Изге Язмалар нигезендә сөйләшү
Аллаһы кешеләрне утлы тәмугта җәзалыймы?
ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ Изге Язмалар нигезендә фикер алышырга ярата. Изге Язмалар белән бәйле, сезне борчый торган берәр соравыгыз бармы? Йәһвә Шаһитләренең ышанулары һәм дине турында беләсегез киләме? Алайса, киләсе тапкыр Йәһвә Шаһитләре белән сөйләшкәндә, аларга сораулар бирергә оялмагыз. Алар сезнең белән фикер алышырга бик шат булыр.
Аста китерелгән сөйләшү — Йәһвә Шаһитләренең башка кешеләр белән була алган сөйләшүләренең берсе. Күз алдыгызга китерегез: Марат исемле Йәһвә Шаһите Айрат исемле ир кешегә килә.
Аллаһы явыз кешеләргә җәза бирерме?
Марат: Шат сезне күрергә, Айрат.
Айрат: Мин дә шат.
Марат: Сез узган тапкыр әйткән сүзләр турында уйланган идем.
Айрат: Нәрсә турында?
Марат: Сез Йәһвә Шаһитләре утлы тәмугка ышанмыйлар икәнен ишеткәч, гаҗәпләнгән идегез.
Айрат: Әйе, бу мине гаҗәпләндерде. Ничек инде сез моңа ышанмыйсыз, мин аңламыйм.
Марат: Башка кешеләрнең фикерен белү миңа һәрвакыт кызык. Кешеләр утлы тәмуг турында төрлечә уйлый, шуңа күрә сездән сорыйсым килә: тәмуг турында әйткәндә, сез нәрсәгә ышанасыз?
Айрат: Начар кешеләр, үлгәч, тәмугка китә һәм анда мәңге газаплана. Мин һәрвакыт шуңа ышана идем.
Марат: Күпләр шулай уйлый. Айрат, сезнең тормышыгызда гаделсезлек белән очрашканыгыз бармы?
Айрат: Әйе. Биш ел элек минем апамны үтерделәр.
Марат: Бик кызганыч. Сез аны сагынасыздыр.
Айрат: Әйе. Мин аның турында һәр көн уйлыйм.
Марат: Кайбер кешеләр явызларның эшләре аркасында кайгы күргәнгә утлы тәмугка бик нык ышаналар. Моннан ары, гаделсезлек аркасында җәфа чигүчеләр явыз кешеләрнең үз эшләре өчен җавап биргәнен күрергә телиләр.
Айрат: Нәкъ шулай! Мин апамны үтереп безнең гаиләгә кайгы китергән кешенең үз эше өчен җавап бирүен телим.
Марат: Андый хисләр аңлашыла. Изге Язмаларда Аллаһы да гаепсез кешеләр газап чиккәндә ярсып китә дип әйтелә, һәм ул явыз кешеләргә җәза бирергә вәгъдә итә. Ишагыйя 3:11 дәге сүзләргә игътибар итик: «Явызга кайгы! Үз эшләре өчен ул җавап бирер, бәла-казага дучар булыр». Шулай булгач, Аллаһы явызларга җәза бирәчәк икәненә без ышана алабыз.
Айрат: Ничек инде, сез әйткәнчә, утлы тәмуг була алмый?
Марат: Бу яхшы сорау. Кыскача гына әйткәндә, Аллаһы явызларга, аларны мәңгегә юк итеп, җәза бирәчәк. 2 Тисалуникәлеләргә 1:9 да нәрсә әйтелгәненә игътибар итегезче. Үзегез укыйсызмы?
Айрат: Әйе. «Хуҗабыз аларны хөкем иткәч, алар мәңгегә юк ителәчәк, шулай итеп алар аның алдыннан алыначаклар, һәм ул аларга үзенең бөек кодрәте белән инде булышмаячак».
Марат: Шулай итеп, күргәнегезчә, Айрат, явыз кешеләр өчен өмет юк, чөнки Аллаһы аларны мәңгегә юк итәчәк. Алар киләчәктә яшәмәячәкләр.
Айрат: Монда шулай язылган булса да, минем уйлавымча бу гаделсез. Һәр кеше үлә. Бик явыз кешеләр кырысрак җәзага лаек түгелме соң?
Гаделлек нәрсәне таләп итә?
Марат: Сезнең өчен гаделлек мөһим, күрәсең.
Айрат: Әйе, шулай.
Марат: Сез мактауга лаек. Чыннан да, кешеләрнең нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен аера белү сәләте бар, чөнки Аллаһы безне шулай барлыкка китергән. Ул да гаделлек турында бик нык кайгырта. Әмма дин әһелләре Аллаһы кешеләрне утлы тәмугта җәзалый дип өйрәткәндә, алар Аллаһыны бик гаделсез итеп күрсәтә.
Айрат: Сезнең нәрсә әйтәсегез килә?
Марат: Бер мисал карап китик. Сез Изге Язмаларда язылган Адәм белән Хаува турында беләсезме?
Айрат: Әйе. Аллаһы аларга бер агачтан җимешне ашарга ярамый дип әйткән, әмма алар тыңламаган.
Марат: Дөрес. Әйдәгез Изге Язмаларда нәрсә язылганын карап чыгыйк. Моның турында Яратылыш 2:16, 17 дә әйтелгән: «Аңа әйтте: „Бакчадагы теләгән һәр агачның җимешен ашарга рөхсәт, әмма яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашама, чөнки ул агачның җимешен ашаган көнне үк мотлак үләчәксең“,— диде». Шулай итеп, Аллаһы Адәм тыелган җимешне ашаса, нәрсә булачак дип әйткән?
Айрат: Ул Адәм үләчәк дип әйткән.
Марат: Дөрес. Уйлап кына карагыз: Адәмнең гөнаһы аркасында бөтен кешелек гөнаһлы булып туа башлаганa. Һәм хәтта бу очракта да Аллаһы утлы тәмугта җәза бирүе турында берәр нәрсә әйткәнме?
Айрат: Юк.
Марат: Әмма Адәм белән Хаува мәңге газап чигү куркынычы астында булса, Аллаһы аларны моның турында кисәтмәс идеме? Бу гадел һәм мәхәббәт күрсәтү булмас идеме?
Айрат: Әйе, шулай.
Марат: Карагыз, Адәм белән Хаува гөнаһ кылганнан соң, Аллаһы нәрсә дип әйткән. Яратылыш 3:19 ны укып китә алмассызмы?
Айрат: Ярар. «Яратылмыш туфрагыңа кире әйләнеп кайтканчыга кадәр син ашар икмәгеңне маңгай тирен түгеп табарсың. Чөнки син үзең туфрак, туфрактан яратылдың һәм янә туфракка әвереләчәксең».
Марат: Рәхмәт. Аллаһы сүзләре буенча, Адәм үлгәч, аның белән нәрсә булырга тиеш булган?
Айрат: Аллаһы Адәм янә туфракка әвереләчәк дигән.
Марат: Дөп-дөрес. Ризалашырсыздыр: янә әверелү элеккеге хәлгә кайту дигәнне аңлата.
Айрат: Әлбәттә.
Марат: Һәм Аллаһы аны барлыкка китерер алдыннан Адәм кайда булган?
Айрат: Ул булмаган.
Марат: Дөрес. Һәм сез игътибар иткәнсездер: Аллаһының хөкемендә утлы тәмуг турында искә алынмый. Адәмгә ул кире яратылган туфрагына кайтарылачак дип әйтү, ә чынында аны утлы тәмугка җибәрү Аллаһы ягыннан гадел булыр идеме?
Айрат: Юк, бу гадел булмас иде.
Иблис Аллаһы ихтыярын үтиме?
Марат: Утлы тәмуг тәгълиматы турында безгә шулай ук тагын бер нәрсәне карап чыгарга кирәк.
