Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • rk 13 кисәк 30-31 б.
  • Чын иман — мәңгелек бәхеткә алып баручы юл

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Чын иман — мәңгелек бәхеткә алып баручы юл
  • Чын иман бәхетле тормыш ачкычы
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Иманыгызны ныгытыгыз
  • Чын иман нәрсә ул?
    Чын иман бәхетле тормыш ачкычы
  • Оҗмах җирендә мәңге яшә!
    Кеше нәрсә өчен яши?
  • Йәһвәнең вәгъдәләренә иман иткәнегезне күрсәтегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Якын киләчәк турында пәйгамбәрлекләр
    Күзәтү манарасы 2009 ел
Күбрәк карарга
Чын иман бәхетле тормыш ачкычы
rk 13 кисәк 30-31 б.

УНӨЧЕНЧЕ КИСӘК

Чын иман — мәңгелек бәхеткә алып баручы юл

«АЛЛАҺЫ тарафыннан иман аша акланган кеше яшәячәк»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Римлыларга 1:17). Бу гаҗәеп вәгъдә сезгә дә кагыла. Ничек итеп?

Җирдәге эшен тәмамлагач, Гайсә, Мәсих, Аллаһы янына күккә күтәрелгән (Рәсүлләр 1:9). Анда Аллаһы аны күктәге куәтле Патша итеп билгеләгән. Якын киләчәктә Гайсә, «Адәм Улы», «Үзенең даны белән һәм Үзенең барлык фәрештәләре белән килгәч, шөһрәтле тәхетенә утырачак. Һәм Аның каршына барча халыклар китереләчәк. Ул, көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, кешеләрне икегә аерачак» (Маттай 25:31, 32). Бу кайчан булачак?

Изге Язмаларда бер чор турында алдан әйтелгән булган: шул заманда бөтен дөнья аяныч хәлдә булачак һәм бу Мәсихнең тиздән халыкларны хөкем итүенә билге булып торачак. Гайсә бу билгенең кайбер үзенчәлекле якларын ачыклап биргән: «Халык халыкка каршы, патшалык патшалыкка каршы чыгар. Урыны-урыны белән көчле җир тетрәүләр, ачлык булыр, үләтләр чыгар, күктә куркыныч күренешләр һәм бөек галәмәтләр күренер» (Лүк 21:7, 10, 11).

Бүгенге авырлыклар арасында җинаятьчелек, авырулар, сугышлар, җәбер-золым һәм ачлык

Бүгенге дөнья хәленнән Мәсих тиздән халыкларны хөкем итәчәк икәне күренә

Бүген без Гайсә әйткән бу сүзләрнең үтәлеп барганын ачык күрәбез. Тиздән Гайсә явызларны юк итәр өчен киләчәк. Ахыр чиктә, хәтта Шайтан да юк ителәчәк! Бөтен җир Оҗмах булачак. Бар халыклар бер-берсе белән һәм хәтта хайваннар белән бергә тату яшәячәк. «Бүре вакыт-вакыт бәрән бәтие янында яшәячәк, каплан кәҗә бәтие янында ятачак. Бозау, яллы яшь арыслан һәм симертелгән хайван бергә булачаклар, һәм кечкенә малай аларны йөртәчәк... Зыян китермәсләр һәм бернәрсәне дә җимермәсләр» (Ишагыйя 11:6, 9). «Яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс. Ул чакта сукырларның күзләре ачылыр һәм саңгырауларның колаклары ачылып китәр» (Ишагыйя 33:24; 35:5). Хәтта үлгән кешеләр дә терелтеләчәк. «Йәһвә бар кешеләрнең йөзеннән күз яшен сөртәчәк», һәм «үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак» (Ишагыйя 25:8; Ачылыш 21:4). Шул чак Аллаһының җиргә кагылышлы башлангыч нияте үтәләчәк. Нинди гаҗәеп киләчәк безне көтә!

Иманыгызны ныгытыгыз

Аллаһы Оҗмахта нинди кешеләргә яшәргә рөхсәт итәчәк? Иманлы кешеләргә — чын иманга ия булганнарга!

Шуны истә тотыгыз: чын иман Аллаһы Сүзендәге төгәл белемнәргә нигезләнгән. Шуңа күрә Аллаһы һәм Гайсә хакында яхшырак белер өчен, өзлексез тырышлыклар куегыз!

Төрле милләт кешеләре оҗмахта яши

Чын иманлы кешеләр Оҗмахта мәңге яшәячәк!

Чын иман Аллаһы хуплаган эшләр белән күрсәтелә. «Кылган гамәлдән башка иман да үле»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Ягъкуб 2:26). Яхшы эшләр башкарып, сез Аллаһының кодрәт, гаделлек, акыллылык һәм мәхәббәт кебек күркәм сыйфатларын чагылдырачаксыз. Аларны үстерер өчен моннан ары да көч куегыз!

Чын иманны ныгыту сезгә мул фатихалар китерәчәк. Чыннан да, мондый иман — бу сезнең бәхетле тормышка ачкычыгыз. Ул сезгә хәзерге һәм киләчәктәге мәңгелек тормышка юл ача!

Сез ничек җавап бирер идегез?

  • Хәзер Гайсә кайда?

  • Безгә Гайсәнең халыкларны хөкем итәр өчен тиздән киләчәге кайдан билгеле?

  • Гайсә килгәч, нәрсә эшләячәк?

  • Сез иманыгызны алда да ничек ныгыта аласыз?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу