-
Ни өчен бу китап игътибарга лаек?Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
-
-
Ни өчен бу китап игътибарга лаек?
Изге Язмалар Тәүрат, Зәбур, Инҗил һәм пәйгамбәрләр китапларыннан тора. Ул дөньяда иң киң таралган китап. Сезнең аны укыганыгыз бармы? Төрле милләт кешеләре бу китапны укып юаныч, өмет һәм көндәлек тормыш өчен файдалы киңәшләр табалар. Шулай да күп кешеләр бу китап турында әз белә. Дини кешеме сез, яки юкмы — һәрхәлдә, сезнең дә бу китап белән танышасыгыз киләдер. Бу яктан сезгә шушы брошюра булышачак.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ачып укый башлаганчы, башта бу китапның эчтәлеге белән танышу яхшы булыр. Ул 66 кечкенә китаптан, яки өлештән, тора. Беренче китабы — Яратылыш, ә соңгысы — Ачылыш дип атала.
Изге Язмаларның авторы кем? Бу бик кызык сорау, чөнки аны якынча 1 600 ел дәвамында 40 ка якын кеше язса да, алар үзләрен бу китапның авторы дип атамаган. Аларның берсе: «Бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган»,— дип язган (2 Тимутегә 3:16). Ә икенчесе: «Йәһвәнең рухы минем аша сөйләде, һәм аның сүзе телемдә иде»,— дигән (2 Патшалык 23:2). Шулай итеп бу кешеләр Изге Язмаларның авторы — Аллаһы Тәгалә, Йәһвә икәнен таныган. Алар Аллаһы кешеләрнең үзе турында белүен тели дип язганнар.
Әмма Изге Язмаларны аңлар өчен, тагын бер мөһим якны — аның төп темасын белергә кирәк. Аллаһының кешелек белән идарә итәргә хакы акланачак һәм ул моны үзенең күктәге Патшалыгы ярдәмендә башкарачак — шул Изге Язмаларның төп темасы. Бу брошюрадан сез бу теманың Яратылыштан алып Ачылышка кадәр ничек ачыкланганын күрерсез.
Ә хәзер, әйдәгез, бөтен дөньяда киң танылган китапның шул төп темасы белән танышыйк.
-
-
Аллаһы кешене Оҗмахка урнаштыраИзге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
-
-
1 НЧЕ БҮЛЕК
Аллаһы кешене Оҗмахка урнаштыра
Аллаһы Галәмне барлыкка китерә һәм Җирдә тормыш булдыра; ул камил ир-ат белән хатын-кызны ярата һәм аларны гүзәл бер бакчага урнаштырып, аларга әмерләр бирә
ТӘҮРАТ китабы: «Әүвәл Аллаһы күкне һәм җирне яратты»,— дигән сүзләр белән башлана (Яратылыш 1:1). Бу гади, әмма бөек сүзләр күп кешегә билгеле. Шулай итеп без Изге Язмаларда әйтелгән иң мөһим Шәхес, чиксез кодрәтле Аллаһы, Йәһвә, белән таныша башлыйбыз. Бу сүзләр Галәмне һәм без яшәгән Җирне Аллаһы барлыкка китергән икәнен ачыклый. Чираттагы шигырьләрдә Аллаһы озак вакыт дәвам иткән бер-бер артлы баручы чорлар — «көннәр» — дәвамында Җирне кешеләр өчен әзерли һәм табигатьтәге бар нәрсәне булдыра диелә.
Аннан соң Аллаһы иң гаҗәеп затны — кешене ярата. Ул аны үзенә охшатып, ягъни Аллаһы сыйфатларын, мәсәлән, акыллылыгын һәм мәхәббәтен, чагылдыра ала торган зат итеп, туфрактан ярата. Йәһвә аңа Адәм дигән исем бирә һәм аны Гадән бакчасына, Оҗмахка, урнаштыра. Җимеш китерә торган гүзәл агачлар үскән бу бакчаны Йәһвә үзе булдыра.
Аллаһы, кешенең иптәше булса, яхшырак булыр дип, Адәм кабыргасыннан хатын-кыз ярата һәм аны Адәм янына алып килә. Соңрак аңа Хаува дигән исем бирелә. Шатлыгыннан Адәм мондый шигъри сүзләр яза: «Менә минем сөякләремнән алынган сөяк, менә минем итемнән алынган ит». Аллаһы болай дип әйтә: «Шуның өчен адәм баласы үзенең ата-анасын калдыра да, хатынына багланып, икәве бер тән булып яши башлыйдыр» (Яратылыш 2:22—24; 3:20).
Аллаһы Адәм белән Хаувага ике әмер бирә. Беренчедән, ул аларга үз йортлары — Җир — турында кайгыртырга һәм бала табып, аны кешеләр белән тутырырга куша. Икенчедән, ул аларга бу зур бакчадагы бары тик бер агачның — «яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачының» — җимешен ашамаска куша (Яратылыш 2:17). Бу җимешне ашаса, алар үләргә тиеш була. Бу әмерләрне биреп, Аллаһы аларга аны үз Хакимнәре итеп таныганнарын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Аллаһыга тыңлаучан булып, алар шулай ук аны яратканнарын һәм аңа рәхмәтле булганнарын күрсәтер иде. Һичшиксез, Аллаһыга тыңлаучан булып, бәхетле яшәр өчен аларның барысы булган. Бу камил кешеләрдә бернинди кимчелек булмаган. «Аллаһы Үзе яраткан нәрсәләрне күздән кичерде һәм, менә, һәр нәрсәнең гаять яхшы икәнлеген күрде»,— дип әйтелә Тәүратта (Яратылыш 1:31).
Тәүраттагы Яратылыш китабының 1, 2 нче бүлекләренә нигезләнгән.
-
-
Адәм белән Хаува Оҗмахтан куылаИзге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
-
-
2 НЧЕ БҮЛЕК
Адәм белән Хаува Оҗмахтан куыла
Бер фәрештә Аллаһыга каршы фетнә күтәрә һәм Адәм белән Хауваны Аллаһы хакимлеген кире кагарга котырта. Нәтиҗәдә, дөньяга гөнаһ белән үлем үтеп керә
АЛЛАҺЫ кешеләрне яратыр алдыннан күпкә алдарак күзгә күренми торган күп санлы рухи затларны — фәрештәләрне барлыкка китергән. Аларның берсе Аллаһыга каршы күтәрелә һәм Гадән бакчасында, хәйлә корып, Хауваны Йәһвә ашамаска кушкан җимешне ашарга котырта. Соңыннан бу фәрештә Шайтан Иблис дип атала башлый.
Шайтан, еланны курчак кебек кулланып, аның аша сөйли һәм аның сүзләрендә Аллаһы Хаува белән Адәмнән ниндидер яхшы нәрсәне яшерә дигән фикер яңгырый. Ул Хаувага тыелган җимешне ашасагыз үлмәячәксез ди. Шулай итеп Шайтан Аллаһыны, ул үзенең җирдәге балаларына ялган сөйли дип, гаепли. Аллаһыны тыңламыйча яшәү рәхәтлек, белем һәм азатлык китерә ди Шайтан. Бу җир шарындагы беренче ялган була. Һәм Аллаһының хакимлеге, яки югары хакимлеге, турында мондый сорау күтәрелгән була: Аллаһының идарә итәргә хакы бармы, һәм ул үз хакимлеген, үз хезмәтчеләре файдасы турында уйлап, гадел башкарамы?
Хаува Шайтанның ялганына ышана. Аның тыелган җимешне ашыйсы килә, һәм ул шулай эшли дә. Соңыннан ул җимешне иренә бирә, һәм ул да ашый. Шулай итеп алар гөнаһ кыла. Аларның гади генә бу эшләре Аллаһыга каршы фетнә була. Адәм белән Хаува үз теләкләре белән тыңламаучанлык юлын сайлап, үзләренә барысын, шул исәптән камил тормышны да, биргән Барлыкка Китерүченең, Аллаһының, хакимлеген кире кага.
«Нәсел сиңа сугып башыңны ярыр, син исә аны үкчәсеннән чагарсың» (Яратылыш 3:15).
Аллаһы аларны җавапка тарта. Ул Нәсел, ягъни Коткаручы, киләчәк дип вәгъдә итә, һәм бу Нәсел «еланны» — Шайтанны юк итәчәк ди. Аллаһы Адәм белән Хаувага чыгарган хөкемен соңрак үти: шулай итеп, аларның әле тумаган балаларына шәфкать күрсәтә. Аллаһы җибәрәчәк Коткаручы Гадән бакчасында фетнә аркасында туган бар начарлыкны юк итәргә тиеш була. Бу Адәм балаларына өмет бирә. Аллаһының бу нияте ничек үтәләчәк? Коткаручы кем булачак? Бу сорауларга җавап Изге Язмалар язылып барганда әкрен генә ачыклана.
Аллаһы Адәм белән Хауваны Оҗмахтан, ягъни Гадәннән, куып чыгара. Хәзер аларга җәфа чигеп эшләргә кирәк була. Хаува балага уза һәм беренче баласын — Кабилне таба. Аннан соң аларның башка балалары да, шул исәптән Һабил белән Шит та туа. Нух пәйгамбәр нәкъ Шит нәселеннән була.
Тәүраттагы Яратылыш китабының 3—5 нче бүлекләренә һәм Ачылыш 12:9 га нигезләнгән.
-
-
Вакытның графигыИзге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
-
-
Вакытның графигы
«Әүвәл...»
Б. э. к. 4026 Адәм барлыкка китерелә
Б. э. к. 3096 Адәм үлә
-