Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2011 ел, 28 февраль атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Мәктәп күзәтчесе 3 гыйнвар атнасыннан алып 28 февраль атнасына кадәр үткән материал буенча 20-минутлык кабатлау үткәрәчәк.
1. Патшалык итүнең башында Хизәкыйя нәрсә эшләгән, һәм бүген без аңардан ничек үрнәк ала алабыз? (2 Елъ. 29:16—18) [w09 15.6. 9 б., 13 абз.]
2. 2 Елъязма 36:15—17 дәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [w05 1.12. 11 б., 7 абз.]
3. Езра 3:1—6 дагы сүзләр Иерусалимның 70 еллык ташландык хәле нәкъ билгеләнгән вакытта тәмамланачак икәне турындагы Изге Язмаларда язылган хәбәрне ничек итеп исбат итә? [w06 1.1. 11 б., 3 абз.]
4. Езра, башка халык кешеләре белән никахка керү турында ишеткәч, ни өчен тетрәткән? (Езра 9:1—3) [w06 1.1. 12 б., 1 абз.]
5. Нихами 3:10, 23, 28—30 дагы сүзләрдән нинди сабак алып була? [w06 1.2. 18 б., 2 абз.]
6. Нихами 5:14—19 дагы сүзләрдән нинди сабак алып була? [w06 1.2. 18 б., 4 абз.]
7. Ни өчен кешеләр утын китерергә тиеш булган? (Них. 10:34) [w06 1.2. 19 б., 1 абз.]
8. Нихами, яһүдләрне Аллаһы кануннарын бозганы өчен «шелтәләүдән» тыш, тагын нәрсә эшләгән? (Них. 13:25, 28) [w06 1.2. 19 б., 3 абз.]
9. Эстер патша белән әхлаксыз җенси мөнәсәбәтләргә кергәнме? (Эст. 2:14 —17) [w06 1.3. 9 б., 3 абз.]
10. Ни өчен Мардокәй Һәмән алдында тез «чүкмәгән»? (Эст. 3:2) [w06 1.3. 9 б., 4 абз.]