Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g16 № 1 10-11 б.
  • Чын дусларны ничек табарга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Чын дусларны ничек табарга?
  • Уяныгыз! 2016
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • АВЫРЛЫК
  • НӘРСӘНЕ ИСТӘ ТОТАРГА КИРӘК
  • НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА
  • Электрон җайланмаларның тәэсире. Дуслык
    Уяныгыз! 2021
  • Мәхәббәтсез дөньяда дуслыкны ныгыт
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Изге Язмаларда дуслык турында нәрсә әйтелә?
    Рухи сорауларга җавап
  • Яхшы дуслар сайлагыз
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2016
g16 № 1 10-11 б.
Ике яшь кеше аралашып утыра

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | ЯШЬЛӘР

Чын дусларны ничек табарга?

АВЫРЛЫК

Ике яшь кеше күпернең төрле якларында басып тора

Бүген технологияләр ярдәмендә күп дуслар табу һәм алар белән аралашу бик җиңел һәм уңайлы булып китте. Ләкин андый мөнәсәбәтләр якын булмаска мөмкин. Бер егет моның турында болай ди: «Дусларым мине ташлап китә ала кебек тоела, ә әтием үз дуслары белән инде дистәләгән ел тыгыз аралаша!»

Ни өчен бүген тугры һәм якын дусларны табу авыр?

НӘРСӘНЕ ИСТӘ ТОТАРГА КИРӘК

Кайвакыт технологияләр комачаулый. СМСлар җибәреп, социаль челтәрләрдә аралашып һәм башка мөмкинлекләрне кулланып, кеше белән очрашып тормасаң да, аның белән дус була аласың дип тоела. Эчтәлекле сөйләшүләр алып барыр урынына кешеләр хәзер СМСлар һәм бер-бер артлы бер мизгелдә килә торган электрон хатлар җибәрәләр. «Ясалма җитлеккәнлек» дигән китапта болай дип әйтелә: «Кешеләр очрашып сирәгрәк сөйләшә. Студентлар күбрәк үз компьютерлары алдында утыра, ә бер-берсе белән азрак вакыт үткәрә» («Artificial Maturity»).

Кайбер очракларда технологияләр ярдәмендә кешене якын дус дип саный башлыйсың, ләкин чынында ул әллә ни якын дус түгел. 22 яшьлек Брайанa болай ди: «Күптән түгел мин, үз дусларымның хәлләрен белешер өчен, аларга һәрвакыт беренче булып язганымны аңладым. Аннары мин, электрон хатлар җибәрүдән туктап, күпме кеше миңа язар икән дип карарга булдым. Дөресен генә әйткәндә, аз гына кеше язды. Күрәсең, кайбер дуслар әллә ни якын булмаган».

Ләкин СМСлар һәм Интернет аша аралашу, сиңа дусларың белән элемтәдә торырга булышып, алар белән дуслыгыгызны ныгытмыймы? Ныгытырга мөмкин, аеруча дусларың белән Интернет аша гына түгел, ә шулай ук шәхсән аралашсаң. Ләкин еш кына болай килеп чыга: Интернет аша аралашып, син күперләр генә саласың, әмма кешегә якынлашмыйсың.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА

Кем синең чын дусларың икәнен аңла. Изге Язмаларда дуслар «бертуганыңа караганда да яхшырак һәм кадерлерәк була» дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 18:24). Синең дә андый дуслар табасың киләме? Ә син үзең андый дусмы? Моны белер өчен, үз дустыңда күрергә теләгән өч сыйфатны язып куй. Аннары син яхшы дус булыр өчен чагылдырган өч сыйфатыңны яз. Мондый сорау турында уйлан: «Мин Интернет аша аралашкан дусларымның кайсылары бу сыйфатларны күрсәтә? Мин, дуслыкны ныгытыр өчен, нинди сыйфатлар чагылдырам? Дусларым моның турында нәрсә әйтер?» Изге Язмалардагы принцип: Филипиялеләргә 2:4.

Үзең өчен нәрсә мөһим икәнен билгелә. Еш кына Интернетта аралашкан дусларны ниндидер кызыклы эш, мәсәлән хобби, берләштерә. Шулай да, хоббига караганда, уртак әхлакый нормаларга ия булу мөһимрәк. «Дусларым күп түгел,— дип әйтә 21 яшьлек Лиана,— ләкин алар мине яхшырак кеше булырга дәртләндерә». Изге Язмалардагы принцип: Гыйбрәтле сүзләр 13:20.

Кешеләр белән очрашып аралаш. Кеше белән очрашып аралашу мөһим. Сөйләшкәндә, син кешенең тавышына, битенә һәм «тән теленә» игътибар итә аласың. Изге Язмалардагы принцип: 1 Тисалуникәлеләргә 2:17.

Хат яз. Хатлар язу заманча түгел дип тоелса да, ул шуны күрсәтә: син язган кешегә бар игътибарыңны бирәсең. Бүгенге мәшәкатьле дөньяда кешеләр хатлар сирәк яза. Мәсәлән, «Бергә ялгыз» дигән китапта Шерри Тёркл бер егет турында сөйли. Шул егет берәрсеннән хәтта бер хат алу очрагын да исенә төшерә алмый һәм хатлар язган заманнар турында болай ди: «Мин ул вакытта яшәмәгән булсам да, ул заманны сагынам» («Alone Together»). Дусларны табар өчен, бу «борынгы технологияне» ник кулланып карамаска?

Нәтиҗә: Чын дуслык — элемтәдә тору гына түгел. Син һәм дустың ярату, кызгану, түземлек күрсәтергә һәм кичерергә әзер булырга тиеш. Бу сыйфатлар ярдәмендә дуслык ахыр чиктә шатлык һәм канәгатьлек китерер. Ләкин Интернет аша гына аралашсаң, бу сыйфатларны күрсәтү бик авыр.

a Бу мәкаләдәге кайбер исемнәр үзгәртелгән.

ТӨП ШИГЫРЬЛӘР

  • «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:4).

  • «Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр» (Гыйбрәтле сүзләр 13:20).

  • «Сезне күрер өчен, аеруча зур тырышлыклар куйдык» (1 Тисалуникәлеләргә 2:17).

Алисабел

АЛИСАБЕЛЬ

«Күңелебез төшкәндә, барыбызга да үз хисләребезне дустыбызга бушатырга кирәк. Дуслар безне яхшы аңлый, безгә ничек булышырга икәнен белә. Алар шатлыгыбызны да уртаклаша, без егылсак, ярдәм кулын да суза».

Джордан

ДЖОРДАН

«Яшь чагымда, мин аралашмаучан идем һәм дуслар табарга тырышлыклар куймадым. Бу тормышымның иң күңелсез чоры иде. Соңрак, мин ачык йөзле булып киттем. Авыр чакта булышкан һәм бәхетле чакларыгызны уртаклашкан дуслар табу мөһим».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу