133 НЧЕ ҖЫР
Яшьлегеңдә Йәһвәгә хезмәт ит
Бастырылган версия
1. Сез, егетләр һәм кызлар, кадерле,
Сөендерәсез Йәһвә күңелен.
Яшь булганда буйсынсагыз Аңа,
Күп фатиха бирәчәк ул сезгә.
2. Сез хөрмәтлисез әти-әнине,
Бар эшләрдә дә тыңлап аларны.
Бу сөенеч китерә Йәһвәгә,
Дус булачак ул сезгә гомергә.
3. Иң яхшысын биргәндә Аллага,
Китерәчәкбез шатлык аңарга.
Хакыйкатькә ярату үстерик,
Яшь вакытны хезмәткә багышлыйк.
(Зәб. 71:17; Ирм. елав. 3:27; Эфес. 6:1—3 дә кара.)