Унбишенче бүлек
Олы яшьтәге әти-әниләрегезне хөрмәт итегез
1. Без әти-әни алдында нәрсә белән бурычлы, һәм шуңа күрә без аларга карата нәрсә хис итәргә һәм алар белән үзебезне ничек тотарга тиеш?
КҮП еллар элек бер акыллы кеше мондый киңәш биргән: «Атаң сүзен тыңла; ул сине бар иткән; анаңны картайган көннәрендә дә ярдәмеңнән мәхрүм итмә» (Гыйбрәтле хикәя 23:22). «Мин һәрвакыт шулай эшлим»,— дип әйтерсез сез. Безнең күбебез әти-әнине ярдәмнән мәхрүм итми һәм алай гына да түгел, аларны нык ярата. Без алар алдында зур бурычлы икәнебезне яхшы аңлыйбыз. Иң элек, алар безгә яшәү биргән. Йәһвә Алла яшәү Чыганагы булса да, әти-әнисез без бу дөньяга килмәгән булыр идек. Без әти-әниләргә нәрсәдер бирә алсак та, аны алар биргән яшәү белән чагыштырып та булмый. Моннан тыш, баланы үстерер өчен фидакарьлек рухы кирәк, күпме кайгылар кичерергә туры килә, күпме яратучан игътибар бирергә һәм күпме акча кирәк, моның турында уйлап кына карагыз! Шуңа күрә Алла Сүзендәге киңәш бик тә акыллы: «Үз атаңны һәм анаңны хөрмәт ит... синең өчен яхшы булыр һәм җирдә озын гомерле булырсың» (Эфеслеләргә 6:2, 3).
АЛАРНЫҢ ЭМОЦИОНАЛЬ ИХТЫЯҖЛАРЫН АҢЛАРГА ТЫРЫШЫГЫЗ
2. Ничек балигъ булган балалар әти-әниләре турында «кайгырта» ала?
2 Рәсүл Паул мәсихчеләргә болай дип язган: «[Балалар һәм оныклар] башта, ата-аналары һәм әби-бабалары хакында кайгыртып, иманнарын эштә күрсәтергә өйрәнсеннәр, чөнки Аллаһы шуны тели» (1 Тимутегә 5:4). Балигъ булган балалар үз «кайгыртуларын» әти-әниләренең, шулай ук әби-бабаларының бик күп көч куеп үстергәннәре өчен һәм моны ярату һәм игътибар белән башкарганнары өчен рәхмәтләрен белдереп күрсәтәләр. Моны эшләр өчен бер мөмкинлек — бу башка кешеләр кебек үк, олы яшьтәгеләр яратуга һәм ярдәмгә мохтаҗ, еш кына бик нык мохтаҗ икәнен аңларга тырышу. Безнең барыбызга кирәк булган кебек, олы яшьтәгеләргә дә аларны кадерлиләр икәнен белү кирәк. Алар юкка гына яшәми икәнен сизәргә тиеш.
3. Ничек без әти-әнине һәм әби-бабаны хөрмәтли алабыз?
3 Шуңа күрә без әти-әнине һәм әби-бабаларны, аларга яратканыбызны күрсәтеп, хөрмәтли алабыз (1 Көринтлеләргә 16:14). Әгәр без әти-әнидән аерым яшәсәк, алар белән хәбәрләшеп тору алар өчен бик мөһим икәнлеген исебездә тотарга кирәк. Шатлыклы хат, телефон аша шалтырату яки кунакка килү — боларның барысы аларга зур шатлык китерәчәк. Япониядә яшәүче Мийо 82 яшендә болай дип язган: «[Ире күчеп йөрүче күзәтче булган] кызым миңа: „Әнием, безнең белән бергә сәяхәт ит“,— ди. Ул миңа аларның барасы урыннары күрсәтелгән карта һәм һәрбер атнага телефон номеры җибәрә. Мин картага карап: „Әһә... хәзер алар менә монда!“ — дип әйтә алам. Мин Йәһвәгә миңа мондый кыз биргәне өчен һәрвакыт рәхмәтләр укыйм».
АЛАРГА МАТЕРИАЛЬ ЯКТАН ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ
4. Яһүдләрнең дини йоласы ничек итеп кешеләрне картайган әти-әниләре белән рәхимсез булырга эткән?
4 Әти-әнине хөрмәт итү бу шулай ук аларга материаль яктан да ярдәм итү дигәнне аңлатырга мөмкинме? Әйе. Мондый ярдәм еш кына кирәк. Гайсә яшәгән вакытта яһүдләрнең дин җитәкчеләре мондый йоланы тотканнар: әгәр берәрсе үз акчасын яки мал-мөлкәтен «Аллаһыга вәгъдә иттем» дисә, ул кеше аларны инде әти-әнисенә ярдәм итәр өчен кулланырга тиеш түгел (Маттай 15:3—6). Бу чын мәгънәдә оятсызлык булган! Асылда, бу дин җитәкчеләре кешеләрне үз әти-әниләрен хөрмәтләргә түгел, ә аларга нәфрәт белән карарга, үзләре турында кайгыртып аларның ихтыяҗлары турында уйламаска эткәннәр. Без бер дә болай эшләргә теләмибез! (Икенчезаконлык 27:16).
5. Кайбер илләрдә хөкүмәтнең ярдәме булса да, ни өчен әти-әнине хөрмәтләү бу кайвакыт аларга материаль яктан булышу дигәнне аңлата?
5 Бүгенге көндә күп илләрдә картайган кешеләрнең кайбер материаль ихтыяҗлары, мәсәлән ризык, кием һәм яшәү урыны, хөкүмәтнең социаль программалары исәбенә каплана. Өстәвенә, бу кешеләр картлык көннәренә, бәлки, үзләре күпмедер акча җыя алганнардыр. Әмма бу акчалар беткән булса яки алар җитмәсә, балалар, ата-аналарына мөмкин булганча материаль яктан булышып, аларны хөрмәтлиләр. Картайган әти-әни турында кайгырту кешенең гаиләгә Нигез Салучыга, Йәһвә Аллага тугрылыгын күрсәтә.
ЯРАТУ ҺӘМ ФИДАКАРЬЛЕК
6. Үз әти-әниләре турында кайгыртыр өчен, кайберәүләр нинди үзгәрешләр ясый?
6 Балигъ булган күп балалар ярату һәм фидакарьлек күрсәтеп, үзләренең көчсез әти-әниләре турында кайгырта. Кайберләре аларны үзләренә ала яки алар белән якынрак яшәр өчен күчәләр. Икенчеләре әти-әнисенә күченә. Еш кына андый күченүләр әти-әни өчен дә, балалар өчен дә фатиха була.
7. Картайган әти-әниләргә ярдәм кирәк булганда, ашыгып эш итмәү ни өчен яхшырак булыр?
7 Кайвакыт исә андый күченүләр бернинди дә яхшы нәрсәгә китерми. Ни өчен? Моның сәбәбе, бәлки, карарларның ашыгыч кабул ителүе яки аларның эмоцияләргә генә нигезләнүедер. Изге Язмаларда: «Акыллы кеше... юлындагы һәр адымын уйлап-үлчәп атлар»,— дигән кисәтү бар (Гыйбрәтле хикәя 14:15). Әйтик, картайган әниеңә ялгыз яшәү авыр, һәм син аңа сезгә күчеп килү яхшырак булыр иде дип уйлыйсың. Моның файдалылыгы турында уйланганда, син үз-үзеңә мондый сораулар бирә алыр идең: әни нәрсәгә чынлыкта мохтаҗ? Кабул итәрлек ярдәм тәкъдим итә торган социаль хезмәт күрсәтү буенча дәүләт яки шәхси үзәкләр бармы? Әнинең күчәсе киләме? Күчәсе килсә, ничек бу аның тормышына тәэсир итәчәк? Аңа дусларын калдырырга туры киләчәкме? Ничек бу аңа эмоциональ яктан тәэсир итәчәк? Аның белән бу сораулар буенча фикер алыштыгызмы? Мондый күченү синең үзеңә, тормыш иптәшеңә һәм балаларыгызга ничек тәэсир итәчәк? Әгәр кинәт әниеңне карарга кирәк булса, кем моны башкарачак? Эшләрне бүлеп булырмы? Бу сорау буенча бөтен гаиләгез белән фикер алыштыгызмы?
8. Картайган ата-анага ярдәм итү турында фикер алышканда, кем белән киңәшләшеп була?
8 Ата-ана турында кайгырту җаваплылыгы бөтен балалары өстендә дә булганга, бергәләп карар кабул итәр өчен аларның барысына бергә җыелу акыллы булыр иде. Шулай ук җыелышның мәсихче өлкәннәре белән сөйләшү һәм моңа охшаш хәлдә булган дуслардан киңәш алу файдалы булыр. «Киңәшсез эш таркалыр,— дип кисәтелә Изге Язмаларда,— ә киңәш күп җирдә эш ахырына җиткерелер» (Гыйбрәтле хикәя 15:22).
ӘТИ-ӘНИЕГЕЗНЕҢ ХӘЛЕНӘ КЕРЕГЕЗ ҺӘМ АЛАРНЫ АҢЛАРГА ТЫРЫШЫГЫЗ
Әти-әни белән сөйләшмичә, алар өчен карарлар кабул итү акыллы булмас.
9, 10. а) Карт кешеләрне караганда, яшьләренә карамастан, нәрсәне исәпкә алырга кирәк? б) Ата-аналары файдасына балалар нәрсә генә эшләмәсен, алар ата-аналарга карата нинди булырга тиеш?
9 Картайган әти-әнине хөрмәтләү өчен, аларның хәленә керергә һәм аларны аңларга кирәк. Картаю белән барысы үзгәрә: карт кешеләргә, бәлки, йөрергә, ашарга һәм берәр нәрсәне хәтердә сакларга авыррактыр. Аларга ярдәм кирәк булырга мөмкин. Кайвакыт балалар әти-әниләре турында шулхәтле нык борчылалар ки, хәтта аларга җитәкчелексез беркая барырга да һәм бернәрсә эшләргә дә рөхсәт итмиләр. Әмма картлар балалар түгел; алар инде берничә дистә ел яшәп, акыллылык һәм тәҗрибә туплаганнар, үз-үзләрен караган һәм үзләре карарлар кабул иткән. Бәлки, аларның үзенчәлекләре һәм үз-үзен хөрмәт итүләре аларның әти-әни һәм олы яшьтә булуына нигезләнәдер. Үз тормышлары белән җитәкчелек итүне балаларга тапшырырга кирәклеген сизгән әти-әниләр боегырга мөмкин, һәм аларның ачулары чыгарга мөмкин. Кайберләре үпкәли һәм аларның бәйсез яшәүләренә, бәлки, кул сузалар дип уйлап каршы чыга.
10 Мондый авырлыкларны хәл итүдә җиңел юллар юк, ләкин олы яшьтәге ата-анага мөмкин булганча үзләре турында үзләренә кайгыртырга бирү һәм үзләренә карарлар кабул итәргә рөхсәт итү игелек күрсәтү булыр иде. Ата-ананың фикерен белмичә, алар өчен иң яхшысы нәрсә булачагын хәл итү акыллы булмас иде. Аларның, бәлки, инде күп нәрсәләргә көчләре җитмидер, ләкин көчләреннән килгәнне аларга эшләргә рөхсәт итик. Бәлки, аларның тормышларын әзрәк күзәтергә тырышкан саен, алар белән мөнәсәбәтләрнең тагын да яхшырганын күрербез. Ата-аналар да, алар белән бергә без дә бәхетлерәк булачакбыз. Әгәр ата-ананың файдасына берәр нәрсәне үз дигәнебезчә эшләргә туры килсә дә, ата-ананы хөрмәтләү — бу аларның абруен исәпкә алу һәм алар лаек булган ихтирам күрсәтү. Алла Сүзендә: «Чал чәчленең алдында торып бас һәм карт кешенең йөзен хөрмәт ит»,— дигән киңәш бирелә (Левит 19:32).
АТА-АНАГА ДӨРЕС КАРАШЛЫ БУЛЫГЫЗ
11—13. Үткән елларда баланың әти-әнисе белән мөнәсәбәтләре начар булса да, алар картайгач, ничек ул, авыр булса да, алар турында яхшы кайгырта ала?
11 Үскән балаларга картайган әти-әнисенә алар белән бала чакта булган мөнәсәбәтләр аркасында хөрмәт күрсәтү авыр булырга мөмкин. Бәлки, әтиеңнән наз күрмәгәнсеңдер һәм ул ваемсыз булгандыр, ә әниең хакимлек итәргә яратучан һәм тупас кеше булгандыр. Әти-әниең син күз алдыңа китергәнчә булмаганга, бәлки, синең әле дә күңелең суыктыр, син ачу тотасыңдыр һәм үпкә саклыйсыңдыр. Андый хисләрдән арына аласыңмы?a
12 Финляндиядә туып-үскән Бассе болай дип сөйли: «Минем үги әтием нацист Германиясендә СС офицеры булган. Ул үзен кулда тота алмый иде, һәм бу вакытта ул куркыныч иде. Күп тапкырлар ул минем алда әниемне кыйнады. Бер тапкыр миңа ачуы чыккач, ул битемә каеш прәшкәсе белән сукты. Сугуы шулхәтле каты иде, мин хәтта караватка егылдым».
13 Әмма әтисенең башка сыйфатлары да булган. Бассе болай дип дәвам итә: «Икенче яктан ул бик тырышып эшләде һәм гаиләдә барысы булсын өчен үзен жәлләмәде. Ул беркайчан да мине әтиләрчә иркәләмәде, әмма мин ул моны эшли белми икәнен белә идем. Ул әле бәләкәй чакта аның әнисе аны өйдән куып чыгарган. Ул тормышында авырлыклар белән көрәшеп үскән һәм яшь чактан ук сугышка киткән. Мин әтине бу яктан аңлый идем һәм аны гаепләми идем. Үскәч, мин көчемнән килгәнчә үлеменә кадәр аңа ярдәм итәргә булдым. Бу авыр иде, ләкин мин кулдан килгәнчә барысын эшләдем. Мин ахырга тикле яхшы угыл булырга тырыштым һәм әти мине нәкъ шундый итеп санаган дип уйлыйм».
14. Нинди шигырь төрле хәлләрдә, мәсәлән картайган әти-әни турында кайгыртырга кирәк булганда кулланырлык?
14 Гаиләдәге төрле хәлләрдә һәм шулай ук башка эшләрдә дә Изге Язмалардагы мондый киңәш кулланырлык: «Шәфкатьле, яхшы күңелле, күндәм, басынкы, түземле булыгыз. Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм, бер-берегезгә карата шикаятегез булса, бер-берегезне кичерегез; Мәсих [«Йәһвә», ЯД] сезне кичергән кебек, сез дә бер-берегезне кичерегез» (Көлессәйлеләргә 3:12, 13).
АТА-АНА ТУРЫНДА КАЙГЫРТУЧЫЛАР ДА КАЙГЫРТУГА МОХТАҖ
15. Ни өчен әти-әнине карау кайвакыт авыр булырга мөмкин?
15 Сәламәтлеге начар булган ата-ана турында кайгырту җиңел эш түгел: бу күп йөкләмәләр үтәүне аңлата, зур җаваплылык сала һәм күп вакыт таләп итә. Әмма иң авыры — моны эмоциональ яктан түзү. Әти-әниеңнең сәламәтлеге, хәтеренең начарланганын һәм үз-үзләре турында кайгырта алмый башлаганын күрү аяныч хәл. Пуэрто-Рикода яшәүче Сэнди болай дип сөйли: «Бөтен гаилә әнигә таянып яшәде. Әнинең газап чигүен күрү һәм аның турында кайгырту бик авыр иде. Башта ул аксый башлады, аннан соң аңа гади генә таяк, аннан соң култык таягы һәм соңыннан инвалид коляскасы кирәк булды. Ул көннән-көн начарая барды, һәм ахыр чиктә ул үлде. Әнинең сөягендә рак авыруы үскән булган, һәм аны көне-төне карарга кирәк иде. Без аны юындырдык, ашаттык һәм аңа укыдык. Бу аеруча эмоциональ яктан бик авыр иде. Әни үлә икәнен аңлагач, мин елап җибәрдем: мин әниемне шундый нык ярата идем».
16, 17. Карт әти-әнисе турында кайгырткан кешегә дөрес карашлы булырга нинди киңәш ярдәм итә?
16 Әгәр син моңа охшаш хәлдә икән, нәрсә эшләргә? Изге Язмаларны укып, Йәһвәне тыңлау һәм аның белән догада сөйләшү бу зур ярдәм (Филиппуйлыларга 4:6, 7). Яхшы тукланырга һәм йокларга тырыш. Бу, якын кешең турында кайгыртыр өчен, сиңа физик һәм эмоциональ сәламәтлегеңне сакларга ярдәм итәчәк. Вакыт-вакыт көндәлек эшләрдән үзеңә ял биреп була. Отпуск белән берничек тә килеп чыкмаса да, ял итәр өчен вакыт бүлеп кую акыллы булыр. Өйдән беразга китеп торыр өчен, берәрсен авыру кеше белән утырып торырга сорарга була.
17 Карт әти-әнисе турында кайгырткан кешеләр еш кына үзләренә үтә таләпчән була. Берәр нәрсә эшли алмасаң, үзеңне гаепләмә. Кайвакыт шундый шартлар да туарга мөмкин: безнең өчен кадерле булган кешене медик ярдәм күрсәтелә торган картлар йортына урнаштырырга кирәк. Карт әти-әниеңне карыйсың икән, үз көчеңә артык зур бәя бирмә. Сиңа әти-әниең турында кайгырткан кебек, балаларың, тормыш иптәшең һәм үзең турында кайгыртырга кирәк.
КИРӘГЕННӘН АРТЫК КӨЧ
18, 19. Таяныч турында Йәһвә нинди вәгъдә биргән, һәм нинди мисал аның бу вәгъдәсен үтәгәнен күрсәтә?
18 Үзенең Сүзе, Изге Язмалар аша Йәһвә ярату белән җитәкчелек бирә. Бу җитәкчелек картайган әти-әнисен караган кешегә бик зур ярдәм булырга мөмкин. Әмма Йәһвә ярдәме моның белән генә чикләнми. «Инәлеп [үтенеп] дәшүчеләренә... Ходай якын»,— дип язган Алла тарафыннан рухландырылган мәдхия җырлаучы. «Ачы тавышларын ишетеп, аларны коткарыр». Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләрен хәтта иң авыр шартларда да коткарыр, ягъни саклар (Мәдхия 144:18, 19).
19 Бу сүзләрне Филиппин илендә яшәүче Мирна паралич суккан әнисен караганда аңлаган. «Синең өчен кадерле булган кешенең газап чиккәнен һәм хәтта авырткан җирен әйтеп бирә алмаганын күрү бу иң авыры,— дип яза Мирна.— Бу әни әкрен генә бата, ә мин моны күреп тә бернәрсә эшли алмыйм кебек иде. Мин күп тапкырлар тезләнеп Йәһвәгә мин ардым дип әйтә идем. Мин үз күз яшьләрен берәр савытка җыеп аны онытмаска сораган Давыт кебек елый идем [Мәдхия 55:9]. Һәм Йәһвә, үзе вәгъдә иткәнчә, миңа кирәкле көч бирде. „Аллаһы Тәгалә миңа таяныч булды“» (Мәдхия 17:19).
20. Карт әти-әнисен караган кешеләргә Изге Язмалардагы нинди вәгъдәләр, караган кешеләре үлсә дә, яхшы караш белән яшәргә булыша?
20 Картайган әти-әни турында кайгырту бу «ахыры күңелсез булган хикәя» дип әйтәләр кешеләр. Картайган кеше, аны бик яхшы итеп карасалар да, Мирнаның әнисе очрагындагы кебек, үләргә мөмкин. Әмма Йәһвәгә ышанган кешеләр үлемнең бер дә ахыр түгел икәнен беләләр. Рәсүл Паул: «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк, дип... Аллаһыга өмет баглыйм»,— дип әйткән (Рәсүлләр 24:15). Алла «үлем... башка булмаячак» бәхетле яңа дөнья булдырам дип вәгъдә итә. Бу вәгъдә һәм үледән терелүгә өмет картайган әти-әниләре үлгән кешеләрне юата (Ачылыш 21:4).
21. Картайган әти-әниләрне олылау нинди яхшы уңышлар китерә?
21 Алла хезмәтчеләре үз әти-әнисен, алар картайгач та, тирән хөрмәтли (Гыйбрәтле хикәя 23:22—24). Алар әти-әниләрен олылыйлар. Шулай эшләп алар: «Синең атаң белән анаң хозурланып бәйрәм итсен, анаң тантаналы шатлык кичерсен»,— дигән Алла тарафыннан рухландырылган сүзләрнең үтәлешен күрәләр (Гыйбрәтле хикәя 23:25). Ә иң мөһиме, картайган әти-әнисен олылаган кешеләр Йәһвә Алланы сөендерәләр һәм олылыйлар.
a Кайвакыт ата-аналар хакимиятләре һәм кешенең ышанычы белән законсыз кулланалар, ә бу җинаять эшләүгә тиң. Без монда андый очракларны карамыйбыз.