Тугызынчы бүлек
Ялгыз ата яки ялгыз аналы гаиләләр уңышлы була ала!
1—3. Ялгыз әти яки ялгыз әниле гаиләләрнең саны ни өчен үсә, һәм бу ул гаиләдәге кешеләргә ничек тәэсир итә?
КУШМА ШТАТЛАРДА ялгыз ата яки ялгыз аналы гаиләләр «иң тиз үсә торган гаиләләр төре» дип атала. Мондый хәлне күп илләрдә күреп була. Бүген элеккегә караганда күбрәк кешеләр аерылыша, үз тормыш иптәшләрен ташлый, аерым яши яки никахлашмыйча бала табып тормыш итә. Һәм моның барысы миллионлаган әти-әниләр һәм балалар өчен озакка сузылган авыр нәтиҗәләр тудыра.
2 «Мин 28 яшьлек ике балалы тол хатын,— дип язган бер әни кеше.— Бу күңелемне җәфалый, чөнки мин балаларымның әтисез үсүләрен теләмим. Мине беркем дә яратмый кебек. Балаларым минем еш кына елаганымны күреп кайгыралар». Ачу, гаеп һәм ялгызлык кебек хисләр белән көрәшүдән тыш, тулы булмаган гаиләләрдәге ялгыз әти яки әниләрнең күбесе акча эшләргә һәм өйдәге эшләрне башкарырга өлгерергә тиеш. Мондый әти-әниләрнең берсе моны шундый сүзләр белән аңлаткан: «Ялгыз ата яки аналар жонглерларга охшаш. Ярты ел күнегүләрдән соң дүрт шар белән жонглерлык итәргә өйрәндем генә дигәндә, берәрсе шунда ук сиңа тагын бер шар ыргыта!»
3 Тулы булмаган гаиләләрдәге балаларның еш кына үз авырлыклары туа. Алар, бәлки, әти-әнисенең кинәт аерылышуы аркасында яки аларның берәрсе үлгәнгә бик кайгыралардыр. Әйе, күп балага аның әтисе я әнисе булмавы начар яктан йогынты ясый кебек тоела.
4. Йәһвәнең ялгыз әти яки ялгыз әниле гаиләләр турында кайгыртканын кайдан беләбез?
4 Тулы булмаган гаиләләр Изге Язмалар язылган чорда да булган. Изге Язмаларда «ятим бала» һәм «тол хатын» кат-кат искә алына (Чыгыш 22:22; Икенчезаконлык 24:19—21; Әюб 31:16—22). Йәһвә Алла аларның авыр хәлләренә ваемсыз булмаган. Мәдхия җырлаучы Алланы «ятимнәрнең атасы һәм тол хатыннарны хөкем итүче» дип атый (Мәдхия 67:6). Һичшиксез, Йәһвә ялгыз әти яки ялгыз әниле гаиләләр турында бүгенге көндә дә кайгыртучанлык күрсәтә! Чыннан да, аның Сүзендә мондый гаиләләргә имин яшәргә ярдәм итүче принциплар бирелә.
ӨЙДӘГЕ ЭШЛӘРНЕ НИЧЕК ҮТӘРГӘ
5. Ялгыз ата яки аналар башта нинди авырлык белән очраша?
5 Өйдәге эшләргә күз салыйк. «Еш кына ир кешенең ярдәме кирәк була,— дип әйтә аерылышкан бер хатын.— Мәсәлән, машинада берәр нәрсә ватылган, ә син ничек төзәтергә икәнен белмисең». Нәкъ шулай ук аерылышкан яки тол булып калган ирләр дә хәзер күпме өй эшен башкарырга кирәклеген аңлагач аптырап калалар. Өйдәге тәртипсезлек исә балаларда тотрыксызлык һәм ышанычсызлык хисен көчәйтә.
Балалар, ялгыз әти яки әниегезгә ярдәм итегез.
6, 7. а) Гыйбрәтле хикәя китабында «игелекле хатын» турында нинди яхшы мисал китерелә? б) Тулы булмаган гаиләләргә өйдәге эшләрне башкару өчен куелган тырышлык ничек ярдәм итә?
6 Нәрсә ярдәм итә ала? Гыйбрәтле хикәя 31:10—31 дә сурәтләнгән «игелекле хатын» мисалын карап чыгыйк. Ул гаҗәпкә калдырырлык күп эшләр башкарган: сатып алган, саткан, теккән, ашарга әзерләгән, күчемсез милеккә акча салган, җир эшләрен башкарган һәм өй эшләре белән идарә иткән. Ни өчен ул шундый уңышлы булган? Ул иртәннән торып, кичкә кадәр тырышып эшләгән. Өстәвенә ул, кайбер эшләрне башкаларга тапшырып һәм башкалар өчен үз куллары белән хезмәт итеп, эшләрне дөрес оештырган. Әлбәттә аны мактаганнар!
7 Балаларыңны бер үзең тәрбияләп үстерәсең икән, өйдәге эшләреңне намус белән башкар. Бу эшләрдән шатлык тап, чөнки бу балаларыңны шактый бәхетлерәк итәчәк. Шул ук вакыт барысын яхшылап планлаштыру һәм оештыру мөһим. «Тырыш кешенең уе-нияте [«планнары», ЯД] — муллыкка [китерә]»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле хикәя 21:5). Балаларын ялгыз тәрбияләгән бер әти кеше: «Ашыйсы килгәнче, мин ризык турында уйламыйм»,— дип таный. Әмма яхшылап уйлап ашарга әзерләсәң, ризык, гадәттә, тиз генә әзерләнгән ризыкка караганда тәмлерәк һәм файдалырак булачак. Бәлки, сиңа шулай ук синең өчен яңа булган өй эшен башкарырга өйрәнергә кирәктер. Тәҗрибәле дуслар һәм ярдәм итәргә әзер булган белгечләр белән киңәшләшеп, шулай ук төрле китаплар укып, кайбер ялгыз әниләр буярга, су торбаларын төзәтергә һәм машинага вак-төяк ремонт ясарга өйрәнгәннәр.
8. Тулы булмаган гаиләләрдә балалар ничек әти яки әнисенә ярдәм итә ала?
8 Балалардан булышырга сорау дөресме? Бер ялгыз ана мондый нәтиҗәгә килгән: «Балалар әтисез үскәндә, аларның тормышын җиңеләйтергә омтылышыбыз бар». Мондый омтылыш аңлашыла, әмма ул, бәлки, һәрвакытта да балаларга иң зур файда китерми торгандыр. Изге Язмалар язылган чорда Алладан куркып яшәгән яшүсмерләрнең алар үзләре башкарырга тиеш өй эшләре булган (Яратылыш 37:2; Җырларның җырлары 1:5). Шуңа күрә, балаларга чиктән тыш күп эш йөкләмәс өчен, игътибарлы булырга кирәк булса да, аларга савыт-саба юу, үз бүлмәсен җыештыру кебек эшләр йөкләү акыллы булыр иде. Ә кайбер эшләрне бергә башкарсагыз ничек булыр иде? Бу күп шатлык китерергә мөмкин.
АКЧА ЭШЛӘП АЛУ — АВЫР МӘСЬӘЛӘ
Мөмкин кадәр күбрәк вакытыңны балаларың белән үткәр.
9. Ни өчен күп кенә ялгыз әниләргә акча ягыннан авырлыклар кичерергә туры килә?
9 Ялгыз әти яки әниләрнең күбесенә яшәр өчен акча табу авыр, ә кияүгә чыкмаган яшь аналарга гадәттә тагы да авырракa. Дәүләт пособиесе бирелә торган илләрдә бу аналар өчен аны алу акыллы булыр иде. Моны, ким дигәндә, эш тапканчы алу яхшы булыр. Изге Язмаларда мәсихчеләргә кирәк булганда мондый мөмкинлекләрне куллану рөхсәт ителә (Римлыларга 13:1, 6). Акчага мохтаҗ булуны тол хатыннар да һәм аерылышканнар да кичерә. Еллар буе өй эшләрен генә караган күпләр кабат эшкә урнашырга мәҗбүр, һәм еш кына алар әз түләүле эш кенә таба алалар. Кайберәүләр, берәр профессиягә өйрәтер өчен оештырылган группаларда яки кыска вакытлы курсларда белем алып, үз хәлләрен яхшырту җаен табалар.
10. Ялгыз әни балаларына ни өчен эш эзләргә туры килгәнен ничек аңлата ала?
10 Син, бәлкем, эш эзлисеңдер. Балаларың моның белән канәгать булмаса, моңа шаккатма һәм үзеңне гаепләмә. Балаларыңа ни өчен сиңа эшләргә кирәклеген аңлат, Йәһвә сиңа алар турында кайгыртырга куша икәнен аңларга ярдәм ит (1 Тимутегә 5:8). Тора-бара балаларның күбесе үзгәрешләргә ияләшә. Ләкин, киеренке тормышың рөхсәт иткәнчә, мөмкин кадәр күбрәк вакытыңны балаларың белән уздырырга тырыш. Синең яратуың һәм игътибарың гаиләгез, бәлки, акча ягыннан кичергән авырлыкларны йомшартырга ярдәм итәчәк (Гыйбрәтле хикәя 15:16, 17).
КЕМ КЕМНЕҢ ТУРЫНДА КАЙГЫРТА?
Җыелыштагы «тол хатыннар» һәм «ятимнәр» игътибарсыз калмый.
11, 12. Ялгыз әти яки әниләр нинди чикләрне сакларга тиеш, һәм алар моны ничек эшли ала?
11 Ялгыз әти яки әниләрнең үз балалары белән аеруча якын булулары табигый, әмма игътибарлы булырга кирәк: Алла әти-әни һәм балалар арасында урнаштырган чикләр бозылмасын. Мәсәлән, ялгыз әни улы өстенә гаилә башлыгы үтәргә тиеш бурычларны йөкләсә яки кызына үзенең шәхси проблемаларын тапшырып, аңа ышанычлы кешегә кебек караса, бу зур авырлыкларга китерергә мөмкин. Моны эшләргә кирәкми, бу баланы стресс хәленә китерергә яки каушатырга мөмкин.
12 Балаларыңа шуны аңлат: син олы кеше булганга, алар синең турында түгел, ә син алар турында кайгыртачаксың. (2 Көринтлеләргә 12:14 не чагыштыр.) Кайвакыт сиңа киңәш яки ярдәм кирәк булырга мөмкин. Аны син балаларыңнан түгел, ә мәсихче өлкәннәрдән яки, бәлкем, җитлеккән мәсихче апа-кардәшләрдән эзлә (Титуска 2:3).
ТӘРБИЯЛӘҮ ӘЛЕ ДӘ МӨҺИМ
13. Ялгыз әни балалар тәрбияләүдә нинди авырлык белән очрашырга мөмкин?
13 Ир-атка аның сүзләрен үтәсеннәр өчен күп көч куярга кирәк түгел, ә менә хатын-кыз бу яктан һәрвакытта да уңышка ирешми. Балаларын ялгыз тәрбияләгән бер ана болай ди: «Улларыма карасаң, алар инде балигъ ир-атлар булып күренә. Алар белән үзеңне көчсез һәм кыюсыз хис итмәс өчен кайвакыт тырышлык куярга кирәк». Бәлки, син әле дә яраткан тормыш иптәшеңнең үлеме аркасында кайгырасыңдыр я аерылышу аркасында үзеңне гаепле дип саныйсың һәм ачуың килә торгандыр. Әгәр иреңә дә балалар өстеннән опекун булырга хокук бирелгән икән, син бала аның янына китәргә теләр дип курка торгансыңдыр. Мондый кайгырулар балаларны тәрбияләүдә акыллылык күрсәтергә комачауларга мөмкин.
14. Ялгыз әти яки әниләр балалар тәрбияләүгә ничек дөрес караш саклый ала?
14 Изге Язмаларда «игътибарсыз калдырылган бала үз анасын хурлыкка төшерер» дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 29:15). Гаиләдә кагыйдәләр урнаштырып һәм аларның үтәлүен таләп итеп, син Йәһвә Алланың таяныч бирүенә өметләнә аласың. Шуңа күрә үзеңне гаепләмә, вөҗдан газабына яки куркуга бирелмә (Гыйбрәтле хикәя 1:8). Изге Язмалар принципларын беркайчан да ташлама (Гыйбрәтле хикәя 13:24). Акыллылык, эзлеклелек күрсәтергә һәм каты булырга тырыш. Вакыт узу белән балаларның күбесе мондый тырышлыкларга яхшы эшләр белән җавап кайтара. Әмма сиңа балаларыңның хисләрен исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, балаларын ялгыз тәрбияләгән бер әти кеше болай ди: «Балаларымны тәрбияләгәндә, мин әниләренең үлеме аларга нинди кайгы китергәнен һәрвакыт исемдә тотам. Җае чыккан саен, мин балалар белән сөйләшәм. Кичке ашны әзерләгәндә, без эчкерсез сөйләшүләр алып барабыз. Бу минутларда балалар чын күңелдән миңа барысын сөйләп бирәләр».
15. Аерылышкан кешегә, үзенең элекке тормыш иптәше турында сөйләгәндә, нәрсәдән сакланырга кирәк?
15 Әгәр син аерылышкансың икән, балаларың алдында элекке тормыш иптәшеңнең абруен төшерергә омтылуың әз файда китерәчәк. Әти-әнинең талашулары балаларга бик зур зыян китерә, һәм ахыр чиктә алар сезнең икегезне дә хөрмәт итми башларлар. Шуңа күрә: «Син әтиеңнән һич тә яхшырак түгелсең!» — дигән рәнҗетерлек сүзләрне әйтергә ярамый. Элекке тормыш иптәшең сиңа нинди генә авыртулар китермәсен, ул әле дә балаңның әтисе яки әнисе булып кала, ә балаң әтисенең дә һәм әнисенең дә яратуына, игътибарына һәм тәрбияләвенә мохтаҗb.
16. Ялгыз әти яки ялгыз әниле гаиләләрдә рухи яктан ныгыта торган нинди өйрәнүләр тәрбияләүнең өзлексез өлеше булырга тиеш?
16 Үткән бүлекләрдә әйтелгәнчә, тәрбияләү ул җәза бирү генә түгел, ә өйрәтү һәм үгет-нәсыйхәт бирү. Әгәр гаиләдә рухи өйрәтүнең яхшы программасы үтәлсә, күп авырлыклардан качып була (Филиппуйлыларга 3:16). Мәсихчеләр очрашуларына регуляр килү мөһим (Еврейләргә 10:24, 25). Шулай ук һәр атна Изге Язмаларның гаилә өйрәнүен үткәрергә кирәк. Дөрес, моны башкару һәрвакытта да җиңел түгел. «Эш көне беткәч, шулхәтле ял итәсе килә,— дип әйтә бер тырыш ана.— Әмма мин, гаилә өйрәнүен үткәрергә бик кирәк икәнен аңлап, кызым белән өйрәнү үткәрергә үземне „көйлим“. Кызым гаилә өйрәнүләребезне бик ярата!»
17. Паулның юлдашы Тимутегә яхшы тәрбия бирелгән. Без моңардан нәрсәгә өйрәнә алабыз?
17 Рәсүл Паулның юлдашы Тимутене Изге Язмаларның принципларына әтисе түгел, ә, күрәсең, әнисе белән әбисе өйрәткән. Һәм Тимуте чыннан да бик яхшы мәсихче булган! (Рәсүлләр 16:1, 2; 2 Тимутегә 1:5; 3:14, 15). Балаларыңны Йәһвәнең «үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып» тәрбияләргә тырышсаң, син дә уңышлы булуыңа өметләнә аласың (Эфеслеләргә 6:4).
ЯЛГЫЗЛЫКНЫ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ
18, 19. а) Ялгыз әти яки әниләрдә ялгызлык кайсы яклардан беленергә мөмкин? б) Җенси теләкләрне җиңәргә ярдәм итәр өчен, нинди киңәш бирелә?
18 Ялгыз әти яки әниләрнең берсе болай дип зарланган: «Өйнең бу дүрт стенасына кайткач һәм аеруча балаларны йокларга яткыргач, ялгызлыктан бик авыр була». Әйе, ялгыз әти яки әниләрнең авырлыклары арасында ялгызлык еш кына иң зур проблема булып тора. Дусларча аралашуны, никахка хас булган назны сагыну табигый. Әмма бу проблеманы теләсә нинди юллар белән хәл итәргә омтылу дөрес булыр идеме? Рәсүл Паул яшәгән көннәрдә кайбер яшь тол хатыннар «җенси теләккә бирелеп... үзләрен Мәсихкә багышлаудан туктаганнар» (1 Тимутегә 5:11, 12). Җенси теләкләргә рухи ихтыяҗлардан өстен чыгарга рөхсәт итсәк, бу һәлакәткә китерергә мөмкин (1 Тимутегә 5:6).
19 Бер мәсихче ир-ат болай дип әйткән: «Җенси теләк бик нык, әмма аны җиңеп була. Уйга мондый фикерләр килгәндә, аларга тукталырга ярамый. Аларны алып ташларга кирәк. Шулай ук балаң турында уйлау бу яктан ярдәм итә». Алла Сүзендә: «Үзегездәге дөньяви теләкләрне... нәфесне... үтерегез»,— дигән киңәш бирелә (Көлессәйлеләргә 3:5). Әгәр син ашыйсы килүеңне киметергә тырышсаң, син төрле ризык турында әйтелгән журналлар укыр идеңме яки ашау турында сөйләшкән кешеләр белән торыр идеңме? Әлбәттә юк! Җенси теләкләр турында да шуны ук әйтеп була.
20. а) Раббыга иман итмәүчеләр белән очраша торган кешеләргә нинди куркыныч яный? б) Беренче гасырдагы һәм безнең көннәрдәге никахлашмаган кешеләр ялгызлыкны ничек җиңгәннәр?
20 Кайбер мәсихчеләр Раббыга иман итмәгән кеше белән очраша башлый (1 Көринтлеләргә 7:39). Бу проблемаларыңны хәл итәрме? Юк. Аерылышкан бер мәсихче апа-кардәш: «Ялгызлыктан начаррак нәрсә дә бар. Бу кияүгә ялгыш чыгу!» — ди. Беренче гасырда яшәгән тол мәсихче хатыннарның да, әлбәттә, үзләрен ялгыз хис иткән чаклары булган, әмма акыллы хатыннар «кунакчыллык күрсәтүләрен, имандашларының аякларын юуларын, авырлык килгәннәргә ярдәм итүләрен» дәвам иткәннәр (1 Тимутегә 5:10). Бүгенге тугры мәсихчеләр дә, күп еллар Алладан куркып яшәгән тормыш иптәше табарга өметләнеп, төрле эшләр башкаралар. 68 яшьлек бер тол мәсихче хатын үзен ялгыз хис иткән очракта башка тол хатыннарга кунакка йөргән. Ул болай дип сөйли: «Кунакка йөргәндә, өй эшләрен караганда һәм үз рухилыгым турында кайгыртканда, ялгызлык өчен вакыт калмый». Аеруча файдалы яхшы эш — башкаларны Алла Патшалыгы турында өйрәтү (Маттай 28:19, 20).
21. Ничек итеп дога һәм файдалы аралашу ялгызлыкны кичерергә булыша ала?
21 Әлбәттә, ялгызлыктан кинәт кенә котылу мөмкин түгел. Әмма аны Йәһвә биргән көч белән кичереп була. Андый көчне мәсихче «Аллаһыга ялварып, көне-төне дога кылганда» ала (1 Тимутегә 5:5). Дога кылу — ул ялварып үтенүләр, ярдәм турында, бәлкем яшь түгеп һәм кычкырып ялынулар. (Еврейләргә 5:7 не чагыштыр.) Йәһвәгә күңел түрләреңдә булганнарны «көне-төне» сөйләү чыннан да файдалы. Моннан тыш, ялгыз торуның бушлыгын тутырырга файдалы аралашу булыша ала. Мондый аралашу барганда, Гыйбрәтле хикәя 12:25 тә язылганча, «ягымлы» дәртләндерү сүзләре ишетеп була.
22. Үзеңне кайвакыт ялгыз итеп хис иткәндә, нәрсәне истә тоту файдалы?
22 Син үзеңне кайвакыт ялгыз итеп хис итсәң, ә моның булуы бик мөмкин, шуны истә тот: авырлыклар бар кешеләрдә дә була. Чыннан да, барлык «имандашларыбыз... [төрлечә] газапларга дучар ителә» (1 Петер 5:9). Үткәндәгеләр белән яшәргә тырышма (Вәгазьче 7:10). Үзеңдә булган өстенлекләрне кадерлә. Һәм, иң мөһиме, сафлыгыңны сакларга һәм Йәһвә йөрәген сөендерергә тәвәккәл бул (Гыйбрәтле хикәя 27:11).
БАШКАЛАР НИЧЕК БУЛЫША АЛА
23. Мәсихчеләрнең ялгыз әти яки әниләр алдында нинди бурычлары бар?
23 Мәсихчедәшләрнең ярдәме һәм таянычы бик кыйммәтле. Ягъкуб 1:27 дә болай дип әйтелә: «Аллаһы Ата Үз каршында саф, тапсыз санаган табыну — ятимнәрнең, тол хатыннарның кайгылары белән уртаклашу». Әйе, мәсихчеләр тулы булмаган гаиләләргә ярдәм итәргә тиеш. Моны ничек эшләп була?
24. Мохтаҗлыкта яшәгән тулы булмаган гаиләләргә ничек ярдәм итеп була?
24 Материаль яктан ярдәм итеп була. Изге Язмаларда: «Кем дә кем, һәммә нәрсәсе булып, һәм туганының мохтаҗлыгын күрә торып, аңа шәфкать күрсәтмәсә, аңарда Аллаһы мәхәббәте ничек торыр икән?» — дип әйтелә (1 Яхъя 3:17). «Күрә торып» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе чак кына карап алуны түгел, ә озак вакыт игътибар белән карауны аңлата. Бу ярдәмчел мәсихчегә иң беренче итеп шул гаиләнең шартлары һәм ихтыяҗлары белән танышырга кирәк икәнлеген күрсәтә. Бәлки, гаилә акчага мохтаҗдыр. Яисә өйдәге берәр нәрсәне төзәтеп бирергә кирәктер. Бәлкем, тулы булмаган гаилә әгъзалары, аларны төшке ашка яки дуслар очрашуына чакырсалар да, бик рәхмәтле булырлар иде.
25. Имандашлар ялгыз әти яки әниләргә мәрхәмәтләрен ничек күрсәтә ала?
25 Өстәвенә, 1 Петер 3:8 дә: «Һәммәгез дә бер фикердә, миһербанлы, туган җанлы, шәфкатьле, тыйнак булыгыз»,— дип әйтелә. Берүзе алты бала тәрбияләгән бер ана болай дип әйтә: «Яшәргә бик авыр һәм бу кайвакыт мине боектыра. Ләкин кардәшләрнең берәрсе миңа: „Джоан, син эшләгәннең барысы да искиткеч. Син юкка гына тырышмыйсың“,— дип әйтеп куя. Башкаларның синең турында уйлаганнарын һәм кайгыртуларын белү шундый зур көч бирә!» Олы яшьтәге мәсихче апа-кардәшләр балаларын ялгыз үстергән яшь хатыннарга махсус ярдәм күрсәтә ала: алар ялгыз хатыннарга, бәлки, ир-атлар белән фикер алышу кыен булган проблемаларны тыңлый алалар.
26. Әтисез үскән балаларга җитлеккән мәсихчеләр ничек ярдәм итә ала?
26 Мәсихче ир-атларның да ярдәм итәргә мөмкинлекләре бар. Тәкъва Әюб: «Мин ярдәмчесез ятимне... коткара идем»,— дигән (Әюб 29:12). Бүген дә кайбер мәсихчеләр әтисез үскән балаларга игътибар итәләр һәм бернинди яшерен ниятләрсез «риясыз иманнан килгән мәхәббәт» күрсәтәләр (1 Тимутегә 1:5). Үз гаиләләре турында онытмыйча, кайберәүләр вакыт-вакыт мондый балалар белән мәсихчеләр хезмәтендә катнаша, шулай ук үзләренең гаилә өйрәнүләренә чакыра яисә бергә ял итәләр. Мондый игелеклелек әтисез үскән баланы явыз юлдан сакларга мөмкин.
27. Ялгыз әти яки әниләр кемнең ярдәменә ышана алалар?
27 Һичшиксез, ялгыз әти яки әниләр ахыр чиктә «үз йөкләрен үзләре» йөртергә тиеш (Гәләтиялеләргә 6:5). Шулай да мәсихче кардәшләр һәм Йәһвә аларны ярата. Изге Язмаларда Йәһвә турында: «Ходай... ятимне һәм тол хатынны яклый»,— дип әйтелә (Мәдхия 145:9). Аның яратучан ярдәме белән тулы булмаган гаиләләр имин яши ала!
a Яшь мәсихче хатын әхлаксыз тәртибе аркасында балага узса, мәсихче җыелыш аның бу эшен һич тә акламаячак. Әмма ул тәүбә итсә, өлкәннәр һәм җыелыштагы башка кешеләр, бәлки, аңа ярдәм тәкъдим итәргә теләрләр.
b Баланы әтисенең яки әнисенең мәрхәмәтсез мөгамәләсеннән, бәлки, якларга кирәк булган очраклар бардыр. Монда бу очраклар турында сүз бармый. Әгәр элекке тормыш иптәшең балаларны, бәлки, синнән китәргә күндерергә омтылып, синең абруеңны төшерергә тырышса, бу очракта нәрсә эшләргә дип, тәҗрибәле дусларың белән, мәсәлән мәсихчеләр җыелышының өлкәннәре белән киңәшләшү яхшы булыр иде.