Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхшы һәм начар патшалар
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
    • Яшь Исраил патшасы

      13 НЧЕ БҮЛЕК

      Яхшы һәм начар патшалар

      Исраил ике илгә бүленә. Аның белән күп патшалар идарә итә һәм аларның күпчелеге Аллаһыга тугры булмый. Бабыллылар Иерусалимны җимерә

      ЙӘҺВӘНЕҢ сүзләре үтәлә: Сөләйман хак гыйбадәт кылуны калдырганга, Исраил икегә бүленә. Сөләйман тәхетенә утырган аның улы Рихәбәм үзен мәрхәмәтсез тота. Шуңа күрә Исраилнең ун кабиләсе аңа каршы күтәрелә, һәм төньяк патшалык Исраил барлыкка килә. Калган ике кабилә — көньяк патшалык Яһүдия — Давытның Иерусалимдагы тәхетенә тугры кала.

      Бу ике патшалык күп авырлыклар кичерә, һәм моның төп сәбәбе — Аллаһыга тугры һәм тыңлаучан булмаган патшалар. Төньяк патшалыкка хәтта кыенрак та туры килә, чөнки аның патшалары иң баштан ук ялган илаһларга табына башлый. Ильяс белән Элиша пәйгамбәр куәтле эшләр башкара, хәтта үлеләрне терелтәләр, әмма Исраил барыбер үз явыз юлын ташламый. Һәм Аллаһы Ашшур иленә Исраилне яулап алырга рөхсәт итә.

      Йөздән чак кына күбрәк ел үткәч, Яһүдия дә Аллаһы җәзасына дучар була. Аның берничә патшасы гына Аллаһы пәйгамбәрләренең кисәтүенә колак салып, халыкны кире Йәһвәгә таба борырга тырыша. Мәсәлән, Йошия патша. Ул Яһүдияне ялган табынудан чистарта башлый һәм Йәһвә гыйбадәтханәсен төзекләндерә. Анда Муса аша бирелгән Канун табыла. Бу Йошиягә бик нык тәэсир итә, һәм аны үзгәрешләрне зуррак ашкыну белән алып барырга этәрә.

      Әмма Йошиядән соң идарә иткән патшалар аңардан үрнәк алмый. Һәм Йәһвә Бабыл иленә Яһүдияне яулап алырга, ә Иерусалим белән гыйбадәтханәне җимерергә рөхсәт итә. Исән калганнарны бабыллылар әсирлеккә алып китә. Аллаһы мондый пәйгамбәрлек әйтә: Яһүдия 70 ел ташландык хәлдә булачак, һәм шуннан соң халык әсирлектән үз туган җиренә кайтачак.

      Шул вакыттан башлап, Иерусалимда, вәгъдә ителгән Мәсих, ягъни Коткаручы, килгәнче, Давыт нәселеннән патша булмый. Ә аның нәселеннән булган патшаларның күпчелеге камил булмаган кеше дөрес идарә итә алмый икәнен исбат итә. Нибары Мәсих кенә гадел идарә итә ала. Йәһвә Давыт нәселеннән булган патшаларның соңгысына: «Таҗыңны сал... Ул, законлы хокукы булган зат килгәнче, беркемнеке дә булмаячак һәм мин аны аңа бирәчәкмен»,— дигән (Йәзәкил 21:26, 27).

      3 Патшалык, 4 Патшалык китаплары; 2 Елъязма 10—36 нчы бүлекләренә; Иремия 25:8—11 гә нигезләнгән.

      • Ни өчен Исраил бүленгән, һәм ике патшалык белән нәрсә булган?

      • Давыт нәселеннән килгән патшалар белән нәрсә булган һәм ни өчен?

      • Юныс китабында Йәһвә турында нәрсә ачыклана? (Рамканы кара.)

  • Аллаһы үз пәйгамбәрләре аша хәбәр итә
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
    • Аллаһы пәйгамбәре хәбәр җиткерә

      14 НЧЕ БҮЛЕК

      Аллаһы үз пәйгамбәрләре аша хәбәр итә

      Йәһвәнең пәйгамбәрләре кешеләргә Аллаһы хөкемнәрен, хак гыйбадәт кылу һәм Мәсих килүенә өмет турындагы хәбәрләрне җиткерә

      ИСРАИЛ һәм Яһүдиядә патшалар идарә иткән заманда Аллаһының хәбәрләрен халыкка Йәһвә билгеләгән махсус кешеләр — пәйгамбәрләр җиткерә. Бу гаҗәеп иманлы һәм батыр кешеләр Аллаһы сүзен игълан итәләр. Аларның хәбәрләрендә ачыкланган дүрт төп темага игътибар итик.

      1. Иерусалим җимерелә. Иерусалим җимерелгәнче һәм ташландык хәлдә калганчы күпкә алдарак, моның турында Аллаһының пәйгамбәрләре, мәсәлән, Ишагыйя һәм Иремия кисәтә башлый. Алар ни өчен Аллаһының бу шәһәргә ачуы чыкканын аңлата. Шәһәрдә яшәүчеләр үзләрен Йәһвә хезмәтчеләре дип атый, ә үзләре ялган табынуда, бозык һәм мәрхәмәтсез эшләрдә катнаша. Шулай итеп алар бу исемгә лаек булмаганын күрсәтә (4 Патшалык 21:10—15; Ишагыйя 3:1—8, 16—26; Иремия 2:1—3:13).

      2. Хак гыйбадәт кылу торгызыла. Аллаһы халкы Бабыл шәһәрендә 70 ел әсир булганнан соң ташландык хәлдәге туган якларына кайта һәм Иерусалимда яңадан Йәһвәнең гыйбадәтханәсен төзи (Иремия 46:27; Амос 9:13—15). Моңа кадәр 200 ел алдарак Ишагыйя Бабыл шәһәрен яулаучы һәм Аллаһы халкына хак гыйбадәт кылуны торгызырга рөхсәт итүче патшаның исемен әйтә. Бу Кир була. Ишагыйя хәтта аның шәһәрне яулап алыр өчен башкарачак эшләрен дә җентекләп аңлатып бирә (Ишагыйя 44:24—45:3).

      Яһүдләр Бабыл коллыгыннан азат ителә һәм Иерусалимга кире кайта

      3. Мәсихнең килүе һәм аның тормышы. Мәсих Бәйтлехемдә туа (Михей 5:2). Ул басынкы кеше була һәм Иерусалимга ишәккә атланып керә (Зәкәрия 9:9). Йомшак һәм игелекле булса да, кешеләр аны әллә ни кабул итми һәм күпләр хәтта аны кире кага (Ишагыйя 42:1—3; 53:1, 3). Ул газаплы үлем кичерә. Аның гомере тәмамланамы? Юк, чөнки ул китергән корбан аша күпләрнең гөнаһлары кичерелергә тиеш (Ишагыйя 53:4, 5, 9—12). Ул моны үледән терелеп кенә эшли ала.

      4. Мәсих Җир өстеннән идарә итә. Камил булмаган кешеләрнең идарәсе тыныч тормыш китерә алмый. Ләкин Мәсих Патша — Тынычлык мирзасы дип атала (Ишагыйя 9:6, 7; Иремия 10:23). Ул идарә иткәндә бар кешеләр тыныч тормышка ләззәтләнәчәк, һәм хәтта җәнлекләр белән татулык булачак (Ишагыйя 11:3—7). Авырулар башка булмаячак (Ишагыйя 33:24). Хәтта үлем дә мәңгегә юк ителәчәк (Ишагыйя 25:8). Ә үлгән кешеләр монда Җирдә яшәр өчен терелтелгән булачак (Данил 12:13).

      Ишагыйя, Иремия, Данил, Амос, Михей һәм Зәкәрия китапларына нигезләнгән.

      • Аллаһы пәйгамбәрләре кешеләргә нинди хәбәрләр җиткергән?

      • Иерусалимның җимерелүе һәм яңадан төзелүе турындагы пәйгамбәрлекләрдә нәрсә әйтелгән булган?

      • Йәһвә пәйгамбәрләре Мәсих һәм аның тормышы турында нәрсә әйткән булган?

      • Мәсихнең Җир өстеннән идарә итүе турында алар нәрсә әйткән?

  • Вакытның графигы
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
      1. Б. э. к. 607 Иерусалим җимерелгән, Бабыл әсирлеге башлана

      2. Б. э. к. 539 Кир Бабылны яулап ала

      3. Б. э. к. 537 Яһүдләр Иерусалимга кайта

      4. Б. э. к. 455 Иерусалим стеналары күтәрелә; 69 җидееллык атна башлана

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу