы мондый сүзләр үтәлгән дигәннәр: «Йәһвә минем Хуҗама: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“,— диде» (Рәсүлләр 2:32—35; Мәдхия 109:1; Еврейләргә 10:12, 13). Димәк, күпмедер вакыт көтәргә кирәк булган.
Патшалык идарәсе астында Аллаһы ихтыяры күктәге кебек җирдә дә үтәләчәк
23. а) Аллаһы Патшалыгы кайчан идарә итә башлаган? б) Чираттагы бүлектән нәрсә белербез?
23 Күпме вакыт көтәргә кирәк булган? XIX гасырда Изге Язмаларны игътибар белән өйрәнүче кешеләр 1914 елга кадәр көтәргә кирәк булганын санап чыгарганнар. (1914 ел турында күбрәк белер өчен, «1914 ел. Изге Язмалар пәйгамбәрлекләрендәге бик мөһим ел» дигән кушымтаны кара.) 1914 елда башланган вакыйгалар бу елның дөрес санап чыгарылганын күрсәтә. Изге Язмаларда язылган пәйгамбәрлекләрнең үтәлешеннән шуны күрәбез: 1914 елда Гайсә Мәсих Патша булып утырган, һәм Аллаһының Патшалыгы идарә итә башлаган. Димәк, без Шайтанга әз вакыт калган чорда яшибез (Ачылыш 12:12; Мәдхия 109:2). Шикләнмичә шуны әйтеп була: озакламыйча Патшалык Аллаһы ихтыярын җирдә үтәячәк. Бу искиткеч хәбәр сине сөендерәме? Моңа ышанасыңмы? Тиздән безне гаҗәеп үзгәрешләр көтә. Моны без чираттагы бүлектән белербез.
-