Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • od 12 бүл. 123-129 б.
  • Патшалык эшчәнлегенә булышлык күрсәтү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Патшалык эшчәнлегенә булышлык күрсәтү
  • Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ПАТШАЛЫК ЭШЕНӘ ДӨНЬЯ КҮЛӘМЕНДӘ БУЛЫШЛЫК
  • ҖЫЕЛЫШ ИХТЫЯҖЛАРЫН КАЙГЫРТУ
  • ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРНЕ КУЛЛАНУ
  • РАЙОННЫҢ ЧЫГЫМНАРЫ
  • ЯРЛЫЛАРНЫ КАЙГЫРТУ
  • БАСМАЛАРНЫ ТАРАТУ
  • Патшалык эшләрен акчалата тәэмин итү
    Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
  • Үз теләкләре белән бирелгән иганәләр финанс ягыннан булышлык
    Йәһвә Шаһитләре бөтен җир шары буенча бердәм Алла ихтыярын үтиләр
  • Көтүне көтәргә билгеләнгән күзәтчеләр
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Күчеп йөрүче күзәтчеләр — хакыйкатьтә хезмәттәшләр
    Йәһвә Шаһитләре бөтен җир шары буенча бердәм Алла ихтыярын үтиләр
Күбрәк карарга
Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
od 12 бүл. 123-129 б.

12 БҮЛЕК

Патшалык эшчәнлегенә булышлык күрсәтү

ГАЙСӘНЕҢ соңгы көннәр турындагы пәйгамбәрлеген үтәп, Йәһвә Шаһитләре яхшы хәбәрне «җир читенә кадәр» тарата (Рәс. 1:8; Мат. 24:14). Моның өчен алар шатлык белән үз вакытларын һәм көчләрен рухи эшләргә багышлый. Йәһвә үзенең хезмәттәшләре турында кайгыртыр дип ышанып, алар Аллаһы Патшалыгын үз тормышларында иң беренче урынга куеп яши (Мат. 6:25—34; 1 Көр. 3:5—9). Аларның уңышлары Йәһвә үз халкын хуплый һәм фатихалый икәнен раслый.

ПАТШАЛЫК ЭШЕНӘ ДӨНЬЯ КҮЛӘМЕНДӘ БУЛЫШЛЫК

2 Вәгазь эшебезне күреп һәм безнең Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны түләүсез таратканыбызны белеп, кешенең мондый соравы туа ала: «Бу ничек мөмкин?» Чыннан да, Изге Язмаларны һәм басмаларыбызны бастырып чыгару өчен акча кирәк. Типографияләрдә эшләүче, вәгазь эшен күзәтүче һәм Патшалык эшенә башкача булышучы хезмәтчеләр өчен Бәйтел биналарын төзергә һәм кайгыртырга кирәк. Моның өчен дә акча таләп ителә. Өстәвенә, район күзәтчеләренә, кырда хезмәт итүче миссионерларга, махсус пионерларга һәм махсус тулы вакытлы хезмәттә катнашкан башка кардәшләргә матди ярдәм күрсәтелә. Әйе, дөнья күләмендә дә, аерым җыелышларда да яхшы хәбәрне вәгазьләү эшен алып барыр өчен күп акча сарыф итәргә туры килә. Бу акча кайдан килә?

3 Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья өйрәтү эшен кадерләгән күп кенә кеше бу эшкә ирекле иганәләр бирергә шат. Шулай да башлыча Йәһвә Шаһитләре үзләре бу эшне финанслый. Кайберәүләре акчаны турыдан-туры җирле филиалга җибәрә. Аллаһының борынгы хезмәтчеләре кебек, алар гыйбадәт кылу урыннарын төзер өчен, юмартлык белән акча бирергә әзер (Чыг. 35:20—29; 1 Елъ. 29:9). Кайбер иганәләр васыять итеп калдырылган милек булып бирелә. Башка очракларда аерым кардәшләр, җыелышлар һәм районнар иганәләр итеп күпмедер акча бирә. Андый иганәләр, гадәттә зур булмаса да, бергә кушылып, эшебезне дәвам итәргә мөмкинлек бирә.

Йәһвә Шаһитләре вәгазь эше хакына акча һәм үзләрендә булган башка нәрсәләр бирүне хөрмәт дип саный

4 Йәһвә Шаһитләре вәгазь эше хакына акча һәм үзләрендә булган башка нәрсәләр бирүне хөрмәт дип саный. Гайсә һәм аның шәкертләренең акча тартмасы булган. Алар андагы акчаны үз чыгымнарын каплар өчен кулланган (Яхъя 13:29). Изге Язмаларда Гайсәгә һәм аның шәкертләренә хезмәт иткән хатын-кызлар турында әйтелгән (Марк 15:40, 41; Лүк 8:3). Вәгазь эшенә булышлык күрсәтергә һәм Паулның хезмәтенә ярдәм итәргә теләгән кардәшләр аңа яратудан чыгып матди яктан булышканда, ул моны рәхмәт хисе белән кабул иткән (Флп. 4:14—16; 1 Тис. 2:9). Йәһвә Шаһитләре шул юмарт һәм ашкынып хезмәт иткән борынгы кардәшләрдән үрнәк ала. Шулай итеп бөтен җирдә эчкерсез кешеләр «тормыш суын бушлай» ала ала (Ачыл. 22:17).

ҖЫЕЛЫШ ИХТЫЯҖЛАРЫН КАЙГЫРТУ

5 Җирле җыелышның чыгымнары да ирекле иганәләр белән каплана. Җыелышта акча җыеп йөрмиләр, кеше күпме иганә бирергә тиеш икәне әйтелми һәм беркемнән дә акча бирергә сорамыйлар. Җыелыш очрашулары үткән урыннарда иганәләр тартмалары бар, һәм анда һәркем «йөрәгендә карар иткәнчә» акча сала ала (2 Көр. 9:7).

6 Җыелыш ихтыяҗлары өчен бирелгән акча күбесенчә Патшалык Залын кайгыртуга китә. Кайвакыт өлкәннәр советы күпмедер акчаны, бөтендөнья эше алып барылсын өчен, Йәһвә Шаһитләренең җирле филиалына җибәрергә карар итә. Моның өчен җыелышта резолюция үткәрелә. Шулай итеп күп кенә җыелышлар бөтендөнья эше хакына даими ирекле иганәләр җибәрә. Һәркем җыелышның вакыт-вакыт туа торган ихтыяҗларына игътибарлы булганда, ирекле иганәләр турында еш искә төшерәсе юк.

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРНЕ КУЛЛАНУ

7 Җыелышның һәр очрашуыннан соң ике абый-кардәш, иганәләр тартмасыннан акча чыгарып, күпме акча салынганын язып куя (2 Пат. 12:9, 10; 2 Көр. 8:20). Акча филиалга җибәрелгәнче я җыелыш ихтыяҗлары өчен кулланылганчы саклансын өчен, өлкәннәр советы тиешле чаралар күрер. Җыелыш финанслары өчен җаваплы абый-кардәш җыелыш өчен айлык отчет әзерли, ә өч айга бер тапкыр өлкәннәр советы координаторы җыелышның финанс отчетының тикшерелүен оештыра.

РАЙОННЫҢ ЧЫГЫМНАРЫ

8 Конгресслар үткәрүгә киткән һәм башка чыгымнар, гадәттә, райондагы Йәһвә Шаһитләре биргән иганәләр белән каплана. Конгресс үткәрелгән урыннарда иганәләр тартмалары тора, һәм шунда район фондына иганәләр салып була. Район чыгымнарын каплау өчен, җыелышлар башка вакытта да иганәләр бирә ала.

9 Конгресс дәвамында салынган иганәләр конгресс чыгымнарын капласа һәм әле бөтендөнья вәгазь эшенә җибәрер өчен калса, бу бик яхшы булыр иде. Үткән я үтәсе конгресс чыгымнарын каплауга (мәсәлән, бина өчен алдан түләүгә) район фондында акча җитмәсә, район күзәтчесе җыелышларга моның турында хәбәр итәргә мөмкин. Өлкәннәр советларының һәрберсе бу сорау турында фикер алышыр һәм җыелышның район фондына күпме акча җибәрә алганын хәл итәр. Аннан соң җыелышта резолюция кабул ителер.

10 Райондагы өлкәннәрнең игътибарын таләп итүче финанс сораулар булса, район конгрессы үткән көнне өлкәннәр очрашуы үткәрелер. Бөтен карарларны (кайбер район чыгымнарына кагылышлы карарлардан тыш) өлкәннәр резолюция ярдәмендә кабул итә. Район фондыннан акча берәр максатка җибәрелгән саен, андый резолюцияләрне (шул исәптән төгәл күпме акча җибәрелгәнен) язып куярга кирәк.

11 Вакыт-вакыт районның финанс отчеты тикшерелә.

ЯРЛЫЛАРНЫ КАЙГЫРТУ

12 Гайсә белән шәкертләрендә булган акча ярлыларга булышу өчен дә кулланылган (Марк 14:3—5; Яхъя 13:29). Бүген дә мәсихчеләрнең андый җаваплылыгы бар, чөнки Гайсә: «Ярлылар һәрвакыт сезнең белән булыр»,— дигән (Марк 14:7). Йәһвә Шаһитләре бу җаваплылыкны ничек үти?

