Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Туфан һәм исән калган кешеләр
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
    • Туфан сулары ташып ага һәм яңгыр ява, көймә су өстеннән йөзә

      3 НЧЕ БҮЛЕК

      Туфан һәм исән калган кешеләр

      Аллаһы явыз дөньяны юк итә, ә Нух белән аның гаиләсен коткара

      ҖИРДӘ яшәгән кешеләрнең саны арта бара, һәм гөнаһ белән явызлык бар җиргә тарала. Ханок пәйгамбәр генә кешеләрне Аллаһы бер көн явыз кешеләрне юк итәчәк дип кисәтеп йөри. Моңа карамастан явызлык үрчи бара һәм хәтта көчәя. Кайбер фәрештәләр, күктә үз урыннарын калдырып, Йәһвәгә каршы фетнә күтәрә. Алар үзләренә кеше тәне булдырып, җирдә яши башлый һәм комсызланып үзләренә хатын-кызларны хатынлыкка ала. Аларның балалары туа һәм нефилим дип аталган чиктән тыш көчле әзмәверләр булып үсә. Нәтиҗәдә, явызлык тагы да арта, кан коела. Бар бу явызлыктан Аллаһының күңеле әрни.

      Ханок үлә. Бу явыз дөнья гадәтләренә иярмәгән Нух исемле тагын бер кеше була. Ул үзе һәм аның гаиләсе Аллаһы каршында дөрес булганны эшләргә тырыша. Аллаһы бу явыз дөнья кешеләрен юк итәргә, ә Нух белән җәнлекләрне коткарырга була. Ул Нухка коробкага охшаш гаять зур көймә төзергә куша. Туфан алдыннан Нух, аның гаиләсе һәм җәнлекләр бу көймәгә керергә тиеш була. Нух Аллаһы сүзен тыңлап, якынча 40 яки 50 ел дәвамында көймә төзи һәм «тәкъва тормышны вәгазьләүче» була (2 Петер 2:5). Ул кешеләрне киләчәк Туфан турында кисәтә, ләкин алар аның сүзләренә колак салмый. Вакыт җиткәч, Нух үз гаиләсе һәм җәнлекләр белән көймәгә керә. Аллаһы көймәнең ишеген яба. Коеп яңгыр ява башлый.

      Яңгыр 40 көн һәм төн, җир тулысынча су белән капланганчы, ява. Явызлар үлә. Айлар уза, су кими һәм көймә бер тау битендә туктый. Берникадәр вакыт узгач Нух, аның гаиләсе һәм җәнлекләр көймәдән чыга. Алар анда бер ел үткәргән була. Йәһвәгә үз рәхмәтен белдереп, Нух аңа корбан китерә. Аллаһы Нух белән аның гаиләсенә башка Туфан булмаячагына һәм бар тереклекне җирдән юк итмәячәгенә вәгъдә бирә. Ул бу вәгъдәне искә төшереп торучы салават күпере булдыра.

      Туфаннан соң Аллаһы кешеләргә яңа әмерләр бирә. Ул аларга хайваннарның итен ашарга рөхсәт итә, әмма канны ашаудан тыя. Ул Нухның нәселенә җир буйлап таралырга куша, әмма кайберәүләр бу әмерне үтәми. Алар Нәмруд исемле кеше җитәкчелегендә берләшеп, Бабил шәһәрендә гаять зур манара төзи башлый. Алар белә торып Аллаһының җир буйлап таралырга дигән әмеренә буйсынмый. Аллаһы бер телдә сөйләшкән бу кешеләргә төрле телләр бирә. Алар бер-берсен аңламый башлый һәм эшләрен ташлап җир буйлап тарала.

      Тәүраттагы Яратылыш китабының 6—11 нче бүлекләренә һәм Яһүд 14, 15 кә нигезләнгән.

      • Явызлык җирдә ничек таралган?

      • Нух тугры булуын ничек күрсәткән?

      • Аллаһы Туфаннан соң кешеләргә нәрсәдән тыелырга кушкан?

  • Аллаһы Ибраһим белән килешү төзи
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
    • Ибраһим йолдызларга карый

      4 НЧЕ БҮЛЕК

      Аллаһы Ибраһим белән килешү төзи

      Ибраһим Аллаһыга иман итә һәм аңа буйсынып яши. Йәһвә аны фатихаларга һәм аның токымнарын күп санлы итәргә вәгъдә бирә

      НУХ көннәрендәге Туфаннан соң якынча 350 ел үтә. Ибраһим пәйгамбәр гөрләп чәчәк аткан Ур шәһәрендә (хәзер Гыйрак иле) яши. Ул гаҗәеп иманлы бер кеше була. Әмма аның иманы сынала.

      Йәһвә Ибраһимга туган илен ташлап, чит илгә, Кәнганга, китәргә куша. Ул бер дә икеләнмичә, Аллаһыга буйсына һәм үзе белән хатынын Сараны, үз абыйсының улын Лутны, күп санлы хезмәтчеләрен алып Кәнганга юл тота. Анда килгәч, ул чатырларда яши. Йәһвә Ибраһим белән килешү төзи һәм аңа синнән бөек халык булдырам, җирдәге бар кабиләләр синең аша фатиха алачак һәм синең буыннарың Кәнган җирендә яшәячәк дигән вәгъдә бирә.

      Ибраһим белән Лут бик зур байлык җыялар: аларның күп санлы сарыклары һәм эре терлекләре була. Ибраһим Лутка беренче булып үзенә җир сайларга куша. Лут Үрдүн елгасы тирәсендәге уңдырышлы җирне сайлап, Сәдүм шәһәре янында урнаша. Анда бик азгын кешеләр яши һәм Йәһвә каршында гөнаһлы тормыш алып баралар.

      Соңрак Йәһвә Ибраһимны синең токымнарыңның саны күктәге йолдызлар кебек булачак дип кабат ышандыра. Ибраһим бу вәгъдәгә иман итә. Шулай да аның яраткан хатыны Сара әлегә балага узмый. Әмма Ибраһимга 99 яшь, ә Сарага якынча 90 яшь булганда, Аллаһы Ибраһимга синең улың туачак ди. Аллаһы сүзе үтәлә, һәм Сара бала таба. Аңа Исхак дигән исем кушалар. Ибраһимның башка балалары да була, әмма Гадәндә вәгъдә ителгән Коткаручы Исхак аша килергә тиеш була.

      Ул вакытта Лут белән аның гаиләсе Сәдүмдә яши, ләкин Лут тәкъва кеше була һәм азгын кешеләрнең тәртибенә иярми. Йәһвә Сәдүмне җимерергә булгач, Лутны моның турында кисәтер өчен фәрештәләрен җибәрә. Алар Лут белән аның гаиләсенә Сәдүмнән, артларына борылып карамыйча, качарга куша. Шуннан соң Аллаһы бу шәһәр һәм якындагы явыз Гамура шәһәре өстенә утлы күкерт яңгыры яудыра, һәм андагы кешеләр үлә. Лут белән аның ике кызы исән кала. Ә аның хатыны, күрәсең, йортында калдырган әйберләрен жәлләп, артына борылып карый һәм үз тыңламаучанлыгы аркасында үлә.

      Тәүраттагы Яратылыш 11:10—19:38 гә нигезләнгән.

      • Ни өчен Ибраһим Кәнганга киткән?

      • Аллаһы Ибраһим белән нинди килешү төзегән?

      • Ни өчен Аллаһы Сәдүм белән Гамураны җимергән?

      КИЛЕШҮЛӘР АЛЛАҺЫСЫ

      Изге Язмалар язылган чорда килешү — бу ике арада төзелгән договор яки ике якның да риза булуын күрсәтүче рәсми документ булган. Йәһвә килешүләрне ант биреп төзегән. Алар аша ул үзенең Гадәндә вәгъдә ителгән Коткаручы турындагы ниятенең ничек үтәләчәген ачыклап барган. Ибраһим белән төзелгән килешү бу Коткаручы аның нәселеннән булачак икәнен күрсәткән. Соңрак төзелгән килешүләр аның кем булачагын тагын да күбрәк ачыклап биргән.

  • Вакытның графигы
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
      1. Б. э. к. 2370 Туфан

      2. Б. э. к. 2018 Ибраһим туа

      3. Б. э. к. 1943 Ибраһим белән килешү

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу