Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • gt 84 бүл.
  • Шәкерт булу җаваплылыгы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Шәкерт булу җаваплылыгы
  • Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Охшаш мәкаләләр
  • Шәкерт булу җаваплылыгы
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Гайсәнең шәкертләре
    Бөек Остаздан өйрән
  • Иң билгеле вәгазь
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Үле диңгез ярындагы тоз
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Күбрәк карарга
Җирдә яшәгән иң бөек кеше
gt 84 бүл.

Сиксән дүртенче бүлек

Шәкерт булу җаваплылыгы

КҮРЕНЕКЛЕ фарисейның өеннән чыгып киткәннән соң, ә ул, күрәсең, Югары киңәшмә әгъзасы, Гайсә Иерусалимга таба юлын дәвам итә. Аңа зур халык төркеме иярә. Ләкин ни өчен алар аның артыннан бара? Һәм Гайсәнең чын шәкерте булу нәрсә аңлата?

Юлда барганда Гайсә халыкка болай диеп, күрәсең, аларны гаҗәпкә калдыра: «Минем яныма килүче кеше атасын, анасын, хатынын, балаларын, абый-энеләрен, апа-сеңелләрен һәм хәтта үз җанын миңа караганда күбрәк яратса, ул минем шәкертем була алмый».

Гайсәнең бу сүзләрен ничек аңларга? Бу аның шәкертләре үз туганнарын бөтенләй яратмаска тиеш дигәнне аңлатмый, юк. Гайсәнең сүзләре буенча, алар Мәсихне үз туганнарына караганда ныграк яратырга тиеш.

Шулай ук кеше «үз җанын», ягъни тормышын яратса, бу начар түгел. Әмма чын шәкертләр Гайсәне үз тормышларына караганда күбрәк яратырга тиеш. Шулай итеп, Гайсә үзенең шәкерте булу кешегә җитди җаваплылык өсти икәнлегенә басым ясый. Андый адымны һәрьяклап уйлап ясарга кирәк.

Гайсәнең шәкерте булу авырлыклар һәм эзәрлекләүләр кичерү белән дә бәйле. Бу аның мондый сүзләреннән күренә: «Үз җәфалану баганасын күтәреп бармаган һәм миңа ияреп йөрмәгән кеше минем шәкертем була алмый». Димәк, чын шәкерт, Гайсә кебек, хурлык йөген кичерергә һәм хәтта, кирәк булса, Аллаһының дошманнары кулыннан үләргә әзер булырга тиеш.

Шуңа күрә Гайсәгә ияргән халык Мәсихнең шәкерте булу нәрсә аңлатканы турында бик җитди уйланырга тиеш. Гайсә моны бер мисал ярдәмендә күрсәтә. «Әйтик,— дип әйтә Гайсә,— берегез манара төзергә тели ди. Бу эшне башкарып чыгарлык акчасы бармы икәнен белү өчен, әллә ул иң башта утырып, манараның күпмегә төшәсен хисаплап чыкмасмы? Юкса, нигезен салгач, аны төзеп бетерә алмаса, моны күрүчеләрнең барысы аңардан көлеп: „Бу кеше төзи башлады, әмма тәмамлый алмады“,— дия башлаячак».

Димәк, кеше манараны төзер алдыннан акчасы җитәрлекме икәнен тикшерергә тиеш. Нәкъ шулай ук Гайсәнең шәкерте булырга теләгән һәр кеше бу адымны ясар алдыннан шәкертлек белән бәйле бар нәрсә «күпмегә төшәсен хисаплап» чыгарга тиеш. Аннары Гайсә икенче мисал китерә:

«Я, әйтик, патша сугышка җыена ди. Ул 10 000 сугышчысы белән үзенә 20 000 сугышчы белән каршы килүче патшаны җиңә алырмы икәнен белер өчен, әллә иң башта утырып башкалар белән киңәшләшеп алмасмы? Ә көче җитмәсә, ул шул патша янына, ул әле еракта булганда, солых төзүен сорап, илчеләр җибәрер».

Аннан соң Гайсә бу мисалларның төп фикеренә болай дип басым ясый: «Шуңа күрә үз милкеннән баш тартмаучы минем шәкертем була алмый, бу һичшиксез». Аның шәкерте булырга теләүче һәркем моңа әзер булырга тиеш. Алар, аның шәкертләре булып китәләр икән, үзләрендә булганның һәммәсен — бар мал-мөлкәтләрен, шул исәптән үз гомерләрен дә — корбан итәргә әзер булырга тиеш. Син моңа әзерме?

«Әлбәттә, тоз — яхшы нәрсә»,— дип дәвам итә Гайсә. Таудагы вәгазендә ул үзенең шәкертләре турында «җирнең тозы» дигән иде, ягъни тоз бозылудан саклау үзлегенә ия булган кебек, алар кешеләрнең тормышларын саклау тәэсиренә ия. «Әмма тоз үз тәмен югалтса, аны нәрсә белән тозлы итәрсең? Аны җиргә дә, тирескә дә кушып булмый,— дип йомгаклый сүзен Гайсә.— Аны чыгарып ташлыйлар гына. Колагы булган тыңласын».

Шулай итеп, Гайсәнең сүзләре буенча, хәтта күпмедер вакыт инде аның шәкерте булганнар да аның артыннан барырга тәвәккәллеген киметергә тиеш түгел. Югыйсә, алар файдасыз булып китәчәк, дөнья алдында көлкегә калачак һәм Аллаһы алдында яраксыз булачак, аңа хурлык китерәчәк. Бозылган, яраксыз хәлгә килгән тоз шикелле, алар чыгарып ташланачак, ягъни юк ителәчәк. Лүк 14:25—35; Маттай 5:13.

▪ Ни өчен Гайсәнең сүзләре халыкны, күрәсең, гаҗәпкә калдыра, һәм аның сүзләрен ничек аңларга?

▪ Гайсә нинди ике мисал китерә, һәм алар нәрсә аңлата?

▪ Гайсәнең тоз турында әйткән сүзләренең мәгънәсе нинди?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу