20 нче җыр
Безнең очрашуларны фатихала
1. Очрашуларга фатиха,
Йәһвә, синнән сорыйбыз.
Рухың безнең белән булсын,
Сиңа рәхмәт укыйбыз.
2. Гыйбадәтебез саф булсын,
Бирче безгә өйрәтү.
Сүзең йөрәкләрдә булсын,
Күңелгә сал ярату.
3. Тынычлык, бердәмлек биреп,
Йәһвә фатихаласын.
Сүзләребез, эшләребез
Аллаһыны данласын.
(Мәд. 21:23; 33:4; Ишаг. 50:4 не дә кара.)