Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ypq сорау 7 21-23 б.
  • Мине якынлык кылырга тартсалар, нишләргә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мине якынлык кылырга тартсалар, нишләргә?
  • Яшьләрнең 10 соравына җавап
  • Охшаш мәкаләләр
  • Әгәр яшьтәшләрең сине җенси мөнәсәбәтләргә керергә этәрсә?
    Яшьләрнең сораулары
  • Җенси мөнәсәбәтләргә карашымны ничек аңлатырга?
    Яшьләрнең сораулары
  • Ораль секс чыннан да секс булып саналамы?
    Яшьләрнең сораулары
  • Балаларыгызны әхлак нормаларына өйрәтегез
    Күзәтү манарасы 2011 ел
Күбрәк карарга
Яшьләрнең 10 соравына җавап
ypq сорау 7 21-23 б.
Бер кыз егетнең әхлаксыз тәкъдимен икеләнмичә кире кага

7 НЧЕ СОРАУ

Мине якынлык кылырга тартсалар, нишләргә?

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Якынлык кылу белән бәйле карарың бөтен тормышыңа тәэсир итәчәк.

СИН НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕҢ?

Күз алдыңа китер: Гөлшат Рамил белән ике ай гына аралаша, әмма ул аны гомере буе белгән төсле. Алар көн дә языша, сәгатьләр буе телефоннан сөйләшә һәм хәтта бер-берсен ярты сүздән аңлый! Әмма Рамилгә бу гына җитми.

Шушы ике ай эчендә Рамил белән Гөлшат нибары кулга-кул тотынып йөргән һәм кайвакыт үбешкән. Гөлшатның бу чикне узасы килми. Әмма аның Рамилне дә югалтасы килми. Аның белән булганда гына ул үзен бәхетле итеп хис итә. «Без бит бер-беребезне яратабыз...»,— дип әйтә ул үз-үзенә.

Йөрешер өчен яшең җиткән булса һәм Гөлшат урынында булсаң, син нишләр идең?

ТУКТА ҺӘМ УЙЛАН!

Чүпрәк итеп кулланылган күлмәк

Якынлык кылу — Аллаһының никахлашкан парларга гына бирелгән бүләге. Никахлашканчы якынлык кылу — бу бүләкне хөрмәт итмәү. Бу берәрсе бүләк иткән матур күлмәкне чүпрәк итеп куллануга тиң

Физик законнарны, мәсәлән, гравитация законын санга сукмасаң, бу начар нәтиҗәләргә китерәчәк. Әхлакый законнарны кире кагу турында да шуны ук әйтеп була. Мәсәлән, Изге Язмаларда: «Фәхешлектән ерак торыгыз»,— дип әйтелә (1 Тисалуникәлеләргә 4:3).

Бу әмерне үтәмәү нинди нәтиҗәләргә китерәчәк? Изге Язмаларда әйтелә: «Фәхешлек кылучы үз тәненә каршы гөнаһ кыла» (1 Көринтлеләргә 6:18). Бу чыннан да шулаймы?

Тикшерүчеләрнең сүзләре буенча, никахлашканчы якынлык кылган яшьләр еш кына мондый җимешләр татый:

  • ГАЗАП. Никахлашканчы якынлык кылган яшьләрнең күпчелеге бу адымнан соң үкенгәннәре турында әйтә.

  • ШИКЛӘР. Якынлык кылганнан соң, кыз да, егет тә уйлый башлый: «Ул тагын кем белән йоклый икән?»

  • ӨМЕТ ӨЗЕЛҮ. Кызларның күпчелегенә алардан файдаланучы түгел, ә аларны яклап торучы кеше кирәк. Күп кенә егетләрнең сүзләре буенча, әхлаксыз тәкъдимгә ризалашкан кызның яме сүрелә башлый.

  • Нәтиҗә: никахлашканчы якынлык кылсаң, син үзеңне юкка әрәм итеп, кадерле нәрсәңне югалтырсың (Римлыларга 1:24). Синең тәнең — синең байлыгың!

«Фәхешлектән ерак торырга» тәвәккәл булуыңны күрсәт (1 Тисалуникәлеләргә 4:3). Ә соңрак никахка керсәң, синең якынлык кылырга хакың булыр. Никахлашмыйча якынлык кылу газап, үкенү, шикләр тудыра һәм башка яклардан куркыныч. Никахта исә андый мөнәсәбәтләр чын бәхет китерә (Гыйбрәтле сүзләр 7:22, 23; 1 Көринтлеләргә 7:3).

СИН НИЧЕК УЙЛЫЙСЫҢ?

  • Сине чыннан да яраткан кеше синең физик һәм эмоциональ сәламәтлегеңә янап торырмы?

  • Синең турында чын-чынлап кайгырткан кеше Аллаһы белән мөнәсәбәтләреңне куркыныч астына куярмы? (Еврейләргә 13:4).

КЫЗЛАР ӨЧЕН ГЕНӘ

Уйланып утырган кыз

Күп кенә егетләрнең якынлык кылган кызлары белән өйләнешәсе килми. Ни өчен? Чөнки алар сафлыгын саклаган кешене эзли!

Бәлки, бу сине гаҗәпләндергәндер я хәтта ачуыңны чыгаргандыр. Алай булса, шуны бел: фильмнар һәм телетапшырулар яшьләр арасындагы җенси мөнәсәбәтләргә реклама ясый, моны зыянсыз күңел ачу я хәтта чын мәхәббәт итеп күрсәтә.

Әмма беркатлы булма! Сине никахлашканчы якынлык кылуга тартмакчы булган кешеләр үз файдасын гына эзли (1 Көринтлеләргә 13:4, 5).

ЕГЕТЛӘР ӨЧЕН ГЕНӘ

Уйланып утырган малай

Берәр кыз белән йөрешәсең икән, үз-үзеңнән сора: «Мин аның турында чын-чынлап кайгыртаммы?» Кайгыртсаң, моны ничек яхшырак күрсәтеп була? Бар көчең белән Аллаһы законнарын үтәп, зирәклек белән вәсвәсә тудыра торган шартлардан качып һәм ярату белән кызның ихтыяҗларын кайгыртып.

Бу сыйфатларны күрсәтсәң, йөрешкән кызыңның хисләре әхлакый яктан саф булып калган һәм: «Кадерлем — минеке, ә мин — аныкы»,— дип әйткән Шулам кызыныкына охшаш булыр (Җырларның җыры 2:16). Башка сүзләр белән әйткәндә, ул сине күбрәк яратыр!

КИҢӘШ

Әгәр берәрсе, сине якынлыкка тартмакчы булып: «Мине яратсаң, син минем белән ятар идең»,— дисә, бер дә икеләнмичә: «Мине яратсаң, моны тәкъдим итмәс идең!» — дип әйт.

Каршы җенестәге кеше белән мөнәсәбәтләр турында әйткәндә, мондый кагыйдәне тоту яхшы булыр: әти-әниеңнең берәр нәрсә эшләвеңне күрүләрен теләмәсәң, моны эшләмә.

ПЛАН КОР

  • Берәрсе сиңа якынлык кылырга тәкъдим итсә, син ничек җавап бирер идең?

  • Нинди шартларда «юк» дип әйтү авыррак булыр?

  • Ул шартларны булдырмас өчен, нәрсә эшләргә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу