-
Гайсә исән!Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
-
-
21 НЧЕ БҮЛЕК
Гайсә исән!
Гайсә үз шәкертләре янына килеп, аларга күрсәтмәләр бирә һәм аларны дәртләндерә
ГАЙСӘ үлеменнән соң өченче көнне аның кайбер шәкертләре, хатын-кызлар, кабер янына килә. Каберне каплап торучы таш читкә алып куелган, ә кабер үзе буш була!
Ике фәрештә пәйда була. Аларның берсе: «Сез... насаралы Гайсәне эзлисез. Ул терелтеп торгызылды»,— ди (Марк 16:6). Хатын-кызлар рәсүлләргә хәбәр итәр өчен шунда ук йөгереп китә. Юлда алар Гайсәне очраталар. «Курыкмагыз! — ди ул аларга.— Барыгыз, Минем шәкертләремә Гәлиләягә барырга кушыгыз. Алар Мине шунда күрерләр» (Маттай 28:10).
Шул көнне соңрак ике шәкерт Иерусалимнан Эммаус авылына бара. Юлда аларга тагын бер кеше кушыла һәм нәрсә турында сөйләшәсез дип сорый. Бу кеше — терелтелгән Гайсә була, һәм алар аны башта танымый. Кайгырган шәкертләр Гайсә турында сөйләшүләре турында әйтә. Шунда бу кеше аларга Изге Язмада Мәсих турында язылганның барысын аңлатып бирә. Әйе, Гайсә бу пәйгамбәрлекләрнең барысын үтәп чыкканa. Шәкертләр бу кеше рух итеп терелтелгән Гайсә икәнен аңлый, әмма шунда Гайсә юкка чыга.
Бу шәкертләр шунда ук Иерусалимга кайта һәм рәсүлләргә барысын сөйли. Шунда ишеге ябык бу бүлмәдә Гайсә пәйда була. Аптыраган шәкертләр үз күзләренә ышанмыйча тора! Гайсә: «Нигә күңелегезгә шундый шик төшә?» — дип сорый. Аннан соң: «Изге язмада болай дип язылган: Мәсих газап чигәргә, өченче көндә үледән терелеп торырга [тиеш]»,— ди (Лүк 24:38, 46).
Терелтелгән Гайсә үз шәкертләре янына 40 көн дәвамында килә. Бер тапкыр ул 500 дән артык кешегә пәйда була! Күрәсең, нәкъ шушы очракта ул аларга мөһим йөкләмә бирә: «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны... Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Һәм белегез: Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам» (Маттай 28:19, 20).
Гайсә үз 11 тугры рәсүле белән соңгы тапкыр очрашканда мондый вәгъдә бирә: «Сез үзегезгә Изге Рух иңгәннән соң кодрәт алачаксыз һәм... дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз» (Рәсүлләр 1:8). Шунда Гайсә өскә күтәрелә, аны болыт каплый һәм шәкертләр аның күккә күтәрелгәнен инде күрми.
Инҗилнең Маттай китабы 28 нче бүлеге; Марк китабының 16 нче бүлеге; Лүк китабының 24 нче бүлеге; Яхъя китабының 20, 21 нче бүлекләренә һәм 1 Көринтлеләргә 15:5, 6 га нигезләнгән.
-
-
Рәсүлләр курыкмыйча вәгазьлиИзге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
-
-
22 НЧЕ БҮЛЕК
Рәсүлләр курыкмыйча вәгазьли
Мәсихчеләр җыелышы эзәрлекләүләргә карамастан үсә
ГАЙСӘ күккә күтәрелгәннән соң ун көн үтә. Хәзер б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме. Аның 120 шәкерте Иерусалимдагы бер йортка җыелган. Кинәт өйне искән көчле җил тавышы тутыра, һәм шәкертләр төрле чит телләрдә, башта бу телләрне белмәсәләр дә, сөйләшә башлыйлар. Бу могҗизаны кем эшләгән? Аллаһы. Ул бу шәкертләргә үзенең изге рухын биргән.
