Икенче бүлек
Бәхетле никахка әзерләнү
1, 2. а) Планлаштыруның мөһимлегенә Гайсә нинди сүзләр белән басым ясаган? б) Планлаштыру нинди өлкәдә аеруча мөһим?
ӨЙ ТӨЗЕР өчен, барысын җентекләп әзерләргә кирәк. Нигез салыныр алдыннан, җир алынырга һәм өйнең проекты ясалырга тиеш. Әмма тагын бер мөһим нәрсә бар. Гайсә болай дигән: «Сезнең арагызда кем дә булса манара төзергә тели ди. Төзелешне башкарып чыгарга җитәрлек акчасы бармы икәнен белү өчен, иң башта утырып, аның күпмегә төшәсен хисапламасмы әллә?» (Лүк 14:28).
2 Өй төзү өчен әзерләнү кирәк булган кебек, бәхетле никах төзү өчен дә әзерләнү кирәк. Кешеләр еш кына: «Өйләнәсем яисә кияүгә чыгасым килә»,— дип әйтәләр. Ләкин авырлыклар турында күпме кеше уйлана? Изге Язмаларда никах турында илтифат белән әйтелсә дә, анда никахтагы авырлыкларга да игътибар ителә (Гыйбрәтле хикәя 18:22; 1 Көринтлеләргә 7:28). Шуңа күрә гаилә корырга уйлаган кешеләрнең никахтагы фатихаларга һәм авырлыкларга аек карашы булырга тиеш.
3. Гаилә корырга планлаштырган кешеләргә ни өчен Изге Язмалар кыйммәтле ярдәм булып тора, һәм ул нинди өч сорауга җавап бирергә ярдәм итәчәк?
3 Аек карашлы булырга Изге Язмалар ярдәм итә ала. Аның киңәшләре никахка Нигез Салучы, Йәһвә Алла тарафыннан рухландырылган (Эфеслеләргә 3:14, 15; 2 Тимутегә 3:17). Бу борынгы һәм шулай да иң заманча юл күрсәткечтәге принциплар ярдәмендә, әйдәгез, шуларны ачыклыйк: 1) кеше гаилә корырга әзерме икәнен ничек белә ала? 2) Тормыш иптәшеңдә нинди сыйфатлар эзләргә кирәк? 3) Йөрешкән вакытта мөнәсәбәтләр сафлыгын ничек саклап була?
СИН ГАИЛӘ КОРЫРГА ӘЗЕРМЕ?
4. Бәхетле никахны саклар өчен, нәрсәне үтәү бик мөһим һәм ни өчен?
4 Йорт төзү бик кыйммәткә төшәргә мөмкин, ләкин еллар дәвамында ул өйне яхшы хәлдә тотар өчен тагы да күбрәк кирәк булыр. Гаилә тормышы белән дә шулай ук. Гаилә корып җибәрү инде үзе бик күп көч куюны таләп итә торган адым; әмма елдан-елга никах бәйләнешләрен сакларга кирәклеген дә исәпкә алырга кирәк. Аларны саклау үз эченә нәрсә ала? Чын күңелдән бирелгән никах антын үтәү бик мөһим. Никах бәйләнешләре турында Изге Язмаларда менә нәрсә диелә: «Адәм баласы үзенең ата-анасын калдыра да, хатынына багъланып, икәве бер тән булып яши башлыйдыр» (Яратылыш 2:24). Гайсә Мәсих аерылышу өчен һәм яңа никахка керергә мөмкинлек бирә торган Изге Язмага нигезләнгән бер генә сәбәп биргән — ул сәбәп «зина кылу», ягъни никахтан тыш тыелган җенси мөнәсәбәтләр (Маттай 19:9). Гаилә корырга ниятләнгән һәрбер кешегә Изге Язмалардагы бу нормаларны истә тотарга кирәк. Мондый җитди никах антын бирергә әзер булмасаң, димәк, син никахка керергә әзер түгел (Икенчезаконлык 23:21; Вәгазьче 5:3, 4).
5. Никах антын үтәргә кирәклеге кайберәүләрне куркытса да, өйләнешергә уйлаган кешеләр ни өчен аны бик югары бәяләргә тиеш?
5 Андый җитди антны үтәргә кирәклеге күпләрне куркыта. «Хатыным белән гомер буена бергә яшәргә тиеш икәнемне аңлагач, мин үземне китереп кысылган, тоткынлыкта булган, тулысынча чикләнгән кебек хис иттем»,— дип таныган бер яшь кеше. Ләкин син никахлашырга ниятләгән кешеңне чыннан да яратсаң, андый ант авыр йөкләмә кебек тоелмаячак. Киресенчә, син аңа иминлек чыганагына кебек караячаксың. Антны үтәүгә җаваплылык белән карау ир белән хатынга яхшы вә начар вакытларда бергә калырга һәм нәрсә генә килеп чыкмасын, бер-береңә ярдәм итәргә теләк тудыра. Мәсихче рәсүл Паул чын мәхәббәт «барысына да түзә» һәм «һәрнәрсәгә... сабыр итә» дип язган (1 Көринтлеләргә 13:4, 7). «Никах анты ярдәмендә мин үземне ышанычлырак хис итәм,— дип әйтә бер хатын.— Без бер-беребез алдында һәм кешеләр алдында бергә калырга ниятләгәнебезне расладык, һәм ул вакытта туган күңел тынычлыгы миңа ошый» (Вәгазьче 4:9—12).
6. Яшь чакта никахка керергә ашыкмасаң, ни өчен яхшырак?
6 Андый ант буенча яшәр өчен, җитлеккән булу кирәк. Шуңа күрә Паул шуны киңәш итә: мәсихчеләр өчен аларның «яше җитеп» бетмәс борын, ягъни җенси теләкләр өстенлек итеп, кеше карашларын бозарга сәләтле булган чакта, никахка кермәү яхшырак (1 Көринтлеләргә 7:36). Өлкәнәя барганда, яшьләр тиз үзгәрә. Бик яшь булганда өйләнешкән күп кенә кешеләр берничә ел гына үткәч, аларның һәм шулай ук тормыш иптәшләренең ихтыяҗлары вә теләкләре үзгәргәнен ачыклый. Статистика шуны күрсәтә: өлкәнрәк булганнарын көтеп никахка кергән кешеләргә караганда, бик яшь чакларында өйләнешкәннәр ешрак бәхетсез булалар һәм аерылышалар. Шуңа күрә гаилә корырга ашыкма. Берникадәр вакыт гаиләсез һәм балигъ булып яшәп, син кыйммәтле тәҗрибә туплый аласың, һәм син җитлеккәнрәк һәм яраклы тормыш иптәше булыр өчен яхшырак әзерләнгән буласың. Никахка керүне кичектерү шулай ук сиңа үзеңне яхшырак аңларга ярдәм итә ала, ә бу никахта яхшы мөнәсәбәтләр үстерергә бик тә кирәк.
ИҢ БАШТА ҮЗЕҢНЕ СЫНА
7. Өйләнергә яки кияүгә чыгарга планлаштырган кешеләр ни өчен иң башта үзләрен сынарга тиеш?
7 Тормыш иптәшеңдә күрергә теләгән сыйфатларны әйтеп бирергә синең өчен җиңелме? Күпчелек кеше өчен җиңел. Әмма синең үзеңнең сыйфатларың турында нәрсә әйтеп була? Бәхетле гаилә булдырырга ярдәм итәчәк нинди сыйфатларга син ия? Син нинди ир яки хатын булачаксың? Мәсәлән, сине төзәткәндә, хаталарыңны ачык итеп танып, киңәшне кабул итәсеңме, яки һәрвакыт аклана башлыйсыңмы? Гомумән алганда, син күтәренке кәефле һәм оптимистмы яисә боегучан, еш зарланучанмы? (Гыйбрәтле хикәя 8:33; 15:15). Шуны истә тот: өйләнү яки кияүгә чыгу сине үзгәртмәячәк. Әгәр дә син никахлашканчы горур, вакчыл яисә төшенкелеккә бик тә бирелүчән кеше булгансың икән, өйләнгәч яки кияүгә чыккач та шундый ук булып каласың. Үзебезгә башкаларның күзләре белән карау кыен булганга, әти-әнине яисә эчкерсез дусларны ачык итеп үз фикерләрен әйтергә һәм киңәш бирергә ни өчен сорамаска? Сиңа үзеңдә нәрсә үзгәртеп була? Моны белгәч, өйләнергә яки кияүгә чыгарга адымнар ясаганчы, үзгәрер өчен тырышлык куй.
Гаилә корганчы, үзеңдә никахта кирәк булачак сыйфатларны, гадәтләрне һәм сәләтләрне булдыр.
8—10. Изге Язмаларда кешегә өйләнергә яки кияүгә чыгарга әзерләнер өчен ярдәм итәчәк нинди киңәшләр бирелә?
8 Изге Язмаларда мондый өндәү бар: Алланың изге рухына үзегездә эш итәргә мөмкинлек бирегез. Изге рух «мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белү» кебек сыйфатларны тудыра. Анда шулай ук «фикерләү рәвешебез... яңарырга тиеш» һәм чын тәкъвалыкта һәм тугрылыкта «Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенергә тиешбез» дип әйтелә (Гәләтиялеләргә 5:22, 23; Эфеслеләргә 4:23, 24). Гаилә корганчы бу киңәшне куллану саклау банкына акча салу кебек булачак — бу киләчәктә, син өйләнгәч яки кияүгә чыккач, бик файдалы булачак.
9 Әгәр син хатын-кыз икән, тышкы күренешеңә караганда күбрәк «чын йөрәктән чыккан... эчке матурлыгыңа» игътибар итәргә өйрән (1 Петер 3:3, 4). Тыйнаклык һәм аек фикерле булу сиңа акыллылыкка — чын «гаҗәеп таҗга» ия булырга ярдәм итәчәк (Гыйбрәтле хикәя 4:9; 31:10, 30; 1 Тимутегә 2:9, 10). Әгәр дә син ир-ат икәнсең, хатыннарга игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрән (1 Тимутегә 5:1, 2). Карарлар кабул итәргә һәм җаваплылыкны үз өстеңә алырга өйрәнгән чакта, тыйнак һәм басынкы булырга да өйрән. Тәкәбберлек никахта авырлыкларга китерәчәк (Гыйбрәтле хикәя 29:23; Михей 6:8; Эфеслеләргә 5:28, 29).
10 Үз карашларыңны үзгәртергә авыр булса да, моны барлык мәсихчеләр дә эшләргә тиеш. Бу никахыңда сиңа яхшырак тормыш иптәше булырга ярдәм итәчәк.
ТОРМЫШ ИПТӘШЕ САЙЛАГАНДА НӘРСӘГӘ ИГЪТИБАР ИТӘРГӘ
11, 12. Ике кеше бер-берсенә туры килүләрен ничек белә ала?
11 Син яшәгән җирдә кешенең үзенә кәләшне яки кияүне үзе сайлавы гадәти хәлме? Алай булса, үзеңә ошаган кызны яки егетне очратсаң, нәрсә эшләргә кирәк? Иң элек үзеңнән: «Өйләнергә яки кияүгә чыгарга мин чыннан да телимме?» — дип сора. Башка кешедә ялган өметләр уятып, аның хисләре белән уйнау — рәхимсезлек ул (Гыйбрәтле хикәя 13:12). Шуннан соң үзеңә мондый сорау бир: «Өйләнергә яки кияүгә чыгарга мин әзерме?» Әгәр ике сорауга да «әйе» дип җавап бирсәң, чираттагы адымнар җирле йолаларга бәйле булачак. Кайбер илләрдә берникадәр вакыт кешене күзәткәч, аның янына килеп яхшырак танышырга тәкъдим итәргә була. Әгәр «юк» дисәләр, бәйләнчек булма. Шуны исеңдә тот: башка кешенең дә бу сорауны үзенчә хәл итәргә хакы бар. Әмма сайлаган кешең уңай җавап бирсә, сезнең, файдалы эш белән шөгыльләнеп, вакытны бергә үткәрүегез турында кайгырта аласың. Бу сиңа ул кеше белән гаилә кору акыллы булырмы икәнен күрергә мөмкинлек бирәчәкa. Ул вакытта сиңа нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
12 Бу сорауга җавап бирер өчен, ике музыкаль инструмент, пианино белән гитараны, күз алдыңа китер. Әгәр алар дөрес көйләнгән икән, аларның һәрберсендә матур музыка уйнап була. Ә аларның икесендә дә бер үк вакытта уйнарга кирәк булса, нәрсә булыр? Ул чакта алар бердәм рәвештә яңгырарга тиеш. Синең һәм булачак тормыш иптәшең белән дә нәкъ шулай ук. Һәрберегез үз сыйфатларын, шәхесләр буларак, «көйләр» өчен күп тырышлыклар куйгандыр. Ләкин мәсьәлә менә нәрсәдә: сез бердәм рәвештә «яңгырыйсызмы»? Икенче төрле әйткәндә, сез бер-берегезгә туры киләсезме?
13. Уртак иман булмаган кеше белән йөрешү ни өчен бер дә акыллы түгел?
13 Сезнең икегезнең дә уртак иман һәм принциплар булуы бик мөһим. Рәсүл Паул болай дип язган: «Үзегезне имансызлар белән бәйләмәгез» (2 Көринтлеләргә 6:14; 1 Көринтлеләргә 7:39). Синең Аллага иман итүеңне уртаклашмаган кеше белән никахлашу җитди каршылыкларга китерүе бик ихтимал. Ә әгәр дә Йәһвә Аллага бергә тугрылык күрсәтсәгез — бу никахтагы татулыкка нык нигез булып торачак. Йәһвә сезнең бәхетле булуыгызны һәм никахыгыз мөмкин кадәр ныграк булуын тели. Ул сезнең аның һәм бер-берегез белән яратуның «өч катлы» бәйләнешләре белән бәйләнгән булуыгызны тели (Вәгазьче 4:12).
14, 15. Уртак иман никахтагы татулыкның бердәнбер ягымы? Аңлат.
14 Аллага бергә гыйбадәт кылу — татулыкның иң мөһим өлеше, ләкин бу бердәнбер як түгел. Үзара тату яшәр өчен, синең һәм булачак тормыш иптәшеңнең охшаш максатлары булырга тиеш. Сезнең максатларыгыз нинди? Мәсәлән, сезнең икегезнең дә уйларыгыз нинди: балалы булыргамы яисә юкмы? Тормышыгызда беренче урынга сез нәрсә куясыз?b (Маттай 6:33). Чын-чынлап бәхетле никахта ир белән хатын — яхшы дуслар, һәм алар бергә булырга яраталар (Гыйбрәтле хикәя 17:17). Моның өчен аларның уртак ихтыяҗлары булырга тиеш. Алар булмаса, якын дуслыкны, аннан да бигрәк никахны саклау авыр. Әмма синең булачак тормыш иптәшең ниндидер шөгыльне, әйтик җәяү йөрүне яратса, ә син яратмасаң, бу сезгә өйләнешергә кирәк түгел дигәнне аңлатамы? Һич тә юк. Бәлкем сезнең мөһимрәк уртак якларыгыз бардыр. Моннан тыш, син, булачак тормыш иптәшең яраткан шөгыльләрдә катнашып, аны сөендерә аласың (Рәсүлләр 20:35).
15 Әлбәттә, бер-берегезгә туры килүегез күбрәк ни дәрәҗәдә сезнең икегезнең дә охшаш булуыгызга түгел, ә бер-берегезгә җайлаша алуыгызга бәйле. «Бар нәрсәдә дә без бер-беребез белән килешәбезме?» — дип сорар урынына, бәлкем болай дип кызыксынырга әйбәтрәк булыр иде: «Фикерләребез туры килмәсә, без нәрсә эшлибез? Без тыныч кына, бер-беребезгә хөрмәт күрсәтеп һәм бер-беребезнең абруен саклап, проблеманы карап чыга алабызмы? Яисә фикер каршылыкларыбыз үсеп, еш кына кызу бәхәсләргә әвереләме?» (Эфеслеләргә 4:29, 31). Әгәр син өйләнергә яки кияүгә чыгарга теләсәң, горур һәм үзсүзле, беркайчан да ризалашмаган яисә даими рәвештә нәрсәдер таләп иткән һәм аныңча булуына бора торган кешедән саклан.
АЛДАН УК АЧЫКЛА
16, 17. Булачак тормыш иптәшен сайлаганда, хатын-кыз яки ир-ат нәрсәгә игътибар итә ала?
16 Мәсихчеләр җыелышында җаваплылык бирелгән кешеләрне «башта сынап карарга» кирәк (1 Тимутегә 3:10). Син дә бу принципны куллана аласың. Мәсәлән, кияүгә чыкмаган хатын-кыз болай дип сорый ала: «Бу кешенең абруе нинди? Дуслары кем? Үз-үзен тота беләме? Өлкән кешеләргә мөнәсәбәте нинди? Нинди гаиләдә үскән? Туганнары белән ул нинди бәйләнештә? Акчага ничек карый? Исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчмиме? Тиз кызып китүчән яисә хәтта рәхимсезме? Җыелышта аның нинди җаваплы эшләре бар, һәм ничек ул аларны үти? Мин аны тирән хөрмәт итә алырмынмы?» (Левит 19:32; Гыйбрәтле хикәя 22:29; 31:23; Эфеслеләргә 5:3—5, 33; 1 Тимутегә 5:8; 6:10; Титуска 2:6, 7).
17 Өйләнмәгән ир-ат мондый сораулар бирә ала: «Бу хатын-кыз Аллага ярату һәм хөрмәт күрсәтәме? Хуҗалык эшләрен алып бара аламы? Аның туганнары бездән нәрсә көтәчәк? Ул акыллы, эшчән, сакчылмы? Гадәттә нәрсә турында сөйләшә? Башкаларның иминлеге турында эчкерсез кайгыртамы, үзе белән мавыкканмы яки кеше эшенә чиктән тыш тыгыламы? Ул ышанычлымы? Башчылыкка буйсынырга әзерме яки үзсүзлеме һәм хәтта киребеткәнме?» (Гыйбрәтле хикәя 31:10—31; Лүк 6:45; 1 Петер 4:15; Эфеслеләргә 5:22, 23; 1 Тимутегә 5:13).
18. Йөрешкән вакытта кечкенә кимчелекләр ачыкланса, нәрсә турында онытмаска кирәк?
18 Сайлаган кешең — берәр романдагы хыялый герой түгел, ә Адәмнең камил булмаган токымы икәнлеген онытма. Һәрбер кешенең кимчелекләре бар, һәм сиңа да, булачак тормыш иптәшеңә дә хас булган кимчелекләрнең кайберләренә игътибар итмәскә кирәк (Ягъкуб 3:2; Римлыларга 3:23). Моннан тыш, кеше таныган кимчелекләр аның рухилыгын үстерергә ярдәм итә ала. Әйтик, йөрешкән вакытта сез бәхәсләштегез ди. Ләкин уйлап кына кара: кайчакта бер-берсен яраткан һәм хөрмәт иткән кешеләрнең дә фикер каршылыклары була бит. (Яратылыш 30:2; Рәсүлләр 15:39 ны чагыштыр.) Бәлкем, сезнең икегезгә дә чак кына күбрәк «үзенең рухы-җанына хуҗа була алырга» һәм проблемаларны чишкәндә тынычлыкка омтылырга өйрәнергә кирәктер? (Гыйбрәтле хикәя 25:28). Синең булачак тормыш иптәшең үзгәрергә телиме? Ә син? Бөтенесен күңелгә якын алмаска һәм әзрәк үпкәләргә өйрәнә аласыңмы? (Вәгазьче 7:9). Проблемаларны чишәргә өйрәнгәндә, эчкерсез аралашуның үрнәген булдырып була, өйләнешсәгез, бу бик мөһим (Көлессәйлеләргә 3:13).
19. Йөрешкән вакытта җитди кимчелекләр ачыкланса, ничек эшләргә акыллы булыр иде?
19 Әмма сине бик нык борчый торган кимчелекне ачыкласаң, нәрсә эшләргә? Бу борчылуларны игътибар белән төрле яктан карап чыгарга кирәк. Романтик уйларыңа бирелгән булсаң да һәм өйләнергә яки кияүгә чыгарга нык теләгең булса да, җитди кимчелекләргә күз йомма (Гыйбрәтле хикәя 22:3; Вәгазьче 2:14). Әгәр дә син сайлаган кешеңә карата җитди шикләнү сизсәң, дуслыгыгызны өзү һәм аның белән үзеңне мәңгелек ант белән бәйләмәү акыллы булыр иде.
ЙӨРЕШКӘН ВАКЫТТА МӨНӘСӘБӘТЛӘР САФЛЫГЫН САКЛАГЫЗ
20. Егет белән кыз йөрешкән вакытта саф әхлакый тәртипне ничек саклый алалар?
20 Йөрешкән вакытта саф мөнәсәбәтләрне сез ничек саклый аласыз? Беренчедән, үзегезнең әхлакый тәртибегез әйбәт икәненә инаныгыз. Сез яшәгән җирдә әле никахлашмаган парлар өчен җитәкләшү, үбешү яки кочаклашу яраклы дип саналамы? Әгәр мәхәббәтнең бу чагылышлары хупланса да, алар сез инде өйләнешергә төгәл карар иткән булсагыз гына рөхсәт ителә. Мәхәббәтнең андый чагылышлары бозык тәртипкә яки хәтта җенси азгынлыкка китермәсен өчен сак булыгыз (Җырларның җырлары 1:1; 2:6; 8:5, 9, 10 ны чагыштырыгыз; Эфеслеләргә 4:18, 19). Кеше йөрәге хәйләкәр, шуңа күрә сезгә өйдә, фатирда, тукталып торган машинада яки тагын берәр җирдә икәүдән-икәү генә калмаска акыллы булыр иде, чөнки анда дөрес булмаган тәртипкә шартлар туарга мөмкин (Иремия 17:9). Әгәр дә сез йөрешкән вакытта әхлакый сафлык сакласагыз, бу сезнең тотнаклы икәнегезне һәм башка кешенең иминлеге турында риясыз кайгыртуны үз теләкләрегездән югарырак куюыгызны ачык итеп күрсәтәчәк. Ләкин иң мөһиме шул: йөрешкән вакытта мөнәсәбәтләр сафлыгы Йәһвә Алланы шатландыра, ул үз хезмәтчеләренә пычраклыктан һәм зина кылудан тыелырга куша (Гәләтиялеләргә 5:19—21).
21. Йөрешкән вакытта саф мөнәсәбәтләр саклансын өчен, нинди ачыктан-ачык аралашу кирәк?
21 Икенчедән, йөрешкән вакыттагы саф мөнәсәбәтләргә ачыктан-ачык аралашу да керә. Эшләр туйга таба киткәч, кайбер сорауларны ихлас карап чыгарга кирәк. Кайда яшәячәксез? Икегез дә эшләрсезме? Балаларыгыз булуын телисезме? Шулай ук кешенең никахка керүгә тәэсир итә алырлык нәрсәләр турында, бәлкем, тормышындагы ниндидер вакыйгалар турында сөйләве урынлы булыр иде. Моңа зур бурычлар яки йөкләмәләр, шулай ук сәламәтлек, мәсәлән, бәлкем ул интеккән каты авыру да керә. ВИЧ-инфекциясе (СПИД чиренә китерә торган вирус) белән авыручы кешеләрдә бу чирнең тышкы билгеләре шунда ук беленмәскә мөмкин. Шуңа күрә, кайгыртучан ата-ана яки кеше үзе элек әхлаксыз тормыш алып барган яки наркотиклар кулланган булачак тормыш иптәшен СПИД ка канның анализын ясавын сораса, артык булмас. Анализ уңай нәтиҗәле булды ди. Ул чакта булачак тормыш иптәше араларны өзәргә теләсә, инфекцияле кеше моңа каршы булырга тиеш түгел. Дөресен әйткәндә, шундый азгын тормыш алып барган һәрбер кеше, берәрсе белән йөрешер алдыннан, үз теләге буенча СПИД ка канның анализын ясаса, әйбәт булыр иде.
ТУЙ — БУ ӘЛЕ БАШЛАНГЫЧ КЫНА
22, 23. а) Туйга әзерләнгән вакытта моңа дөрес карашны ничек югалтырга мөмкин? б) Туй һәм никах турында уйлаганда, аларга нинди дөрес караш тотарга кирәк?
22 Туй алдындагы соңгы айларда сез икегез дә төрле әзерләнүләр белән бик мәшгуль булырсыз. Тотнаклы булсагыз, борчылулар әзрәк булыр. Зиннәтле туй, бәлкем, туганнар белән дусларны шатландырыр, ләкин аның аркасында яңа гына өйләнешкәннәр һәм аларның гаиләләре арырга һәм акча кыенлыкларын кичерергә мөмкин. Җирле гореф-гадәтләрне ниндидер дәрәҗәдә тоту акыллы, ләкин аларны колларча яки ярышып тоту бу көннең әһәмиятен капларга һәм сезне бу көнгә хас булган шатлыктан мәхрүм итәргә мөмкин. Башка кешеләрнең хисләрен исәпкә алырга кирәк булса да, туй мәҗлесендәге хәл өчен беренче чиратта кияү җаваплы (Яхъя 2:9).
23 Туегыз — бер көнлек кенә икәнен, ә никахыгыз гомер буена дәвам итәчәген онытмагыз. Өйләнешкән көнегезгә чамадан тыш күп игътибар бирергә тырышмагыз. Моның урынына Йәһвә Алладан җитәкчелек эзләп, булачак гаилә тормышы турында уйлагыз. Шул чакта сез бәхетле никахка яхшы әзерләнгән булырсыз.
a Кайбер илләрдә мәсихчеләр өчен өйләнешер алдыннан очрашулар яраклы дип санала. Бу киңәшләр шул илләрдә кулланырлык.
b Мәсихчеләр арасында да җыелышның эшләрендә катнашмаган кешеләр булырга мөмкин. Аллага чын күңелдән хезмәт итү урынына, алар, бәлкем, бу дөньяга хас булган фикерләү һәм тәртипкә биреләләрдер (Яхъя 17:16; Ягъкуб 4:4).