-
Ачы кайгыУяныгыз! 2018 | No. 3
-
-
КАЙГЫ ВАКЫТЫНДА ЯРДӘМ
Ачы кайгы
«Без Софияa белән 39 дан артык ел бергә яшәгәннән соң, ул дәвамлы авырудан үлде. Дусларым миңа бик ярдәм итте, үзем мин һәрвакыт эш белән мәшгуль булырга тырыша идем. Шулай да бер ел буе мин үземне бөтенләй изелгән итеп хис иттем. Кәефем тиз үзгәрә иде. Хәтта хәзер, аның үлеменнән соң якынча өч ел үткәч тә, вакыт-вакыт кинәт кенә күңелем нык әрни башлый» (Костас).
Сез дә якын кешегезне югалткан булсагыз, Костасның хисләрен аңлыйсыздыр. Кайгы кичергән кешеләрнең хисләрен тикшерүче белгечләр әйтүенчә, тормыш иптәшенең, туганның я якын дусның үлеме — иң авыр кайгыларның берсе. Психиатрия буенча бер журналда «якынының үлеме кешегә иң дәвамлы кайгы китерә һәм бу аның өчен иң зур югалту булып тора» дип әйтелә («The American Journal of Psychiatry»). Якыннарының үлеме аркасында түзә алмаслык әрнү кичергән кешеләрнең мондый сораулары туа ала: «Бу хисләр кайчан бетәр? Мин кайчан да булса кабат бәхетле була алырмынмы икән? Кайгыны ничек җиңеләйтергә?»
Бу сорауларга җавапны шушы брошюрадан белеп була. Күптән түгел генә үз якынын югалткан кеше нинди авырлыкларга очрый ала икәнлеге турында киләсе мәкаләдә әйтелә. Бүтән мәкаләләрдә кайгыны җиңеләйтер өчен нәрсә эшләп булганы карала.
Бу брошюра кайгы кичергән бар кешеләрне юатыр һәм алар өчен гамәли ярдәм булып торыр дип чын күңелдән өметләнәбез.
a Бу брошюрада кайбер исемнәр үзгәртелгән.
-
-
Якын кеше үлгәндәУяныгыз! 2018 | No. 3
-
-
КАЙГЫ ВАКЫТЫНДА ЯРДӘМ
Якын кеше үлгәндә
Белгечләр әйтүенчә, кайгының берничә стадиясе бар. Шулай да һәрбер кеше кайгыны үзенчә кичерә. Бу кайберәүләрнең үлем аркасында азрак кайгырганын я хисләрен тыйганын аңлатамы? Юк, алай булмаска да мөмкин. Югалтуны танып, хисләрне чагылдыра белү кешенең кайгысын җиңеләйтә алса да, «дөрес кайгыру кагыйдәләре» юк. Күп нәрсә кешенең культурасына, шәхесенә, тормыш тәҗрибәсенә, якынының ничек итеп үлгәненә бәйле булырга мөмкин.
НИКАДӘР АВЫР БУЛЫР?
Якыннарын югалткач, кешеләр үзләрен алда нәрсә көтә икәнен белмәскә мөмкин. Шулай да күпләр андый очракта бертөрле хисләр кичерә һәм охшаш авырлыкларга очрый. Андый авырлыкларның кайберләрен карап чыгыйк.
Шок. Якынын югалтканда, кеше үкереп еларга, юксынырга, аның кәефе кискен үзгәреп торырга мөмкин. Хатирәләре һәм төшендә күргәннәре аркасында бу хисләр тагы да көчәя ала. Башта кеше шок кичерергә һәм булган хәлгә ышанмаска мөмкин. Тина үз ире Тимоны югалтканнан соң кичергән хисләре турында болай ди: «Башта мин аптырашта калдым. Мин хәтта елый да алмый идем. Күңелемдәге хисләрем аркасында мин кайвакыт тын да ала алмадым. Иптәшемнең үлгәненә ышану бик авыр иде».
Борчылу, ачу һәм гаеп хисләре. «24 яшьлек улыбыз Эрикның үлеменнән соң без хатыным Иоланда белән күпмедер вакыт бик ачулы идек! — дип сөйли Ивэн.— Без моны үз-үзебездән хәтта көтмәдек, чөнки моңарчы үзебезне ачулы кешеләр дип санамый идек. Шул ук вакыт без, улыбызга тагын ничек тә булса ярдәм итеп булмаган микән дип уйлаганга, үзебезне гаепле итеп тоя идек». Алехандро, хатыны дәвамлы чирдән вафат булгач, үзенең гаеп хисе турында болай дип сөйли: «Башта мин уйлый идем: әгәр Аллаһы миңа шундый кайгы кичерергә рөхсәт иткән икән, димәк, мин начар кеше. Аннары мин Аллаһыны гаепләгәнем өчен үземне гаепле итеп тойдым». Ә үткән мәкаләдә искә алынган Костас болай ди: «София үлгәч, мин кайчакта хәтта аңа карата ачу кичерә идем. Шуннан соң андый хисләр аркасында үземне гаепли идем. Әлбәттә, бу аның гаебе түгел иде».
Зиһен чуалу. Якынын югалткан кешенең кайвакыт эзлексез һәм сәер уйлары туарга мөмкин. Мәсәлән, ул мәрхүмне ишеткәндәй, күргәндәй булырга мөмкин. Ә кайчак кешегә фикерләрен туплау һәм нәрсәне дә булса истә калдыру авыр була. Тина болай дип сөйли: «Кайвакыт, берәрсе белән сөйләшкәндә, уйларым әллә кайларда очып йөрде, Тимоның үлеме белән бәйле вакыйгалар исемә төшә иде. Фикерләремне туплый алмавым үзенә күрә бер сынау иде».
Башкалардан читләшергә теләк. Кайгыга баткан кеше башкалар арасында үзен уңайсыз хис итәргә һәм тиз рәнҗүчән булырга мөмкин. Костас болай дип сөйли: «Ирле-хатынлы парлар арасында мин үземне бишенче көпчәк булып хис итә идем. Ләкин ялгызлар белән булганда да, мин шундый ук хисләр кичерә идем». Ивэнның хатыны Иоланда болай дип искә төшерә: «Безнеке белән чагыштырганда әллә ни зур булмаган авырлыклары турында зарланган кешеләр белән аралашу бик авыр булды. Кемдер безгә үз балаларының уңышлары турында сөйли иде. Алар өчен шат булсам да, аларны тыңлау авыр иде. Без ирем белән тормышның дәвам итүен аңлый идек, ләкин андый сөйләшүләрне тыңларга көчебез дә, теләгебез дә булмады».
Сәламәтлек белән бәйле авырлыклар. Кайгырган кешеләрнең еш кына аппетиты, тән авырлыгы үзгәрә һәм йокы белән авырлыклары була. Аарон, әтисе үлгәннән соң, бер ел буе йокы белән авырлыклар кичергән. Ул болай дип сөйли: «Мин һәр төнне, бер үк вакытта уянып, әтиемнең үлеме турында уйлана идем».
Алехандро үзенең сәламәтлек белән бәйле сәер авырлыклары булганы турында болай дип исенә төшерә: «Мин берничә тапкыр табибка күрендем, һәм ул миңа сәламәт булганым турында әйтте. Шунда мин симптомнарым кайгы аркасында булганын аңладым». Соңрак аның бу симптомнары юкка чыккан. Шулай да Алехандро, табибка күренеп, дөрес эш иткән. Кайгы аркасында кешенең иммунитеты какшарга, булган чирләре көчәергә я яңа авырулары барлыкка килергә мөмкин.
Башкарасы эшләр белән бәйле авырлыклар. Ивэн болай дип исенә төшерә: «Эрик үлгәч, без моның турында туганнарыбызга һәм дусларыбызга гына түгел, ә башка кешеләргә дә, мәсәлән аның начальнигына һәм өй хуҗасына, хәбәр итәргә тиеш идек. Әле күп-күп документларны тутырасы бар иде. Өстәвенә, Эрикның әйберләре белән нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Бар бу эшләрне без физик һәм эмоциональ яктан арыган чагыбызда башкарырга тиеш идек».
Әмма кайберәүләр соңрак тагы да зуррак авырлыкларга очрый: аларга үлгән якыны башкарган эшләрне үзләренә башкарырга туры килә. Тина болай дип сөйли: «Өебездә акча белән бәйле мәсьәләләрне Тимо кайгырта иде. Хәзер бу вазифа минем җилкәләремә төште, ә бу стрессымны көчәйтте генә. Моның барысын башкарып чыгу бик авыр иде».
Бар бу эмоциональ, психик һәм физик авырлыклар кичерә алмаслык булып күренергә мөмкин. Шулай да, якын кешенең үлеме зур кайгы китерсә дә, туа алган авырлыклар турында алдан белү югалтуны җиңелрәк кичерергә булыша ала. Моннан тыш, бар кешеләр өстә искә алынган һәрбер авырлыкка юлыкмаска да мөмкин. Шуны да онытмагыз: якын кеше үлгәч, кайгы аркасында көчле хисләр кичерү табигый. Моны белү юата ала.
МИН КАБАТ БӘХЕТЛЕ БУЛЫРМЫНМЫ?
Барысы рәтләнер. Вакыт узу белән кешенең кайгысы басыла бара. Әлбәттә, ул үз авыртуыннан тулысынча арынмый һәм үлгән якынын онытмый, ләкин әкрен-әкрен аның җан әрнүе кими. Кайвакыт ниндидер хатирәләр я кайбер вакыйгалар, мәсәлән туй еллыгы, кешедә кабат авыр хисләр тудырырга мөмкин. Шулай да ахыр чиктә күпләрнең эмоциональ хәле яхшыра һәм алар кабат көндәлек эшләр белән шөгыльләнә башлый. Кешегә туганнары я дуслары булышканда һәм ул үзе адымнар ясаганда, рәтләнүе тизрәк үтә.
Рәтләнер өчен күпме вакыт кирәк? Кайберәүләр өчен беренче берничә ай иң авыр чак була. Башкалары бер-ике елдан соң гына рәтләнә. Кемдер өчен тагы да күбрәк вакыт кирәк булаa. Алехандро болай дип исенә төшерә: «Мин якынча өч ел буе тирән кайгы кичердем».
Үз-үзегезгә карата сабыр булыгыз. Бүгенге көн белән яшәгез, үз-үзегезгә артык таләпчән булмагыз. Онытмагыз, җан әрнүе вакыт узу белән басылыр. Кайгыны басар өчен һәм ул озакка сузылмасын өчен, сез инде бүген нәрсә эшли аласыз?
Якын кеше үлгәч, кайгы аркасында көчле хисләр кичерү табигый
a Бик аз кешеләр шулкадәр дәвамлы һәм авыр кайгы кичерә ки, кайгылары «катлаулы» я «хроник» формага күчә. Андый кешеләргә психотерапевтның ярдәме кирәк булырга мөмкин.
-
-
Кайгыны җиңеләйтер өчен адымнарУяныгыз! 2018 | No. 3
-
-
КАЙГЫ ВАКЫТЫНДА ЯРДӘМ
Кайгыны җиңеләйтер өчен адымнар
Кайгыны җиңеләйтер өчен киңәшләр эзләсәгез, сез, мөгаен, моңа кагылышлы күп фикерләр ишетерсез. Кайберләре файдалы булса, башкалары әллә ни кулланырлык булмас. Чөнки, инде әйткәнебезчә, һәрбер кеше кайгыны үзенчә кичерә. Шуңа күрә бер кешегә файда китергән киңәш башка кешегә туры килмәскә мөмкин.
Шулай да кайбер төп киңәшләр күпләр өчен гамәли булды. Алар турында еш кына психологлардан ишетеп була. Бу киңәшләр шулай ук борынгы һәм акыллы бер китаптагы — Изге Язмалардагы искерми торган принципларга туры килә.
1: ТУГАННАРЫГЫЗНЫҢ ҺӘМ ДУСЛАРЫГЫЗНЫҢ ЯРДӘМЕН КАБУЛ ИТЕГЕЗ
Кайбер белгечләрнең сүзләре буенча, бу — кайгыны җиңеләйтер өчен иң мөһим адым. Шулай да кайвакыт сез берүзегез калырга теләрсез. Сезнең хәтта үзегезгә ярдәм итәргә теләгән кешеләргә ачуыгыз чыгарга мөмкин. Андый хисләр кичерү — гадәти хәл.
Әлбәттә, сез гел кешеләр арасында булырга тиеш түгел, әмма шул ук вакыт алардан бөтенләй читләшергә тырышмагыз. Сезгә якыннарыгызның ярдәме киләчәктә дә кирәк булачак. Хәзер нәрсәгә мохтаҗ булу-булмавыгызны аларга ипләп кенә әйтегез.
Ихтыяҗларыгызга карап, башкалар белән дә вакыт үткәрегез, берүзегез булыр өчен дә вакыт бүлеп куегыз.
ПРИНЦИП: «Икәү булу ялгыз булуга караганда яхшырак... Берсе егылса, икенчесе иптәшенә торырга булышыр» (Вәгазьче 4:9, 10).
2: ДӨРЕС ТУКЛАНЫГЫЗ ҺӘМ ФИЗИК КҮНЕГҮЛӘР ЯСАГЫЗ
Дөрес туклану кайгы аркасында туган стрессны киметергә булышыр. Төрле-төрле җиләк-җимешләр, яшелчә һәм майсыз аксымлы ризык ашарга тырышыгыз.
Күп итеп су һәм башка файдалы эчемлекләр эчегез.
Аппетитыгыз булмаса, аз-азлап, әмма ешрак ашагыз. Туклану турында шулай ук табибыгыз белән киңәшләшеп алыгызa.
Тиз йөрү һәм физик күнегүләр тискәре хисләрне киметергә мөмкин. Күнегүләр сезгә кайгыгыз турында уйламаска мөмкинлек бирер.
ПРИНЦИП: «Үз тәнен нәфрәт итүче кеше юк. Киресенчә, һәркем үз тәнен тукландыра һәм аның хакында наз белән кайгырта» (Эфеслеләргә 5:29).
3: ҖИТӘРЛЕК ДӘРӘҖӘДӘ ЙОКЛАГЫЗ
Йокы һәрвакыт мөһим, ә кайгырган чакта бу аеруча зарури, чөнки кайгы күп көч алырга мөмкин.
Кофеин һәм исерткеч эчемлекләрне чамасын белеп кулланыгыз, чөнки алар йокыгызны урлый ала.
ПРИНЦИП: «Ике уч авыр эш белән җил кууга караганда бер уч ял яхшырак» (Вәгазьче 4:6).
4: ИХТЫЯҖЛАРЫГЫЗНЫ ИСӘПКӘ АЛЫГЫЗ
Һәрбер кеше үзенчә кайгыра икәнен онытмагыз. Шуңа күрә кайгы белән көрәшүдә үзегез өчен кулай киңәшләр сайлагыз.
Кайберәүләр кайгыларын башкалар белән уртаклашкач, җиңеллек сизә. Башкаларга исә хисләрен уртаклашу хас түгел. Кайгы кичергән кеше өчен хисләрен уртаклашуның мөһимлеге турында белгечләр төрле карашта тора. Әгәр сез, берәрсе белән сөйләшеп алырга теләп тә, кыенсынасыз икән, кечкенәдән башлап, кайбер хисләрегезне якын дустыгыз белән уртаклашыгыз.
Кайберәүләргә елап алу кайгыны басарга булыша, башкалар исә әллә ни күп еламаска мөмкин.
ПРИНЦИП: «Йөрәк үзенең әрнүен үзе генә белер» (Гыйбрәтле сүзләр 14:10, Изге Язма, 2015).
5: НАЧАР ГАДӘТЛӘРДӘН КАЧЫГЫЗ
Якынын югалткан кайбер кешеләр эмоциональ авыртуны алкоголь я наркотик белән басарга тырыша. Андый ысул куркыныч. Кемгәдер бу, бәлки, ниндидер җиңеллек бирсә дә, соңрак күп ачы нәтиҗәләргә китерә. Борчуны җиңәр өчен зыян китерми торган ысуллар да бар.
ПРИНЦИП: «Нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыйк» (2 Көринтлеләргә 7:1).
6: КАЙГЫДАН «ЯЛ» АЛЫГЫЗ
Күпләр, кайгыга батмас өчен, вакыт-вакыт моның турында уйламаска булышучы эшләрдә катнаша.
Дусларыгыз белән мөнәсәбәтләрне ныгыту, яңа кешеләр белән дуслашу, яңа нәрсәләргә өйрәнү я файдалы күңел ачуларда катнашу күпмедер вакытка кайгыны баса ала.
Вакыт узу белән шундый «ял» чакларыгыз ешрак һәм озаграк булырдыр. Бу сезнең рәтләнә баруыгызны аңлатыр.
ПРИНЦИП: «Барлык нәрсәнең билгеле бер вакыты бар... Елау вакыты бар һәм көлү вакыты бар, кайгырып кычкыру вакыты бар һәм бию вакыты бар» (Вәгазьче 3:1, 4).