13 Кайвакыт җыелыштагы кардәшләр, олыгайганга, авырганга я көтелмәгән берәр бәла-каза аркасында, матди ярдәмгә мохтаҗ. Аларның гаилә әгъзалары, туганнары һәм башкалар моның турында белгәч, аларга булышырга булырдыр. Шулай итеп алар рәсүл Яхъяның сүзләре буенча эш итәр. Ул болай дигән: «Берәрсенең бу дөнья мал-мөлкәте булса, ә ул үз кардәшенең мохтаҗлыкта булуын күреп тә, аңа шәфкать күрсәтмәсә, аңарда Аллаһыга карата мәхәббәт ничек була алсын инде? Кадерле балаларым, бер-беребезне яратыйк. Яратуыбызны сүз һәм тел белән генә түгел, ә эшләребез белән, эчкерсез күрсәтик» (1 Яхъя 3:17, 18; 2 Тис. 3:6—12). Чын гыйбадәт кылу үз эченә матди ярдәмгә мохтаҗ булган тугры кардәшләргә булышуны да ала (Ягък. 1:27; 2:14—17).

14 Үзенең Тимутигә юллаган беренче хатында рәсүл Паул лаеклы кешеләргә матди ярдәмне ничек күрсәтеп булганын аңлаткан. Аның киңәшен 1 Тимутигә 5:3—21 дә укып була. Ярдәмгә мохтаҗ булганнарга беренче чиратта мәсихче туганнары булышырга тиеш. Олыгайган я авырган кардәшләр ярдәмне үз балаларыннан, оныкларыннан я башка якын туганнарыннан алырга тиеш. Кайвакыт матди ярдәмне дәүләтнең иҗтимагый программалары аша алып була, шуңа күрә туганнар я башкалар мохтаҗ кешегә шул ярдәмне алыр өчен гариза тутырырга булыша ала. Кайбер очракларда Йәһвәгә күп еллар хезмәт иткән тугры абый я апа-кардәшләргә бөтен җыелыш ярдәм итә. Андый кардәшнең гаилә әгъзалары я башка туганнары булмаса һәм дәүләт кирәкле ярдәм күрсәтмәсә, өлкәннәр советы җыелышны бу кардәш турында кайгыртырга сорарга мөмкин. Мәсихчеләр мохтаҗларга матди яктан булышуны хөрмәт дип саный.

15 Күп кенә кардәшләр бу соңгы вакытларга хас булган эзәрлекләүләр, сугышлар, җир тетрәүләр, су басулар, ачлык һәм башка фаҗигале очраклар аркасында мохтаҗлыкка кала (Мат. 24:7—9). Җирле җыелышларның бер-берсенә булышыр өчен бернәрсәсе дә булмаска мөмкин, шуңа күрә Җитәкче совет аларга бүтән җирләрдә яшәүче кардәшләр аша булыша. Яһүдиядә ачлык булганда, Кече Азиядәге мәсихчеләр дә, үз кардәшләре турында кайгыртып, аларга ризык җибәргән булган (1 Көр. 16:1—4; 2 Көр. 9:1—5). Алардан үрнәк алып, без кардәшләребезгә карата мәхәббәтебезне гамәлдә күрсәтәбез һәм үзебезнең Гайсә Мәсихнең чын шәкертләре булуыбызны раслыйбыз (Яхъя 13:35).

БАСМАЛАРНЫ ТАРАТУ

16 Изге Язмалар һәм аңа нигезләнгән басмалар Патшалык хакындагы хәбәрне таратуда мөһим роль уйный. Гадәттә, өлкәннәр советы берәр хезмәттәш ярдәмчене әдәбият өчен җаваплы итеп билгели. Бу җаваплылыкны үз өсләренә алган кардәшләр үз вазифаларына җитди карый. Төгәл язулар алып барып, алар җыелышта басмаларның җитәрлек булуы турында кайгырта.

17 Аллаһыга багышланган мәсихчеләр буларак, без вакытыбызның, эмоциональ һәм физик көчебезнең, сәләтләребезнең, мөлкәтебезнең һәм хәтта тормышыбызның да Аллаһы бүләге икәнен һәм моның барысын аңа хезмәт итүдә кулланырга тиешлегебезне аңлыйбыз (Лүк 17:10; 1 Көр. 4:7). Булган нәрсәләребезне дөрес кулланып, без Йәһвәне никадәр нык яратканыбызны күрсәтәбез. Безнең Йәһвәне данлыйсыбыз, аңа үзебездә булганның иң яхшысын бирәсебез килә, чөнки без аңа чын күңелдән бирелгән бүләк ошый икәнен беләбез (Гыйб. сүз. 3:9; Марк 14:3—9; Лүк 21:1—4; Көл. 3:23, 24). Гайсә: «Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез»,— дигән (Мат. 10:8). Йәһвәгә хезмәт итүдә фидакарьлек күрсәтеп, булган нәрсәләребезне биргәндә, без зур шатлык кичерәбез (Рәс. 20:35).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу