Җиденче бүлек
Гаиләдә фетнәче
1, 2. а) Гайсә, яһүд җитәкчеләренең тугрылыклы булмаганына басым ясар өчен, нинди ачык мисал китергән? б) Гайсәнең ачык мисалыннан яшүсмерләр турында без нәрсә белә алабыз?
ГАЙСӘ, үлеменә берничә көн калганда, яһүдләрнең дини җитәкчеләре төркеменә уйланырга этәрә торган бер сорау биргән. Ул болай дип сораган: «Ә менә бу хакта сез ни диярсез? Бер кешенең ике улы булган. Беренчесе янына килеп, ул әйткән: „Улым, бүген йөзем бакчасына барып эшлә әле“. Тегесе: „Теләмим“,— дип әйткән, әмма бераздан кире уйлап, киткән. Атасы икенче улы янына килеп, шуны ук әйткән. Анысы исә: „Барам, әфәндем“,— дип әйткән, әмма бармаган. Аталарының ихтыярын кайсысы үтәгән?» «Беренчесе»,— дип җавап биргәннәр яһүд җитәкчеләре (Маттай 21:28—31).
2 Гайсә бу мисал белән яһүд җитәкчеләренең тугрылыклы булмаганына басым ясаган. Алар, икенче угыл кебек, Алланың ихтыярын үтәргә вәгъдә биреп, аны үтәмәгәннәр. Ләкин күп ата-аналар шуны таныр: Гайсәнең ачык мисалы аның гаилә тормышын яхшы белгәнен күрсәтә. Еш кына яшь кешеләрнең нәрсә турында уйлаганнарын әйтү яисә нәрсә эшләячәкләрен алдан билгеләү авыр, һәм моны Гайсә ачык мисал ярдәмендә яхшы аңлаткан. Үсмер чагында бала күп авырлыклар китерергә мөмкин, ә соңыннан ул җаваплы, барысы тарафыннан хөрмәт ителгән кеше булып үсәчәк. Моны яшүсмерләрнең фетнәчелеге турында сүз барганда онытмаска кирәк.
ФЕТНӘЧЕ КЕМ УЛ?
3. Ни өчен ата-анага баласын фетнәче дип атарга ашыкмаска кирәк?
3 Кайчакта ата-аналарына ачыктан-ачык каршы чыккан яшүсмерләр турында ишетеп була. Бәлки, сез үзегез дә буйсынмаган кебек күренгән яшүсмер үскән гаиләне беләсездер. Әмма бала фетнәчеме яисә юкмы икәнен аеру һәрвакытта да җиңел түгел. Өстәвенә, ни өчен кайбер балалар фетнәче, ә башкалары, хәтта шул ук гаиләдә үскәннәре, фетнәче түгел икәнен аңлавы авыр. Әгәр ата-аналарга балаларының берсе чын фетнәчегә әверелә кебек күренсә, нәрсә эшләргә? Җавап алыр өчен, әйдәгез башта мондый сорауны карап чыгыйк: фетнәче кем ул?
4—6. а) Фетнәче кем ул? б) Ата-анага, яшүсмер кайчакта тыңламаса, нәрсәне онытмаска кирәк?
4 Гади генә итеп әйткәндә, фетнәче — югары хакимияткә аңлы рәвештә һәм үзсүзлелек белән буйсынмаучы я каршы торучы һәм аны танымаучы кеше. Әлбәттә, «бала күңелендә акылсыз уйлар да булыр» (Гыйбрәтле хикәя 22:15). Шуңа күрә вакыт-вакыт бөтен балалар ата-аналарының хакимиятенә я икенче берәр хакимияткә каршы торалар. Бу аеруча балаларның үсмер чагындагы физик һәм эмоциональ үсеше вакытында еш була. Тормыштагы үзгәрешләр һәрбер кешене стресска китерә, ә яшүсмер чак — тоташ үзгәрешләрдән торган вакыт. Сезнең үсмер улыгыз яисә кызыгыз балачакны калдырып, олыларның тормыш юлына баса. Шуңа күрә үсмер чакта балалар белән ата-аналар арасында авырлыклар булырга мөмкин. Ата-аналар еш кына инстинктив рәвештә бу күчүне кичектерергә тырыша, ә яшүсмерләр аны, киресенчә, тизләтергә омтыла.
5 Үсмер-фетнәче ата-анасы кадерләгән нәрсәләрне кире кага. Әмма шуны онытмагыз: яшүсмер берничә мәртәбә тыңламаган икән, бу әле фетнә түгел. Рухилыкка килгәндә, кайбер балалар башта Изге Язмалардагы хакыйкать белән әз, ә кайчакта гел кызыксынмыйдыр, ләкин шул ук вакыт алар фетнәчеләр дә булмаска мөмкин. Баланы фетнәче дип атарга ашыкмагыз.
6 Үсмер чакта бөтен балалар ата-ана хакимиятенә каршы чыгамы? Юк, бөтенесе түгел. Фактлар шуны күрсәтә: чын фетнәчелек яшүсмерләрнең әз санына гына хас. Шулай да, үзсүзлеләнеп каршы чыгуын дәвам иткән бала белән нәрсә эшләргә? Андый каршы чыгуга нәрсә китерә?
ФЕТНӘГӘ КИТЕРҮЧЕ СӘБӘПЛӘР
7. Шайтан дөньясы ничек баланы фетнәчелеккә этә ала?
7 Фетнәгә китерүче төп сәбәп — Шайтанның дөньясы. «Бөтен дөнья... явыз иблиснең хакимлеге астында» ята (1 Яхъя 5:19). Шайтан хакимлеге астындагы дөнья бозык гадәтләр үстерә, һәм мәсихчеләргә алар белән көрәшергә туры килә (Яхъя 17:15). Безнең көннәрдә бу гадәтләрнең күбесе элеккегә караганда да азгынрак, куркынычлырак һәм начаррак йогынты ясарга сәләтле (2 Тимутегә 3:1—5, 13). Ата-аналар балаларын өйрәтмәсә, кисәтмәсә һәм якламаса, «Аллаһыга итагать итмәүче кешеләрдә хәзер гамәл кылучы рух» җиңел генә яшүсмерләрне буйсындыра ала (Эфеслеләргә 2:2). Бу яшьтәшләр басымына да кагыла. Изге Язмаларда: «Ахмаклар белән дуслык йөртүче юлдан язар»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 13:20). Шулай ук бу дөньяның рухы сеңгән кешеләр белән дуслык йөртүче кешенең дә бу рух тәэсиренә эләгүе бик ихтимал. Яшь кешеләр Алланың принципларына буйсыну иң яхшы тормыш юлына нигез сала икәнен аңлый алсын өчен, аларга даими ярдәм кирәк (Ишагыйя 48:17, 18).
8. Баланы фетнәчелеккә нинди сәбәпләр этәрергә мөмкин?
8 Фетнәгә китерүче сәбәпләрнең тагын берсе өйдәге шартлар булырга мөмкин. Мәсәлән, ата-ананың берсе эчкече, наркоман булса, яисә икенчесе белән үзен рәхимсез тотса, бу баланың тормышка карашын бозарга мөмкин. Фетнә, әгәр бала ата-анасы аның белән кызыксынмаганын күрсә, хәтта шактый тыныч гаиләдә дә килеп чыгарга мөмкин. Әмма үсмер чактагы фетнәчелек гел генә тышкы шартларга бәйле түгел. Ата-ана Алла принциплары буенча яшәсә дә һәм балаларын бу дөньядагы төрле зыянлы яклардан якласа да, кайбер балалар ата-ана кадерләгән нәрсәләрне кире кага. Ни өчен? Бәлкем, безнең авырлыкларның тагын бер сәбәбе — кешенең камил булмавы аркасындадыр. Паул болай дигән: «Бер кеше [Адәм] аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды, чөнки барлык кешеләр гөнаһ кылдылар» (Римлыларга 5:12). Адәм үзен генә яратучы фетнәче булган һәм үзенең барлык киләчәк буыннарына начар мирас калдырган. Кайбер яшүсмерләр үзләренең бабасы Адәм сайлаган юлны сайлап фетнәче булалар.
ЙОМШАКЛЫК КҮРСӘТКӘН ЕЛИ ҺӘМ КЫРЫС РОВОАМ
9. Баланы тәрбияләүдәге нинди каршылыклар аны фетнәгә китерергә мөмкин?
9 Үсмер чактагы фетнәчелеккә китерә торган тагын бер сәбәп — ата-ананың баланы тәрбияләүгә дөрес булмаган карашы (Көлессәйлеләргә 3:21). Кайбер намуслы ата-аналар каты итеп балаларын чиклиләр һәм аларга җәза бирәләр. Башкалар таләпчән түгел һәм тәҗрибәсез яшүсмерләргә аларны яклый торган принципларны өйрәтмиләр. Монда алтын урталыкны табу җиңел түгел. Өстәвенә төрле балаларның ихтыяҗлары төрле. Берсе, бәлкем, икенчесенә караганда күбрәк күзәтүгә мохтаҗдыр. Шулай да үтә таләпчән булуның да һәм үтә йомшаклык күрсәтүнең дә куркынычлары бар, һәм Изге Язмалардагы ике мисал моны күрергә ярдәм итәчәк.
10. Ели, күрәсең, яхшы баш рухани булса да, ни өчен начар ата булган?
10 Борынгы Исраилдә яшәгән баш рухани Елиның балалары булган. Ул 40 ел дәвамында Аллага хезмәт иткән һәм, һичшиксез, Алланың Канунын бик яхшы белгән. Ели, күрәсең, үзенең рухани вазифаларын тугры итеп башкарган һәм, бәлкем, улларын да, Офни белән Финеесны, тырышып Алла Канунына өйрәткәндер. Әмма Ели үз улларына карата чиктән тыш йомшак булган. Офни белән Финеес руханилар бурычын үтәгәннәр, ләкин «юньсез кешеләр булганнар», алар ашау теләген һәм әхлаксыз теләкләрен канәгатьләндерү турында гына кайгыртканнар. Алар изге җирдә хурлыклы эшләр эшләсәләр дә, Елиның аларны хезмәтләреннән азат итәргә батырчылыгы җитмәгән. Ул аларны җиңелчә шелтәләгән генә. Үзенең йомшаклыгы белән Ели Аллага караганда улларын күбрәк ихтирам иткән. Нәтиҗәдә, аның уллары Йәһвәгә саф гыйбадәт кылуга каршы чыкканнар, һәм моннан Елиның бөтен гаиләсе зыян күргән (1 Патшалык 2:12—17, 22—25, 29; 3:13, 14; 4:11—22).
11. Елиның начар үрнәгеннән ата-аналар нинди сабак ала алалар?
11 Бу хәлләр булган вакытта, Елиның уллары инде олы булганнар, һәм бу вакыйга тәрбияләүне санга сукмау куркыныч икәнлегенә басым ясый. (Гыйбрәтле хикәя 29:21 не чагыштырыгыз.) Кайбер ата-аналар, яратуны йомшаклык белән бутап, балалар алдында ачык, эзлекле һәм акыллы кагыйдәләр куймыйлар һәм аларның үтәлүен таләп итмиләр. Андый ата-аналар Алланың принциплары бозылган вакытта да яратуга нигезләнгән җәза кулланмыйлар. Мондый йомшаклык күрсәтүдән балалар ата-аналарының хакимлегенә дә, һәркайсы башка хакимлеккә дә хөрмәтен югалтырга мөмкин. (Вәгазьче 8:11 не чагыштырыгыз.)
12. Хакимлек куллануда Ровоам нинди хата ясаган?
12 Ровоам хакимлек куллануда киресенчә икенче якка авышкан. Ул берләшкән Исраил патшалыгының соңгы һәм начар патшасы булган. Аның әтисе, Сөләйман, бу илгә авыр йөк йөкләгән, һәм бу анда яшәүчеләрдә канәгатьсезлек тудырган, һәм шул илне Ровоам мирас итеп алган. Ровоам үз илендә яшәүчеләрнең хәленә кереп, теләктәшлек күрсәткәнме? Юк. Халык авыр йөкнең өлешен үз өстеннән алып куюын сорагач, Ровоам, карт киңәшчеләрнең сүзләренә колак салмыйча, халыкка салынган йөкне тагы да күбәйтергә кушкан. Аның тәкәбберлеге ун төньяк буынның фетнәсенә китергән, һәм патшалык икегә бүленгән (3 Патшалык 12:1—21; 2 Паралипоменон 10:19).
13. Ата-аналар Ровоамның хатасыннан ничек сакланып кала ала?
13 Изге Язмалардагы Ровоам турындагы хәбәрдән ата-аналар берничә мөһим сабак ала алалар. Аларга догада «Ходайны... эзләргә» һәм Изге Язмалардагы принциплар буенча үзләренең тәрбияләү юлларын тикшерергә кирәк (Мәдхия 104:4). «Җәберләү зирәк кешене дә ахмак итә»,— диелгән Вәгазьче 7:7 дә. Яшүсмергә яхшы уйланган чикләр куелса, бу аңа һәр яктан үсәргә мөмкинлек бирә һәм аны үскән чакта явызлыктан яклый. Ләкин катылык һәм чамасыз күп чикләр балаларга үзләренә һәм үз көчләренә тиешенчә ышанып үсәргә комачаулый. Әгәр ата-аналар кирәк кадәрле азатлыкны нык, ачык билгеләнгән чикләр белән тигезләштерергә тырышсалар, үсмерләрнең күбесе фетнәчелеккә әзрәк бирелүчән булачак.
БАЛА ТУРЫНДА КАЙГЫРТЫП, ФЕТНӘНЕ КИСӘТЕП БУЛА
Әгәр ата-аналар балаларына үсмер чактагы авырлыкларын чишәргә ярдәм итсәләр, аларның һәр нәрсәгә дөрес карашлы булып үсүе бик ихтимал.
14, 15. Ата-ананың балаларының балигъ була баруына мөнәсәбәте нинди булырга тиеш?
14 Ата-ана үсмер баласының балигъ була баруын күреп шатланса да, аларны аның тагын да бәйсезрәк һәм үзенә ышанычлырак булуы борчырга мөмкин. Әгәр бу күчү чорында бала кайчакта үзсүзле икән яисә сезнең белән бергә эшләргә теләми икән, шаккатмагыз. Мәсихче ата-ананың максаты җитлеккән, нык һәм җаваплы мәсихче үстерү икәнен онытмагыз. (1 Көринтлеләргә 13:11; Эфеслеләргә 4:13, 14 не чагыштырыгыз.)
15 Кайвакыт яшүсмер күбрәк ирек теләгәнлеген белдерергә мөмкин. Бу ничек кенә авыр булмасын, ата-анага һәрбер мондый үтенечкә тискәре җавап кайтару гадәтен ташларга кирәк. Һәрхәлдә, балага шәхес буларак үсәргә кирәк. Һәм кайбер яшүсмерләрнең, хәтта әле чагыштырмача бәләкәй булсалар да, инде тәмам олыларча карашлары формалаша башлый. Мәсәлән, Изге Язмаларда Иосия исемле яшь патша турында болай диелә: «Әле яшүсмер [15 яшькә якын] булып, ул Давыт... Алласын эзли башлады». Бу бик яхшы үсмер бәхәссез җаваплы кеше булган (2 Паралипоменон 34:1—3).
16. Балалар, аларга зуррак җаваплылык бирелгән чакта, нәрсә аңларга тиеш?
16 Әмма ирек җаваплылыкны күздә тота. Шуңа күрә «яңа балигъ булган кешегезгә» үзенең кайбер карарларының һәм кылган эшләренең нәтиҗәләрен үзенә татырга бирегез. «Кеше ни чәчсә, шуны урыр» дигән принцип олыларга да, яшүсмерләргә дә кулланырлык (Гәләтиялеләргә 6:7). Балаларны бар авырлыклардан мәңге саклап булмый. Әгәр балагыз ниндидер гадәттән тыш эш башкарырга теләсә, нәрсә эшләргә? Намуслы ата-ана буларак, сез «юк» дип әйтергә тиеш. Сез моны ни өчен рөхсәт итмәгәнегезне аңлата аласыз, ләкин бернәрсә дә «юк» дигән сүзегезне «әйегә» үзгәртергә тиеш түгел. (Маттай 5:37 не чагыштырыгыз.) Шулай да «юк» дигәнне тыныч кына һәм ышандырырлык итеп әйтергә тырышыгыз, чөнки «йомшак җавап ярсуны басар» (Гыйбрәтле хикәя 15:1).
17. Ата-ана канәгатьләндерергә тиеш булган яшүсмер ихтыяҗларының кайберләре нинди?
17 Яшь кешеләр кагыйдәләр һәм чикләр белән һәрвакытта да теләп ризалашмаса да, тәрбияләүдә эзлеклелек алар өчен яклау булачак. Кагыйдәләр ата-ананың кәефенә бәйле үзгәреп торса, бу баланы каушата. Өстәвенә, яшүсмерләр кыюсызлык, оялчанлык һәм үзләренә ышанмауны җиңәр өчен кирәкле дәртләндерү һәм ярдәм алсалар, алар, мөгаен, һәр нәрсәгә дөрес карашлы булып үсәчәк. Үсмерләр шулай ук ата-аналарының аларга тиешле ышаныч күрсәтүләрен кадерли. (Ишагыйя 35:3, 4; Лүк 16:10; 19:17 не чагыштырыгыз.)
18. Яшүсмерләр турында нәрсәне белү ата-аналарның рухын күтәрә ала?
18 Ата-аналарны шуны белү юата ала: гаиләдә татулык, тотрыклылык һәм ярату булса, бу гадәттә балаларга яхшы тәэсир итә (Эфеслеләргә 4:31, 32; Ягъкуб 3:17, 18). Эчкечелек, җәберләү яисә тагын берәр нинди начар тәэсирдән азапланучы гаиләдә тәрбияләнеп тә, күп үсмерләр өйдәге начар йогынтыдан өстенрәк булалар һәм бик яхшы кешеләр булып үсәләр. Шуңа күрә, гаиләгездә үсмерләр үзләрен куркынычсыз итеп сизсен өчен шартлар булдырсагыз һәм аларга өйдә ярату, теләктәшлек һәм игътибар табачаксыз дип аңларга ярдәм итсәгез — һәм хәтта сезнең кайгыртуыгыз Изге Язмалардагы принципларга туры килгән акыллы чикләр һәм үгет-нәсыйхәт белән бергә булса да — балаларыгызның сез горурланырлык кешеләр булып үсәчәге бик ихтимал. (Гыйбрәтле хикәя 27:11 не чагыштырыгыз.)
БАЛАЛАР БӘЛАГӘ ЭЛӘККӘНДӘ
19. Ата-ана балага барачак юлын яшьтән үк өйрәтергә тиеш булса да, баланың нинди бурычы бар?
19 Ата-ана бурычын тиешле үтәү һичшиксез бик әһәмиятле. Гыйбрәтле хикәя 22:6 да: «Балаңа барачак юлын яшьтән үк өйрәт; шулчак ул картайгач та бу юлдан читкә тайпылмас»,— дип әйтелә. Ләкин, ата-аналары бик яхшы булса да, җитди авырлыклар белән очрашкан балалар турында нәрсә әйтеп була? Мондый хәлнең булуы мөмкинме? Әйе. Бу гыйбрәтле хикәянең сүзләре башка шигырьләр белән каралырга тиеш. Ул шигырьләр балаларның ата-аналарын «тыңларга» һәм аларга буйсынырга дигән бурычына басым ясый (Гыйбрәтле хикәя 1:8). Гаиләдә бердәмлек булсын өчен, ата-ана һәм балалар Изге Язмалардагы принципларны куллануда берләшергә тиеш. Әгәр ата-аналар һәм балалар бергә көч куймаса, авырлыклар туачак.
20. Балалар гамьсез булулары аркасында хата эшләгәндә, ата-анага ничек эш итү акыллы булыр иде?
20 Яшүсмер хата ясап бәлагә эләксә, ата-ана нәрсә эшләргә тиеш? Ул вакытта бала ярдәмгә аеруча мохтаҗ. Ата-ана үзләренең алдында тәҗрибәсез үсмер икәнен истә тотса, аларга булган хәлне күңелгә якын алмаска җиңелрәк булачак. Паул җыелыштагы җитлеккән мәсихчеләргә мондый киңәш биргән: «Кем дә булса берәү ниндидер гөнаһ кылганда тотыла икән, сез, рухлы кешеләр, аны басынкылык белән төзәтегез» (Гәләтиялеләргә 6:1). Үзенең гамьсез булуы аркасында хата эшләгән үсмер белән дә ата-ана үзләрен шулай ук тота ала. Баласына ни өчен аның тәртибе дөрес булмавын һәм хатаны кабаттан эшләүдән ничек сакланып калырга икәнен төгәл итеп төшендереп, ата-ана шуны ачык итеп аңлатырга тиеш: алар үсмерне түгел, ә аның дөрес булмаган тәртибен начар дип саный. (Яһүд 22, 23 не чагыштырыгыз.)
21. Ата-аналар, балалары җитди гөнаһ эшләсә, мәсихче җыелыш үрнәге буенча нәрсә эшләргә тиеш?
21 Үсмернең кылган эше бик җитди булса, нәрсә эшләргә? Ул вакытта балага махсус ярдәм һәм тәҗрибәле җитәкчелек кирәк. Әгәр дә авыр гөнаһны мәсихче җыелыш әгъзасы эшләсә, аңа тәүбә итәргә һәм ярдәм сорап мәсихче өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә (Ягъкуб 5:14—16). Гөнаһ кылучы тәүбә иткәннән соң, өлкәннәр аңа рухи яктан ныгырга ярдәм итәләр. Гаиләдә хата эшләгән үсмергә ярдәм бирү өчен ата-ана җаваплы, шулай да аларга, бәлкем, моның турында өлкәннәр белән фикер алышу да кирәк булыр. Әгәр дә балаларның берсе җитди гөнаһ эшләгән икән, сүз дә юк, ата-ана моны өлкәннәр советыннан яшерергә тырышырга тиеш түгел.
22. Ата-аналар, балалары җитди хата эшләсә, Йәһвә үрнәгенә ияреп, нинди мөнәсәбәт сакларга тырышачаклар?
22 Бала җитди хата эшләсә, бу бик авыр. Рухы төшкән ата-анада юлдан язган яшүсмерне ачу белдереп куркытырга теләк туарга мөмкин, ләкин бу аны явызландыра гына. Шуны онытмагыз: мондый бик кыен вакытта үзегезне үсмер белән тотуыгыз аның киләчәге өчен хәлиткеч роль уйнарга мөмкин. Шуны да истә тотыгыз: Йәһвә дөреслек юлыннан тайпылган үз халкын кичерергә әзер булган, бу халыкка тәүбә итәргә генә кирәк булган. Йәһвәнең мондый яратучан сүзләренә колак салыгыз: «Килегез һәм хәл итәрбез, дип әйтә Ходай. Әгәр дә сезнең гөнаһларыгыз кансу кызыл кебек булса,— кардай агартырмын; әгәр дә куе кызыл тукыма кебек булса,— дулкындай агартырмын» (Ишагыйя 1:18). Ата-аналар өчен нинди яхшы үрнәк!
23. Балаларының берсе җитди гөнаһ эшләсә, ата-ана нәрсә эшләргә тиеш һәм нәрсәдән сакланырга тиеш?
23 Шуңа күрә юлдан язган үсмердә тәртибен үзгәртергә теләк тудырырга тырышыгыз. Тәҗрибәле ата-аналардан һәм җыелыш өлкәннәреннән акыллы киңәш сорагыз (Гыйбрәтле хикәя 11:14). Уйламыйча эш итәргә, балагызга сезгә кире кайтырга авыр булырлык нәрсә әйтергә һәм эшләргә тырышмагыз. Котырынкы ярсудан һәм зәһәр сүзләрдән сакланып калыгыз (Көлессәйлеләргә 3:8). Өметегезне өзмәгез (1 Көринтлеләргә 13:4, 7). Явызлыкны нәфрәт итегез, ләкин балагыз белән үзегезне рәхимсез һәм усал тотмагыз. Һәм иң мөһиме, балаларга яхшы үрнәк күрсәтергә омтылыгыз һәм Аллага иман итүегезне ныклы итеп саклагыз.
БУЙСЫНМАС ФЕТНӘЧЕНЕ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ
24. Кайчакта мәсихче гаиләдә нинди бәла килеп чыга, һәм ата-аналарга үзләрен ничек тотарга кирәк?
24 Кайбер очракларда шуны да күзәтеп була: яшүсмер фетнәсендә нык торырга хәл иткән һәм мәсихчеләр кадерләгән нәрсәләрне тулысынча кире кага. Ул чакта гаиләдәге башка балаларның иминлеген саклауга яки аны яңадан урнаштыруга күбрәк игътибар бирергә кирәк. Башка балаларга зыян китереп, бар көчегезне фетнәчегә бирмәс өчен сак булыгыз. Гаиләдә башкалардан проблеманы яшерергә тырышу урынына, алар белән, бөтен вак-төяген сөйләп тормастан, моның турында фикер алышыгыз һәм гаиләгезне тынычландырырга тырышыгыз. (Гыйбрәтле хикәя 20:18 не чагыштырыгыз.)
25. а) Әгәр бала буйсынмас фетнәче булса, ата-анага, мәсихче җыелыштагы тәртип буенча, нинди адымнар, бәлкем, ясарга туры киләчәк? б) Балаларының берсе фетнә күтәрә икән, ата-анага нәрсә турында онытмаска кирәк?
25 Рәсүл Яхъя җыелышта фетнәче булып киткән һәм төзәлергә теләмәгән кеше турында болай әйткән: «Ул кешене өегездә кабул итмәгез һәм аны сәламләмәгез» (2 Яхъя 10). Ата-ана үз баласына, әгәр дә ул инде балигъ булган һәм гел буйсынмый икән, шундый ук караш күрсәтергә кирәклеген сизәргә мөмкин. Бу ничек кенә авыр һәм авыртулы булмасын, гаиләдәгеләрегезне саклар өчен, кайчакта шигырьдәге сүзләрне кулланырга кирәк. Гаиләгез сезнең яклавыгызга һәм өзлексез күзәтүегезгә мохтаҗ. Шуңа күрә төгәл билгеләнгән, ләкин акыллы тәртип кагыйдәләрен тотуыгызны дәвам итегез. Башка балаларыгыз белән аралашыгыз. Аларның мәктәптәге һәм җыелыштагы эшләре белән кызыксыныгыз. Өстәвенә, тагын алар шуны белсен: бала-фетнәченең тәртибен хупламасагыз да, сез аны нәфрәт итмисез. Баланың үзен түгел, ә начар эшләрен хөкем итегез. Ягъкубның ике улы, үзләренең рәхимсезлеге аркасында, бөтен гаиләне бәла-казаларга дучар иткәч, Ягъкуб улларын түгел, ә аларның тыелгысыз ачуын каһәрләгән (Яратылыш 34:1—31; 49:5—7).
26. Балаларының берсе фетнәче булса, яхшы ата-аналар нәрсәдән юаныч таба алалар?
26 Бәлкем, сез, гаиләгездә булган хәл өчен, үзегезне гаепле итеп сизәсездер. Ләкин сез дога кылып һәм Йәһвә киңәшен тотып, көчегездән килгәннең бөтенесен эшләгәнсез икән, үз-үзегезне җәзаларга кирәк түгел. Шуннан юату алыгыз: камил ата-аналар юк, һәм сез яхшы ата-ана булыр өчен бар көчегезне куярга тырыштыгыз. (Рәсүлләр 20:26 ны чагыштырыгыз.) Гаиләдә буйсынмас фетнәченең булуы — авыр сынау, ләкин сезнең өегездә андый хәл булган икән, Алла сезне аңлый һәм ул беркайчан да тугры хезмәтчеләрен калдырмый икәненә ышаныгыз (Мәдхия 26:10). Шуңа күрә өегезне башка балаларыгыз өчен куркынычсыз рухи сыеныр урын итеп сакларга тәвәккәл булыгыз.
27. Юлдан язган угыл турындагы гыйбрәтле хикәяне истә тотып, фетнәче баланың ата-анасы һәрвакыт нәрсәгә өметләнә ала?
27 Моннан тыш, беркайчан да өметегезне өзмәгез. Сезнең тәрбияләү өчен куйган тырышлыкларыгыз ахыр чиктә юлдан язган үсмернең йөрәгенә тәэсир итәргә һәм аны һушына китерергә мөмкин (Вәгазьче 11:6). Кайбер мәсихче гаиләләрнең сезнекенә охшаш вакыйгага эләккәне бар, һәм кайчакта ата-аналар, Гайсәнең юлдан язган угыл турындагы гыйбрәтле хикәясендәге ата кебек, үзләренең юлдан язган балаларының кайтканнарын күргәннәр (Лүк 15:11—32). Сезнең гаиләгездә дә шулай ук булырга мөмкин.