«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» өчен чыганаклар
7—13 ГЫЙНВАР
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | РӘСҮЛЛӘР 21, 22
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Рәсүлләр 22:16) Соң, ник көтеп торасың? Тор, суга чумдырылу үт һәм, Гайсәне исеме белән чакырып, гөнаһларыңнан арын“.
nwtsty, Рс 22:16 га аңлатма
Гайсәне исеме белән чакырып, гөнаһларыңнан арын: Яки «гөнаһларыңны ю һәм аның исемен чакыр». Кеше үз гөнаһларын үзе чумдырылган су белән түгел, ә Гайсәне исеме белән чакырып, юып төшерә. Моны эшләү Гайсәгә иман итүне һәм бу иманны эшләр белән күрсәтүне үз эченә ала (Рс 10:43; Яг 2:14, 18).
14—20 ГЫЙНВАР
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | РӘСҮЛЛӘР 23, 24
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Рәсүлләр 23:6) Андагыларның бер өлеше — саддукейлар, икенче өлеше фарисейлар икәнлеген белеп, Паул, кычкырып: «Кардәшләр, мин фарисей һәм фарисейларның улы. Мине үлеләрнең терелүенә өметләнгәнем өчен хөкем итәләр»,— диде.
nwtsty, Рс 23:6 га аңлатма
мин фарисей: Шунда булганнарның кайберләре Паулны белгән (Рс 22:5). Паул үзен фарисейларның улы дип атагач, Югары киңәшмә санына кергән фарисейлар аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлаган: ул ашкынучан мәсихче булып китсә дә, бу сүзләре белән үзенең элек алар кебек фарисей булганын һәм терелтелүгә ышанганын таныган. Ул үзе турында ялган сөйләмәгән. Бу контекстта Паулның үзен фарисей дип атавын күчмә мәгънәдә аңлап була; Паул үзен саддукейларга түгел, ә фарисейларга тиңләгән, чөнки ул фарисейлар кебек терелтелүгә ышанган. Шулай эшләп ул шунда булган фарисейлар белән уртак тел табарга тырышкан. Ул, күрәсең, бу бәхәсләр тудырган теманы күтәреп, Югары киңәшмәнең кайбер әгъзаларын үз ягына авыштырарга өметләнгән, һәм шулай булган да (Рс 23:7—9). Паулның Рс 23:6 дагы шушы сүзләре соңрак үзен Әгрип патша алдында яклаганда үзе турында әйткәннәренә туры килә (Рс 26:5). Һәм Филипиядәге имандашларына Римнан язганда Паул кабат үзенең фарисей булганын искә ала (Фп 3:5). Элек фарисейлар булган башка мәсихчеләр турындагы Рс 15:5 тәге сүзләргә дә игътибар итеп була. (Рс 15:5 кә аңлатманы кара.)
(Рәсүлләр 24:24) Берничә көннән соң Феликәс үз хатыны Дрөсилә́ белән килде, аның хатыны яһүд иде. Ул Паулны чакыртып алды да аның Мәсих Гайсәгә иман итү турында сөйләгәнен тыңлап утырды.
(Рәсүлләр 24:27) Әмма ике ел узгач, Феликәс урынына По́рки Фисте́ килде. Феликәс, яһүдләргә ярарга тырышып, Паулны төрмәдә калдырды.
nwtsty, Рс 24:24 кә аңлатма
Дрөсилә: Рс 12:1 дә искә алынган Һирудның, ягъни Һируд Әгрип I нең өченче һәм иң кече кызы. Дрөсилә якынча б. э. 38 елында туган. Ул Әгрип II нең һәм Бәрникәнең сеңелесе булган. (Рс 25:13 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Һируд (Ирод)» кара.) Идарәче Феликәс аның икенче ире булган. Дрөсилә башта Сурия шәһәре Эмесның патшасы Азизга кияүгә чыккан, әмма соңрак аның белән аерылышкан һәм б. э. 54 елында үзенә якынча 16 яшь булганда Феликәскә кияүгә чыккан. Паул Феликәс алдында «тәкъвалык, тотнаклылык һәм булачак хөкем хакында» сөйләгәндә Дрөсилә дә, бәлки, шунда булгандыр (Рс 24:25). Феликәс идарә итүне Фистегә тапшырганда, «яһүдләргә ярарга тырышып», Паулны төрмәдә калдырган (Рс 24:27). Кайберәүләр уйлаганча, моны ул үзенең яшь яһүд хатынының күңелен табар өчен эшләгән.
21—27 ГЫЙНВАР
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | РӘСҮЛЛӘР 25, 26
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Рәсүлләр 26:14) Барыбыз да җиргә егылгач, мин бер тавыш ишеттем. Ул миңа еврей телендә: „Шау́л, Шаул, нигә син мине эзәрлеклисең? Мал үз хуҗасының таягына тибенгән кебек тибенеп, үзеңә зыян китерәсең“,— диде.
nwtsty, Рс 26:14 кә аңлатма
таягына тибенгән кебек тибенеп: Андый очлы таяк белән мал куалый торган булганнар (Хк 3:31). «Таякка тибенү» дигән сүзтезмә бу — грек әдәбиятында очрый торган әйтем. Ул тормыштан алынган. Үҗәт үгез таяк белән төртүләргә каршы килеп, таякка тибенә һәм нәтиҗәдә үзенә зыян китерә. Шаул мәсихче булып киткәнче үзен шулайрак тоткан. Гайсәнең шәкертләрен эзәрлекләп Паул үзенә җитди зыян китерә алган, чөнки мәсихчеләргә Йәһвә Аллаһы булышкан (Рс 5:38, 39; 1Тм 1:13, 14 белән чагыштыр.) Вг 12:11 дә «көтүче таягы» күчмә мәгънәдә искә алына, һәм тыңлаучыларны киңәш буенча эш итәргә дәртләндерүче зирәкләрнең сүзләрен аңлата.
28 ГЫЙНВАР — 3 ФЕВРАЛЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | РӘСҮЛЛӘР 27, 28
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Рәсүлләр 27:9) Шактый күп вакыт үтте, хәтта Йолу көне белән бәйле ураза тоту вакыты да үтеп китте, шуңа күрә диңгез буйлап юл тоту куркыныч иде. Шунда Пау́л аларга болай диде:
nwtsty, Рс 27:9 га аңлатма
Йолу көне белән бәйле ураза тоту: Яки «көзге ураза». Сүзгә-сүз «ураза». «Ураза» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе Муса кануны буенча тотарга кирәк булган бердәнбер уразаны күрсәтә. Бу уразаны ел саен үткәрелгән Йолу көнендә тотарга кирәк булган. Бу бәйрәм Йом-Киппур (еврейчә йом хаккиппури́м, мәгънәсе «каплаулар көне») дип тә аталган. (Лв 16:29—31; 23:26—32; Сн 29:7; сүзлектән «Йолу көне» кара.) Йолу көне турында әйтелгәндә искә алынган «үзеңне басынкыландыру» сүзтезмәсе, гадәттә, үз-үзеңне төрле яклардан чикләүне, шул исәптән ураза тотуны аңлата (Лв 16:29, иск.). Рс 27:9 да «ураза» сүзенең кулланылуы кешеләр Йолу көнендә үз-үзләрен башлыча ураза тотып басынкыландырган дигән фикерне раслый. Йолу көне белән бәйле ураза сентябрь ахыры — октябрь башларына туры килгән.
(Рәсүлләр 28:11) Өч айдан соң без шул утрауда кышлаган бер корабка утырдык та юлга чыктык. Ул Искәндәриядән килгән иде, һәм аның борынында «Зевс уллары» бизәге бар иде.
nwtsty, Рс 28:11 гә аңлатма
Зевс уллары: Грекча Диоску́ры. Грек һәм Рим мифологиясе буенча, «Зевс уллары» — илаһ Зевс (Юпитер) һәм Спарта патшабикәсе Леданың Кастор һәм Поллукс исемле игезәк уллары. Алар шул исәптән матросларның яклаучылары дип саналган һәм диңгездә куркыныч астында булган матросларны коткара ала дип уйлаганнар. Кораб борынында булган бу бизәкнең искә алынуы шушы вакыйгалар турында аларны үз күзләре белән күргән кешенең язганына тагын бер дәлил булып тора.