УКУЧЫЛАРНЫҢ СОРАУЛАРЫ
Мәдхия 36:25 һәм Маттай 6:33 тә язылган сүзләр мәсихченең беркайчан да ач булмаячагын аңлатамы?
Давыт: «Гадел кешене ташлап киткәннәрен, аның нәселенең икмәк соранып йөргәнен күрмәдем»,— дип язган. Ул шулай итеп үз тормыш тәҗрибәсен гомумиләштереп нәтиҗә ясаган. Ул Аллаһы кешеләрне һәрвакыт кайгыртып тора икәнен яхшы белгән (Мәд. 36:25). Әмма Давытның сүзләре Йәһвә хезмәтчеләренең берсенең дә мохтаҗлыкта булмаганын я булмаячагын аңлатмый.
Давытның да бик авыр шартларда яшәгән чаклары булган. Мәсәлән, андый хәл Давыт Шаулдан качып йөргәндә булган. Давытның ризыгы аз булганга, ул үзе өчен һәм аның белән булган кешеләр өчен икмәк сораган (1 Иш. 21:1—6). Ул чакта Давыт «икмәк соранып йөргән». Әмма бу авыр шартта ул Йәһвәнең үзен калдырмаганын белгән. Давытның, исән калыр өчен, кирәкле ризыкны инәлеп сораганы турында Изге Язмаларның бер җирендә дә язылмаган.
Гайсә Маттай 6:33 тә: «Алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм моның барысы [шул исәптән ризык һәм кием] сезгә бирелер»,— дип әйткән. Шулай итеп ул безне ышандырган ки, Патшалыкны беренче урынга куйган тугры хезмәтчеләрнең ихтыяҗларын Аллаһы кайгырта. Әмма Гайсә аның «кардәшләре», эзәрлекләүләргә дучар булганга, ачлыктан интегергә мөмкин дигән (Мат. 25:35, 37, 40). Мәсәлән, рәсүл Паул андый хәлдә булган. Ул кайчак ачлык һәм сусау кичергән (2 Көр. 11:27).
Йәһвә без төрле эзәрлекләр кичерербез дип әйтә. Ул, без гаепләүче Иблискә җавап бирсен өчен, бөлгенлеккә төшүебезгә юл куя ала (Әюб 2:3—5). Мәсәлән, имандашларыбызның кайберләре, нацистларның концлагерьларында утырган кардәшләр кебек, эзәрлекләүләр аркасында куркыныч астында булган. Җитәрлек ризыктан мәхрүм итү — Иблис Йәһвә Шаһитләренең сафлыкларын бозар өчен кулланган бер ысул. Тугры Шаһитләр Йәһвәгә тыңлаучан булып калган, һәм ул аларны ташламаган. Ул аларга, бар мәсихчеләргә төрле сынауларга дучар булырга рөхсәт иткән кебек, бу сынауларга очрарга рөхсәт иткән. Ләкин Йәһвә үз исеме хакына газап чиккән бар кешеләргә һичшиксез ярдәм итеп тора (1 Көр. 10:13). Без Филипиялеләргә 1:29 дагы сүзләрне исебездә тотыйк: «Сез Мәсихкә иман итүгә генә түгел, ә аның хакына газап чигүгә дә лаек булдыгыз».
Йәһвә үз хезмәтчеләре белән бергә булырга вәгъдә итә. Мәсәлән, Ишагыйя 54:17 дә болай диелә: «Сиңа каршы ясалган бер корал да уңышлы булмаячак». Бу һәм моңа охшаш башка вәгъдәләр дә Аллаһы халкының, гомумән алганда, куркынычсызлыкта булачагына ышандыра. Әмма, аерым алганда, мәсихченең сынаулар кичерүе ихтимал, аңа хәтта үлем куркынычы да янарга мөмкин.