20 нче җыр
Йәһвәгә гыйбадәт кылу өчен күркәм урын
1. Нинди күркәм йортың,
Алла, халкың — ишегалларында.
Анда бик барасым килә,
мактау җырлары җырларга,
мактау җырлары җырларга.
2. Көч бирүеңне бик сорап,
Йәһвәбез, килә, без сиңа.
Яратып, ныгытасың син
һәм хезмәттә көч бирәсең,
һәм хезмәттә көч бирәсең.
3. Бер көн ишегалларыңда
башка мең көннән ямьлерәк.
Бозыклар белән йөрүдән
синең йортыңда яхшырак,
синең йортыңда яхшырак.
4. Тәкъва булган кешеләргә
«кояш һәм калкан» син, Йәһвә.
«Усаллыксыз» йөрүчене
«яхшылыктан буш» итмисең,
«яхшылыктан буш» итмисең.