7: КӨНДӘЛЕК ГРАФИГЫГЫЗНЫ БОЗМАГЫЗ
Мөмкин кадәр тизрәк көндәлек графигыгызга кайтыгыз.
Йокы, эш һәм башка шөгыльләрнең графигын бозмасагыз, бу сезгә рәтләнергә булышыр.
Файдалы эшләрдә катнашу сезгә авыр хисләрне киметергә ярдәм итәр.
ПРИНЦИП: «Ул үз гомеренең тиз узып барган көннәрен сизмәс тә, чөнки Аллаһы аның йөрәген шатлык белән тутыра» (Вәгазьче 5:20).
8: ҖИТДИ КАРАРЛАР КАБУЛ ИТӘРГӘ АШЫКМАГЫЗ
Якыннарын югалтканнан соң тиз арада җитди карарлар кабул иткән кешеләр еш кына соңрак моңа үкенә.
Мөмкин булса, башка урынга күченгәнче, яңа эшкә урнашканчы я якыныгызның әйберләреннән арынганчы, җитәрлек вакыт үтсен.
ПРИНЦИП: «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә, ә ашык-пошык эшләүче һәркем ярлы булачак» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5).
9: ЮГАЛТКАН ЯКЫНЫГЫЗНЫ ИСТӘ ТОТЫГЫЗ
Күпләр якыннарын истә тотарга булышучы эшләрдә катнашуны файдалы дип таба.
Фотографияләрне, сувенирларны җыю я көндәлек дәфтәргә истә калдырырга теләгән вакыйгаларны язып бару сезне юата ала.
Күңелле хатирәләр тудыручы әйберләрне җыегыз һәм соңрак, әзер булганда, аларны караштырып торыгыз.
ПРИНЦИП: «Элеккеге көннәрне исеңә төшер» (Канун 32:7).
10: БЕРӘР ҖИРГӘ БАРЫП КАЙТЫГЫЗ
Бәлки, сез отпускыга барырга булырсыз.
Озак отпускыга барырга мөмкинлегегез булмаса, бәлки, сез бер-ике көнгә походка барырсыз, музейга барып килерсез я машинада йөреп алырсыз.
Көндәлек шартларны хәтта кыска вакытка булса да үзгәртү сезгә кайгыны кичереп чыгарга булыша ала.
ПРИНЦИП: «Минем белән аулак урынга барып, бераз ял итеп алыгыз» (Марк 6:31).
11: БАШКАЛАРГА ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ
Башкаларга ярдәм итү сезгә үз-үзегезне яхшырак хис итәргә булыша ала.
Башта, бәлки, сез үзегез белән кайгы кичергән дусларыгызга я туганнарыгызга ярдәм итәрсез.
Башкаларга ярдәм итү һәм аларны юату сезгә шатлык һәм канәгатьлек хисе өсти ала.
ПРИНЦИП: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35).
12: ПРИОРИТЕТЛАРЫГЫЗНЫ КАРАП ЧЫГЫГЫЗ
Кайгы нәрсә мөһимрәк икәнен яхшырак аңларга булыша ала.
Кайгылы чагыгызны тормыш итү рәвешегез турында уйланыр өчен кулланыгыз.
Кирәк булса, үзгәрешләр ясагыз.
ПРИНЦИП: «Мәҗлес йортына барганчы, матәм өенә бару хәерлерәк, чөнки һәркемнең ахыры — үлем, һәм яшәүчеләр моны үз күңелләренә салырга тиеш» (Вәгазьче 7:2).
Әлбәттә, бернәрсә дә сезне җан әрнүегездән тулысынча арындыра алмас. Ләкин күпләр шушы мәкаләдә искә алынган киңәшләрне файдалы дип тапкан. Бу мәкаләдә кайгы кичереп чыгарга булышучы киңәшләр исемлеге тулы түгел. Әмма кайберләрен кулланып карасагыз, аларның чыннан да ярдәм итә икәнен күрерсез.
a Бу брошюра дәвалануның бер төрен дә яклап чыкмый.
-
-
Кайгырган кешеләр өчен иң яхшы ярдәмУяныгыз! 2018 | No. 3
-
-
КАЙГЫ ВАКЫТЫНДА ЯРДӘМ
Кайгырган кешеләр өчен иң яхшы ярдәм
ЯКЫННАРЫН ЮГАЛТКАН КЕШЕЛӘРНЕҢ ҖАН ӘРНҮЕНӘ КАГЫЛЫШЛЫ КҮП ТИКШЕРҮЛӘР ҮТКӘРЕЛӘ. Әмма, инде әйтелгәнчә, иң яхшы киңәшләр Изге Язмалардагы зирәк сүзләргә туры килә. Димәк, шушы китап борынгы булса да, аның җитәкчелеге искермәгән. Ләкин Изге Язмаларда ышанычлы киңәшләрдән күбрәкне табып була. Анда бүтән беркайда да язылмаган мәгълүмат бар. Ул кайгырган кешеләргә зур юаныч китерә ала.
Үлгән якыннарыбыз газапланмый
Изге Язмаларда: «Үлеләр бернәрсә дә белми»,— дип әйтелә (Вәгазьче 9:5). Аларның «уй-фикерләре юкка чыкты» (Зәбур 146:4). Шуңа күрә Изге Язмаларда үлем тирән йокы белән чагыштырыла (Яхъя 11:11).
Кайгыртучан Аллаһыга иман безне юата
Зәбур 34:15 тә: «Йәһвәнеңa күзләре тәкъваларга юнәлгән, колаклары аларның ярдәм сорап ялваруларын ишетә»,— дип әйтелә. Үз хисләреңне Аллаһыга догада белдерү яхшы «дару» гына я фикерләрне тәртипкә китерү ысулы гына түгел. Дога ярдәмендә без Барлыкка Китерүчебез белән шәхси мөнәсәбәтләргә ия булабыз, ә ул безгә чын юату бирә ала.
Яхшы киләчәккә өмет
Якыннарыбыз җирдә үледән тереләчәк вакытны күз алдына китерегез! Изге Язмаларда бу вакыт турында кат-кат әйтелә. Андагы шартларны Изге Язмалар болай дип тасвирлый: «Ул [Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:3, 4).
Йәһвә Аллаһыга ышанучы кешеләргә үз якыннарын яңадан күрү өмете кайгыларын кичереп чыгарга ярдәм итә. Мәсәлән, үз ире белән 65 ел яшәгәннән соң аны югалткан Энн болай дип әйтә: «Изге Язмалар мине үлгән якыннарыбыз газапланмый һәм Йәһвә үз хәтерендә булган бар кешеләрне терелтәчәк икәненә ышандыра. Югалтуым турында уйлаган саен, бу фикерләр, исемә төшеп, миңа тормышымдагы иң авыр сынауны кичерергә ярдәм итә!»
Бу брошюрада искә алынган Тина болай ди: «Тимо үлгәннән бирле Аллаһы миңа ярдәм итеп тора. Авыр чакларда мин Йәһвәнең көчле ярдәм кулын сизәм. Изге Язмалардагы терелтүгә өмет — минем өчен чын өмет. Бу өмет миңа Тимоны яңадан күргәнчегә кадәр бирешмәскә көч бирә».
Тинаның хисләрен Изге Язмаларга ышанган миллионлаган кешеләр аңлый. Изге Язмалардагы хәбәр сезнең өчен хыял гына булып тоелса, андагы киңәшләр һәм вәгъдәләр ышанычлы икәненә инаныр өчен, тикшерү үткәрегез. Сез бу китапның кайгырган кешеләр өчен чыннан да иң яхшы ярдәм булып тора икәнен күрерсез.
ҮЛГӘННӘР ӨЧЕН ӨМЕТ ТУРЫНДА КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ
jw.org сайтыбызда мондый видеороликларны карагыз
Изге Язмаларда үлгән якыннарыбыз тормышка кайтачак вакыт турында әйтелә
Кешеләр үлгәндә, алар белән нәрсә була? Изге Язмалардагы ачык җавап юаныч бирә һәм ышаныч өсти
БАСМАЛАР > ВИДЕО (ИЗГЕ ЯЗМАЛАР)
ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ БЕЛЕРГӘ ТЕЛИСЕЗМЕ?
Без еш начар хәбәрләр ишетәбез. Яхшы хәбәрне кайдан табарга?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ > ҖАН ТЫНЫЧЛЫГЫ ҺӘМ БӘХЕТ
a Изге Язмалар буенча, Йәһвә ул — Аллаһының шәхси исеме.
-