Урамда бу бәйрәмгә төрле илләрдән килгән халык тора. Гайсәнең шәкертләре аларның туган телләрендә иркен сөйли башлагач, бу халык хәйран кала. Петер аларга нәрсә булганын аңлатып, Йоил пәйгамбәрнең сүзләрен китерә. Анда Аллаһы үз рухын кешеләргә коячак һәм бу кешеләргә могҗизалы сәләтләр биреләчәк дип әйтелә (Йоил 2:28, 29; Рәсүлләр 2:17, 18). Изге рухның бу эше бик мөһим үзгәрешне исбат итә: Аллаһы үз илтифатын хәзер Исраилга түгел, ә яңа туган мәсихчеләр җыелышына күрсәтә. Шуңа күрә Аллаһы хуплавын алып, аңа хезмәт итәргә теләүчеләр хәзер Мәсихнең шәкертләре булып китәргә тиеш.
Эзәрлекләүләр башлана. Дошманнар Гайсә шәкертләрен төрмәгә утырта. Әмма төнлә Йәһвәнең фәрештәсе төрмәнең ишекләрен ача һәм шәкертләргә вәгазьләрен дәвам итәргә куша. Иртә белән алар нәкъ шулай эшли дә. Алар гыйбадәтханәгә кереп, Гайсә турындагы яхшы хәбәрне сөйли. Дини дошманнарның ачулары чыга, һәм алар шәкертләргә вәгазьләрен туктатырга куша. Рәсүлләр бер дә курыкмыйча: «Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез»,— диләр (Рәсүлләр 5:28, 29).
Эзәрлекләүләр көчәя. Кайбер яһүдләр Эстефән шәкертне көфер сөйләүдә гаепләп, аны ташлар атып үтерә. Яшь кеше, Тарс шәһәреннән Шаул, аның үтерүен хуплап карап тора. Аннан соң ул Мәсихкә иярүче кешеләрне кулга алыр өчен Дәмәшекъкә китә. Юлда барганда аның тирә ягы күктән төшкән яктылыктан балкып китә һәм: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең?» — дигән тавыш ишетелә. Яктылыктан сукырайган Шаул: «Син кем, Әфәнде?» — дип сорый. «Мин... Гайсә»,— дип җавап бирә тавыш (Рәсүлләр 9:3—5).
Өч көннән соң Гайсә үзенең Һанани исемле шәкертен Шаул янына, аңа күрү сәләтен кире кайтарыр өчен, җибәрә. Шаул суга чумдырылу үтә һәм Гайсә турында курыкмыйча вәгазьли башлый. Шаул, ягъни рәсүл Паул, мәсихче җыелышның ашкынучан хезмәтчесе булып китә.
Гайсә шәкертләре Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне яһүдләргә һәм самареялеләргә генә сөйли. Бер фәрештә Аллаһыдан куркучан Рим армиясенең йөзбашы Көрнили янына килә һәм аңа рәсүл Петерне алып килергә дип кешеләр җибәрергә куша. Петер һәм башка шәкертләр Көрнилигә һәм аның туганнарына вәгазьли. Петер сөйләгәндә, бу мәҗүсиләргә изге рух иңә, һәм рәсүл аларга Гайсә исеменә суга чумдырылу үтәргә куша. Хәзер мәңгелек тормышка юл бар халыкларга ачыла. Мәсихчеләр җыелышы яхшы хәбәрне башка ерак җирләргә дә барып вәгазьләргә әзер.
Инҗилдәге Рәсүлләр 1:1—11:21 гә нигезләнгән.
-
-
Вакытның графигыИзге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
-
-
Б. э. 33, 6 сиван Илленче көн бәйрәме; изге рух иңә (май азагы, июнь башы)
Б. э. 36 Көрнили мәсихче динен кабул итә
Б. э. якынча 47—48 Паулның беренче вәгазь сәяхәте
Б. э. якынча 49—52 Паулның икенче вәгазь сәяхәте
Б. э. якынча 52—56 Паулның өченче вәгазь сәяхәте
-