Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 92 бүл. 216 б.-217 б., 7 абз.
  • Ун махаулының берсе рәхмәтен белдерә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ун махаулының берсе рәхмәтен белдерә
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә Иерусалимга соңгы тапкыр барганда ун махаулыны савыктыра
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Син рәхмәт әйтергә онытмыйсыңмы?
    Бөек Остаздан өйрән
  • Гайсә күп могҗизалар кыла
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • «Яхшы хәбәрләр көнендә» вакытны акыллы куллан
    Күзәтү манарасы 2009 ел
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 92 бүл. 216 б.-217 б., 7 абз.
Гайсә савыктырган ун махаулының берсе аңа рәхмәт әйтер өчен кире кайта

ТУКСАН ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Ун махаулының берсе рәхмәтен белдерә

ЛҮК 17:11—19

  • ГАЙСӘ УН МАХАУЛЫНЫ САВЫКТЫРА

Югары киңәшмәнең Гайсәне үтерергә нияте җимерелә, чөнки ул Иерусалимнан төньяк-көнчыгышта урнашкан Ифраим шәһәренә китә. Анда ул дошманнарыннан еракта үз шәкертләре белән кала (Яхъя 11:54). Әмма б. э. 33 елының Пасах бәйрәме якынлашып килә, шуңа күрә тиздән Гайсә кабат юлга чыга. Ул Самария аша үтеп, төньякка, Гәлиләягә бара. Бу аның үлеме алдыннан монда соңгы тапкыр килүе.

Баштарак, бер авылдан икенче авылга барганда, Гайсә махау авырулы ун кешене очрата. Кайчакта бу чир аркасында төрле тән өлешләренең — кул-аяк бармаклары һәм колакларның тукымалары әкрен генә таркала бара (Саннар 12:10—12). Аллаһы кануны буенча, махаулы кеше: «Нәҗес! Нәҗес!» — дип кычкырып йөрергә һәм аерым яшәргә тиеш (Левилеләр 13:45, 46).

Шуңа күрә бу ун махаулы Гайсәдән читтәрәк тора. Әмма алар көчле тавыш белән: «Гайсә, Остаз, безне кызган!» — дип кычкыра. Аларны күргәч, ул: «Барыгыз, руханиларга күренегез»,— ди (Лүк 17:13, 14). Шулай итеп Гайсә Аллаһы канунына хөрмәт күрсәтә. Канун буенча, руханиларның махаулыны үз авыруыннан савыккан дип игълан итәргә вәкаләте бар. Аннары бу кеше яңадан сәламәт кешеләр белән яши ала (Левилеләр 13:9—17).

Гайсә ун махаулыны очрата

Бу ун махаулы Гайсәнең могҗиза эшли алганына ышана. Шуңа күрә алар, әле савыккан булмасалар да, руханилар янына ашыга. Юлда аларның Гайсәгә иман итүләре бүләкләнә. Алар савыкканнарын күрә һәм сизә башлый!

Тазарган махаулыларның тугызы юлларын дәвам итә, ә берсе, самарияле, кире Гайсәне эзләргә кайта. Ни өчен? Чөнки ул Гайсәгә савыкканы өчен бик рәхмәтле. Ул «көчле тавыш белән Аллаһыны данлый», чөнки чынлыкта үзен Аллаһы сәламәтләндергән икәнен аңлый (Лүк 17:15). Гайсәне тапкач, ул аның алдына йөзтүбән капланып, аңа рәхмәт укый башлый.

Тирә-ягындагы кешеләрдән Гайсә: «Савыктырылганнар унау иде түгелме? Тугызы кайда соң? — дип сорый.— Аллаһыны данлар өчен бу чит милләт кешесеннән башка беркем дә кире килмәдемени?» Шуннан соң Гайсә бу самариялегә: «Тор, юлыңда бул. Иманың сине савыктырды»,— ди (Лүк 17:17—19).

Бу ун махаулы кешене савыктырып, Гайсә үзендә Йәһвә Аллаһының көче барлыгын күрсәтә. Әйе, ун махаулының берсе Гайсәнең могҗизасы ярдәмендә савыккан гына түгел, ә хәзер, күрәсең, тормыш юлына да баскан. Бүген Аллаһы Гайсә аша андый могҗизалар кылмый. Әмма Гайсәгә иман итеп, без дә мәңгелек тормыш юлыннан бара алабыз. Шул самарияледән үрнәк алып, без рәхмәтле булуыбызны күрсәтәбезме?

  • Дошманнарының ниятләрен җимереп, Гайсә кая китә?

  • Ни өчен махаулылар Гайсәдән читтәрәк тора һәм ни өчен Гайсә аларга руханиларга барырга куша?

  • Самарияле белән булган очрактан без нинди сабак алырга тиеш?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу