-
Аллаһы Ибраһимны һәм аның гаиләсен фатихалыйИзге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
-
-
5 НЧЕ БҮЛЕК
Аллаһы Ибраһимны һәм аның гаиләсен фатихалый
Ибраһим нәсел-варисларының саны үсә. Аллаһы Йосыфны Мисырда яклый
ЙӘҺВӘ үзенең иң кадерле Улы бер вакыт газап чигеп үләчәк икәнен белгән. Яратылыш 3:15 тә, турыдан-туры булмаса да, моның турында әйтелә. Аллаһы өчен үз Улының үлеме бик зур корбан булачак. Моны кешеләргә ничек аңлатырга? Аллаһы моны Ибраһимга үзенең яраткан улын Исхакны корбанга китерергә кушып аңлата.
Ибраһим гаҗәеп иманлы кеше була. Хәтерлисезме, Аллаһы Коткаручы, ягъни Нәсел, Исхак нәселеннән киләчәк дип вәгъдә иткән иде. Ибраһим Аллаһының Исхакны терелтә алуына ышана һәм Аллаһыга тыңлаучан булып, үз улын корбанга китерергә ризалаша. Ул үз улын корбанга китерәм дигәндә генә аны Аллаһы фәрештәсе туктата. Аллаһы бу тугры хезмәтчесенә, үзе өчен иң кадерлене корбанга китерергә ризалашканга, үз вәгъдәсен кабатлый.
Соңрак Исхакның ике улы, Эсау белән Ягъкуб, туа. Эсау рухи нәрсәләрнең кадерен белми, ә Ягъкуб кадерли һәм бүләкләнә. Аллаһы Ягъкубның исемен Исраил дип үзгәртә, һәм аның 12 улы Исраил халкының 12 кабиләсенә башлангыч бирә. Әмма ничек аның гаиләсе бөек халык булып китәчәк?
Ягъкуб улларының күпчелеге үз энеләре Йосыфтан көнләшә. Алар аны коллыкка сата, һәм ул Мисырга эләгә. Ләкин Аллаһы бу тугры һәм батыр яшь кешене фатихалый. Йосыф зур авырлыклар кичерсә дә, ахыр чиктә фиргавен аны Мисырда зур түрә итеп билгели. Ачлык башлана, һәм Ягъкуб үз улларын ризык сатып алырга дип Мисырга җибәрә. Ә шул вакытта Йосыф Мисырдагы бар ризык белән идарә итүче була! Ул үз абыйларының тәүбә итүләрен күргәч, аларны кичерә һәм алар белән елап кочаклаша. Ул аларга әтиләре белән бергә Мисырга күчәргә куша. Аларга Мисырда бик яхшы җир бирелә, һәм халык анда ишәеп мул тормыш алып бара. Моның барысын, үз вәгъдәсен үтәр өчен, Аллаһы оештыра һәм Йосыф моны аңлый.
Карт Ягъкуб калган гомерен үз гаиләсе белән бергә Мисырда үткәрә. Ул үз үлеме алдыннан пәйгамбәрлек әйтә: вәгъдә ителгән Нәсел, Коткаручы, Яһүд нәселеннән киләчәк һәм бөек Хаким булачак. Еллар узгач, үз үлеме алдыннан Йосыф пәйгамбәрлек итеп Аллаһы бер көн Ягъкуб гаиләсен Мисырдан чыгарачак ди.
Тәүраттагы Яратылыш китабының 20—50 нче бүлекләренә һәм Еврейләргә 11:17—22 гә нигезләнгән.
-
-
Әюб үз сафлыгын саклыйИзге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
-
-
6 НЧЫ БҮЛЕК
Әюб үз сафлыгын саклый
Әюб Аллаһыга үз файдасын гына эзләп хезмәт итә ди Шайтан. Әюб Аллаһыга тугры кала
КЕШЕ Аллаһыга бик каты сынаулар аша үткәндә һәм аңа тыңлаучан булу мал-мөлкәт ягыннан файда китермәсә дә, тугры калырмы? Бу сорау Әюб пәйгамбәр яшәгән көннәрдә күтәрелгән булган һәм аңа җавап бирелгән.
Исраил халкы әле Мисырда яшәгәндә, Ибраһимның Әюб исемле бер туганы бүгенге Гарәбстан җирләрендә яши. Бер көн күктә Аллаһы каршына фәрештәләр җыела. Фетнәче Шайтан да килә. Алар алдында Йәһвә үз хезмәтчесе Әюбнең тугрылыгына үз ышанычын белдерә. Ул Әюб кебек саф кеше юк ди. Әмма Шайтан Аллаһы Әюбне фатихалый һәм яклый, шуңа күрә Әюб аңа хезмәт итә ди. Әгәр Әюбнең бар булганы алынса, ул Аллаһыны каһәрләячәк ди Шайтан.
Аллаһы Шайтанга Әюбнең башта мал-мөлкәте белән балаларын, ә аннан соң сәламәтлеген алырга рөхсәт итә. Әюб моңа Шайтан гаепле икәнен белми, шуңа күрә ни өчен Аллаһы аны шундый сынауларга дучар иткәнен аңлый алмый. Шулай да ул Аллаһыны каһәрләми.
Әюб янына аның икейөзле дуслары килә. Бу өч дус Әюбне Аллаһы аның яшерен гөнаһлары өчен җәза бирә дип ышандырырга тырыша. Алар озак итеп сөйли. Әюбнең дуслары Аллаһы үз хезмәтчеләре белән канәгать түгел һәм аларга ышанмый ди. Әюб аларның хаталы фикер йөртүләрен кире кага һәм үлеменә кадәр саф булып калырга тәвәккәллеген белдерә!
Ләкин Әюб хата эшли: ул үзе турында чиктән тыш борчылып, үзен акларга тырыша. Елиуй исемле яшь кеше, Әюб белән аның дусларын тыңлаганнан соң, үз сүзен әйтә. Әюб кешене аклауга караганда Йәһвәнең хакимлеген аклау күпкә мөһимрәк икәнен аңлап бетерми, шуңа күрә Елиуй, Әюбнең моңа карашын төзәтер өчен, аңа киңәш бирә, ә аның икейөзле дусларын шелтәли.
Шуннан соң Әюбкә Йәһвә Аллаһы мөрәҗәгать итә һәм аның карашын төзәтә. Ул барлыкка китергән нәрсәләрнең гаҗәеп булуына игътибар итә һәм Әюбне Аллаһының кешедән күпкә бөегрәк булуы турында уйланырга дәртләндерә. Әюб Аллаһының төзәтүен басынкылык белән кабул итә. «Шәфкатьлелек белән тулы һәм рәхимле» Йәһвә Әюбне кире сәламәт итә, аңа икеләтә күбрәк байлык бирә, һәм Әюбнең ун баласы туа (Ягъкуб 5:11). Шайтан кешеләр сынауларда Аллаһыга тугры калмаячак дигән. Әюб зур газап чигүгә һәм авырлыкларга карамастан, Йәһвә каршында үз сафлыгын саклап, бу ялган гаепләүгә җавап бирә.
Әюб китабына нигезләнгән.
-
-
Вакытның графигыИзге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
-
-
Б. э. к. 1750 Йосыф кол итеп сатыла
Б. э. к. 1613 кадәр Әюб газаплары
-