Сигезенче бүлек
Гаиләгезне зыянлы тәэсирдән саклагыз
1—3. а) Гаиләгә куркыныч тудырган зыянлы тәэсир каян килә? б) Үз гаиләләрен яклар өчен, әти-әниләргә нәрсәгә дөрес караш сакларга кирәк?
УЛЫГЫЗНЫ мәктәпкә озатырга вакыт, ә урамда яңгыр коя. Нәрсә эшләргә? Улыгызга яңгырдан сакланыр өчен бернәрсә дә бирмичә тышка чыгарга рөхсәт итәр идегезме? Яки аны көчкә йөри алырлык итеп төрер идегезме? Әлбәттә, сез моның берсен дә эшләмәссез. Сез аңа юешләнмәсен өчен кирәклесен генә бирерсез.
2 Нәкъ шулай ук әти-әниләргә дә, балаларын зыянлы тәэсирдән саклар өчен, акыллы юл табарга кирәк. Бу зыянлы тәэсир төрле яклардан килә: күңел ачуларның күпчелек төре, масса-күләм мәгълүмат чаралары, яшьтәшләре, кайвакыт мәктәп тә. Үз гаиләсен яклар өчен, кайбер әти-әниләр әз эшли, ә кайберләре хәтта бернәрсә дә эшләми. Икенчеләре читтән килгән тәэсирнең һәркайсысы зыянлы дип санап, үз балаларын шулхәтле чикли, хәтта аларны басалар. Монда дөрес караш саклап буламы?
3 Әйе, була. Чиктән тыш ирек бирү дә һәм чиктән тыш чикләү дә файдасыз һәм зыян гына китерә ала (Вәгазьче 7:16, 17). Әмма мәсихче ата-аналарга, үз гаиләләрен яклар өчен, бу яктан ничек дөрес караш табарга? Әйдәгез, тормышның өч өлкәсен карап чыгыйк: мәгариф, аралашу һәм күңел ачулар.
БАЛАЛАРЫГЫЗНЫ КЕМ ӨЙРӘТӘЧӘК?
4. Мәсихче ата-аналарның мәгарифкә карашлары нинди булырга тиеш?
4 Мәсихче ата-аналар мәгарифне югары бәяли. Аларның балалары мәктәптә язарга, укырга, башкалар белән уртак тел табарга һәм төрле авырлыкларны хәл итәргә өйрәнәләр икәнен алар белә. Мәктәптә балалар шулай ук укуның нәрсә икәнлеген аңлый. Мәктәптә үстерелгән сәләтләр балаларга, бүгенге дөньяның авырлыкларына карамастан, тормышта уңышлы булырга ярдәм итәчәк. Өстәвенә яхшы белем алу аларга оста эшчеләр булырга булышачак (Гыйбрәтле хикәя 22:29).
5, 6. Мәктәптә балалар җенси якынлык турында ничек бозык белемнәр алырга мөмкин?
5 Ләкин балалар мәктәптә шулай ук үз яшьтәшләре белән аралаша, ә аларның күбесенең карашы бозык. Мәсәлән, аларның җенси мөнәсәбәтләргә һәм әхлакка карашларын карап чыгыйк. Нигерия илендәге бер урта мәктәптә әхлаксыз тәртипле кыз үз сыйныфташларына җенси якынлык турында киңәшләр биргән. Аның җенси якынлык турындагы карашлары порнографик әдәбияттан алынган юк-бар сүз булса да, сыйныфташлары аны йотлыгып тыңлап торганнар. Кайбер кызлар аның киңәшләрен кулланган. Нәтиҗәдә, берсе никахта булмаган килеш балага узган, һәм аның баласын төшерергә тырышуы үлемгә китергән.
6 Кызганычка каршы, секс турындагы кайбер ялган мәгълүматларның чыганагы балалар түгел, ә укытучылар үзләре була. Мәктәптә балаларга, әхлак нормалары һәм җаваплылык турында бернәрсә дә әйтмичә, җенси якынлык турында белемнәр бирелгәндә, күп әти-әниләр аптырап кала. 12 яшьлек бер кызның әнисе болай дип сөйли: «Без яшәгән җирдә кешеләр дини, консерватив карашлы, әмма җирле мәктәпнең үзендә балаларга презервативлар бирәләр!» Кызларының яшьтәшләре аңа якынлык кылырга тәкъдим иткәч, бу хатын һәм аның ире бик нык борчылганнар. Әти-әниләр үз балаларын мондый зыянлы тәэсирдән ничек яклый ала?
7. Җенси якынлык турындагы ялган белемнәргә иң яхшы каршы тору нинди?
7 Балаларга җенси якынлык турында бернинди дә белем бирмәсәк, яхшырак булмасмы? Юк, яхшырак булмас. Балаларга моның турында сез үзегез белем бирсәгез, яхшырак булыр (Гыйбрәтле хикәя 5:1). Дөресен әйткәндә, Европа һәм Төньяк Американың кайбер илләрендә әти-әниләр мондый сөйләшүләрдән кача. Кайбер Африка илләрендә дә әти-әниләр балалары белән җенси якынлык турында бик сирәк сөйләшә. Сьерра-Леонада яшәүче бер әти кеше: «Андый сөйләшүләр Африка культурасына каршы»,— ди. Кайвакыт әти-әниләр, балага җенси якынлык турында белемнәр бирсәк, аңарда әхлаксыз эшләргә китерүче фикерләр туарга мөмкин дип саный. Ә Алла җенси якынлык турында нәрсә уйлый?
ҖЕНСИ ЯКЫНЛЫККА АЛЛАНЫҢ КАРАШЫ
8, 9. Изге Язмаларда җенси мөнәсәбәтләр турында нинди ачык мәгълүматлар бирелә?
8 Изге Язмаларда шунсы ачык итеп күрсәтелә: тиешле очракларда җенси якынлык турында сөйләшүдә бернинди оятлы нәрсә юк. Исраилдә Алла халкына, шул исәптән балаларга да, Муса Канунын кычкырып укыганнарын тыңлар өчен җыелырга боерык бирелгән булган (Икенчезаконлык 31:10—12; Ешуа 8:35). Канунда менструация, ир-атлар орлыгының бүленеп чыгуы, фәхешлек, зина кылу, гомосексуализм, якын туганың белән һәм хайван белән җенси мөнәсәбәтләргә керү кебек җенси тормышка кагылышлы сораулар каралган (Левит 15:16, 19; 18:6, 22, 23; Икенчезаконлык 22:22). Мондый укудан соң ата-аналарга, әлбәттә, кызыксынучан балаларына күп нәрсәләрне аңлатырга туры килгән.
9 Гыйбрәтле хикәя китабының 5 нче, 6 нчы һәм 7 нче бүлекләрендә ата-ананың яратучан киңәшләре язылган шигырьләр бар. Бу киңәшләр җенси әхлаксызлыкның куркынычлары турында. Бу шигырьләрдән әхлаксызлыкның кайвакыт кызыктыргыч булырга да мөмкин икәнлеге күренә (Гыйбрәтле хикәя 5:3; 6:24, 25; 7:14—21). Әмма аларда әхлаксыз тәртип дөрес түгел һәм ул һәлакәтле нәтиҗәләргә китерә дип әйтелә, шулай ук ул шигырьләрдә яшь кешеләр өчен әхлаксыз тәртиптән ничек качарга икәнлеге турында киңәшләр бар (Гыйбрәтле хикәя 5:1—14, 21—23; 6:27—35; 7:22—27). Моннан тыш, әхлаксызлык җенси теләгеңне тиешенчә, ягъни никахта канәгатьләндерүгә каршы куела (Гыйбрәтле хикәя 5:15—20). Балаларны өйрәтер өчен нинди яхшы үрнәк!
10. Ни өчен Алла нормаларына туры килгән җенси мөнәсәбәтләр турындагы белемнәр балаларны әхлаксызлыкка алып бармый?
10 Балаларны җенси якынлык турында өйрәтсәк, бу аларны әхлаксызлык эшләргә этәчәкме? Юк. Киресенчә, Изге Язмаларда: «Тәкъва кешеләр зирәклекләре аркасында бәладән котылып калырлар»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 11:9). Әллә сез үз балагызны бу дөнья тәэсиреннән саклап калырга теләмисезме? Бер әти кеше болай дип сөйләгән: «Балаларыбыз белән сабый чактан ук җенси мөнәсәбәтләр турында ачыктан-ачык сөйләшергә тырыштык. Шуңа күрә башка балалар моның турында сөйләшә башласа, бу аларның кызыксынуын уятмый. Бу тема алар өчен сер түгел».
11. Балаларга ничек җенси әгъзаларга кагылышлы сораулар буенча әкрен генә белемнәр биреп була?
11 Моннан алдагы бүлекләрдә әйтелгәнчә, җенси тәрбияне сабый чактан ук бирә башларга кирәк. Балаларга тәннең әгъзаларын аңлатканда, җенси әгъзаларны — алар ниндидер оят нәрсә булган кебек — игътибарсыз калдырмагыз. Балаларга алар ничек дөрес атала икәнен әйтегез. Вакыт узу белән балаларны билгеле әдәп нормаларына өйрәтергә кирәк. Әти белән әни балаларга шуны аңлатырга тиеш: җенси әгъзалар — махсус органнар, аларга башка кешеләр кагылырга яки карарга тиеш түгел, шулай ук бу әгъзалар турында начар сөйләү дә тыела. Балалар зуррак үскәч, аларга ир белән хатынның бергә булуы ничек балага узуга китерә икәнен аңлатырга кирәк. Җенси өлгерү башланганчы, балалар үз организмнарында нинди үзгәрешләр булачагын яхшы белергә тиеш. Бишенче бүлектә әйтелгәнчә, мондый тәрбия балаларны бозык кешеләрнең сексуаль бәйләнүләреннән яклаячак (Гыйбрәтле хикәя 2:10—14).
АТА-АНАЛАР ӨЧЕН ӨЙ ЭШЕ
12. Мәктәпләрдә еш кына нинди дөрес булмаган карашлар укытыла?
12 Әти-әниләр дөрес булмаган башка карашларга да каршы торырга әзер булырга тиеш. Бу мәсәлән, мәктәптә укытыла торган дөньяви фәлсәфә: эволюция теориясе, милләтчелек яки абсолют хакыйкатьнең булмавы турындагы идея (Яратылыш 1:27; Левит 26:1; Яхъя 4:24; 17:17 не чагыштырыгыз; 1 Көринтлеләргә 3:19). Иң яхшы теләкләрдән чыгып, мәктәп укытучылары һәм башкалар белем алуның дәвам ителүенә зур әһәмият бирәләр. Өстәмә белем алырга яки юкмы икәнен һәрбер кеше үзе хәл итсә дә, кайбер укытучылар өстәмә белем алу — тормышта уңышка ирешер өчен бердәнбер юл дип саныйларa (Мәдхия 145:3—6).
13. Мәктәпкә йөргән балаларны дөрес булмаган карашлардан ничек яклап була?
13 Дөрес булмаган яки үзгәртеп бирелгән карашларга каршы торыр өчен, әти-әниләргә балаларын нәрсәгә укыталар икәнен төгәл белергә кирәк. Шуңа күрә, әти-әниләр, сезнең дә өй эшегез бар! Балаларыгызның укуы белән чын күңелдән кызыксыныгыз. Мәктәптән соң алар белән сөйләшегез. Сораулар бирегез: алар нәрсә өйрәнә, нинди фәннәрне яраталар, нәрсәне аңлау авыррак. Өй эшләрен, язуларын һәм контроль эшләрнең нәтиҗәләрен карап чыгыгыз. Укытучылар белән танышырга тырышыгыз. Укытучылар сез аларның хезмәтен кадерлисез һәм аларга көчегездән килгәнчә, бар нәрсәдә булышырга телисез икәнен аңласын.
БАЛАЛАРЫГЫЗНЫҢ ДУСЛАРЫ
14. Ни өчен Алладан куркып яшәүче балаларга яхшы дуслар сайлау мөһим?
14 «Кем сине моңа өйрәтте?» Бу сорауны, үз балаларының бер дә көтелмәгән сүзләрен ишетеп яки тәртибен күреп, күп ата-ана бирә. Мәктәптәге яки күршедәге яңа дустым шулай эшли дигән җавапны еш кына ишетә алар. Әйе, яшьме без яки картмы, дусларыбыз безгә бик нык тәэсир итә. Рәсүл Паул: «Алданмагыз: „азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза“»,— дип кисәткән (1 Көринтлеләргә 15:33; Гыйбрәтле хикәя 13:20). Яшьтәшләренең басымына аеруча яшүсмерләр бирелүчән. Гадәттә, алар үз-үзләренә ышанып бетми һәм кайвакыт дусларының күңелен табарга һәм аларны шаккатырырга телиләр. Шуңа күрә аларга яхшы дуслар сайлау бик мөһим!
15. Ата-аналар ничек балаларына яхшы дуслар сайларга булыша ала?
15 Һәрбер ата-ана шуны белә: балалар һәрвакытта да дөрес сайлау ясамый, алар җитәкчелеккә мохтаҗ. Алар өчен дуслар сайламагыз. Әмма балаларыгыз үсә барган саен, аларда аера белү сәләтен тәрбияләгез һәм дусларда нинди сыйфатларны кадерләргә кирәклеген аңларга ярдәм итегез. Бу сыйфатларның иң мөһиме — Йәһвәне ярату һәм ул дөрес дип санаган эшләрне башкарырга әзер булу (Марк 12:28—30). Аларны намуслы, игелекле, вөҗданлы һәм тырыш кешеләрне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтегез. Гаилә өйрәнүе вакытында балаларыгызга бу сыйфатларны Изге Язмаларда әйтелгән кешеләрдә билгеләргә һәм аннары җыелыштагыларда моңа охшаш сыйфатларны табарга булышыгыз. Үзегез дуслар сайлаганда, шул ук принципларны тотып, балаларыгызга үрнәк бирегез.
16. Әти-әниләр ничек балалары нинди дуслар сайлый икәнен белә ала?
16 Сез балаларыгызның дусларын беләсезме? Алар белән яхшырак танышыр өчен, балагызга дустын өегезгә чакырырга рөхсәт итсәгез, ничек булыр иде? Балагыздан шулай ук аның дусты турында башка балалар нәрсә әйтә дип сорый аласыз. Дусларын намуслы кешеләр итеп беләләрме яки алар ике төрле тормыш алып барамы? Ике төрле тормыш алып барсалар, балагызга алар белән аралашу зыян китерергә мөмкин икәнен аңлатыгыз (Мәдхия 25:4, 5, 9—12). Балагызның тәртибендә, киемендә, фикер йөртүендә яки сөйләшүендә начар якка үзгәрешләр сизсәгез, бәлки, аның дуслары турында сөйләшү кирәк булыр. Бәлки, сезнең балагыз вакытын аңа начар яктан тәэсир иткән дусты белән үткәрә торгандыр. (Яратылыш 34:1, 2 не чагыштырыгыз.)
17, 18. Начар кешеләр белән аралашмаска дигән кисәтүдән тыш, дуслар сайлауда ата-аналар нинди гамәли ярдәм бирә алалар?
17 Әмма начар дуслар белән аралашудан качарга өйрәтү генә әз. Аларны яхшы дуслар табарга өйрәтегез. Бер әти кеше болай дип сөйли: «Без алмашка һәрвакыт берәр нәрсә уйлап чыгарырга тырышабыз. Мәсәлән, мәктәптә улыбызны футбол командасына язарга теләгәч, без хатыным һәм улым белән утырып, бу бик яхшы булмас иде дип хәл иттек: хәзер аның яңа дуслары булыр иде. Шуннан соң без аңа җыелыштагы берничә баланы чакырып, паркка футбол уйнарга барырга тәкъдим иттек. Шулай итеп сорау хәл ителде».
18 Акыллы әти-әниләр үз балаларына яхшы дуслар табарга һәм алар белән вакытны файдалы итеп үткәрергә ярдәм итәләр. Ләкин күп кенә әти-әниләр өчен күңел ачу мәсьәләсе бик авыр.
НИНДИ КҮҢЕЛ АЧУЛАР САЙЛАРГА?
19. Изге Язмалардагы кайсы мисаллар гаиләләрдәге уен-көлке гөнаһ түгеллеген күрсәтә?
19 Изге Язмаларда уен-көлке хөкем ителәме? Әлбәттә юк! Анда «көлү вакыты бар... һәм бию вакыты бар» диеләb (Вәгазьче 3:4). Борынгы Исраилдәге Алланың халкы музыка белән биюләрне, уеннар белән табышмакларны яраткан. Гайсә Мәсих зур туй мәҗлесендә һәм Маттай Леви аның хөрмәтенә җыйган «зур мәҗлестә» булган (Лүк 5:29; Яхъя 2:1, 2). Шунсы ачык: Гайсә башкаларның шатлыкларын бозып йөрмәгән. Көлке һәм күңел ачу сезнең йортыгызда беркайчан да гөнаһ дип саналмасын!
Палатка алып походка барып була. Мондый төптән уйланган гаилә белән ял итү балаларга өйрәнергә һәм рухи яктан үсәргә ярдәм итә.
20. Гаиләнең күңел ачулары турында уйлаганда, ата-аналар нәрсә турында онытмаска тиеш?
20 Йәһвә — «мөбарәк [ягъни бәхетле] Аллаһы» (1 Тимутегә 1:11). Димәк, Йәһвәгә гыйбадәт кылу кешене шатлыксыз калдырырга түгел, ә аңа рәхәтлек китерергә тиеш. (Икенчезаконлык 16:15 не чагыштырыгыз.) Балалар табигатьләре буенча шатлыклы һәм көч белән тулы. Алар аны уеннарда һәм күңел ачуларда сарыф итәләр. Төптән уйланган күңел ачулар уен-көлкедән күбрәкне аңлата. Бу бала өчен өйрәнү һәм җитлегү чарасы. Гаилә башлыгы үз гаиләсен бар кирәкле нәрсә белән тәэмин итәргә тиеш, шул исәптән ял итү турында да уйларга тиеш. Әмма монда дөрес караш кирәк.
21. Бүгенге күңел ачуларда нинди тозаклар бар?
21 Бу шомлы «соңгы көннәрдә» кеше җәмгыяте, Изге Язмаларда алдан ук әйтелгәнчә, «Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яраткан» кешеләр белән тулы (2 Тимутегә 3:1—5). Күпләр өчен күңел ачу тормышларында беренче урында тора. Күңел ачу төрләре шулхәтле күп, алар хәтта мөһимрәк эшләргә вакыт та калдырмаска мөмкин. Шунсын да әйтергә кирәк: бүгенге күңел ачуларда әхлаксызлыкка, мәрхәмәтсезлеккә, наркотиклар куллану һәм башка бозык нәрсәләргә зур игътибар бирелә (Гыйбрәтле хикәя 3:31). Балаларны мондый бозык күңел ачулардан яклар өчен, нәрсә эшләп була?
22. Күңел ачулар сайлауда ата-аналар балаларына ничек акыллы карарлар кабул итәргә ярдәм итә алалар?
22 Ата-аналар чикләр куярга тиеш. Әмма шунсы тагы да мөһимрәк: балаларны зыянлы күңел ачуны файдалы күңел ачудан аерырга һәм чаманы белергә өйрәтергә кирәк. Моңа өйрәтер өчен вакыт һәм тырышлык таләп ителә. Бер мисал карап чыгыйк. Ике балалы әти олы улының еш кына яңа радиостанция тыңлаганына игътибар итә. Шуңа күрә йөк машинасында эшкә барганда, әти кеше шул радиостанцияне тыңлый башлый. Вакыт-вакыт туктап, ул кайбер җырларның сүзләрен язып куя. Соңыннан ул уллары белән тыңлаган җырлары турында сөйләшкән. Ул аларга: «Сез ничек уйлыйсыз?» — дигән сүзләрдән башланган сораулар биргән һәм аларның фикерләрен белергә теләгән. Шуннан соң игътибар белән аларның җавапларын тыңлаган. Изге Язмалар ярдәмендә барысын карап чыгып, аның уллары бу радиостанцияне башка тыңламаска ризалашкан.
23. Әти-әниләр ничек балаларын зыянлы күңел ачулардан яклый ала?
23 Акыллы әти-әниләр балаларын нинди музыка, теле-программа, видеофильм, комикслар, видеоуеннар һәм кинофильмнар кызыксындыра икәнен тикшерәләр. Мондый әти-әниләр тышлыкка, җырның сүзләренә игътибар итәләр, газеталарда фильм турында нәрсә әйтелгәнен һәм аның өлешләрен карап чыгалар. Күпләрне балаларга бүген тәкъдим ителгән кайбер «күңел ачулар» шаккатыра. Үз балаларын зыянлы тәэсирдән якларга теләгән әти-әниләр алар белән теге яки бу күңел ачуның нәрсәгә китерә алганы турында фикер алышалар. Моның өчен алар Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны, шулай ук «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларында бастырылган мәкаләләрне, яшьләр өчен китапны кулланаларc. Әти-әниләр эзлекле рәвештә һәм акыл күрсәтеп ачык чикләр билгеләгәндә, бу яхшы нәтиҗәләргә китерә (Маттай 5:37; Филиппуйлыларга 4:5, ЯД).
24, 25. Гаилә белән ял итүнең нинди төрләре бар?
24 Әлбәттә, зыянлы күңел ачуларга чикләр кую гына әз. Явызлыкка каршы игелекне куярга кирәк, югыйсә балалар ялгыш юл буенча китәргә мөмкин. Күп мәсихче гаиләләр бергә ял итүләренең бик күп бәхетле һәм шатлыклы истәлекләрен саклый: пикниклар, йөреп күңел ачып кайтулар, походлар, уеннар, спорт белән шөгыльләнү, туганнарга һәм танышларга кунакка бару. Кайберәүләр гаилә белән бергә укыганда яхшы ял итеп була икәнен күргәннәр. Бу аларга зур рәхәтлек китерә. Икенчеләре кызык һәм шаян вакыйгалар сөйләргә ярата. Өченчеләренең яраткан шөгыльләре бар: мәсәлән, агачка уеп рәсем ясау яки башка эшләр, шулай ук музыкаль инструментларда уйнау, рәсем ясау һәм Алланың иҗади эшләрен өйрәнү. Мондый эшләрне яратырга өйрәнгән балалар күңел ачуларның күп кенә зыянлы төрләреннән якланган, һәм алар шуны аңлый: бер урында, бернәрсә эшләмичә, башкаларның синең күңелеңне күтәргәннәрен карап утыруга караганда шактый кызыграк ял итү бар.
25 Дуслар белән очрашу да файдалы ял итү булырга мөмкин. Әгәр мондый очрашуда яхшы җитәкчелек булса һәм бик күп кунак булмаса, шулай ук ул озакка сузылмаса, балаларыгыз уен-көлкегә караганда күбрәк ала алалар. Мондый очрашу җыелышта мәхәббәт бәйләнешләрен ныгытырга мөмкин. (Лүк 14:13, 14; Яһүд 12 не чагыштырыгыз.)
ГАИЛӘГЕЗ БУ ДӨНЬЯНЫ ҖИҢӘ АЛА
26. Гаиләне зыянлы тәэсирдән яклау турында сүз барганда, нинди сыйфат иң мөһим?
26 Гаиләне бу дөньяның зыянлы тәэсиреннән яклар өчен, һичшиксез, күп һәм тырышып эшләргә кирәк. Әмма уңышлы булырга барыннан да бигрәк ярдәм итәчәк бер сыйфат бар. Ул — мәхәббәт! Гаиләдәге якын, яратучан мөнәсәбәтләр ярдәмендә йортыгыз тыныч сыеныр урын булачак, һәм зыянлы тәэсирдән иң яхшы яклау — аралашу үсәчәк. Моннан тыш, яратуның икенче бер төрен үстерү тагы да мөһимрәк — ул Йәһвәне ярату. Бу ярату гаиләдәгеләрнең барысында да булса, балалар бу дөнья тәэсиренә бирелеп Алланы рәнҗетү кебек фикернең үзен дә нәфрәт итәрләр. Ә чын күңелдән Йәһвәне яраткан ата-аналар Алланың яратуын, акыллылыгын һәм бар нәрсәгә дөрес карашын үз тормышларында чагылдырырга тырышырлар (Эфеслеләргә 5:1; Ягъкуб 3:17). Алар шулай эшләсә, балаларның Йәһвәгә гыйбадәт кылуга — тыюлар җыентыгы яки шатлыксыз, көлкесез һәм аңардан тизрәк читкә борылып китәсе килә торган тормыш юлы дип карарга сәбәбе булмас. Киресенчә, алар шуны аңларлар: Аллага гыйбадәт кылу — ул иң бәхетле һәм бар нәрсәгә бай тормыш.
27. Гаилә бу дөньяны ничек җиңә ала?
27 Бар нәрсәгә дөрес караш саклап һәм берләшеп Аллага бәхетле хезмәт иткән гаиләләр Йәһвәне сөендерә, шулай ук бу дөньяның бозык тәэсиреннән качып, чын күңелдән «тапсыз, кимчелексез» калырга омтыла торган гаиләләр аны шатландыра (2 Петер 3:14; Гыйбрәтле хикәя 27:11). Мондый гаиләләр Гайсә Мәсих үрнәген тоталар: ул Шайтанның аны юлдан яздырыр өчен куйган бар тырышлыкларына каршы торган. Гайсә үзенең кеше булып яшәвенең азагында: «Мин дөньяны җиңдем»,— дип әйтә алган (Яхъя 16:33). Сезнең дә гаиләгез бу дөньяны җиңсен һәм мәңгелек тормыш белән ләззәтләнсен!
a Өстәмә белем алу буенча сораулар «Йәһвә Шаһитләре һәм мәгариф» дигән брошюраның 4—7 нче битләрендә карала. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.
b Монда «көлү» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзенең башка формаларын «уйнау», «берәр күңел ачу тәкъдим итү», «бәйрәм итү» һәм «күңел ачу» дигән сүзләр белән аңлатып була.
c Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.