Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w17 август 32 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Мәрьям, кияүдә булмаса да, авырлы
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Ул уйланган һәм нәтиҗәләр ясаган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • «Мин — Йәһвәнең колы!»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Кияүдә булмаса да, авырлы
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
w17 август 32 б.

Укучыларның сораулары

Ни өчен Маттай һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрләрдә Гайсәнең кечкенә чагы төрлечә тасвирлана?

Гайсәнең тууы һәм кечкенә чагы белән бәйле вакыйгаларны Маттай белән Лүк төрлечә тасвирлаган, чөнки Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр бу вакыйгаларны төрле күзлектән чыгып язган.

Маттай Йосыф белән бәйле булган хәлләрне тасвирлый. Ул Йосыфның, Мәрьямнең йөкле булганын белгәч, беренче реакциясе нинди булганы турында, фәрештәнең үзенә төштә нәрсә әйткәне һәм шуннан соң Йосыфның ничек эш иткәне турында яза (Мат. 1:19—25). Маттай шулай ук фәрештәнең Йосыфка үз гаиләсе белән Мисырга качарга хәбәр иткәне, бүтән бер төшендә фәрештәнең Йосыфка Исраил җиренә кайтырга кушканы һәм аның үз гаиләсе белән ничек Насара шәһәренә урнашканы турында сөйли (Мат. 2:13, 14, 19—23).

Лүк исә күбесенчә Мәрьям белән бәйле булган хәлләрне тасвирлый. Ул Мәрьям янына Җәбраил фәрештәнең җибәрелгәне, аның үз туганы Илисәбәт янына барганы һәм Йәһвәгә белдергән мактаулары турында яза (Лүк 1:26—56). Лүк шулай ук Шимонның Мәрьямгә Гайсәнең киләчәктә газаплар кичерәчәге турында әйткән сүзләрен китерә. Аннары Лүк 12 яшьлек Гайсәнең үз ата-анасы белән гыйбадәтханәгә барган очракны тасвирлый. Хәтта шушы хәбәрдә дә Лүк Йосыфның сүзләрен түгел, ә Мәрьямнең сүзләрен китерә. Ул шулай ук Мәрьямнең шул чакта кичергән тирән кичерешләре турында яза (Лүк 2:19, 34, 35, 48, 51). Лүк бәян иткән хәбәрнең беренче ике бүлегендә Мәрьямнең исеме — 17 тапкыр, ә Йосыфның исеме 4 тапкыр гына телгә алына. Шулай итеп, Маттай күбесенчә Йосыфның борчуларын һәм эшләрен, ә Лүк Мәрьямнең уй-фикерләрен һәм кичерешләрен тасвирлап яза.

Гайсәнең шәҗәрәсе дә Инҗилнең ике китабында бер-берсеннән аерылып тора. Маттай, Йосыфның ата-бабаларын санап үтеп, Гайсәнең, үги угыл буларак, Давыт тәхетенә утырырга законлы хокукы барлыгын күрсәткән. Ни өчен Гайсәнең законлы хокукы булган? Чөнки Йосыф Давыт патшаның улы Сөләйманнан чыккан токым булган (Мат. 1:6, 16). Ә менә Лүк, Мәрьямнең ата-бабаларының исемнәрен китереп, Гайсәнең Давыт нәселеннән булганын күрсәтә. Гайсә «Давыт токымы» булган (Рим. 1:3). Ни өчен? Чөнки Мәрьям Давыт патшаның улы Натаннан чыккан токым булган (Лүк 3:31). Әмма ни өчен Лүк Гайсәнең шәҗәрәсендә Мәрьямне үз атасы Һелинең кызы дип язмаган? Чөнки шәҗәрәләрдә, гадәттә, ирләр генә китерелгән. Шуңа күрә Лүкнең, шәҗәрәдә Йосыфны телгә алып, аны Һелинең улы дип язганы, чынлыкта, аның Һелинең кияве булганын аңлаткан (Лүк 3:23).

Маттай белән Лүкнең китергән шәҗәрәләре Гайсәнең алдан әйтелгән Мәсих булганын ап-ачык раслый. Гайсәнең шәҗәрәсе башкаларга шулкадәр яхшы билгеле булган ки, хәтта фарисейлар белән саддукейлар да аның дөрес булуын инкяр итә алмаган. Маттай белән Лүк үз хәбәрләрендә китергән шәҗәрәләр бүген иманыбыз нигезенең бер өлеше булып тора һәм безне Аллаһы вәгъдәләренә ышанычыбызны ныгыта.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу