1 нче җыр
Йәһвәнең сыйфатлары
1. Аллаһыда — яшәү, яктылык.
Йәһвәдә генә чиксез зур кодрәт.
Иҗади эшең көчеңне сөйли,
Бөек көнең сөйләр күбрәк.
2. Тәхетең гаделлектә тора,
Бирәсең гадел кануннарыңны.
Изге Язмада ачык күрәбез,
Синең бөек акылыңны.
3. Иң бөеге — камил мәхәббәт.
Синең бүләккә ничек кайтарыйк?
Данлы, изге исемең турында
Игълан иткәндә шатланыйк.
(Мәд. 35:10; 144:6—13; Ягък. 1:17 не дә кара.)