Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w08 15.12. 31 б.
  • Турсыктагы күз яшьләре

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Турсыктагы күз яшьләре
  • Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Шәраб саклау өчен кулланылган күн савыт
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Турсык
    Сүзлек
  • Йәһвә «хәтта башыгыздагы һәр чәч бөртеген дә» санап чыккан
    Күзәтү манарасы 2005 ел
Күзәтү манарасы 2008 ел
w08 15.12. 31 б.

Турсыктагы күз яшьләре

БЕР яшь кеше эзәрлекләүдән качып йөри. Ул нык боеккан, аның күзләре күз яшьләре белән тулган, хәле өметсез кебек күренә. Һәм ул Йәһвә Аллаһыны үзенә игелекле һәм мәрхәмәтле булырга үтенеп: «Күз яшьләремне алдыңда [«турсыкта», ЯД] тот»,— дип әйтә (Мәд. 55:9). Бу яшь кеше — Исраилнең булачак патшасы Давыт. Ул нинди турсык турында әйтә һәм Аллаһы безнең күз яшьләребезне анда ничек саклый ала?

Турсык Давытка бик яхшы билгеле булган. Анда су, май һәм шәраб саклаганнар. Мәсәлән, Сахара буйлап күчеп йөрүче халык, туареглар, әле дә кәҗә яки сарык күненнән ясалган турсык белән куллана. Күн зур булса, турсыкка күп су сыя һәм чүлдәге кыздырып торган кояшка карамастан да анда салынган су һәрвакыт салкынча булып кала. Борынгы заманда турсыкларны ишәккә яки дөягә салып йөргәннәр, ә бүген аны машина алдына бәйләп куялар.

Давытның Мәдхия 55:9 да Аллаһыга әйткән сүзләрен истә тотыйк. Ни өчен? Изге Язмаларда Шайтан бөтен дөнья белән идарә итә һәм «көчле ярсу белән» йөри дип әйтелә. Шуңа күрә җир кайгы-хәсрәт белән тулы (Ачыл. 12:12). Бүген күп кешеләр, Давыт кебек, газаплана, аларның җаннары әрни. Бу аеруча Аллаһы сүзләре буенча яшәргә тырышкан кешеләргә кагыла. Бәлки, сиңа да андый авырлыклар кичерергә туры киләдер? Аллаһының тугры хезмәтчеләре бирешми һәм тәкъва тормышларын кайвакыт «елый-елый» дәвам итә (Мәд. 125:6). Алар бер дә шикләнмәсен: күктәге Әтиләре, Аллаһы, алар кичергән бар сынауларны күрә һәм алар кичергән бар хисләрен белә. Аллаһы үз хезмәтчеләренең бар кайгы-хәсрәтләрен аңлый һәм күз яшьләрен турсыкта саклаган кебек истә тота.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу