АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | НИКАМИ 9—11
Аллаһының тугры хезмәтчеләре теократик тәртипкә булышлык күрсәтә
Аллаһы халкы хак гыйбадәт кылуга төрле юллар белән булышлык күрсәтергә әзер булган
Халык Куыш кору бәйрәменә әзерләнгән һәм аны тиешенчә үткәргән.
Халык көн саен Аллаһы Канунын тыңлар өчен җыелган, һәм бу аларга шатлык китергән.
Халык үз гөнаһларын таныган, дога кылган һәм Йәһвәдән фатихалавын сораган.
Халык алга таба да бар теократик тәртипкә булышлык күрсәтергә риза булган.
Алга таба да теократик тәртипкә булышлык күрсәтер өчен алар шуңа ризалашкан:
Йәһвә хезмәтчеләре белән генә никахка керергә
Акчалата иганәләр бирергә
Шимбә көнен тотарга
Мәзбәх өчен утын китерергә
Уңышның беренче җимешләрен һәм көтүләрнең беренче булып туган хайваннарын Йәһвәгә бирергә