«Аллаһы Сүзенә кереш сүз» дигән брошюра ярдәмендә сөйләшүне башлап җибәрәбез
1. Безнең хезмәт итәр өчен нинди яңа коралыбыз бар?
1 «Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куегыз!» дигән региональ конгресста без «Аллаһы Сүзенә кереш сүз» дигән брошюра алдык. Кереш сүзләрне вәгазь алдыннан әзерләгәндә, бу яңа коралны ничек кулланып була? Шигырьләр Изге Язмаларга нигезләнгән темалар буенча төркемләнгәнгә, сөйләшүне брошюра ярдәмендә башлап җибәрү җиңел.
2. «Аллаһы Сүзенә кереш сүз» дигән брошюраны хезмәттә ничек кулланырга?
2 Мәсәлән, 8 нче сорауны кулланып, болай дип әйтеп була: «Без кешеләр белән күпләрне борчыган „Кешеләрнең газапларына Аллаһы гаеплеме?“ дигән сорау буенча кыска вакыт эчендә фикер алышабыз. [Кайбер очракларда кешегә сорауны күрсәтү яхшырак.] Сезнең фикерегезне белеп буламы? [Җавабын тыңла.] Бу сорауга җавапны Изге Язмалардан табып була». Изге Язмаларның үзеннән китерелгән бер-ике шигырьне укы һәм аңлат. Кешегә кызык булса, эчтәлектәге 20 сорауны күрсәт һәм киләсе тапкыр фикер алышыр өчен берәрсен сайларга сора. Кешегә шулай ук өйрәнү өчен басмада сөйләшкән темагызга язылганнарны күрсәтеп була.
3. Христиан динен тотмаган кешеләр яшәгән җирдә вәгазьләгәндә, «Аллаһы Сүзенә кереш сүз» дигән брошюра ярдәмендә сөйләшүне ничек башлап җибәрергә?
3 Христиан динен тотмаган кешеләр яшәгән җирдә вәгазьләгәндә, 4 һәм 13—17 нче сорауларны куллану аеруча файдалы. 17 нче сорау астындагы мәгълүматны китергәндә, мәсәлән, болай дип әйтеп була: «Бүген без кешеләр белән гаиләдәге авырлыклар турында сөйләшәбез. Безнең көннәрдә гаиләләр күп авырлыклар кичерә, шулай бит? [Җавабын тыңла.] Күп ирле-хатынлыларга бер акыллы киңәш ярдәм итә: „Хатын үз ирен тирән хөрмәт итсен“. [Бу сүзләрнең Эфеслеләргә 5:33 тән алынганын әйтмәсәң дә була. Хатын белән сөйләшкәндә, Эфеслеләргә 5:28 дәге сүзләрне китер.] Сезнеңчә, ирле-хатынлы бу киңәш буенча яшәсә, гаилә тормышлары яхшырырмы?»
4. Христиан динен тотмаган кешеләр белән сөйләшү азагында нәрсә эшләп була?
4 Сөйләшү азагында кеше белән киләсе тапкырга сөйләш. Мәсәлән, сез фикер алыша башлаган темадан башка бер шигырьне карап чыгып була. Уңайлы вакытта сез укып чыккан акыллы сүзләр Изге Язмалардан алынган дип әйт. Башка сөйләшүләрегезне күз алдында тотып һәм кешенең Изге Язмаларга карата карашын исәпкә алып, аңа кызык булачак басманы тәкъдим ит. (2013 елгы «Безнең патшалык хезмәтебез»нең декабрь санындагы өстәмә битләрдәге мәгълүматны кара.)