Игътибарыгызны читкә юнәлтмичә Йәһвәгә хезмәт итегез
«Мәрьям Хуҗаның аяк очына утырып, аның [Гайсәнең] сүзләрен тыңлап утырганда, Марта табын әзерләп мәшәкатьләнеп йөри иде» (ЛҮК 10:39, 40).
1, 2. Ни өчен Гайсә Мартаны яраткан, һәм аның камил булмаганы нәрсәдән күренә?
ИНҖИЛДӘ искә алынган Марта турында уйланганда, сез аны нинди кеше итеп күз алдына китерәсез? Марта Гайсәнең яраткан якын дусларының берсе булган. Гайсә шулай ук Аллаһыга тугры булган башка хатын-кызларны да, мәсәлән, үзенең җирдәге әнисе Мәрьямне һәм Мартаның сеңелесен Мәрьямне риясыз ярату белән яраткан һәм аларга хөрмәт күрсәткән (Яхъя 11:5; 19:25—27). Ни өчен Марта Гайсәнең яраткан дусты булган?
2 Гайсә Мартаны аның кунакчыллыгы һәм тырыш кеше булганы өчен генә түгел, ә аның рухи карашлы булганы өчен дә яраткан. Ул Гайсәнең өйрәтүләренә чын-чынлап ышанган. Марта Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булуына бер дә шикләнмәгән (Яхъя 11:21—27). Шул ук вакытта ул безнең кебек үк камил булмаган. Бер көнне Гайсә аның йортына кунакка килгән. Шунда бер хәл килеп чыккан, һәм Марта моның турында Гайсәгә әйтергә булган, чөнки, аның күзлегеннән, Мәрьям дөрес эш итмәгән. Марта: «Хуҗам, сеңелем бөтен эшне миңа гына калдырды, әллә сиңа барыберме? Әйт әле аңа, миңа булышсын»,— дип әйткән. (Лүк 10:38—42 укы.) Бу очрактан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
МАРТА ИГЪТИБАРЫН ЧИТКӘ ЮНӘЛТКӘН
3, 4. Ничек Мәрьям «яхшырагын» сайлаган, һәм Марта нинди сабак алган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
3 Гайсә Марта белән Мәрьямнең кунакчыллыгы өчен рәхмәтле булган һәм шул вакытны аларны кыйммәтле хакыйкатьләргә өйрәтер өчен кулланырга теләгән. Мәрьям Бөек Остаздан өйрәнү мөмкинлегеннән файдаланган һәм «Хуҗаның аяк очына утырып, аның сүзләрен тыңлап утырган». Марта да шулай эшли алган. Гайсә Мартаны бар игътибарын аңа туплаганы өчен һичшиксез мактар иде.
4 Әмма Марта затлы ризык әзерләп һәм, Гайсәгә мөмкин кадәр уңайлырак булсын дип, башка өй эшләрен дә башкарып йөргән. Бар бу эшләр белән мәшгуль булып Марта артык мәшәкатьләнгән һәм аның Мәрьямгә ачуы чыккан. Гайсә Мартаның мәш килүен күреп, аңа йомшак кына: «Марта, Марта, син күп нәрсә турында борчыласың һәм мәшәкатьләнеп йөрисең»,— дип әйткән. Аннары ул бер төрле ризык та җитәрлек дигән. Шунда Гайсә игътибарын Мәрьямгә юнәлтеп: «Мәрьям исә яхшырак өлешне сайлады, һәм ул аннан алынмас»,— дип, аны аклаган. Озакламый Мәрьям шул кичне нәрсә ашаганын оныткандыр да, әмма Гайсәнең мактау сүзләрен һәм бар игътибарын Гайсәгә туплап алган рухи үгет-нәсыйхәтне ул беркайчан да онытмагандыр. 60 елдан артык вакыт үткәч, рәсүл Яхъя болай дип язган: «Гайсә Мартаны, Мәрьямне... ярата иде» (Яхъя 11:5). Бу Аллаһы тарафыннан рухландырылган сүзләрдән күренгәнчә, Марта Гайсәнең үгетенә колак салган һәм гомере буе Йәһвәгә тугры хезмәт иткән.
5. Хәзерге дөньядагы тормыш Изге Язмалар язылган чордагы тормыштан ничек аерылып тора, һәм нинди сорау туа?
5 Игътибарны читкә юнәлдерүче нәрсәләр турында әйткәндә, бүгенге дөнья Изге Язмалар язылган чордагы дөньядан нәрсә белән аерылып тора? «Моңа кадәр кешелекнең шулкадәр күп элемтә чаралары, югары тизлектә бастыра торган машиналар, төсле-төсле рәсемле журналлар, радио, кино, телевидение булмаган. [...] Бүген боларның барысы һәр көн яңа нәрсәләр белән игътибарыбызны читкә юнәлдереп тора... [...] Күптән түгел генә без Мәгърифәт чорында яшәвебезгә шатлана идек. Әмма хәзерге вакыт игътибарны читкә юнәлдерүче чорга әйләнә бара». Бу сүзләр 60 елдан артык вакыт элек Кушма Штатлардагы студентлар төркеменә әйтелгән булган. 1958 елның 15 сентябрь санындагы «Күзәтү манарасы»нда (ингл.) болай дип әйтелгән булган: «Бу дөнья үз ахырына якынлаша барган саен, игътибарны читкә юнәлдерүче нәрсәләрнең саны, күрәсең, арта барачак». Әйе, бу сүзләр хак булып чыккан! Шуңа күрә мондый мөһим сорау туа: мөһим булмаган эшләр игътибарыбызны читкә юнәлтмәсен өчен һәм, Мәрьямнән үрнәк алып, күзләребезне рухи нәрсәләргә төбәр өчен, нәрсә эшләргә?
ДӨНЬЯДАН ӨЛЕШЧӘ ГЕНӘ ФАЙДАЛАНУ
6. Йәһвә халкы дөньядагы технологияләрне ничек куллана?
6 Аллаһы оешмасының җирдәге өлеше хак гыйбадәт кылуны тарату өчен һәрвакыт дөньядагы технологияләрне кулланган. Мәсәлән, Беренче бөтендөнья сугышына хәтле һәм шул сугыш вакытында алар төсле фотосурәтләр һәм кинокадрлардан торган тавышлы «Барлыкка китерү турында фотодрама» күрсәткән. Бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше аны карап юаныч тапкан. Бу фотодраманың ахырында Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында булачак тыныч тормыш күрсәтелгән булган. Соңрак Патшалык хакындагы хәбәр радио аша тапшырылган булган, һәм бөтен җир буенча миллионлаган кеше аны ишетә алган. Бүген яхшы хәбәрне тарату өчен компьютер технологияләре һәм Интернет киң кулланыла. Алар ярдәмендә яхшы хәбәр хәтта ерак урнашкан утрауларга һәм дөньяның һәр почмагына ирешә.
Әллә ни мөһим булмаган эшләр рухи эшләребезгә комачауламасын (7 нче абзацны кара.)
7. а) Ни өчен дөньядан тулысынча файдалану куркыныч? ә) Безнең өчен иң мөһиме нәрсә булырга тиеш? (Искәрмәне кара.)
7 Изге Язмалар безне дөнья тәкъдим иткән нәрсәләрдән тулысынча файдалану куркыныч дип кисәтә. (1 Көринтлеләргә 7:29—31 укы.) Хобби, китап уку, телевизор карау, сәяхәт итү, кибет витриналарын карап йөрү һәм иң соңгы электрон җайланмаларга я кыйммәтле әйберләргә ия булырга омтылу үзеннән-үзе начар булмаса да, мәсихче моның барысына чиктән тыш күп вакыт сарыф итәргә мөмкин. Күпләр еш кына социаль челтәрләр аша аралаша, СМСлар, электрон почта аша хатлар җибәрә, соңгы яңалыклар белән таныша һәм спорт тапшырулары карый. Әмма моның барысы күп вакытыбызны урлый ала һәм без хәтта болар белән мавыгып китәргә мөмкинa (Вәг. 3:1, 6). Мөһим булмаган нәрсәләргә китәчәк вакытыбызны чикләмәсәк, без иң мөһиме турында — Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбыз турында онытырга ихтимал. (Эфеслеләргә 5:15—17 укы.)
8. Ни өчен «дөньядагы нәрсәләрне... яратмагыз» дигән киңәшкә колак салу үтә мөһим?
8 Шайтан, бу дөнья игътибарыбызны җәлеп итсен өчен һәм читкә юнәлтсен өчен, бар тырышлыкларын куя. Беренче гасырда шулай булган, ә бүген бу тагы да ачыграк (2 Тим. 4:10). Шуңа күрә безгә мондый киңәшкә колак салырга кирәк: «Дөньядагы нәрсәләрне... яратмагыз». Бу киңәш буенча яшибезме, юкмы икәнен һәрвакыт үз-үзебезне тикшереп, тиешле үзгәрешләр ясасак, игътибарыбыз читкә юнәлмәс һәм «Атаны яратуыбыз» үсә барыр. Ә бу үз чиратында безгә Аллаһы ихтыярын үтәргә һәм аның мәхәббәтендә мәңге калырга булышыр (1 Яхъя 2:15—17).
КҮЗЛӘРЕГЕЗ ГАДИ БУЛСЫН
9. Гайсә үз шәкертләрен игътибарны нәрсәгә тупларга өйрәткән һәм бу яктан нинди үрнәк калдырган?
9 Гайсәнең Мартага ипле генә биргән киңәше үз өйрәтүләренә һәм яшәү рәвешенә тулысынча туры килгән. Ул үз шәкертләрен күзләрен «гади» килеш сакларга һәм шулай итеп Патшалык эшләрен беренче урынга куярга өндәгән. (Маттай 6:22, 33 укы.) Гайсә бу яктан искиткеч үрнәк күрсәтеп, гади тормыш алып барган. Аның үз йорты я җире булмаган (Лүк 9:58; 19:33—35).
10. Гайсә үзенең хезмәте башында нинди үрнәк күрсәткән?
10 Гайсәнең җирдәге тормышында игътибарны Йәһвәгә хезмәт итүдән читкә юнәлтә алган күп кенә хәл-вакыйгалар булган. Әмма ул беркайчан да моңа юл куймаган. Мәсәлән, үзенең хезмәте башында ул Кәпернаумда кешеләрне өйрәтеп, могҗизалар кылганнан соң, халык аны үз шәһәрендә калуын үтенгән. Гайсә бу кызыктыргыч тәкъдимгә ничек караган? Ул болай дигән: «Мин башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итәргә тиешмен, чөнки мин шуның өчен җибәрелдем дә» (Лүк 4:42—44). Вәгазьләп һәм кешеләрне өйрәтеп, Гайсә Палестина җирен аркылыга-буйга йөреп чыккан. Камил булса да, аның бар кешеләргә хас ихтыяҗлары булган, һәм Аллаһыга җан-тән белән хезмәт иткәнгә, ул кайвакыт бик нык арыган (Лүк 8:23; Яхъя 4:6).
11. Гаиләсендә бәхәсле сорау туган бер кешегә Гайсә нәрсә әйткән, һәм Гайсә нәрсә турында кисәткән?
11 Соңрак, Гайсә үз шәкертләрен каршылыкларга дучар булганда үзләрен ничек тотарга кирәк икәнлегенә өйрәткәндә, бер кеше аның сүзен бүлдереп: «Остаз, абыема әйтче, атабыз калдырган мирасны минем белән бүлешсен әле»,— дигән. Әмма Гайсә бу бәхәскә кушылмаган. Ул: «Сезне хөкем итәргә яки малыгызны бүләргә мине кем билгеләгән?» — дип җавап биргән. Аннары Гайсә өйрәтүен дәвам итеп, үз тыңлаучыларын материаль әйберләргә омтылу Аллаһыга хезмәт итүдән игътибарларын читкә юнәлтә ала дип кисәткән (Лүк 12:13—15).
12, 13. а) Гайсәнең үлеменә аз вакыт калганда яһүдләр диненә күчкән кайбер грекларны нәрсә кызыксындырган? ә) Үз игътибарын читкә юнәлтмәс өчен, Гайсә нәрсә эшләгән?
12 Гайсә тормышының соңгы атнасы бик авыр булган (Мат. 26:38; Яхъя 12:27). Аңа күп эш башкарырга туры килгән. Өстәвенә, ул хурлыклы мөгамәлә кичерергә һәм ахыр чиктә рәхимсез итеп үтерелергә тиеш булган. Мәсәлән, б. э. 33 елының 9 нисанында, якшәмбе көнне нәрсә булганын карап чыгыйк. Алдан әйтелгәнчә, Гайсә ишәккә атланып, Иерусалимга кергән һәм кешеләр аны: «Йәһвә исеме хакына Патша булып Килүче фатихалы!» — дип каршы алган (Лүк 19:38). Киләсе көнне Гайсә гыйбадәтханәгә кереп, Аллаһы йортына килүче яһүдләр исәбенә баеган комсыз сатучыларны кыюлык белән куып чыгарган (Лүк 19:45, 46).
13 Иерусалимга килгән кешеләр арасында яһүдләр диненә күчкән греклар да булган. Алар Гайсәнең кылган эшләрен күреп, таң калган һәм рәсүл Филипне Гайсә белән очрашуны оештырырга үтенгән. Әмма мөһимрәк эшләре булганга, Гайсә моңа ризалашмаган. Ул Аллаһы дошманнары тарафыннан корбан үлеменнән качарга теләп, кешеләр арасында үзенә дан эзләмәгән. Шуңа күрә үзенең тиздән үләчәген исләренә төшергәч, Гайсә Әндри белән Филипкә: «Үз җанын яратучы аны һәлак итәр, ә бу дөньяда үз җанын нәфрәт итүче аны мәңгелек тормыш өчен саклар»,— дигән. Грекларның кызыксынуларын канәгатьләндерер урынына, ул аларга үзенең фидакарь үрнәгенә иярергә киңәш итеп: «Миңа хезмәт итүчене Атам ихтирам итәр»,— дигән. Һичшиксез, Филип ул кешеләргә бу дәртләндерүче сүзләрне җиткергән (Яхъя 12:20—26).
14. Вәгазьләү эше Гайсәнең тормышында беренче урында булса да, ул нәрсә турында онытмаган?
14 Гайсә бернәрсәгә дә үз игътибарын төп максатыннан — яхшы хәбәрне вәгазьләүдән читкә юнәлтергә юл куймаган. Шулай да бу ул һәрвакыт хезмәт турында гына уйлап йөргән дигәнне аңлатмый. Ул, ким дигәндә, бер туй мәҗлесендә булган һәм хәтта суны шәрабка әйләндереп, бу вакыйганың шатлыклы үтүенә үз өлешен керткән (Яхъя 2:2, 6—10). Гайсә шулай ук якын дусларының һәм яхшы хәбәрне тыңлаган кешеләрнең кичке ашка чакыруларын кабул иткән (Лүк 5:29; Яхъя 12:2). Ә иң мөһиме, Гайсә дога кылу, берүзенә генә калып уйлану һәм ял итеп алу өчен еш кына вакыт бүлеп куйган (Мат. 14:23; Марк 1:35; 6:31, 32).
«ҺӘР ЙӨГЕБЕЗНЕ... АЛЫП ТАШЛЫЙК»
15. Рәсүл Паул мәсихчеләргә нинди киңәш биргән һәм нинди үрнәк калдырган?