Айрат: Нәрсәне?
Марат: Кешеләр фикеренчә, утлы тәмугта кем хуҗа? Кем кешеләрне җәфалый?
Айрат: Иблис.
Марат: Әмма Иблис — Аллаһының төп дошманы бит. Аллаһы кешеләрне утлы тәмугка Иблис җәфаласын өчен җибәрә икән, бу Аллаһы белән Иблис бергә эш итә икәнен аңлатмыймы?
Айрат: Хмм. Минем моның турында беркайчан да уйланганым юк иде.
Марат: Моны мондый мисал аша аңлап була. Сезнең балаларыгыз бармы?
Айрат: Әйе, минем улым бар. Аңа яңа гына 15 яшь тулды.
Марат: Күз алдыгызга китерегез: сезнең улыгыз бик фетнәчел булып китә. Ул сезне борчуга салган күп начарлык эшли. Сез нишләрсез?
Айрат: Мин аны төзәтергә тырышырмын.
Марат: Сез аңа үзгәрергә кат-кат булышырсыз дип уйлыйм.
Айрат: Нәкъ шулай.
Марат: Ләкин тырышлыкларыгызга карамастан ул сезнең сүзләрегезне кире кага ди. Шул вакытта сез җәза бирмичә бүтән чарагыз юк дип уйларга мөмкин.
Айрат: Әйе.
Марат: Әмма улыгызны начарлыкка явыз кеше этәрә икәнен белсәгез, сез моңа ничек карарсыз?
Айрат: Мин моңа күз йоммас идем.
Марат: Ә хәзер әйтегезче: явыз, әхлаксыз кешенең улыгызга начар яктан тәэсир иткәнен белә торып, сез шул кешедән улыгызга җәза бирүен сорарсызмы?
Айрат: Әлбәттә, юк. Бу акылсыз булыр.
Марат: Шулай булгач, Аллаһының явыз кешеләргә тәэсир итүче Шайтан Иблистән шул кешеләргә җәза бирүен соравы акыллы булыр идеме?
Айрат: Минемчә, юк.
Марат: Утлы тәмуг турында әйткәндә, әгәр дә Аллаһы явызларның җәза алуын теләсә, Аллаһының төп дошманы Иблис Аллаһының теләкләрен үтәр идеме һәм аларны җәфалар идеме?
Айрат: Минем моның турында беркайчан да уйланганым юк иде.
Йәһвә бөтен явызлыкны юк итәчәк
Марат: Без шуңа ышана алабыз: Аллаһы үзгәрми торган явызларга каршы чыгачак. Мин сезгә бу сорауны ачыклаучы Изге Язмалардан соңгы өзекне күрсәтмәкче идем. Мәдхия китабы 36:9. Сез укып китә алмассызмы?
Айрат: «Яманлык эшләүчеләр юкка чыгарылырлар шул, Ходайга өмет итүчеләр җирне мирас итеп алырлар».
Марат: Рәхмәт. Сез Йәһвә Аллаһы яманлык кылучылар белән нәрсә эшләячәк икәненә игътибар иттегезме?
Айрат: Монда Аллаһы аларны юкка чыгарачак дип әйтелә.
Марат: Дөрес. Икенче төрле әйткәндә, ул аларны мәңгегә юк итәчәк. Әмма яхшылык эшләүчеләр — «Ходайга өмет итүчеләр» — җирдә мәңге яшәп шатлык табачаклар. Әлбәттә, сезнең сораулар туарга мөмкин. Мәсәлән, ни өчен Аллаһы баштан ук кешеләрне начар эшләр кылудан туктатмаган? Һәм әгәр дә ул чыннан да явыз кешеләргә җәза бирергә ниятли икән, ни өчен ул моны әле һаман эшләмәгән?
Айрат: Кызык сораулар.
Марат: Мин сезгә икенче тапкыр Изге Язмалардан җавапларны күрсәтә алам.
Айрат: Ярый.
a Римлыларга 5:12 не карагыз.