«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» өчен чыганаклар
4—10 ИЮНЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАРК 15, 16
«Гайсә пәйгамбәрлекләрне үтәгән»
(Марк 15:3—5) Ә өлкән руханилар аны күп нәрсәдә гаепли иде. 4 Пилат аңардан кабат сораштыра башлады һәм: «Җавапка бернәрсә дә әйтмисеңме? Кара, алар сине күпме нәрсәләрдә гаепли»,— диде. 5 Ләкин Гайсә бернәрсә дә дәшмәде, һәм Пилат моңа бик гаҗәпләнде.
(Марк 15:24) Аны баганага кадаклап куйдылар һәм өске киемнәрен бүлештеләр: кемгә нәрсә тияр дип, жирәбә салдылар.
(Марк 15:29, 30) Үтеп баручы кешеләр аны яманлады һәм башларын чайкап болай диде: «Әй син, гыйбадәтханәне җимереп өч көндә аны төзергә җыенучы, 30 коткар үзеңне — төш җәфалану баганасыннан».
nwtsty, Мк 15:24, 29 га аңлатмалар
өске киемнәрен бүлештеләр: Ях 19:23, 24 тә Маттай, Марк һәм Лүк искә алмаган өстәмә нечкәлекләр китерелә: Рим гаскәриләре, күрәсең, өске киемнәр һәм эчке кием өчен жирәбә салган; гаскәриләр өске киемнәрне «дүрткә бүлгәннәр: һәрберсенә бер өлеш чыккан»; алар эчке киемне ертырга теләмәгән, шуңа күрә аның өчен жирәбә салган; һәм Мәсихнең киемнәре өчен жирәбә салу Зб 22:18 не үтәгән. Күрәсең, үлем хөкемен үтәүчеләр гадәттә үтереләсе кешенең киемнәрен алып калган. Шулай итеп хөкем карарын үтәр алдыннан җинаятьченең киемнәрен салдырганнар һәм булган әйберләрен алганнар. Бу шушы коточкыч җәзалауны тагы да хурлыклырак иткән.
башларын чайкап: Гадәттә бу ишарә белән бергә берәр нәрсә әйткәннәр, һәм ул мыскыллап көлү, җирәнү һәм мәсхәрәләүне белдергән. Үтеп баручылар, үзләре дә абайламыйча, Зб 22:7 дә язылган пәйгамбәрлекне үтәгән.
(Марк 15:43) шул урынга Киңәшмәнең хөрмәтле әгъзасы, Аримафейдан булган Йосыф килде. Ул да Аллаһы Патшалыгын көтеп яши иде. Кыюланып, ул Пилат янына китте һәм аңардан Гайсәнең гәүдәсен сорады.
nwtsty, Мк 15:43 кә аңлатма
Йосыф: Яхшы хәбәр язучылар Йосыф турында төрле нечкәлекләр тасвирлаган. Моннан аларның һәрберсе үзенә бер төрле булганы күренә. Салым җыючы Маттай аның бай булуын хәбәр иткән; римлылар өчен язган Марк ул «Киңәшмәнең хөрмәтле әгъзасы» булган һәм Аллаһы Патшалыгын көтеп яшәгән дип әйткән; мәрхәмәтле табиб Лүк ул «бер яхшы, тәкъва кеше» булган дип һәм Киңәшмәнең Гайсәгә каршы эшләгәннәрен хупламаган дип язган; Яхъя генә ул, яһүдләрдән курыкканга, «Гайсәнең шәкерте булуын яшереп йөргән» дип бәян иткән (Мт 27:57—60; Мк 15:43—46; Лк 23:50—53; Ях 19:38—42).
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Марк 15:25) Аны баганага кадаклаганда, сәгать өчләр тирәсе иде.
nwtsty, Мк 15:25 кә аңлатма
сәгать өчләр: Ягъни иртәнге тугызлар. Кайберәүләр бу хәбәр һәм Яхъя 19:14—16 дагы хәбәр арасында имеш аерма бар диләр. Яхъяның хәбәре буенча, Пилат Гайсәне баганага кадакларга кушканда, «сәгать алтылар тирәсе иде». Изге Язмаларда бу аерма аңлатылмаса да, кайбер якларны карап чыгыйк: Гайсәнең җирдәге соңгы көнендәге вакыйгаларның вакыты турында әйткәндә, дүрт Яхшы хәбәр дә гомумән алганда бер-берсенә туры килә. Алар барысы да руханилар һәм халык өлкәннәре таң ату белән очрашып, Гайсәне Рим идарәчесе Понти Пилатка илтеп тапшырган дип әйтә (Мт 27:1, 2; Мк 15:1; Лк 22:66—23:1; Ях 18:28). Маттай, Марк һәм Лүк хәбәре буенча, Гайсә инде баганада булганда «сәгать алтылар тирәсендә бөтен шул җирне караңгылык каплап алды, һәм тугызлар тирәсенә кадәр шулай булды» (Мт 27:45, 46; Мк 15:33, 34; Лк 23:44). Гайсәнең җәзалау вакытын билгеләүгә килгәндә, мондый якны исәпкә алырга кирәк: кайберәүләр камчылау җәзалап үтерүнең бер өлеше дип санаган. Кайвакыт камчылау шулкадәр коточкыч булган ки, хәтта кеше үлгән. Гайсәнең очрагында камчылау шактый каты булган: Гайсә җәзалау баганасын берникадәр вакыт күтәреп барганнан соң, багананы башка кешегә күтәреп барырга туры килгән (Лк 23:26; Ях 19:17). Әгәр камчылау җәзалап үтерелүнең башы дип саналса, Гайсәне җәфалану баганасына кадаклаганчы күпмедер вакыт үтәргә тиеш булган. Мт 27:26 һәм Мк 15:15 моны раслый: анда камчылау һәм баганага кадаклау бергә искә алына. Шунлыктан төрле кешеләр җәзалау вакытын төрлечә күрсәтә алган, бу аларның күзлегеннән җәзалауның кайчан башланганына бәйле булган. Бу, бәлки, Пилатның, Гайсә баганага кадакланганнан соң, аның шулкадәр тиз үлгәненә гаҗәпләнгәненә сәбәп булган, чөнки Пилат карашыннан җәзалау яңа гына башланган булгандыр (Мк 15:44). Өстәвенә, Изге Язмаларны язучылар еш кына көнне һәрберсе өч сәгатьтән торган дүрт өлешкә бүлгән; төн дә шулай ук бүленгән булган. Көнне шулай итеп бүлү ни өчен еш кына кояшның якынча 6 да чыгуыннан башлап, өчләр, алтылар һәм тугызлар дип әйтелгәнен аңлата (Мт 20:1—5; Ях 4:6; Рс 2:15; 3:1; 10:3, 9, 30). Шулай ук кешеләрнең гомумән төгәл сәгатьләре булмаган, шуңа күрә көннең вакыты еш кына «-лар/-ләр тирәсе» төшенчәсе белән бирелгән. Мәсәлән, Ях 19:14 не карап була (Мт 27:46; Лк 23:44; Ях 4:6; Рс 10:3, 9). Шулай итеп, Марк, бәлки, камчылау һәм баганага кадаклау турында да әйткән, ә Яхъя баганага кадаклау турында гына искә алган. Алар икесе дә якынча вакытны, ягъни өч сәгатьтән торган өлешне, үз күзлегеннән чыгып китергән. Һәм Яхъя, вакытны китергәндә, «тирәсендә» дигән сүзне кулланган. Шушы факторлар бу хәбәрләрдәге аерманы аңлатырга мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк, Яхъя үз хәбәрен дистәләгән еллар соңрак язган булса да, ул китергән вакыт Маркныкыннан аерылып торган. Димәк, ул Марк хәбәрен күчереп кенә язмаган.
(Марк 16:8) Хатын-кызлар төрбәдән чыгып, йөгереп киттеләр. Алар калтырый иде һәм бик нык гаҗәпләнгән иде. Курыкканга, алар беркемгә дә һичнәрсә әйтмәделәр.
nwtsty, Мк 16:8 гә аңлатма
Курыкканга, алар беркемгә дә һичнәрсә әйтмәделәр: Марк хәбәренең борынгы ышанычлы кулъязмалары буенча, бу Яхшы хәбәр 8 нче шигырьдәге сүзләр белән тәмамлана. Кайберәүләр андый кинәт йомгаклау белән төп нөсхә тәмамлана алмаган дип әйтә. Әмма Маркның гомумән кыска язу стиле моның дөрес түгеллеген күрсәтә. Шулай ук дүртенче гасырда яшәгән галимнәр Иероним һәм Евсевий чын хәбәрнең «курыкканга, алар беркемгә дә һичнәрсә әйтмәделәр» дигән сүзләр белән тәмамланганын раслый.
Кайбер грек телендәге кулъязмаларга һәм башка телләргә ясалган тәрҗемәләргә 8 нче шигырьдән соң озын я кыска йомгаклау сүзләре өстәлгән. 12 өстәмә шигырьдән торган озын йомгаклауны б. э. V гасырына караган Александрия кодексы, Ефрем кодексы һәм Беза кодексында (Кембридж кодексы) табып була. Ул шулай ук латин телендәге «Вульгата», сурия телендәге Кьюртон һәм сурия телендәге «Пешиттада» очрый. Әмма ул IV гасырга караган ике борынгырак грек кулъязмалары Синай кодексы һәм Ватикан кодексында, IV я V гасырга караган сурия телендәге Синай кодексы һәм Марк хәбәренең V гасырга караган копт теленең саид диалектындагы иң борынгы кулъязмасында очрамый. Шулай ук Марк хәбәренең әрмән һәм грузин телләрендәге иң борынгы кулъязмалары 8 нче шигырь белән тәмамлана.
Кайбер соңрак язылган грек телендәге кулъязмаларда һәм башка телләргә ясалган тәрҗемәләрдә ике җөмләдән генә торган кыска йомгаклау сүзләре бар. Б. э. VIII гасырына караган Король кодексында ике йомгаклау сүзләре — башта кыскасы, аннан соң озыны китерелә. Һәрбер йомгаклау сүзләре алдыннан бу сүзләр кайбер чыганакларда гына очрый диелә. Әмма бу кодекс буенча, аларның берсе дә ышанычлы түгел.
КЫСКА ЙОМГАКЛАУ СҮЗЛӘРЕ
Мк 16:8 дән соңгы кыска йомгаклау сүзләре Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларның өлеше түгел. Анда болай диелә:
Алар үзләренә кушканны Петер янындагы кешеләргә кыскача гына сөйләп бирделәр. Шуннан соң Гайсә үзе алар аша мәңгелек котылу турындагы изге һәм үзгәрмәс хәбәрне көнчыгыштан көнбатышка кадәр тарата башлады.
ОЗЫН ЙОМГАКЛАУ СҮЗЛӘРЕ
Мк 16:8 дән соңгы озын йомгаклау сүзләре Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларның өлеше түгел. Анда болай диелә:
9 Гайсә атнаның беренче көнендә иртән иртүк терелтелгәннән соң, башта Магдалалы Мәрьямгә күренде. Ул аңардан җиде җенне куып чыгарган иде. 10 Мәрьям барып моның турында шәкертләргә сөйләде, чөнки алар бик нык кайгырып елап утыра иделәр. 11 Әмма Гайсәнең терелтелгәне һәм Мәрьямнең аны күргәне турында ишеткәч, алар аңа ышанмады. 12 Шуннан соң Гайсә бер авылга баручы ике шәкертенә башка кыяфәттә күренде. 13 Алар кайткач, башкаларга да моның турында сөйләделәр, әмма аларга да ышанмадылар. 14 Соңрак ул унбер шәкертенә алар табын алдында утырганда күренде. Гайсә аларны ышанмаганнары һәм каты күңелле булганнары өчен шелтәләде, чөнки алар ул терелтелгәч аны күргән кешеләргә ышанмаган иделәр. 15 Гайсә аларга болай диде: «Барыгыз, бөтен дөнья буйлап бар кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләгез. 16 Иман итеп суга чумдырылу үтүче коткарылган булыр, ә иман итмәүче хөкем ителер. 17 Иман итүчеләргә исә мондый могҗизалы күренешләр юлдаш булыр: алар исемемне кулланып җеннәрне куып чыгарыр, төрле телләрдә сөйләшер, 18 еланнарны кулларына тотар, үлемгә китерүче агулы берәр нәрсә эчсәләр, бу аларга бернинди дә зыян китермәс. Алар авырулар өстенә кулларын куяр, һәм тегеләре сәламәтләнер».
19 Хуҗабыз Гайсә алар белән сөйләшүен тәмамлагач, күккә алынды һәм Аллаһының уң ягына утырды. 20 Ә шәкертләр, китеп, вәгазьли башладылар. Хуҗабыз аларга булышты һәм хәбәрне төрле могҗизалы күренешләр белән исбат итте.
11—17 ИЮНЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЛҮК 1
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Лүк 1:69) Ул үз хезмәтчесе Давытның йортында безнең өчен куәтле коткаручы бирде.
nwtsty, Лк 1:69 га аңлатма
куәтле коткаручы: Сүзгә-сүз «коткару мөгезе». Изге Язмаларда хайван мөгезе еш кына көч, казаныш һәм җиңүне күрсәтә (1Иш 2:1; Зб 75:4, 5, 10; 148:14; иск.). Шулай ук мөгезләр идарәчеләр һәм идарә итүче династияләрне — тәкъваларын да, явызларын да символлаштыра, һәм аларның җиңүләре мөгез белән сөзүгә тиңләштерелә (Кн 33:17; Дн 7:24; 8:2—10, 20—24). Бу контекстта «коткару мөгезе» коткарырга көче булган, куәтле коткаручы Мәсихкә күрсәтә.
(Лүк 1:76) Сине исә, балам, Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре дип атарлар, чөнки син Йәһвә алдында аның юлларын әзерләр өчен барырсың.
nwtsty, Лк 1:76 га аңлатма
син Йәһвә алдында... барырсың: Чумдыручы Яхъя Гайсә турында алдан хәбәр бирүче буларак «Йәһвә алдында... барган»; Гайсә үз Атасының вәкиле булып аның исеменнән килергә тиеш булган. (Ях 5:43; 8:29; бу шигырьдәге Йәһвә исеменә аңлатманы кара).
Йәһвә: Зәкәриянең бу шигырьнең икенче өлешендәге пәйгамбәрлек сүзләре Иш 40:3 һәм Мл 3:1 дә очраган сүзтезмәләргә охшаш; анда Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. Сакланып калган Грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) сүзе кулланылса да, бу сүзтезмәләрнең Еврей Язмаларындагы контекстын исәпкә алу Аллаһы исеменең төп текстта кулланылганын күрсәтә. (Лк 1:6, 16, 17; 3:4 кә аңлатмаларны һәм Б кушымт. кара.) Өстәвенә, шунысы игътибарга лаек: Лүк китабының беренче бүлегендә очраган күп кенә башка Ки́риос сүзе очракларындагы кебек, бу шигырьдә Ки́риос алдында билгелелек артикле тормый, ә грек телендә грамматика буенча ул торырга тиеш, шуңа күрә бу Ки́риос сүзен ялгызлык исеменә тиң итә. Шулай ук Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә дә төп текстта я искәрмәләрдә һәм битләр читендәге билгеләрдә Йәһвә, Яхве, יהוה (ЙҺВҺ, тетраграмматон), РАББЫ һәм АДОНАЙ дип язылган, һәм бу монда Йәһвә Аллаһы турында сүз барганын күрсәтә. Күп кенә белешмәлекләр дә моны раслый. (Б кушымт. кара.)
18—24 ИЮНЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЛҮК 2, 3
«Балалар, сез рухи яктан үсәсезме?»
(Лүк 2:41, 42) Аның әти-әнисе һәр ел Иерусалимга Паса́х бәйрәменә йөри иде. 42 Аңа 12 яшь тулгач, алар гадәттәгечә бәйрәмгә киттеләр.
nwtsty, Лк 2:41 гә аңлатма
Аның әти-әнисе... йөри иде: Канун буенча, хатын-кызларга Пасах бәйрәменә бару таләп ителмәгән. Шулай да Мәрьям Йосыф белән Иерусалимга һәр ел була торган шул бәйрәмгә йөргән (Чг 23:17; 34:23). Ел саен алар үзләренең үсә барган гаиләләре белән, Иерусалимга барып кайтыр өчен, якынча 300 км үткән.
(Лүк 2:46, 47) Өч көн үткәч, алар аны гыйбадәтханәдә таптылар. Ул дини укытучылар арасында аларны тыңлап һәм аларга сораулар биреп утыра иде. 47 Аны тыңлаган бар кеше аның төшенүчәнлегенә һәм җавапларына гаҗәпләнеп утыра иде.
nwtsty, Лк 2:46, 47 гә аңлатмалар
аларга сораулар биреп: Гайсәне тыңлаган кешеләрнең гаҗәпләнүе шуны күрсәтә: аның сораулары үз кызыксынуын канәгатьләндерергә генә теләгән малай бирә алган сораулардан аерылып торган (Лк 2:47). Монда «сораулар бирү» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе кайбер контекстларда судта сорау алуга һәм берничә кешенең бер кешедән сорау алуга карата кулланылырга мөмкин. (Мт 27:11; Мк 14:60, 61; 15:2, 4; Рс 5:27). Тарихчылар сүзләре буенча, кайбер күренекле дини җитәкчеләр гадәттә бәйрәмнәрдән соң гыйбадәтханәдә калган һәм киң ишегалларының берсендә халыкны өйрәткән. Кешеләр аларның аяк очына утырып, аларны тыңлаган һәм сораулар биргән.
гаҗәпләнеп утыра иде: Монда «гаҗәпләнү» дип тәрҗемә ителгән грек фигыленең формасы дәвамлы я кат-кат шаккатуны белдерергә мөмкин.
(Лүк 2:51, 52) Ул алар белән бергә китеп, Насарага кайтты һәм аларга буйсынып яшәде. Ә аның әнисе бөтен бу сүзләрне күңелендә саклады. 52 Гайсә үсә барды, зирәклек җыйды һәм Аллаһы белән кешеләр алдында тагы да күбрәк илтифат казанды.
nwtsty, Лк 2:51, 52 гә аңлатма
буйсынып яшәде: Яки «буйсынучан булды; тыңлаучан булды». Монда кулланылган грек фигыленең дәвамлы формасы шуны күрсәтә: Гайсә, гыйбадәтханәдә Аллаһы Сүзен яхшы белүе белән укытучыларны гаҗәпләндергәннән соң, өенә кайткан һәм үзен басынкы гына әти-әнисенә буйсындырган. Аның тыңлаучан булуы башка балаларныкыннан күпкә әһәмиятлерәк булган: бу аның Муса канунын җентекләп үтәвенең өлеше булган (Чг 20:12; Гл 4:4).
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Лүк 2:14) «Күктәге Аллаһыга дан, җир йөзендә Аллаһы хуплаган кешеләргә иминлек булсын!»
nwtsty, Лк 2:14 кә аңлатмалар
җир йөзендә Аллаһы хуплаган кешеләргә иминлек булсын: Кайбер кулъязмаларда икенче төрле укылыш кулланыла. Аны «җир йөзендә иминлек, Аллаһы хуплавы кешеләр өстендә булсын» дип тәрҗемә итеп була, һәм Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә нәкъ шулай язылган да. Әмма «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндәге укылышны борынгырак һәм ышанычлырак кулъязмалар раслый. Фәрештәләрнең бу игъланы Аллаһы бар кешеләргә, карашларына һәм эшләренә карамастан, хуплау белдерә дигәнне аңлатмаган. Бу Аллаһыга эчкерсез иман иткәннәре һәм аның Улының шәкертләре булып киткәннәре өчен Аның хуплавына ия булачак кешеләргә күрсәтә. (Бу шигырьдәге Аллаһы хуплаган кешеләргә дигән сүзтезмәгә аңлатманы кара.)
Аллаһы хуплаган кешеләргә: «Аллаһы хуплаган берәү» дигән сүзтезмә эудоки́а дигән грек сүзенең тәрҗемәсе. Аны шулай ук «илтифат; яхшы дип табу; хуп күрү» дип тәрҗемә итеп була. Тамырдаш фигыль эудоке́о Мт 3:17, Мк 1:11 һәм Лк 3:22 дә очрый. (Мт 3:17; Мк 1:11 гә аңлатмаларны кара.) Бу шигырьләрдә Аллаһы үз Улына, суга чумдырылганнан соң, мөрәҗәгать итә. Бу фигыльнең төп мәгънәсе «хуплау; канәгать булу; илтифат белән карау; рәхәтлек табу». Шуңа күрә монда кулланылган антро́поис эудоки́ас сүзтезмәсе Аллаһы хуплаган кешеләрне аңлата, һәм аны шулай ук «ул хуплаган кешеләр; ул канәгать булган кешеләр» дип тә биреп була.
25 ИЮНЬ — 1 ИЮЛЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЛҮК 4, 5
«Гайсә кебек вәсвәсәләргә каршы тор»
(Лүк 4:9—12) Аннары Иблис аны Иерусалимга китерде һәм гыйбадәтханә стенасының өстенә бастырып, аңа болай диде: «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, шушы урыннан аска ташлан, 10 чөнки: „Ул үз фәрештәләренә сине сакларга боерыр“ 11 һәм: „Алар сине, аякларың ташка бәрелмәсен өчен, кулларына күтәреп алып барачак“,— дип язылган». 12 Гайсә исә аңа болай дип җавап бирде: «„Йәһвә Аллаһыңны сынама“,— дип әйтелгән».
nwtsty, медиаматериал
Гыйбадәтханә стенасының өсте
Шайтан Гайсәне туры мәгънәдә «гыйбадәтханә стенасының өстенә [яки «парапетына; иң югары ноктасына»]» бастырып, аңа аска ташланырга әйтә алган. Әмма Гайсә басып тора алган төгәл урын билгеле түгел. «Гыйбадәтханә» дип бирелгән төшенчә гыйбадәтханәнең бар биналарын аңлатырга мөмкин. Шуңа күрә Гайсә гыйбадәтханә комплексының көньяк-көнчыгыш почмагында (1) тора алган. Яки ул аның башка почмагында басып торгандыр. Шул урыннардан аска ташлану, Йәһвә булышмаса, һичшиксез үлемгә китерер иде.
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Лүк 4:17) Аңа Ишагыя пәйгамбәр төргәген бирделәр, һәм ул төргәкне ачып, мондый сүзләр язылган урынны тапты:
nwtsty, Лк 4:17 гә аңлатма
Ишагыя пәйгамбәр төргәген: Үле диңгез янында табылган Ишагыя китабы кулъязмасы бер-берсенә тоташтырылган 17 пергамент кисәгеннән тора. Бу 7,3 м озынлыктагы төргәкнең тексты 54 баганага язылган. Насарадагы синагогада кулланылган төргәк тә шундый ук озынлыкта булгандыр. Беренче гасырда текст бүлекләргә һәм шигырьләргә бүленмәгән булган. Гайсәгә үзе укырга теләгән өзекне табарга кирәк булган. Гайсәнең пәйгамбәрлек сүзләре язылган урынны табуы аның Аллаһы Сүзен яхшы белгәнен ачыклый.
(Лүк 4:25) Мәсәлән, Ильяс көннәрендә күкләр өч ел ярым ябык торды, һәм яңгыр яумады. Бөтен шул җирдә зур ачлык булды. Ул вакытта Исраилдә күп кенә тол хатын яши иде.
nwtsty, Лк 4:25 гә аңлатма
өч ел ярым: 1Пат 18:1 буенча, Ильяс корылык бетүен «өченче елны» игълан иткән. Шуңа күрә кайберәүләр Гайсәнең сүзләре 1 Патшаларда язылганга каршы килә дип әйтә. Әмма Еврей Язмалары хәбәрендә корылык өч елдан азрак булган дип әйтелми. «Өченче елны» дигән сүзтезмә, күрәсең, Ильяс Ахабка корылык турында беренче тапкыр әйткәндә башланган вакытка күрсәтә (1Пат 17:1). Бу игълан, күрәсең, корылык чоры барышында әйтелгән булган. Корылык гадәттә алты айга кадәр сузылган, әмма ул вакыттагы корылык чоры гадәттәгедән озаграк булгандыр. Өстәвенә, корылык «өченче елны», Ильяс кабат Ахаб белән очрашкач ук, тәмамланмаган, ә Кармил тавындагы Багал пәйгамбәрләре белән соңрак булган ярыштан соң гына тәмамланган (1Пат 18:18—45). Шулай итеп, Гайсәнең монда язылган сүзләре, шулай ук аның бер анадан туган энесенең Яг 5:17 дәге охшаш сүзләре 1Пат 18:1 дә язылганнарга туры килә.