15 Рәсүл Паул мәсихченең тормыш юлын ярыш юлы белән чагыштырып, болай дигән: «Һәр йөгебезне... алып ташлыйк». (Еврейләргә 12:1 укы.) Паул үзе ничек өйрәткән булса, шулай яшәгән дә. Ул үзенә байлык, дан китерә алган яһүд динендәге карьерасыннан баш тарткан. Паул үз игътибарын мөһимрәк булган нәрсәләргә туплаган һәм Сурия, Кече Азия, Македония һәм Яһүдия җирләрендә вәгазьләп, Аллаһы ихтыярын үтәгән. Үзенең күктә мәңге яшәү өмете турында Паул: «Үткәндәгеләрне онытып һәм алдагыларына талпынып, мин үз максатыма, ягъни Аллаһының бүләген — күкләрдәге тормышны алырга омтылам»,— дип язган (Флп. 1:10; 3:8, 13, 14). Паул үзенең буйдак булуыннан тулысынча файдаланган һәм «Хуҗабызга өзлексез, бирелеп», игътибарын читкә юнәлтмичә хезмәт итүдә уңышлы булган (1 Көр. 7:32—35).
16, 17. Никахтамы без, юкмы, һәрберебез Паул үрнәгенә ничек иярә ала? Мисал китерегез.
16 Бүген Аллаһының кайбер хезмәтчеләре, Паул кебек, Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәр өчен, никахка кермәскә була (Мат. 19:11, 12). Никахта булган мәсихчеләрнең гадәттә гаилә вазифалары күбрәк. Әмма никахтагылар да, никахта булмаганнар да үз өсләреннән «һәр йөген» алып ташлап, игътибарларын Аллаһыга хезмәт итүгә тулысынча туплый ала. Аллаһыга хезмәт итүгә күбрәк вакыт бүлеп куяр өчен, безгә кайчак вакытыбызны урлый торган гадәтләребезне бераз үзгәртергә туры килер.
17 Уэльстан булган Марк белән Клэр исемле ирле-хатынлының мисалын карап чыгыйк. Мәктәпне тәмамлагач, алар икесе дә пионер хезмәтен башлаган һәм өйләнешкәннән соң да аны дәвам иткән. «Халыкара төзү эшендә катнашыр өчен, без өч бүлмәле йортыбызны сатып һәм көненә берничә сәгатьлек булган эшебезне калдырып, тормышыбызны гадиләштердек»,— дип сөйли Марк. Соңгы 20 ел дәвамында алар Африканың төрле илләрендә Патшалык Залларын төзергә булышкан. Бервакыт аларның 15 доллар акчасы гына калган, әмма Йәһвә алар турында кайгырткан. «Һәр көнне Йәһвәгә хезмәттә үткәрү,— дип әйтә Клэр,— безгә зур канәгатьлек китерә. Шушы вакыт эчендә без бик күп дусларга ия булдык һәм без бернәрсәгә дә мохтаҗ булмадык. Йәһвәгә биргән кечкенә генә нәрсәбез тулы вакытлы хезмәтебез белән һич тә чагыштырмаслык». Тулы вакытлы хезмәттә катнашкан башка күп кардәшләр дә шундый ук хисләр кичерәb.
18. Безгә нинди сораулар турында уйланырга кирәк?
18 Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Әллә ни мөһим булмаган эшләр аркасында Патшалык эшләрен инде ашкынып башкармаганыбызны сизсәк, нәрсә эшләргә? Мәсәлән, Изге Язмаларны шәхси рәвештә укуның һәм өйрәнүнең сыйфатын яхшыртырга була. Ничек итеп? Киләсе мәкаләдә моның турында сүз барачак.
a «Аңсыз кеше һәр ишеткән сүзгә ышаныр» дигән мәкаләне кара.
b Шулай ук Сандерсон Хейден белән Мелодиның тәрҗемәи хәлен дә карагыз («Күзәтү манарасы» (рус) 2006 ел, 1 март, 12—16 б.). Тулы вакытлы хезмәтне башлар өчен, алар Австралиядәге табышлы бизнесын саткан. Индиядә миссионерлар булып хезмәт иткәндә аларның акчалары беткәч, моның нәрсә белән тәмамланганын белегез.