Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2013 ел, 25 февраль атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Һәрбер сорау янында ул каралачак көннең датасы языла, шулай итеп Мәктәпкә әзерләнгәндә һәр атна тикшерү ясап була.
1. Гайсә әйткәнчә, ни өчен «кайгы-хәсрәт кичерүчеләр» бәхетле? (Мат. 5:4). [7 гыйн., w09 15.2. 6 б., 6 абз.]
2. Гайсә үз шәкертләрен үрнәк догага өйрәткәндә, «безгә вәсвәсәгә бирешмәскә булыш» дигән сүзләрне әйтеп, нәрсәне күздә тоткан? (Мат. 6:13). [7 гыйн., w04 1.4. 25 б., 13 абз.]
3. Ни өчен Гайсә аның шәкертләре барлык шәһәрләрне әйләнеп чыкканчы «кеше Улы... килер» дип әйткән? (Мат. 10:23). [14 гыйн., w10 15.9. 10 б., 12 абз.; w87-U 15.8. 22 б., 6 абз.]
4. Гайсәнең горчица орлыгы турындагы мисалда нинди ике якка игътибар ителә? (Мат. 13:31, 32). [21 гыйн., w08 15.7. 17—18 б., 3—8 абз.]
5. «Әгәр сез үзгәреп, балалар кебек булмасагыз, күкләр Патшалыгына һич тә кермәячәксез» дигән сүзләрне әйтеп Гайсәнең безне нәрсәгә өйрәтәсе килгән? (Мат. 18:3). [28 гыйн., w08 1.4. 17 б., 5 абз.; w07-U 1.2. 9—10 б., 3—4 абз.]
6. Гайсәнең: «Син моны үзең әйттең»,— дигән сүзләре нәрсә аңлаткан? (Мат. 26:63, 64). [11 фев., w11 1.7. 18 б.]
7. Ни өчен Гайсә «Шимбә көненең дә Хуҗасы» дип аталган? (Марк 2:28). [18 фев., w08 15.2. 28 б., 7 абз.]
8. Ни өчен Гайсә үз анасына һәм энеләренә шундый җавап биргән, һәм бу безне нәрсәгә өйрәтә? (Марк 3:31—35). [18 фев., w08 15.2. 29 б., 5 абз.]
9. Марк 8:22—25 тә язылганча, ни өчен Гайсә сукырга күрү сәләтен акрынлап кайтарырга булган, һәм без моннан нинди сабак күрәбез? [25 фев., w08 15.2. 29 б., 2 абз.; w00-U 15.2. 17 б., 7 абз.]
10. Марк 8:32—34 тә язылган Гайсәнең Петерне шелтәләвеннән без нәрсәгә өйрәнәбез? [25 фев., w08 15.2. 29 б., 6 абз.]