«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» өчен чыганаклар
1—7 ГЫЙНВАР
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАТТАЙ 1—3
«Күкләр Патшалыгы якынлашты»
nwtsty Мт 3:1, 2 гә аңлатмалар
вәгазьли: Башлыча «хәбәрче буларак игълан итү» дигән мәгънә йөрткән грек сүзе. Ул берәр нәрсәне игълан итү рәвешенә басым ясый: гадәттә берәр төркемгә вәгазьләү түгел, ә халык алдында ачык итеп белдерү.
Патшалыгы: Басиле́йа дигән грек сүзенең беренче очравы. Ул берәр патша идарә иткән хөкүмәтне, шулай ук патша идарәсендәге территорияне һәм кешеләрне белдерә. Мәсихче Грек Язмаларында бу грек сүзе 162 мәртәбә очрый. Аларның 55 ен Маттайның Яхшы хәбәрендә табып була һәм аларның күбесе Аллаһының күктәге идарәсен күрсәтә. Маттай бу сүзне шулкадәр еш куллана ки, аның Яхшы хәбәрен Патшалык турындагы Яхшы хәбәр дип атап була.
күкләр Патшалыгы: Бу сүзтезмә якынча 30 тапкыр һәм Маттайның Яхшы хәбәрендә генә очрый. Марк белән Лүкнең Яхшы хәбәрләрендә «Аллаһы Патшалыгы» дигән параллель сүзтезмә кулланыла. Бу «Аллаһы Патшалыгының» рухи күкләрдә урнашканын һәм шуннан идарә иткәнен күрсәтә (Мт 21:43; Мк 1:15; Лк 4:43; Дн 2:44; 2Тм 4:18).
якынлашты: Монда бу сүз күктәге Патшалыкның киләчәк Хакиме менә-менә килергә тиеш мәгънәсендә кулланылган.
nwtsty медиаматериал
Чумдыручы Яхъяның киеме һәм тышкы кыяфәте
Яхъя дөя йоныннан тукылган кием кигән һәм биленә күн каеш, ягъни билбау, буган; шул каешка кыстырып кечкенә әйберләр йөртеп булган. Ильяс пәйгамбәр дә охшаш кием киеп йөргән (2Пат 1:8). Дөя йоныннан тукылган кием тупас булган, һәм гадәттә аны ярлылар йөрткән. Ә ефәк һәм җитеннән ясалган йомшак киемнәрне байлар кигән (Мт 11:7—9). Яхъя тумыштан ук нәзир булганга, аның чәче, бәлки, беркайчан да киселмәгәндер. Киеменнән һәм тышкы кыяфәтеннән, күрәсең, аның гади тормыш алып барганын һәм үзен Аллаһы ихтыярын үтәүгә тулысынча багышлаганын күреп булган.
Саранча
Изге Язмаларда «саранча» кыска мыеклы чикерткәнең һәр төрен, аеруча өер-өер итеп күчеп йөри торган чикерткәләрне, аңлатырга мөмкин. Иерусалимда үткәрелгән бер тикшерү буенча, чүл саранчасының 75 процентын аксым тәшкил итә. Бүген аны ашаганда, башын, аякларын, канатларын һәм ашказанын өзеп ташлыйлар. Калган өлешен чи килеш я кыздырып ашыйлар. Бу аксымга бай бөҗәкләр тәме белән креветка я диңгез кысласына охшаш дип әйтәләр.
Кыр балы
Монда кыргый бал кортларының умартасы (1) һәм баллы кәрәз (2) сурәтләнгән. Яхъя ашаган балны, бәлки, җирле кыргый бал кортлары ясаган булгандыр. Кортның бу төре сурия бал корты («Apis mellifera syriaca») буларак билгеле. Бу усал бал кортлары Яһүдия чүленең эссе һәм коры климатына яхшы ияләшкән, ләкин өйдә асрауга бирелми. Әмма б. э. к. IX гасырга Исраилдә яшәгән кешеләрнең цилиндр сыман балчык савытларда бал кортларын асраганнары билгеле. Үрдүн үзәнендә урнашкан булган бер борынгы шәһәрнең (хәзер бу урын Тель-Рехов буларак билгеле) үзәгендә казу эшләре алып барылганда, күп кенә андый умарталар табылган булган. Шул умарталарда табылган балны, күрәсең, хәзер Төркия буларак билгеле җирдән китерелгән бал кортлары ясаган.
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
nwtsty Мт 1:3 кә аңлатма
Тамар: Маттай Мәсихнең шәҗәрәсенә керткән биш хатынның беренчесе. Калган дүртесе: Рәхәб һәм Рут, икесе дә исраилле булмаган хатыннар (5 нче шиг.); Битсәбия, «Ури хатыны» (6 нчы шиг.); һәм Мәрьям (16 нчы шиг.). Бу хатыннарның һәрберсе ниндидер гаҗәеп нәрсә эшләгән һәм Гайсәнең нәсел җебенә кергән. Күрәсең, шуңа күрә алар гадәттә ир-атлардан гына торган шәҗәрәгә кертелгән булган.
nwtsty Мт 3:11 гә аңлатма
сезне суга чумдырам: Грек сүзе бапти́цо «чумдырып алу; батыру» дигән мәгънә йөртә. Изге Язмалардагы башка өзекләр күрсәткәнчә, суга чумдыру тулысынча суга батырып алуны аңлата. Бер очракта Яхъя Үрдүн үзәнендәге бер урында Сәлим янында суга чумдырылу үткәргән, «чөнки анда зур сулык бар иде» (Ях 3:23). Филип хәбәш түрәсен суга чумдырганда, алар икесе дә суга кергәннәр (Рс 8:38). Шул ук грек сүзе Септуагинтада 2Пат 5:14 тә кулланыла; анда Ногман «Үрдүнгә барып, җиде мәртәбә суга чумып алды» диелә.
8—14 ГЫЙНВАР
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАТТАЙ 4, 5
«Гайсәнең Таудагы вәгазеннән сабаклар»
nwtsty Мт 5:3 кә аңлатма
бәхетле: Кеше вакытны яхшы үткәргәндә кичергән шат күңеллелек кенә түгел. Кешеләргә кулланылганда, бу Аллаһы тарафыннан фатихаланган һәм аның хуплавыннан шатлык кичергән кешенең хәләтен белдерә. Бу сүз шулай ук Аллаһыны һәм Гайсәне аның күктәге данында сурәтләү өчен кулланыла (1 Тм 1:11; 6:15).
Рухи нәрсәләргә сусаучылар: «Сусаучылар» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе, сүзгә-сүз «ярлылар (мохтаҗлар; мескеннәр; фәкыйрьләр)», бу контекстта нәрсәгәдер ихтыяҗы булган һәм моны бик яхшы аңлаган кешеләргә кулланыла. Шул ук сүзтезмә Лк 16:20, 22 дә Лазар исемле «фәкыйрь» турында әйтелгәндә кулланыла. «Рухи нәрсәләргә сусаучылар» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе кайбер тәрҗемәләрдә «рух ягыннан фәкыйрьләр» дип бирелгән һәм рухи яктан ярлы һәм Аллаһыга мохтаҗ булуларын бик яхшы аңлаган кешеләр турындагы фикерне белдерә.
nwtsty Мт 5:7 гә аңлатма
Шәфкатьлеләр: «Шәфкатьле» һәм «шәфкать» дип тәрҗемә ителгән Изге Язмалардагы төшенчәләрнең мәгънәсе кичерү һәм хөкем иткәндә йомшаклык күрсәтү белән генә чикләнми. Бу сүз күбесенчә кеше хәленә керү һәм кызгану хисләрен сурәтли; бу хисләр кешене ярдәмгә мохтаҗ булганнарга булышырга этәрә.
nwtsty Мт 5:9 га аңлатма
Тынычлык урнаштыручылар: Тынычлыкны саклаучылар гына түгел, ә тынычлык булмаган җирдә аны булдыручылар.
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
nwtsty Мт 4:9 га аңлатма
бер табынсаң: «Табынырга» дип тәрҗемә итеп булган грек фигыле монда аорист заманында тора һәм бик тиз эшләнә торган бер гамәлне аңлата. «Бер табынсаң» дигән сүзләр шуны күрсәтә: Иблис Гайсәдән үзенә даими һәм дәвамлы табынуын сорамаган; ул бер генә «табынуын» сораган.
nwtsty Мт 4:23 кә аңлатма
өйрәтеп... вәгазьләде: Өйрәтү вәгазьләүдән аерылып тора, чөнки өйрәтүче игълан итүдән күбрәкне эшли; ул үгет-нәсыйхәт бирә, аңлата, ышанычлы дәлилләр китерә һәм инандыра.
15—21 ГЫЙНВАР
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАТТАЙ 6, 7
«Алга таба да Патшалыкны... беренче урынга куеп яшәгез»
nwtsty Мт 6:24 кә аңлатма
колы: Мондагы грек фигыле кол булып эшләүне аңлата. Кол бу — бер хуҗаныкы гына булган кеше. Гайсәнең сүзләре буенча, мәсихчеләр бер үк вакытта мал-мөлкәт җыюга багышланган да, Аллаһыга җан-тән белән бирелгән дә була алмый, ә ул моңа лаек.
nwtsty Мт 6:33 кә аңлатма
куеп яшәгез: Мондагы грек фигыленең формасы даими эш-хәрәкәтне күрсәтә һәм «яшәвегезне дәвам итегез» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Гайсәнең чын шәкертләре вакытлыча гына Патшалыкны эзләп, аннары башка эшләрне башкарырга тиеш түгел. Алар һәрвакыт аны беренче урынга куеп яшәргә тиеш.
Патшалыкны: Кайбер борынгы грек кулъязмаларында монда «Аллаһы Патшалыгы» диелә.
тәкъвалыгын: Аллаһының тәкъвалыгын эзләгән кешеләр теләп аның ихтыярын үти һәм аның яхшылык белән яманлык нормалары буенча яши. Бу тәгълимат фарисейлар өйрәткәннән бик нык аерылып торган; алар үз тәкъвалыкларын урнаштырырга омтылган (Мт 5:20).
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
nwtsty Мт 7:28, 29 га аңлатмалар
хәйран калды: Монда кулланылган грек фигыле «шаккатырлык дәрәҗәгә җиткән гаҗәпкә калу» дигәнне сурәтләргә мөмкин. Фигыльнең дәвамлы формасы аның сүзләренең кешеләргә озак вакытка тәэсир иткәнен күздә тота.
аның өйрәтүенә: Бу сүзтезмә Гайсәнең өйрәтү рәвешен, өйрәтү ысулларын да аңлата; моңа аның өйрәтүләре — Таудагы вәгазендәге бөтен күрсәтмәләр җыелмасы керә.
канунчылар кебек түгел: Канунчылар гадәттә хөрмәтле раввиннарның сүзләренә нигезләнеп өйрәткән. Гайсә исә, Йәһвәнең вәкиле — хакимлеккә ия кеше — кебек, үз өйрәтүләрен Аллаһы Сүзенә нигезләп сөйләгән (Ях 7:16).
22—28 ГЫЙНВАР
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАТТАЙ 8, 9
«Гайсә кешеләрне яраткан»
nwtsty Мт 8:3 кә аңлатма
Гайсә... аңа кагылып: Муса кануны буенча, махаулылар, чирләре башкаларга йокмасын өчен, аерым яшәргә тиеш булган (Лв 13:45, 46; Сн 5:1—4). Әмма яһүди дини җитәкчеләр өстәмә күрсәтмәләр урнаштырган. Мәсәлән, бер кеше дә махаулы янына дүрт терсәктән, ягъни 1,8 м, якынрак, ә җилле көнне 100 терсәктән, ягъни 45 м, якынрак килергә тиеш булмаган. Андый күрсәтмәләр аркасында махаулыларга рәхимсез мөнәсәбәт күрсәтелгән. Бер риваять бер раввинның махаулылардан яшеренгәне, ә икенчесенең аларга, якынлашмасыннар өчен, ташлар атканы турында хуплап сөйли. Ә Гайсәдә исә махаулының хәле шулкадәр нык кызгану хисе тудырган, ул башка яһүдләр өчен акылга сыймаслык нәрсә эшләгән: аңа кагылган. Ул моны махаулыны хәтта бер сүз әйтеп кенә савыктыра алса да эшләгән (Мт 8:5—12).
Телим: Гайсә махаулының үтенечен кабул итеп кенә калмаган, ә аны үтәр өчен көчле теләк белдергән. Шулай итеп Гайсә моны бурыч хисеннән чыгып кына эш итмәгәнен күрсәткән.
nwtsty Мт 9:10 га аңлатма
табын янында утырганда: Яки «төшке аш ашаганда». Берәрсе белән табын янында утыру аның белән якын мөнәсәбәтләрнең булуын күрсәткән. Шуңа күрә Гайсә көннәрендәге яһүдләр беркайчан да яһүд булмаганнар белән табын янында утырмаган, ягъни төшке аш ашамаган.
салым җыючылар: Күп кенә яһүдләр Рим хакимиятләре өчен салым җыйган. Халык андый яһүдләрне нәфрәт иткән, чөнки алар дошман ил белән хезмәттәшлек итеп кенә калмаган, ә шулай ук тиешле салымнан күбрәкне таләп иткән. Яһүдләр, гадәттә, салым җыючылардан читләшкән, чөнки аларны гөнаһ кылучылар һәм фахишәләр белән бер рәткә куйган (Мт 11:19; 21:32).
nwtsty Мт 9:36 га аңлатма
кызганды: Шулай тәрҗемә ителгән грек фигыле спланхни́зомай «эчәкләр» (спла́нхна) дигән сүз белән тамырдаш һәм тирән эчке хисләрне, көчле кичерешләрне аңлата. Бу кызгану хисен белдерүче иң көчле грек сүзләренең берсе.
29 ГЫЙНВАР — 4 ФЕВРАЛЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАТТАЙ 10, 11
«Гайсә кешеләрнең җаннарын яңартырга вәгъдә иткән»
nwtsty Мт 10:29, 30 га аңлатмалар
чыпчык: Грек сүзе струти́он һәркайсы кечкенә кошны аңлата алган, ләкин ул еш кына чыпчыкны, ашау өчен сатыла торган иң арзан кошны белдергән.
бер тиенгә: Сүзгә-сүз «бер ассарийга». Бу 45 минутлык хезмәт хакы булган. (Ә14 кушымт. кара.) Бу очракта, үзенең Гәлиләя буйлап өченче сәяхәте вакытында, Гайсә ике чыпчыкның бәясе бер ассарий дип әйтә. Икенче очракта, күрәсең, якынча бер ел үткәч, үзенең Яһүдиядәге хезмәте вакытында, Гайсә биш чыпчыкны ике ассарийга сатып алып була дип әйтә (Лк 12:6). Бу ике очракны чагыштыргач, шунысы ачыклана: сәүдәгәрләр өчен чыпчыклар шулкадәр очсыз булган ки, хәтта бишенчесе бушлай бирелгән.
сезнең башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә саналган бит: Кеше башында уртача 100 меңнән күбрәк чәч бөртеге бар дип санала. Йәһвә андый кечкенә нәрсәләр турында яхшы белә икән, бу аның Мәсихнең һәр шәкерте турында бик кызыксынганына дәлил булып тора.
nwtsty медиаматерил
Чыпчык
Чыпчык ашау өчен сатыла торган иң арзан кош булган. Аларның икесен кеше 45 минут эшләгән хезмәт хакына сатып алып булган. Монда кулланылган грек төшенчәсе һәркайсы кечкенә кошны, шул исәптән йорт тирәләрендә яши торган чыпчыкны («Passer domesticus biblicus») һәм кара түшле, ягъни испан чыпчыгын («Passer hispaniolensis») аңлата алган; алар һаман да Израильдә еш очрый.
nwtsty Мт 11:28 гә аңлатма
авыр йөк күтәреп: Гайсә үзенә килергә чакырган кешеләр борчылулар һәм эш аркасында авыр йөк күтәреп йөргәндәй булган. Аларның Йәһвәгә гыйбадәтләре Муса канунына өстәлгән кеше йолалары аркасында йөккә әйләнгән (Мт 23:4). Хәтта көч бирергә тиеш булган Шимбә дә йөк булып киткән (Чг 23:12; Мк 2:23—28; Лк 6:1—11).
мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен: «Яңарту» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе элекке хәлгә кайтыр һәм көч җыяр өчен (2Кр 7:13; Флм 7) ял итүне дә (Мт 26:45; Мк 6:31), авыр эшне җиңеләйтүне дә аңлатырга мөмкин. Контекст күрсәткәнчә, Гайсәнең «камытын» кию (Мт 11:29) ял итүне түгел, ә хезмәт итүне күздә тоткан. Гайсәнең сүзләре шуны аңлата: ул арыган кешеләр үзенең җиңел уңайлы йөген кияргә теләсеннәр өчен аларны җанландыра һәм көчләрен яңарта.
nwtsty Мт 11:29 га аңлатма
Минем камытымны киегез: Гайсә «йөк» сүзен күчмә мәгънәдә: хакимлеккә һәм җитәкчелеккә буйсыну мәгънәсендә кулланган. Ул Аллаһы үзенә кидерткән ике яклы камытны күздә тоткан булса, ул үз шәкертләрен үзе белән шул камытны кияргә чакырып, аларга ярдәм итеп торачак. Шулчак бу сүзтезмәне: «Минем белән камытымны киегез»,— дип тәрҗемә итеп булыр иде. Ә Гайсә үзе башкаларга кидерәчәк камыт күздә тотылса, монда Мәсихнең шәкерте буларак аның хакимлегенә һәм җитәкчелегенә буйсыну турында сүз бара.