Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Иман, тәртип һәм мәхәббәт турында киңәшләр
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
    • Изге Язмаларның язучысы каләм белән хат яза

      25 НЧЕ БҮЛЕК

      Иман, тәртип һәм мәхәббәт турында киңәшләр

      Ягъкуб, Петер, Яхъя һәм Яһүд үз имандашларын дәртләндереп хатлар яза

      ЯГЪКУБ һәм Яһүд — Гайсәнең бер анадан туган энеләре, ә Петер белән Яхъя — аның рәсүлләре. Алар Инҗилнең 7 хатын язган. Һәр хат үз язучысының исемен йөртә. Бу хатларда мәсихчеләргә Аллаһы иңдергән киңәшләр бар, һәм алар Йәһвәгә һәм аның Патшалыгына тугры калырга булыша.

      Иманыңны эшләр белән күрсәт. «Мин Аллаһыга иман итәм»,— дип әйтү генә әз. Чын иманны эшләр белән күрсәтергә кирәк. «Кылган гамәлдән башка иман... үле»,— дип язган Ягъкуб (Ягъкуб 2:26). Сынаулар вакытында иман буенча эш итү сабырлык тудыра. Андый вакытларда бирешмәс өчен, мәсихчегә Аллаһыдан, аның бирәчәгенә бер дә шикләнмичә, акыллылык сорарга кирәк. Сабыр булып, Аллаһы хуплавын алабыз (Ягъкуб 1:2—6, 12). Мәсихче үз иманына тугры калып, сафлык сакласа, Йәһвә аңа якын торачак. «Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер»,— дип язган Ягъкуб (Ягъкуб 4:8).

      Мәсихченең иманы, вәсвәсәләргә һәм әхлаксыз тәэсиргә бирешмәс өчен, нык булырга тиеш. Яһүд әхлаксызлык хөкем сөргән дөньяның мәсихчеләр өчен куркыныч булуын күреп, аларны «иман өчен тырышып» көрәшергә өндәгән (Яһүд 3).

      Тәртибең саф булсын. Йәһвә үз хезмәтчеләре изге, ягъни бар яклардан саф булыр дип өметләнә. «Бар гамәлләрегездә изге булыгыз. Изге язмада: „Изге булыгыз, чөнки Мин [Йәһвә] изге“,— дип язылган бит»,— дип әйтелә 1 Петер 1:15, 16 да. Мәсихчеләр Гайсә Мәсихтән үрнәк алырга тиеш. «Сез Мәсих эзләре буенча барсын өчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте»,— дип әйткән Петер (1 Петер 2:21). Мәсихчеләргә Аллаһы нормаларын тотып яшәгәнгә, газап чигәргә туры килсә дә, аларның «вөҗданнары саф» (1 Петер 3:16, 17). Петер мәсихчеләрне Йәһвәнең хөкем көнен һәм «гаделлек хакимлек итә» торган яңа дөньяны көтәргә һәм шул вакытта Аллаһыга бирелгән булырга һәм тәртипләрендә изге булырга өнди (2 Петер 3:11—13).

      «Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер» (Ягъкуб 4:8).

      Йәһвәне һәм башкаларны ярат. «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип язган Яхъя. Ул шулай ук Аллаһы үз бөек мәхәббәтен күрсәтеп, Гайсәне «безнең гөнаһларыбыз» өчен «корбан рәвешендә» җибәргән дип басым ясый. Мәсихчеләр моңа нәрсә белән кайтара ала? «Сөеклеләрем, Аллаһы безне шулай яраткан икән, без дә бер-беребезне яратырга тиешбез»,— ди Яхъя (1 Яхъя 4:8—11). Моның өчен бер мөмкинлек — кунакчыл булу.

      Ә Аллаһыга үз яратуларын алар ничек күрсәтә ала? «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел»,— дип яза Яхъя (1 Яхъя 5:3; 2 Яхъя 6). Аллаһыга тыңлаучан булган кешеләр бер дә шикләнмәскә тиеш: Аллаһы аларга «мәңгелек тормыш бирәчәк» һәм аларны мәңге яратачак (Яһүд 21).

      Инҗилдәге Ягъкуб; 1 Петер; 2 Петер; 1 Яхъя; 2 Яхъя; 3 Яхъя; Яһүд китапларына нигезләнгән.

      • Мәсихчеләр үз иманнарын ничек күрсәтә ала?

      • Аллаһы хезмәтчеләре үзләрен ничек тотарга тиеш?

      • Кеше Аллаһыны чын күңелдән яратуын ничек күрсәтә ала?

  • Җирдә кабат Оҗмах!
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
    • Гайсә Патшалыкта тәхеттә утыра

      26 НЧЫ БҮЛЕК

      Җирдә кабат Оҗмах!

      Йәһвә Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык ярдәмендә үз исемен изгеләндерә, үз хакимлеген аклый һәм бар явызлыкны юк итә

      ИНҖИЛНЕҢ соңгы китабында, рәсүл Яхъя язган Ачылышта, һәр кешегә өмет бирүче хәбәр бар. Бу китапта күренешләр аша Аллаһының нияте тулысынча үтәлгәндә булачак вакыйгалар күрсәтелә.

      Беренче күренештә терелтелгән Гайсә кайбер җыелышларны мактый һәм төзәтә. Икенче күренештә Аллаһының күктәге тәхете, аны мактап җырлаган рухи затлар күрсәтелә.

      Шуннан соң, Бәрәнгә, Гайсә Мәсихкә, җиде мөһер белән мөһерләнгән язма төргәге бирелә. Беренче дүрт мөһер кубарылганнан соң, дөнья «сәхнәсенә» символик җайдаклар чыга. Беренчесе — ак атка атланган һәм башына Патша таҗы кигән Гайсә Мәсих. Калган өч җайдак төрле төстәге атларга атланган. Алар сугыш, ачлык һәм үләтнең булуын пәйгамбәрлек итеп күрсәтә. Моның барысы бу дөнья төзелешенең соңгы көннәрендә үтәлә. Җиденче мөһер кубарылгач, җиде быргы кычкыра башлый. Шулай итеп алар Аллаһы хөкемнәре турында игълан итә, һәм җиргә Аллаһы ачуын күрсәтүче җиде төрле бәла-каза төшә.

      Күктә яңа туган ир бала — Аллаһы Патшалыгы урнаша. Күктә сугыш үтә: Шайтан һәм аның явыз фәрештәләре җиргә бәреп төшерелә. «Җиргә... кайгы»,— дип әйтә көчле тавыш. Иблис вакыты аз калганын белә һәм ярсуланып йөри (Ачылыш 12:12).

      Яхъя күктә «Бәрәнне», Гайсәне, һәм кешеләр арасыннан сайлап алынган 144 000 кешене күрә. Алар Гайсә белән бергә «патшалык итәчәк». Шулай итеп, Ачылыш китабында нәселнең икенче дәрәҗәдәге өлеше 144 000 кешедән торачак икәне ачыклана (Ачылыш 14:1; 20:6).

      Җирдәге хакимнәр «Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә сугышка» — Һармагедунга җыела. Алар Гайсәгә — ак атка утырган һәм үзе артыннан күктәге гаскәрләрне алып барган җайдакка — каршы сугыш алып баралар. Бу дөньяның бар идарәчеләре юк ителә. Шайтан чылбырлана, ә Гайсә һәм 144 000 «мең ел буе» җир өстеннән патшалык итәләр. Мең елның азагында Шайтан юк ителә (Ачылыш 16:14; 20:4).

      Аллаһыга тыңлаучан булган кешеләргә бу мең еллык идарә нәрсә алып киләчәк? Яхъя болай дип яза: «[Йәһвә] аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте» (Ачылыш 21:4). Җир оҗмахка әйләнә!

      Шулай итеп, Изге Язмаларда язылган хәбәр Ачылыш китабы белән тәмамлана. Мәсих идарә иткән Патшалык Йәһвә исемен изгеләндерә һәм аның хакимлеге тулысынча һәм мәңгегә аклана!

      Инҗилдәге Ачылыш китабына нигезләнгән.

      • Җайдаклар нәрсәнең символы?

      • Аллаһы нияте үтәлгәндә, нинди вакыйгалар була?

      • Нәрсә ул Һармагедун, һәм аннан соң нәрсә булачак?

      «БӨЕК БАБЫЛ»

      Ачылыш китабында бар ялган диннәр, ягъни хак Аллаһыга каршы торган диннәр, «бөек фахишә» итеп күрсәтелә. Ул «Бөек Бабыл» дип атала һәм бу дөньяның сәяси көчләре белән фәхешлек итә, ягъни үзен аларга сата. Бу көчләр Йәһвә билгеләгән вакытта шул фахишәгә каршы күтәрелеп, аны юк итәчәкләр (Ачылыш 17:1—5, 16, 17).

  • Изге Язмаларның төп хәбәре. Кабатлау
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
    • Кешеләр җирдәге оҗмахта Патшалык идарәсендә шатланып яши

      Изге Язмаларның төп хәбәре

      1. Йәһвә Адәм белән Хауваны, алар Оҗмахта мәңге яшәсен өчен, барлыкка китерә. Шайтан Йәһвә исеменә яла яга һәм аның хакимлек итәргә хакын шик астына ала. Адәм һәм Хаува Шайтан ягына баса. Алардан гөнаһ һәм үлем һәр кешегә күчә

      2. Йәһвә фетнәчеләргә үз хөкемен игълан итә һәм Нәсел, Коткаручы, вәгъдә итә: ул Шайтанны, фетнә китергән зыянны һәм гөнаһны юк итәчәк

      3. Йәһвә Ибраһим белән Давытка вәгъдә итә: Нәсел, ягъни Мәсих, алар нәселеннән булачак. Мәсих Патша булып мәңге идарә итәчәк

      4. Йәһвә пәйгамбәрләргә Мәсих кешелекне гөнаһ белән үлемнән коткарачак дигән хәбәр иңдерә. Мәсих һәм аның хакимдәшләре Аллаһы Патшалыгында идарә итәчәк: сугыш, авыру һәм хәтта үлем юк ителәчәк

      5. Йәһвә үз Улын җиргә җибәрә һәм Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих икәнен күрсәтә. Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьли һәм үзен корбан итеп бирә. Йәһвә аны рух итеп терелтә

      6. Йәһвә үз Улын күктә Патша итеп утырта: бу дөнья төзелешенең соңгы көннәре башлана. Гайсә шәкертләре җир шары буйлап Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьли, ул алар белән җитәкчелек итә

      7. Йәһвә үз Улына Патшалык хакимлеген җирдә урнаштырырга куша. Патшалык бар явыз хөкүмәтләрне юк итә, Оҗмах урнаштыра һәм тугры кешеләргә камил булырга булыша. Йәһвәнең хакимлек итәргә хакы мәңгегә аклана һәм исеме изгеләндерелә

  • Вакытның графигы
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
      1. Б. э. 66 Яһүдләр Римга каршы фетнә күтәрә

      2. Б. э. 70 Римлылар Иерусалимны һәм Аллаһы йортын җимерәләр

      3. Б. э. якынча 96 Яхъя Ачылышны яза

      4. Б. э. якынча 100 Рәсүлләрнең соңгысы Яхъя үлә

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу