Сораулар рамкасы
◼ Рухи яктан уңышлар ясаган өйрәнүче белән күпме вакыт дәвамында өйрәнергә кирәк?
Рухи яктан уңышлар ясаган өйрәнүче белән ике китапны тәмамлаганчы өйрәнсәк, яхшырак булыр. Өйрәнүче бу китапларны тәмамлаганчы суга чумдырылса да, шул ук тәртип буенча эш итәргә кирәк. Ул суга чумдырылган булса да, вакытны, кабат килүне һәм өйрәнүне хезмәт отчетыңа язып була. Синең белән бергә булган һәм өйрәнүдә катнашкан вәгазьче шулай ук вакытны үз отчетына яза ала.
Яңаларга, Изге Язмаларны өйрәнүен тәмамлаганчы, хакыйкатьтә ныгырга кирәк. Аларга Гайсә Мәсихтә «тамыр җәергә» һәм үзләренең проблемаларына каршы торыр өчен «иман буенча ныгырга» кирәк (Көл. 2:6, 7; 2 Тим. 3:12; 1 Пет. 5:8, 9). Моннан тыш, аларның, башкаларны оста өйрәтер өчен, «хакыйкатьнең төгәл белеме» булырга тиеш (1 Тим. 2:4, ЯД). Без, өйрәнүчеләребез белән ике китапны өйрәнеп, аларга тормышка алып баручы юлда ныгырга ярдәм итәбез (Мат. 7:14).
Берәр вәгазьчегә суга чумдырылу үтәргә рөхсәт итәр алдыннан өлкәннәргә бу вәгазьченең Изге Язмаларның төп тәгълиматларын дөрес аңлаганын һәм алар буенча яшәгәнен ачыкларга кирәк. Ә беренче китап буенча өйрәнүен әле тәмамламаган вәгазьчегә суга чумдырылырга рөхсәт итәр алдыннан, өлкәннәргә ул суга чумдырылу үтәргә әзерме-юкмы икәненә аеруча игътибар итәргә кирәк. Берәр өйрәнүче суга чумдырылырга әлегә әзер булмаса, өлкәннәр аның киләчәктә суга чумдырылу үтәргә әзер булсын өчен кирәкле белем алуы турында кайгыртсын («Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылганнар» (рус), 216 б., өстәмә исеменнән башлап 218 битнең азагына кадәр).
[2 биттәге сүзләр]
Яңаларга хакыйкатьтә ныгырга кирәк