53 нче җыр
Бердәмлектә хезмәт итәбез
1. Алла безне берләштерде,
Вәгъдәләре шатлык бирә.
Бердәм, тыныч без яшибез,
Бу бәхет китерә.
Бердәмлекне саклыйк,
Шатланып яшик.
Хезмәт итик Аллаһыга,
Ул җитәкли Улы аша.
Әйдә, тыңлап бердәмлектә,
Хезмәтне башкарыйк.
2. Фикерләрдә бердәм булыйк.
Догада бул, куй тырышлык.
Бу безне шатлыклы итсен,
Мәхәббәт көчәйсен.
Тынычлык көч бирә,
Шатлыклы итә.
Чын ярату кардәшләрне
Күп тынычлык бирә безгә.
Аның ярдәме белән син
Хезмәт ит мәңгегә.
(Мих. 2:12; Соф. 3:9; 1 Көр. 1:10 ны да кара.)