-
Йәһвә эчкерсез догага җавап бирәКүзәтү манарасы 2008 | 15 октябрь
-
-
17. Тиздән кешеләр нинди авыр хәлдә булачак, һәм без нинди сүзләрне искә төшерәчәкбез?
17 Әлбәттә, бу сугышның әле бетмәгәнен без беләбез. Һәм яхшы хәбәрне, хәтта каршы килүчеләргә дә, вәгазьләвебезне дәвам итәбез (Мат. 24:14, 21). Әмма андый каршы килүчеләрнең тәүбә итәргә һәм котылу алырга хәзер булган мөмкинлекләре тиз арада бетәчәк. Кешеләрнең котылуына караганда, Йәһвә исемен изгеләндерү күпкә мөһимрәк. (Йәзәкил 38:23 не укыd.) Алдан әйтелгәнчә, бар халыклар Аллаһы хезмәтчеләрен юк итәргә дип җыелгач, без мәдхия җырлаучының: «Алар оятка калып, мәңгегә болганышып бетсеннәр, хурлыкка калып, юкка чыксыннар»,— дигән сүзләрен искә төшерәчәкбез (Мәд. 82:18).
18, 19. а) Йәһвәнең хакимлегенә каршы чыккан дошманнар белән нәрсә булачак? б) Йәһвә хакимлеге тиздән акланачак, бу сезгә ничек тәэсир итә?
18 Йәһвәнең хакимлегенә каршы чыккан тәкәббер дошманнарның ахыры хурлыклы булачак. Аллаһы Сүзе буенча, «Яхшы хәбәрне тыңламаучылар» Һармагедунда үтереләчәк һәм аларга җәза «мәңгелек һәлакәт» булыр (2 Тес. 1:7—9). Аларның юк ителүе, ә Аллаһыга хакыйкатьтә гыйбадәт кылганнарның исән калуы Йәһвәнең бердәнбер хак Аллаһы икәненә ышанычлы дәлил булып торачак. Бу бөек җиңү яңа дөньяда беркайчан да онытылмаячак. «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да», үледән терелтелгәч, Йәһвәнең бөек эшләре турында белерләр (Рәс. 24:15). Яңа дөньяда алар Йәһвәнең хакимлеге астында яшәү никадәр акыллы икәнен күрәчәкләр. Алар арасында булган басынкы кешеләр Йәһвәнең бердәнбер хак Аллаһы икәнен аңлаячак.
-
-
«Бу чыннан да Аллаһының иң изге һәм иң бөек исеме»Күзәтү манарасы 2008 | 15 октябрь
-
-
«Бу чыннан да Аллаһының иң изге һәм иң бөек исеме»
Бу сүзләрне 1430 елда үз вәгазендә Николай Кузанский әйткәнa. Ул күп нәрсәләр белән кызыксынган. Мәсәлән, грек һәм еврей телләрен, фәлсәфәне, теологияне, математиканы, астрономияне һәм башка төрле фәннәрне өйрәнгән. Егерме ике яшендә ул католик каноны хокукы докторы булган, ә 1448 елда аңа кардинал исеме бирелгән булган.
Якынча 550 ел элек Кузанский Куза шәһәрендә картлар өчен приют оештырган. Бүген бу йортта Кузанский китапханәсе урнашкан. Бу китапханәдә 300 дән артык кулъязма бар. Аларның берсе — Кузанский кодексы 220 (Codex Cusanus 220). Анда Кузанскийның 1430 елда язылган вәгазе бар. Бу вәгазь «Башта Сүз булган» дип атала («In principio erat verbum»)b. Бу вәгазендә Кузанский Йәһвәнең исемен латинча язган: Iehoua (Иехоуа). Кулъязмада, 56 нчы биттә, Аллаһы исеме турында болай дип әйтелә: «Бу исемне Аллаһы үзенә үзе биргән. Бу исемне дүрт хәреф (тетраграмматон) тәшкил итә. [...] Бу чыннан да Аллаһының иң изге һәм иң бөек исеме». Аллаһының исеме Еврей Язмаларының төп нөсхәсендә язылган, һәм бу Николай Кузанскийның сүзләре белән туры килә (Чыг. 6:3).
Кузанскийның XV гасырда язылган кодексында тетраграмматон «Иехоуа» дип язылган. Һәм бу безнең көннәргә кадәр сакланган борынгы документларның берсе. Бу документ тагын бер тапкыр шуны исбатлый: гасырлар дәвамында Аллаһы исеменә транслитерация ясалганда еш кына «Йәһвә» исеменә охшаш исемнәр кулланылган.
-